эш программасы

Каралды Килешенде Раслыйм

Татар теле һәм әдәбияты Милли мәгариф буенча Тимәш урта гомуми

укытучылары методик директор урынбасары белем бирү мәктәбе

берләшмәсе утырышында ____________Хайрова Р.Ф. директор______ Шарипов Х.Х.

беркетмә №_________ “___” _________2012ел. Боерык №__________

МБ җитәкчесе “____”______________2012ел.

_________Хайрова Р.Ф.

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы”

муниципаль берәмлеге

“Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

2011-2012нче уку елына 2 «а» сыйныфы өчен

татар теленнән башлангыч белем бирү буенча

эш программасы.

Төзеде: Ямалтдинова Гүзәл Илдар кызы, башлангыч сыйныф укытучысы

1.Дәреслек: А.Х.Нуриева “Татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәкт. 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2003.

2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) 1-11 сыйныфлар.

Тимәш, 2012ел

Аңлатма язуы.

2012-2013нче уку елына 2 “б” сыйныфының татар балалары өчен эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2009 нчы номерлы боерыгы белән расланган “Татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты”на, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.-Казан: Мәгариф, 2010.) һәм мәктәпнең укыту планы буенча төзелде.

Дәреслек: Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәкт. 2 нче с-фында укучы татар балалары өчен д-лек.-Нуриева А.Х.- Казан: Мәгариф, 2003

Татар теле курсының максаты – аңлап һәм дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм китап өстендә эшләргә өйрәтү; һәм бурычлары

- хатасыз күчереп язарга,

- сүзләргә фонетик анализ ясарга,

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерергә,

- сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерергә өйрәтү.

Программа атнага 3 сәгать исәбеннән тѳзелде һәм елга 102 сәгать тәшкил итә.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

Контроль эш төрләре I яртыеллык 2 яртыеллык
Грамматик биремле диктант Аңлатмалы диктант    
Контроль диктант    
Күчереп язу   -
Изложение -  
Сочинение -  
Сүзлек диктантлары    

2 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

2 нче сыйныфны тәмамлаганда, татар алфавитын яттан белү. Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлату.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу.

Татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.

Сүз төркемнәреннән исем, фигыль һәм сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык һәм заман кушымчаларын билгеләү.

Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.

Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

2 нче сыйныфта татар теленнән программа эчтәлеге

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (10 сәгать)

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.

Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.

Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

2. Авазлар һәм хәрефләр (35 сәгать)

Татар теленең алфавиты һәм аны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Сүзык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

[а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.

Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Ц, щ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу. Кабатлау.

3. Сүз (5 сәгать)

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны. Кабатлау.

4. Морфология (17 сәгать)

Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан кушымшаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

5. Синтаксис (9 сәгать)

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре формалаштыру. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәгать)

6. Бәйләнешле сөйләм үстерү (22 сәгать)

Укытучының (яки сыйныфташының) сорауларын аңлап, аларга гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны (монологны) дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү. Темаларны өйрәнү вакытында сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.

Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сүрәтләп биргәндә, исем, сыйфат һәм фигыльләрне дөрес куллану.

Тизәйткеч, санамыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау. Матур язу күнегүләрен үтәү.

Сөйләм устерү өчен темалар

Уку-язу әсбаплары. Татар теле дәресендә.

Яшелчә бакчасында. Туган көнем.

Яраткан ризыгым. Әниемә булышам.

Укыган мәктәбем. Милли ризыклар.

Якын дусларым. Шәһәр транспорты.

Җәйге ял.

2 нче сыйныфта татар телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәресләренә календарь-тематик план

№ п\п Дәрес темасы Сәг. саны Үткәрү вакыты Искәрмә
план факт
1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (10 сәгать +3)
  I сыйныфта үткәннәрне кабатлау. БСҮ. “Исәнме, мәктәп!”   3.09    
  Авазлар һәм хәрефләр.   5.09    
  Авазлар һәм хәрефләр. Ныгыту.   7.09    
  Авазлар һәм хәрефләр. Иҗекләр.   10.09    
  Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. Күчереп язу “Казан”.   12.09    
  БСҮ. “Безнең сыйныф бүлмәсе”.   14.09    
  Предмет исемнәре. Билге һәм эшне белдерә торган сүзләр.   17.09    
  БСҮ. Рәсем буенча җөмләләр төзү.   19.09    
  Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.   21.09    
  Шәһәр, авыл, елга исемнәрендә баш хәреф.   24.09    
  Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.   26.09    
  Диктант “Авылда”.   28.09    
  Хаталар өстендә эш.   1.10    
Авазлар һәм хәрефләр (35 сәгать +10)
  Татар теленең алфавиты һәм аны өйрәнү.   3.10    
  Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.   5.10    
  Сузык авазлар.   8.10    
  Калын һәм нечкә сузыклар.   10.10    
  БСҮ. “Җәйге ял”.   12.10    
  Татар теленең үзенчәлекле сузыклар һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.   15.10    
  А хәрефе.   17.10    
  Ә хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.   19.10    
  БСҮ. “Көзге эшләр”.   22.10    
  О хәрефе. Татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлеге.   24.10    
  Контроль күчепеп язу “Куян”.   26.10    
  БСҮ “Бакчада”.   29.10    
  Ө хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Сүзлек диктанты.   31.10    
  БСҮ. “Якын дусларым”.   2.11    
  У,ү хәрефләре. Алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.   12.11    
  Ы хәрефе. Татар һәм рус телендә бу авазның әйтелеш үзенчәлеге.   14.11    
  БСҮ “Уеннар”.   16.11    
  Э хәрефе. Э хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.   19.11    
  Тартык авазлар.   21.11    
  Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.   23.11    
  БСҮ “Яраткан ризыгым”.   26.11    
  К хәрефе, [къ], [к] авазлары.   28.11    
  К хәрефе, [къ], [к] авазлары. Ныгыту.   30.11    
  Г хәрефе, [гъ] авазы.   3.12    
  Г хәрефе, [гъ],[г] авазлары.   5.12    
  Аңлатмалы диктант ”Безнең гаилә”.   7.12    
  [W], [в] авазлары.   10.12    
  Һ, х хәрефләре. Алар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.   12.12    
  Җ хәрефе.   14.12    
  ң хәрефе.   17.12    
  Й хәрефе.   19.12    
  Й хәрефе. Сүзлек диктанты.   21.12    
  Я хәрефе.   24.12    
  Контроль диктант.   26.12    
  Хаталар өстендә эш. БСҮ диалог төзү “Шәһәр транспорты”.   28.12    
  БСҮ. “Милли ризыклар”.   14.01    
  Ю хәрефе.   16.01    
  Е хәрефе.   18.01    
  БСҮ. Курчак бәйрәме.   21.01    
  ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.   23.01    
  ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.   25.01    
  Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. Сүзлек диктанты.   28.01    
  Сүз ахырында яңгырау һәм саңгырау тартыклар.   30.01    
  Контроль диктант.   1.02    
  Хаталар өстендә эш.   4.02    
Сүз (5 сәгать)
  Сүзләрне иҗекләргә бүлү.   6.02    
  Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру.   8.02    
  Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү.   11.02    
  Рус телендәге сүз басымының урыны. Сүзлек диктанты.   13.02    
  Диктант.   15.02    
Морфология (17 сәгать +5)
  Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре турында төшенчә.   18.02    
  Исем, аның мәгънәсе, сораулары.   20.02    
  БСҮ. Уку-язу әсбаплары.   22.02    
  Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары.   25.02    
  Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.   27.02    
  Аңлатмалы диктант “Акбай коткарды”.   1.03    
  Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру.   4.03    
  Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану.   6.03    
  Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.   8.03    
  Сыйфат турында уткәннәрне кабатлау.   11.03    
  Аңлатмалы диктант “Куян”.   13.03    
  Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары.   15.03    
  Фигыльнең заман белән төрләнүе.   18.03    
  БСҮ. “Укыган мәктәбем”.   20.03    
  Хаталар өстендә эш. Үткән заман.   22.03    
  Үткән заман. Рус теле белән чагыштыру.   1.04    
  Хәзерге заман.   3.04    
  Хәзерге заман. Рус теле белән чагыштыру.   5.04    
  БСҮ. “Татар теле дәресендә” инша.   8.04    
  Киләчәк заман.   10.04    
  Киләчәк заман. Рус теле белән чагыштыру.   12.04    
  Диктант.   15.04    
Синтаксис (9 сәгать+3)
  Хаталар өстендә эш. Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмлә төзү.   17.04    
  Җөмлә төрләре.   19.04    
  БСҮ. Рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү.   22.04    
  Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен 1күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру.   24.04    
  Искәрмәле диктант “Китап”.   26.04    
  Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре формалаштыру.   29.04    
  БСҮ. Изложение “Яз җитә”.   1.05    
  Хаталар өстендә эш.   3.05    
  Текстның төп фикере, өлеше.   6.05    
  Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.   8.05    
  Диктант.   10.05    
  Хаталар өстендә эш.   13.05    
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәгать+1)
  Авазлар һәм хәрефләр темасын кабатлау.   15.05    
  Морфология бүлегенә кергән темаларны кабатлау.   17.05    
  Контроль диктант.   20.05    
  БСҮ. “ Җәйге ял”.   22.05    
  Хаталар өстендә эш. Йомгаклау.   24.05    
                 

Укыту – методик комплекты һәм өстәмә әдәбият

УМК Укытучы өчен методик әдәбият, интернет ресурслар Өстәмә әдәбият
1.Программа: “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А., Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) 2.“Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми бирүнең дәүләт стандарты (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.Х.Хакор, Г.Г. Измайлова, Э.Х. Хәмидуллина, Казан, 2005 3. Дәреслек: Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәкт. 2 нче с-фында укучы татар балалары өчен д-лек.- Казан: Мәгариф, 2003. 1. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2008. 2.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары 3.http://www.openclass.ru//Родной язык 4. http://nabchelny.ru/school60 5. http://tatar.com.ru/ 1.Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010 2.Татар теленнән эш дәфтәре: Дүртьеллык башл. татар мәкт. 3 нче сыйныфы өчен.-Казан, 2005. 3. 1-4 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С. Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова. 4. М.А.Вәлиуллин 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр. 5. Я.Х.Абдрәхимова татар теленнән диктант-лар 1-4.

Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: