Сабайда сабантуе

Исәнмесез, авылдашлар – Сабайлылар,

Сәлам сезгә барлык кунаклар!

Бөтен эшегезне читкә куеп,

Очып кайттыгызмы ерактан?!

Күптән көткән олы бәйрәм бүген,

Вәт ичмаса бездә тамаша!

Бер-берләрен сагынышып көткән,

Авылдашлар бүген очраша.

Кая гына таралмаган Сабай халкы,

Сибелешкән әллә кайларга.

Якыннары кайта атна саен,

Ә ераклар түзә елларга.

...Бүген безне әти-әни каршы алды,

Буш нигезгә кайтты кемнәрдер.

Кайберәүләр бәлки нигезен дә,

Урынын да тапмый йөргәндер.

Әйе, үзгәрде шул инде Сабай,

Бик күп сулар инде актылар.

Гөрләп торган күпме йортларның

Ишегенә такта кактылар.

Саный китсәң, күпме авылдашлар,

Арабыздан инде югалган.

Хәтер булып, бары балалары,

Алар йөргән матур эзләр калган.

Кайчан гына Сабай урамында,

Йөгерешеп йөргән балалар.

Инде бүген оныклары белән

Балачакны искә алалар.

Сез үскәндә кайнап, гөрләп торган,

Авылыбыз бүген тып-тыныч.

Дистә еллардан соң киләчәкне

Күзаллавы хәтта куркыныч.

Авылдашлар, мондый гүзәллектән

Мөмкин микәнни соң айрылу?!

Бик авырдыр, туган җирсез кошның,

Очар канатлары кайрылу?!

Авылдашлар, бүгенге бу бәйрәм,

Бергәлекнең булсын, тик, башы.

Зөфәр, Мәҗит, Исрафиль абыйлар,

Сез бит безнең өмет кояшы.

Уңган-булган авылдашлар әле,

Һич тә алар гына түгелдер.

Бергә булсак бәлки авылыбызның

Яшьлеген кайтару мөмкиндер?!

Бик зур рәхмәт, авыл җирлегенә,

Яңа клуб, мәктәп, юллар салынды.

Ә мәктәбе ябылды шул инде,

Бераз гына соңга калынды.

Бу бәйрәмне оештырам,- диеп,

Нуршат апа, янып йөрдегез.

Мондый яклаучыбыз булган чакта,

Әле рәхәтләнеп яшибез!

Җырлыйк, биик, күңел ачыйк бүген,

Исәнләшик, уйлыйк, киңәшик.

Бу бәйрәмнәр тагын, тагын булсын,

Авылдашлар, әйдә, бергә яшик?!

Юбилеең, әни, котлы булсын!

(55 яшь)

Әни, әни, бу көннәрдә синең,

Үткән тормышыңны барладым.

Гомер йомгагыңны сүткән чакта

Бик күп нәрсәләрне аңладым.

Әниләрнең диләр кадерләрен,

Үзең әни булгач аңлыйсың.

Сезгә булган чиксез рәхмәтләрне

Күтәрердәй үлчәү бармы соң?!!

Бүген менә, ихлас күң(е)лебездән,

Бәйрәмеңә синең җыелдык.

Гомер юлың, әни, бик күпләргә,

Матур үрнәк итеп, куерлык.

55 яшь – аз да, күп тә түгел,

Ике “5”ле сиңа куябыз.

Әни,әни, читтә яшәсәк тә

Җылы карашыңны тоябыз.

Тәмле ашларыңны синең саг(ы)нып,

Туган йортка кайтам, йөгереп.

Сый нигъмәттән табын сыг(ы)лып тора,

Ничек җитәсеңдер өлгереп?!!

Кияүләрең сине хөрмәт итә,

Оныкларың өз(е)леп торалар.

Бәйрәм белән котлый бар туганнар,

Кодагыйлар һәм дә кодалар.

Әтиемнең эне-сеңлеләрен

Син озаттың олы тормышка.

Төп нигездә, әни, син булганга,

Рәхмәтледер алар язмышка.

Бүген менә, синең алларыңда,

Хөрмәт итеп башны иябез.

Безнең өчен син иң кадерле

Иң- иң үрнәк кеше, - диябез!

Әти белән тигез картлыкта,

Бик бәхетле гомер көтегез.

Кызлар, кияүләрең, оныклардан

Кайнар котлау кабул итегез.

Әти белән әнигә туйда котлау өчен...

Әни:

Әллә өнем, әллә төшем микән,

Аңлый алмыйм, улым, үзем дә.

Кичә генә сабый бала идең,

Туй кастюмы бүген өстеңдә.

Әле генә кебек, беренче кат

Ак биләүгә сине биләвем.

Әлли-бәлли, улым йоклый,- диеп,

Сиңа бишек җыры көйләвем.

Әти:

Кичә генә кебек, сине, улым,

Тәүге тапкыр кулга алуым.

Әти булу бәхетеннән ахры,

Бераз гына каушап калуым.

Кай арада үсеп егет булдың,

Абый булдың ике энеңә.

Караңгылык төшермәдең, улым,

Әти-әниеңнең йөзенә.

Әни:

Ходай безгә 3 ул биргән иде,

Инде менә булды кызыбыз.

Тормыш юлын, улым, бергә-бергә,

Пар канатлар булып узыгыз?!

Хөрмәт итеп, аңлашып,

Тату булып яшәгез.

Мәхәббәттән тулып торсын

Сезнең тормыш касәгез?!

Әти:

Оныклар сөю бәхетен

Бүләк итегез безгә.

Кайгылар, күңелсезлекләр

Кермәсен өегезгә?!

Айрылмагыз, кайрылмагыз,

Нык булсын канатыгыз.

Айга, елга гына түгел,

Гомергә яратыгыз?!

Кияү белән кәләшнең туйда әти-әнигә рәхмәте.

Бәхетебез шаулап чәчәк атты,

Кызыл туен бүген итәбез.

Әти-әни, сезгә барсы өчен,

Чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!

Балаларны кеше итәр өчен,

Күпме сабырлыклар кирәктер.

Сез иң мәрхәмәтле әти-әни,

Сездә иң-иң алтын йөрәктер!

Киңәшләрне сезнең маяк итеп,

Тормыш юлыбызны үтәрбез.

Авырлыкны бергә бүлешербез,

Шатлыкларны бәхет итәрбез.

Кәләшнең әти-әнисенә

туйда сөйләү өчен шигырь…

Әллә өнем, әллә төшем микән?

Аңлый алмыйм, кызым, үзем дә.

Кичә генә сабый бала идең –

Туй күлмәге бүген өстеңдә!

Әле генә кебек хәтеремдә

Бу дөньяга аваз салуың.

Кызым туды,-диеп, курка-курка,

Сине кулларыма алуым.

Истә әле тәүге көлгән көнең,

Үрмәләвең, атлап китүең.

Минем кулдан әтиеңә таба

Көлә-көлә барып җитүең.

Көтеп алдык иң беренче тапкыр

“Әт-тә”, “ән-нә”,- дигән сүзеңне.

Ут бөрчәсе кебек җитез идең,

Сөеп туймас иде үзеңне.

Ничек онтыйм, 1 нчегә кергән,

Ак күбәләк кебек кызчыкны.

Мин зур булдым инде,- дигән кебек,

Басып торган идең ул чакны.

Шул арада, 10 гына көн кебек,

Узып киткән 10 ел гомер дә.

“Соңгы кыңгырау”да моңсу гына

Яшь кыз бала калган күңелдә.

Иң беренче хезмәт хакың белән

Сөендергән чагың исемдә.

Аккан сулар кебек узган гомер,

Кире кайтыр бары төшеңдә...

...Кичә генә сабый бала идең,

Бүген менә кызыл туегыз.

Янәшәңдә үзең тапкан бәхетең,

Уртак булсын иде уегыз?!...

...Юк, ышанмыйм әле, түр башында

Кызым түгел, үземдер кебек?!

Ә янымда __________ кияү түгел,

Гүя Ильяс дигән яшь егет.

Кош тизлеге белән оча гомер,

Ләкин үкенмимен үткәнгә.

Кичә генә туган нәни кызым

Матур кәләш булып җиткәнгә!

Бүген менә сезгә теләкләрнең

Иң-иң изгеләрен телибез.

Татулыкта һәм дә тынычлыкта

Үтсен сезнең алгы көнегез!

Гомер буе бер-берегезне

Хөрмәт итеп, яшәгез.

Бәхет белән тулып торсын

Сезнең тормыш касәгез!

Оныклар сөю бәхетен

Бүләк итегез безгә.

Кайгылар, күңелсезлекләр

Кермәсен өегезгә!

Айрылмагыз, кайрылмагыз,

Пар булсын канатыгыз.

Айга, елга гына түгел,

Гомергә яратыгыз!


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: