Госманга хас сыйфатлар

Көнчел

Тәвәккәл, атны ярата, көнчел, кешенең өстенлеген күрә алмый, үчле

Ялагай, ялганчы, кеше бәхетсезлегенә куана

Куркак, җебегән, сатлык җан, кеше бәхетсезлегеннән тәм таба.

Вәсилә матур кыз, алма кебек, чая, үткен, сабыр, тыйнак.Аны "Йөзек кашы" дияргә була.

Һәр вакыйгада Айдар белән Госман арасында каршылык туа.

Автор Айдарны үрнәк образ итеп бирми.

Каршылык килеп чыгуда иң беренче чиратта Госман сәбәпче булып тора. Аның тискәре сыйфатлары аркасында Айдар да күп мәртәбәләр кискен хәлләрдә кала. Һәм ул мондый кискенлеккә каршы дуамалланып җавап бирә. Вакыйгаларның шулай өермәле булып баруының сәбәбе - Айдарның холкы, характеры. Айдар пошмас, битараф була алмый, горурлыгы да җитәрлек, шуның аркасында сөйгәне Вәсиләне дә, үзе дә бәхетсез була. Ә Госман исә аның бу характерын белгәнгә, үз ягына бик оста файдалана. Күргәнебезчә, аның холкы бик күп аңлашылмаучылыкка, аерылышуга сәбәпче була.

1913 елда Г. Камал исемендәге татар Дәүләт Академия театрында әлеге әсәр буенча спектакль куелды. Аны Мәскәү сәхнәсендә дә уйнадылар. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Йөзек кашы» спектакленең (Фатих Хөсни повесте буенча Илгиз Зәйниев инсценировкасы) премьерасы узды

14. Сугыштан соңгы прозада роман жанры.

Сугыштан соңгы елларда (1945- 1964) татар прозасының беренче юнәлешендә соцреализм иҗат агымын ныгыту бара, сугыш, хезмәт темасы үзәк урынны били. Бу дәвер – ХХ гасырның беренче яртысына караган тарихи вакыйгалар, хезмәт темасын алга алган күләмле романнар язылу чоры. Г.Бәшировның “Намус” (1948) романында сугыш вакыты, тылдагы авыр хезмәт тасвирлана. Романда ике сюжет сызыгы – иҗтимагый – авыл кешеләренең икмәк өчен көрәше, ягъни хезмәт хакындагы; шәхси – Нәфисәнең бәхет өчен көрәше сызыклары аерыла. Әсәрнең төп темасы – тылдагы тормышны сугышка кадәрге дәрәҗәдә сакларга омтылыш. Романда яшьлекнең, хезмәт белән яшәүнең матурлыгы күрсәтелә. Кешедәге ил мәнфәгатьләрен өстен кую сыйфаты калкытып куела. Нәфисә образы ил анасы архетибы буларак билгеләнә. Инкыйлаб, аңа кадәрге һәм аннан соңгы вакыйгалар турында сөйләгән К.Нәҗминең “Язгы җилләр” (1948), Ф.Хөснинең “Җәяүле кеше сукмагы” (1958), И.Газинең “Онытылмас еллар” (1949-1966) романы сыйнфый көрәш темасын алга ала. Батырлык фәлсәфәсен тулы яктырту максатында татар язучылары биографик материалны сәнгатьчә югары дәрәҗәдә үзләштерергә омтылыш ясыйлар. Сугыш батыры Г.Гафиятуллин язмышы Г.Әпсәләмовның “Газинур”(1951), каһарман шагыйрь М.Жәлилнең һәм аның дусларыннан батырлыгы Ш.Маннурның “Муса” (1959-1964) романнарында гәүдәләнә.

Шулай итеп, Ватан сугышына багышланган әдәбиятта документ, тарихи факт, биографиянең әһәмияте арта бара, документаль юнәлеш көчәйгәннән-көчәя. Сугыш һәм сугыштан соңгы вакыйгаларны тасвирлаган М.Әмирнең “Ялантау кешеләре” (1954), “Саф күңел” (1959) романнары намуслылык темасын үткәрә. Һәр романда бәхет, әхлак темалары табыла. Бу чорда язылган әсәрләрдә төп кимчелек – идеология йогынтысында образларны уңайга-тискәрегә бүлеп сурәтләү. Геройлар сыйнфый (“Онытылмас еллар”), әхлакый (“Намус”, “Ялантау кешеләре”, “Саф күңел”) каршылыкка керәләр. Алар хезмәтләре, шәхси тормышлары, әхлакый сыйфатлар ягыннан сурәтләнә. Романнар реализм иҗат агымында языла. Бу дәвердә хезмәт темасын алга алып иҗат ителгән романнар белән беррәттән (А.Расихның “Дустым Мансур” (1955), И.Газинең “Гади кешеләр” (1955), Г.Әпсәләмовның “Сүнмәс утлар” (1958) һ.б.) күп кенә хикәя, повестьлар да (А.Шамовның “Миңнур карт” (1946) хикәясе, Ф.Хөснинең “Җәй башы” (1950), “Авыл өстендә йолдызлар” (1954) повестьлары һ.б.) соцреализм куйган таләпләргә буйсына.

15 нче сорау. Әмирхан Еники “Кем җырлады”

Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе бик кыска, әмма гаять тетрәндергеч. Хикәядә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Хикәядә үлем – үлемсезлек төшенчәләре яшәү һәм үлем фәлсәфәсенең төп терәгенә әверелә.

“Кем җырлады?” хикәясе белән Ә.Еники татар прозасында яңа сукмак барлый: фәлсәфи проблематиканы әсәр үзәгенә куя. Хикәя сугыштан соңгы татар прозасының үзгә юлга кереп китүен күрсәтә. Ретардация өлешендә бирелгән пейзаж яшәү/үлем бинар оппозициясен укырга ярдәм итә: яшәү – фронттан тылга яралылар төяп баручы санитар поезды, үлем – тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон кебек әдәби детальләр белән бирелә. Мәгълүм булганча, поезд, эшелон Ә. Еники текстларында тормыш, яшәеш барышы мәгънәсендә килә. Биредә эшелоннарны берләштереп торучы уртак як – икесенең дә бик озын булуы.

Хронотоп символик мәгънә ала. Вакыйгалар көзге караңгы төндә кечкенә җимерек станциядә бара. Көз – үлем ягына борылу, караңгы төн татар прозасында ХХ йөз башыннан башлап куркыныч, шомлы вакыт белдерелеше. Җимерек станция – үлем ягына борылган яшәеш белдерелеше:“Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә каралтысы да юк – бар да җимерелеп беткән”.

Сюжетка керергә пейзаж алымы әзерли: “Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды”. Ышкылып яуган вак яңгыр – егетнең өметсезлек халәте күптән башланган даими халәт икәнлеккә ишарә. Өметсезлек ноктасына җиткән кеше тормышның үзгәрүен көтеп сызлана. Егетнең эчәсе килү – өметсезлек халәтендә газап кичергән яңа яшәешкә чыгарга теләген символлаштыра. 19

Әмирхан Еники “ Кем җырлады?” фәлсәфи хикәясендәһәр халыкның моң-сагышын, әрнүләрен көйләргә сала, җыр итеп җырлый. Гомеренең соңгы минутларында җыр егеткә үлемен җиңеләйтә; егет үзенең туган җиренә, өенә кайткан кебек була; әнисе янына, нәсел – нәсәбе, аларның рухларын саклаучы болыннарга кайтарып җибәрә, сөйгән кызы белән очраша (хыялында); үлем турында уйламый. Чыннан да, егет газапланып үлми, хисләргә бирелеп, хыялланып мәңгелеккә күзләрен йома. Гомере кыл өстендә булганда, татар җыры, татар моңы, туган як көе аңа юаныч була. Фәлсәфи хикәядә яшәү һәм үлемгә,хакыйкатькә мөнәсәбәт яссылыгыннан фәлсәфи ноктада үлем әрнү – сагышларны җиңеләйтү чарасына әйләнә.

Җыр – табигать образы белән уралып, моң ташкыны, җан тынычлыгы биреп яңгырый. Таһирә әллә никадәр җыр җырлый. Кызның хәтәр язмышын, сугыш хәвефен гел сиздереп, борчып, тынычсызлап тора.

Җыр тудырган кичерешләре аеруча тәэсирле. Әдип татар җырын барлык кыйммәтләрдән аерым югарылыкка күтәрә, символга әверелдерә.Әсәрдә татар җыры образ, ул вакыйга үстерелешен бирүче образ гына түгел, егетнең бу үлемен илне, нәселне, туган җирләрне саклау өчен барган Изге сугышта, Изге үлемгә тиңләтүче символик образ.

Димәк, җыр җанлы тормышка- кешенең күңел дөньясына, кичерешләренә бәя бирә.

Әкренәйтелгән өлештә тәкъдим ителгән ялгыз землянка детале эпилогтагы ялгыз кабер, сюжеттагы ялгыз кыз детальләре белән янәшә бирелеп, кайма хасил итә. Мәгълүм булганча, кешенең ялгызлыгы һәм үлем, өметләр өзелүе белән бәйле чарасызлыгы турындагы фикерләр экзистенциаль мотивлар булып торалар. Д. Заһидуллина карашынча, Ә.Еникидә фәлсәфә экзистенциаль башлангычлы, яшерен сагыш белән өретелгән. Шул рәвешле, хикәяләүче автор карашын алдан ук тамгалап куя, пейзаж автор карашларын чылбыр рәвешендә тамгалау вазифасын үти: үлем – өметләр өзелүе – чарасызлык.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: