Кызлар фикере. 6. Идеаль кыз нинди була?

Самат... катнашкан.


1. ярышта

2. олимпиадада

3. конурста


Самат... барган.

1. Мәскәүгә 2. Төмәнгә 3. Самарага


2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А9- А16 соответсвуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми).

Беркөнне Диана миңа дуслашырга тәкъдим итте һәм шул ук көнне үзләренә кунакка чакырды.

Диана – безнең класста гына түгел, ә бөтен мәктәптә иң чибәр кыз. Аның артыннан күпме малай йөргәнен белсәгез! Тик ул аларның берсенә дә карамый, башын югары тотып, горур гына уза да китә. Шуңа күрә мине кунакка чакыруы сәер дә, шатлыклы да иде.

Кыскасы, матур итеп киенеп, абыйның одеколонын сибеп Дианаларга киттем.

Ишекне кызның әнисе ачты һәм ботинкаларымны салырга кушты. Аннары аякларыма кияргә йомшак башмаклар бирде. Шундук табын янына чакырдылар.

Уһу! Өстәлдә нәрсәләр генә юк! Әллә ничә төрле салат, балык, тавык, ананас, тозлы кыяр...

Ирексездән авызга сулар килде. Кулларым өстәл уртасындагы ананаска үрелде.

- Үскәнем, кем исемле әле син? – диде Диананың әнисе.

- Рамил! – дидем дә шарт итеп ананасны тешләп алдым. (Алмаз Гыймадиевтан)

9. Диана мине үзләренә кунакка чакырды.

1) текстка туры килә 2) туры килми

10. Диана башын югары тотып, горур гына уза да китә.

1) текстка туры килә 2) туры килми

11. Аның артыннан бик күп малай йөри.

1) текстка туры килә 2) туры килми

12. Матур киенеп, әтинең одеколонын сибеп кунакка киттем.

1) текстка туры килә 2) туры килми

13. Диананың әнисе мине каршы алды.

1) текстка туры килә 2) туры килми

14. Өстәлдә тәмле ризыклар бик күп.

1) текстка туры килә 2) туры килми

15. - Үскәнем, кем исемле әле алар? – диде Диананың әнисе.

1) текстка туры килә 2) туры килми

16. Мин өстәлдәге ананасны кулыма алдым.

1) текстка туры килә 2) туры килми

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-8 и текстами А- Е. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Минем хыялым – популяр булу. 5. Ике яклы көзге.

Кызлар фикере. 6. Идеаль кыз нинди була?

3. Тылсымлы көзге. 7. Кызларга нинди егетләр ошый.

4. Популяр кеше булу җиңел түгел. 8. Популяр кеше нинди булырга тиеш?

А. Әлбәттә, популяр кешеләргә җиңел түгел. Аларны һәркем белә, һәркайда һәм һәрвакыт таныйлар, алар турында газета-журналларда язалар, телевизордан еш күрсәтәләр.

Ә. Тик онытмагыз: безнең көзгебез ике яклы. Аның бер ягы гел дөресен сөйли. Ә көзгенең икенче ягы сезгә гел киресен күрсәтер.

Б. Идеаль кыз нинди була? Гадәттә, кызлар, көзге каршысына басып, үзләренең буй-сыннарын, киемнәрен игътибар белән тикшерәләр. Иреннәрен, күз-керфекләрен буяп карыйлар. Ә егетләргә акыллы, тыйнак, беркемгә дә охшарга тырышмаучы, ягымлы кызлар ошый.

В. Кызлар фикеренчә, беренче урында игелекле ягымлы егетләр тора. Икенче урынны алар – акыллы егетләргә, ә өченче урынны игътибарлы намуслы гадел егетләргә бирәләр.

Г. Монда сез тылсымлы көзге белән танышырсыз. Ни өчен «тылсымлы көзге» дисезме? Ул сезнең бик күп сорауларыгызга җавап бирер. Синең белән аралашу бөтен кешегә дә рәхәт, күңелле һәм кызыклы булсын өчен нинди булырга, булмаска өйрәтер.

Д. Психологлар үткәргән сорашу күрсәткәнчә кызларның 95 процентына чәчен кыска итеп кистергән пөхтә киенгән егетләр ошый. Озын чәчле, гитаралы егет яки чәчләре тузган, ертык джинсы кигән «ковбой» турында бик сирәк кызлар гына хыяллана.

Е. Журналистлар, фотографлар танылган кешеләрдән алардан бер адым да калмыйча ияреп йөриләр. Шуңа күрә популяр кешеләр зәвык белән киенергә, матур итеп йөрергә, ягымлы итеп сөйләшергә тиеш.

Текстлар А Ә Б В Г Д Е
Исемнәр              

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18-25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получеными словами. Каждый пропуск соответсвует отдельному заданию.
18. __________ дәүләт мәктәпләре дә, хосусый мәктәпләр дә күп. АМЕРИКА
19. Барлык хосусый __________ дә уку түләүле. МӘКТӘП
20. Һәр __________ үз дәүләт мәктәбе бар. МИКРОРАЙОН
21. Бу мәктәптә шушы микрорайонда яшәүче балалар гына __________ ала. УКЫРГА
22. __________ яки аның әти-әнисенә мәктәп ошамаса, ул башка мәктәпкә күчә алмый. БАЛА
23. Ә хосусый мәктәптә __________ булган теләсә кем укый ала. АКЧА
24. Мәктәп __________ иртән балаларны мәктәпкә алып килә, дәресләрдән соң кире кайтарып куя. АВТОБУС
25. Америка мәктәпләрендә балаларны укырга 5 яшьтән __________. БИРЕРГӘ
Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26-32 так, что они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.
26. «Тырышлык – зурлык, __________ – хурлык», - ди минем әбием. ЯЛКАУ
27. Мәктәптә __________ белән тырышып укырга кирәк. САБЫР
28. Дәресләрне көн дә __________ кирәк, чөнки имтиханнар бирәсе бар. ӘЗЕР
29. Безнең мәктәптә __________, тырыш укытучылар эшли. АКЫЛ
30. Укучылар __________ булсын өчен алар бик тырышалар. БЕЛЕМ
31. __________ укытучыларыбызга мең рәхмәтләр әйтәсе килә. ХӨРМӘТ
32. Без __________ укытучыларыбызны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. КАДЕР

4 нче бүлек

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

33. Поинтересуйтесь у учителя, во сколько закончится экзамен.

34. Попросите у одноклассника книгу о компьютерах.

35. Предложите другу пойти в цирк.

36. Поздравьте дедушку с Днём Победы.

37. Сообщите друзьям, что завтра в школе будет концерт.

38. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Мин Казан шәһәренең 2 нче гимназиясендә белем алам. Без мәктәптә ике сменада укыйбыз. Мәктәптә укырга бик ошый, чөнки төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәреп торабыз. Мәктәбемне бик яратам.

...Син ничәнче мәктәптә укыйсың? Сезнең мәктәптә ничә бала укый? Нинди фәннәрне яратып өйрәнәсең?


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: