апрель 2015 ел

Кичәнең максаты: укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек

Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары һәм тырыш

хезмәте белән таныштыру; ветераннарга ихтирам һәм

хөрмәт тәрбияләү; сугыш афәтенең фаҗига булуын тө-

шендерү; тынычлык сөюче шәхесләр тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Стенага “Яуда җиңгән батырлар илнең түрен матурлар”,

“Эстафета-ышанычлы кулларда” дигән язулар беркетелә. Сәхнә түренә:

“Картаймагыз әле, ветераннар,

Илгә дан китергән тынмас җаннар”,- дип язылган плакат эленә.

Алып баручы. Хөрмәтле ветераннар, кунаклар, укытучылар, укучылар! Бу

кичәне без илебезнең иминлеге хакына үз гомерләрен, көчләрен сәламәтлекләрен кызганмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарына, үзләренең тырыш хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән тыл батырларына багышлыйбыз. (Левитан тавышы. Сугыш башлану хәбәр ителә.)

“Солдатлар” җыры башкарыла. (Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе.)

Мул иген кырларда,

Бакчалар ал чәчәк атканда,

Шартлады туплары дошманның

Изге җир чигендә-ал таңда.

22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар, кичке уеннан кайткан яшьләр изрәп йокыга гына киткән чак. Шул вакытта фашист илбасарлары, безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота. Бөек Ватан сугышы башлана. Авылыбызның 500 ир-егете сугышка китә.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”-, дип китсәләр дә, 365 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җиребез өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. (Бер минутлык тынлык игълан ителә).

Бөек Ватан сугышы еллары совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк, бөтен милләт халкы Туган илен-Ватанын сакларга күтәрелде.1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдән сез җиңүче булып чыктыгыз, хөрмәтле ветераннар!

Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз.

Тәмуг газаплары күргәндә дә

Асыл ирләр булып калдыгыз.

(«Совет солдаты» җыры башкарыла. Г.Насрый сүзләре, З.Хабибуллин көе.)

Әйе, якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Хәзер безнең сугыш ветераннары олы яшьтә инде. Аларның сафлары да сирәгәя бара. Ветераннарыбызның сугыш хәрәкәтләре турында сөйләү өчен сүзне тарих укытучысына бирәбез.

-Зур сугышларның кайсын гына алсак та, анда безнең авылдашлар катнашкан.

Мин сезне үзегез белгән авылдашларның кайсы фронтларда сугышканлыгы белән таныштырырмын(таныштыра):

Мәскәү оборонасы (октябрь-декабрь, 1941 ел)

Сталинград оборонасы(август, 1941-февраль, 1943)

Курск дугасында (1943 ел, җәй)

Ленинград блокадасы (1941, 8 сентябрь-1944, 27 январь)

Украинаны азат итүдә (1941-1944 еллар)

Белоруссияне азат итүдә (1941-1944 еллар)

Берлинны азат итүдә (1945 ел, яз)

Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүчеләр-тыл ветераннары. Ирләрен, улларын фронтка озатканнан соң, бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә кала. Үзләре ачка шешенсә дә, алар һәр килограмм ашлыкны дәүләткә озата, үзенең өстенә кияргә киеме булмаса да, фронтны кием-салым белән тәэмин итеп тора.

(Тыл ветераннарына сүз бирелә).

Җир буйлап йөри җыр, легенда,

Тынычлык сагына һәйкәлләр басканнар.

Карагыз һәйкәлгә, чәчәкләр сүз алган,

Аларның керфеге ал канга буялган.

Мәрмәр һәйкәлләр алдында

Пьедесталда яна утлар.

Дөрләп яна, исәннәргә гүя

Васыять әйтә шулай корбаннар:

Бу вәхшәт бүтән кабатланмасын,

Тыныч булсын өчен дөньялар

Уяу булыгыз! Уяу булыгыз, зинһар туганнар!

Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә белем алабыз, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Ә бу матур тормышны безгә Сезнең кебек батырлар яулап алды. Без сезгә баш иябез, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары!

(“Матур булсын” җыры башкарыла)

Оныклар бәхетле булсын дип,

Күгебез гел аяз торсын дип,

Каһарман бабайлар үлгәннәр

Оныклар шат тормыш корсын дип

Балалар бәхетле булсын дип

Күгебез гел аяз торсын дип,

Әтиләр, абыйлар үлгәннәр

Балалар шат тормыш корсын дип.

Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәрбез көрәшче булып,

Үсәрбез батыр булып.

Куркытмас авыр киртәләр,

Очраса да безнең юлларда.

Эстафета булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

Хөрмәтле малайлар, үсмер егетләр! Без сезгә ышанабыз: эстафетаны кабул итеп алырсыз, илгә турылыклы хезмәт итәрсез, Ватанның сакчылары булырсыз.

(“Һәрвакыт булсын кояш” җыры башкарыла. Д. Ошанин сүзләре, А.Островский көе.) Ветераннарга балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләре тапшырыла. Кадерле балалар! Сугыш һәм тыл ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя бара. Алар зарланырга яратмый, ләкин алар бездән игътибар һәм ярдәм көтә. Әйдәгез, аларга игътибарлы булыйк, шәһитләрнең каберен кадерләп һәм пакъләп тотыйк, ә исәннәрне хөрмәтлик, шәфкать җылысына төрик!

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезгә без бу кичәдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы тормышыгыз да күк йөзе кебек аяз, гомерегез матур җыр кебек, күңелегез көр, йөзегез һәрчак көләч булсын. Гаиләләрегезгә муллык-иминлек телибез! Хәзер чәй табынына рәхим итегез!


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: