Оля булышырга уйлады. 5. Оля Наташа янына чыкты

Самат... катнашкан.


1. ярышта

2. олимпиадада

3. конурста


Самат... барган.

1. Мәскәүгә 2. Төмәнгә 3. Самарага


2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А9- А16 соответсвуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми).

Кошларга ярдәм итик.

Урман кыш көне дә әкияттәге кебек сихри ул. Чү, кайдадыр якында тук-тук иткән тавыш ишетелә. Урман докторы – тукран түгелме соң бу? Күлмәгенә кара, кызыл бизәкләр төшкән, ак таплары да бар. Ул томшыгы белән агачтан корт чүпли.

Алан тирәсендәге каеннарда төркем-төркем булып көртлекләр утыра. Алар каен бөреләрен яратып ашыйлар. Төнгә кар астына кереп яшеренәләр.

Песнәкләр кышын кешеләр тирәсендә яшиләр. Кайберләре урманда азык эзләп очалар.

Әйе, кошларга кышын җиңел түгел. Аларның бик күбесе салкында ачтан һәлак була. Мондый чакта кошларга ярдәм итик: оялар ясыйк, йорт тирәбезгә җимлекләр элеп куйыйк. (К. Тәхаудан)

9. Урман җәй көне дә әкияттәге кебек сихри ул.

1) текстка туры килә 2) туры килми

10. Кайдадыр якында чут-чут иткән тавыш ишетелә.

1) текстка туры килә 2) туры килми

11. Каеннарда көртлекләр утыра.

1) текстка туры килә 2) туры килми

12. Көртлекләр каен бөреләрен яратып ашыйлар.

1) текстка туры килә 2) туры килми

13. Көндез кар астына кереп яшеренәләр.

1) текстка туры килә 2) туры килми

14. Чыпчыклар кышын кешеләр тирәсендә яшиләр.

1) текстка туры килә 2) туры килми

15. Кошлар салкында ачтан һәлак була.

1) текстка туры килә 2) туры килми

16. Кошларга ярдәм итик: оялар ясыйк, йорт тирәбезгә җимлекләр элеп куйыйк.

1) текстка туры килә 2) туры килми

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-8 и текстами А- Е. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

Оля булышырга уйлады. 5. Оля Наташа янына чыкты.

2. Әниләре кызларын ярдәмгә чакырды. 6. Алар бергәләп чәй эчтеләр.

3. Кремлы пирожный бозылырга мөмкин. 7. Мин ике пирожный ашадым.

4. Наташа «Африкада». 8. Эшен бетерде, рәсем ясый башлады.

А. Әниләре бүлмәгә керде дә кызларыннан үзенә ярдәм сорады. Олы кызы Наташа китап укый, ә кече кызы Оля рәсем ясый иде.

Ә. Оля әнисенә булышырга уйлады һәм кухняга керде.

- Бер генә бит укыйм да мин дә булышам. Шундый кызыклы китап! – диде Наташа.

Б. Оля барлык савыт-сабаны юды һәм Наташа янына чыкты, булышырга чакырды.

В. – Мин өйдә юк. Африкада сәяхәт итәм. Анда пальмалар, попугайлар...

Г. Оля яңадан кухняга керде. Тиздән ул эшен бетерде 1әм рәсем ясый башлады. Наташа да китапны укып бетерде.

Д. – Менә мин өйдә. Ә синең иренеңдә нәрсә ул? –дип сорады Наташа, китабын ябып.

- Крем. Мин ике пирожный ашадым. Берсен үзем өчен, ә икенчесен синең өчен.

- Ә нигә минем өчен? – дип гаҗәпләнде Наташа.

Е. – Син бит Африкада. Африка бик ерак бит, шуңа күрә кремлы пирожный бозылыр дип уйладык, - дип җавап бирде Оля. (Ю. Ермолаевтан)

Текстлар А Ә Б В Г Д Е
Исемнәр              

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18-25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получеными словами. Каждый пропуск соответсвует отдельному заданию.
18. Камил белән Кәрим бергә мәктәпкә баралар, бергә __________. КАЙТЫРГА
19. Барлык __________ дә бергә әзерлиләр. ДӘРЕС
20. Очрашканда да __________ бер-берсен күрмәмешкә салышалар. МАЛАЙ
21. Малайның __________ салкын тигән. ҮПКӘ
22. Тик Камил __________ күтәрмәде. КУЛ
23. Камил йөзү __________ киткән. ЯРЫШ
24. Укучылар __________ андый җавапны көтмәгәннәр иде. КАМИЛ
25. __________ имтихан бирәсе бар. КӘРИМ
Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26-32 так, что они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.
26. Әнисе _____________ бик матур торт пешерде. ИРТӘ
27. Өстәлгә _____________ ризыклар тезде. ТӘМ
28. Бар да шундый матур, шундый _____________! КҮҢЕЛ
29. _____________ аның дус кызлары да килеп җитәр. ТИЗ
30. Аннан соң хәле китеп _____________ утырды. УРЫН
31. Бераз _____________ утырды. СҮЗ
32. Аның күзләре, йөзе бик _____________ иде. БОРЧУ

4 нче бүлек.

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

33. Спросите у друга (подруги), приготовил (а) ли он (она) домашнее задание.

34. Сообщите бабушке, что вы сегодня пойдёте в парк.

35. Поздравьте дедушку с Днём Победы.

36. Поинтересуйтесь у друга(подруги), сколько ему (ей) лет.

37. Позвоните другу (подруге) и сообщите о том, что завтра вы приедете в гости.

38. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

Мин телләр тарихы белән кызыксынам. Дәресләрдән соң “Телләр белгән, илләр гизгән” дигән түгәрәккә йөрим. Син нинди түгәрәккә йөрисең? Анда нәрсә белән шөгыльләнәсез? Нинди бәйгеләрдә (конкурсларда) катнашканың бар?

Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: