Мин гашыйк туган якка

Язмыш

Мин кайтырмын дип киткән идем.

Баланнарың пешеп балланганда

Гафу итче мине,кайта алмадым,

Кичер инде сине алдаганга

Көзләр җиткән саен баланкаем

Менә кайтыр диеп көткәнсеңдер

Мәлдерәмә тулы баланнарың

Күз яшьләре кебек түккәнсеңдер.

Киттем дә шул:

-Мин кайтырмын,-диеп

Сусыл баланнарың өлгергәч.

Язмышлардан узмыш юк ла икән

Кайталмадым бик тиз бер киткәч.

Кайттым да бит, бик соң кайттым ахры

Баланнарым ничек үзгәргән?!

Әче шундый,кыргый балан кебек

Яшьләр чыга капсаң күзләрдән.

Ашыксам да ахры мин соңладым

Баланнарым сары сагышта

Тап булдым мин бары әрем кебек

Әче балан,ачы язмышка..

Фельдшер Ягудина Расиля апаның

55 яшенә арнала

Вак-вак атлап

Вак-вак кына атлап

Ашыгасың һәрчак

Авылдашлар сине көтәдер.

Иңнәреңдә халат,күңелләрең дә ак

Сүзләрең дә синең шифалы.

Каршылыйсың безне кояш кебек

Елмаюың синең яз сыман

Савыгырсың тиздән,үтәр диеп

Шатлык өләшәсең барсына.

Гомер биреп,тәнгә җан өрәсең

Син авылның күркәм табибы.

Кешеләргә саулык өләшәсең

Юк ич синдә күңел тарлыгы.

Син үзең дә сау-сәламәт булчы

Котлы булсын олы бәйрәмең!

Җырларымны кушып бүләк итәм

Шушы көзге чәчәк бәйләмен

Ык буе

Ык буена төшәм әле

Ык буйлары ямьледер,

Яр буенда бер зифа тал

Бәлки сөйгән яредер.

Ык буенда шомыртларга

Бөрлегәннәр үрләгән,

Кара күзле бөрлегәннәр

Кемне  икән күзләгән.

Тал кызлары яр буенда,

Ефәк чәчләрен юа.

Ык буйларын бер урасам,

Күңелемдә җырлар туа.

Күк чәчәк

Җәелеп ята иген басуы

Күк чәчәкләр аны чикләгән

Әйтерсең лә басу –ашъяулык

Зәңгәр җепләр белән читләнгән

Алтын – сары иген басуы

Әйтерсең лә инде ул Кояш.

Күк чәчәкләр аның тирәсендә

Күк гөмбәзе кебек бер тоташ

Күк чәчәкләр, иген басуы

Айрылгысыз алар үзләре

Иген кырларына ямь өстиләр

Күк чәчәкнең зәңгәр күзләре.

Юк,күк чәчәк,түгел чүп чәчә.

Яратасыңмы дип сорама

Яратасыңмы дип сорама

Яратуны сорап алмыйлар

Мин яратам дип йөрүчеләр

Сөю утларында янмыйлар.

Яратасыңмы дип сорама

Йөзләремә карап белерсең

Дөрләп янган сөю чаткыларын

Күзләремә карап  күрерсе

Яратасыңмы дип сорама,

Булмый аны әйтеп,аңлатып

Яратуны фәкат беләдер

Йөрәк белән йөрәк аңлашып

Яратасыңмы дип сорама

Мин гашыйк туган якка

Мин гашыйкмын газиз туган якка,

Шуңа яшим белеп кадерен.

Бик азга да аннан аерылсам

Телгәләнер кебек бәгырем.

Мин гашыйкмын иркен болыннарга,

Күл өстендә аксыл томанга,

Чишмәләргә,тауларына гашыйк,

Таулар кочагында туганга.

Мин гашыйкмын ефәккылганнарга

Су буенда куе камышка

Нинди матур минем туган ягым

Рәхмәтлемен шуңа язмышка

Кошлар кайтыр

Күл өстендә салкын томан

Агачларга моң уралган

Кошлар да бит сагышланып

Китәргә дип юл алганнар.

Туган якның салкыннары,

Тик вакытлы гына бары.

Сагынып көткән ана кебек,

Ул каршылар сезне тагы.

Язлар җиткәч күл өстендә,

Төнбоеклар чәчәк атыр.

Оя корып яшәргә дип,

Кошлар кайтыр,кошлар кайтыр.

Гомер бирсәләр

Миңа кабат гомер бирсәләр,

Яшәр идем охшап ялкынга.

Чын йөрәктән җырлар язар идем,

Ишеттерер өчен халкыма.

Өлгерәлми калган эшләремне,

Эшләр идем ипләп,иркенләп.

Чишмәләргә кушылып җырлар идем,

Бәхет өчен тагы ни кирәк!

Бакчамдагы алсу гөлләремне,

Бирер идем күпләп таратып.

Яшәр идем туган илне сөеп!

Дусларымны сагынып,яратып.

Яшьлек моңы

Язмыш җиле безне алып китте

Адаштырып йөртте очырып

Гомер үтте шулай сиздермичә

Еллар ташкынына кушылып.

Ишетелә  бер моң сызып кына

Тибрәндерә күңел кылларын

Онытмаска җырларыма салдым

Гөрләп үткән яшьлек елларын.

Яшьлегемдә калган истәлекне

Әй сагына йөрәк, сагына

Шуңа ахры моңлы бер көй булып

Агыла да җырлар агыла.

Оныгым бар

Бик кечкенә минем оныгым бар

Үзе бик шук,үзе матур ул.

Үсеп җиткәч менә сез күрерсез

Булыр әле берәр батыр ул.

Сөйләшә дә белми әле үзе

Шундый җитез,аңлый барысын

Бабаң кая диеп сорасалар

Кочып ала барып бабасын

Әнисен дә,әтисен дә инде

Бигрәкләр дә өзелеп ярата

Шат йөзләре белән гел елмаеп

Йортыбызга бәхет тарата

Әнкәй

Әнкәй сиңа язган хатларымда,

Сагыш белән тулы сүзләрем.

Карый-карый киткән юлларыма,

Талгандыр шул инде күзләрең.

Ара ерак, сагынуым көчле,

Чыгам инде кайтыр юлыма.

Синең белән сөйләшәсе иде,

Кулларымны куеп кулыңа.

Әнкәемне тиздән күрәм диеп,

Йөрәк тибз,күңел ярсына,

Кайттың мени балам, ни хәл диеп,

Йөгереп чыгар әнкәй каршыма.

Сине генә сөям

Сине генә сөям дигән булып

Бәхетеңә мине юрадың.

Учактагы кайнар очкын булып

Көйдердең дә киттең,югалдың.

Беркемгә дә сине бирмәм диеп,

Билләремне кочып күтәрдең.

Ә соңыннан салкын дулкын булып,

Ярларыңнан читкә этәрдең.

Сөйдердә дә безне,көйдерде дә

Сынавымы булды язмышның.

Бу бәхеткә синме түзәлмәдең

Сине сөеп минме ялгыштым.

Язлар килә

Менә тагы ямьле язлар килде,

Күктә йөзә ап-ак болытлар

Ык буйларын гүзәллеккә күмеп

Чәчәк атты тагы шомыртлар.

Менә кабат җылы язлар килде

Кошлар сайрый кунып талларда

Карлыгачлар кайтып оя корган

Ык буенда текә ярларда.

Шаулап-гөрләп сихри язлар килде

Моңга күмеп барлык әһәңне

Күңелләрдә дәртле җыр уянды

Йөрәкләр дә кабат яшәрде

Ак алъяпкыч

Килен булып төшкән алъяпкычлар

Әллә кайчан инде туздылар

Ак алъяпкыч итәгенә сарылып

Яшьлек еллары да уздылар

Тузса тузсын, гомерләр дә узсын

Яшь киленнәр төшсен гөрләтеп.

Килен төшкән капкаларны ачам

Бер шатланып, берчә көнләшеп

Менә кабат ак алъяпкыч тегәм

Үзем тегәм,үзем ашкынам

Миннән соңгы төшкән киленнәргә

Эстафета итеп тапшырам

Тәүге сөюемә мең рәхмәт

Мин дә инде күптән башканыкы

Син дә инде калдың бүтәнгә.

Тәрәз пәрдәләрен син күтәрмә

Турыгыздан килсә үтәргә.

Тормыш юлыңдагы башка берәү

Бәхетеңдер бәлки сизмисең.

Учларыңда пәрдәләрне уып

Ник соң һаман мине күзлисең.

Йөрәгеңне зинһар яндырмачы

Читтән генә мине күзәтеп.

Ялгышларга каршы торып кына

Үткәннәрне булмый үзгәртеп.

Яшь легемдә сине очратканга

Язмышыма чиксез рәхмәтле.

Йөрәкләрдә яра кала диләр

Юк бер яра,юк бер җәрәхәт

Тәүге сөюемә мең рәхмәт.

Әнкәй

Караңгы төн.Авыл тынып калган

Тик бер өйдә ут яна.

Ерактагы балаларын көтеп

Анда яши ялгыз бер ана.

Кинәт кенә кайтып керсәләр дип

Ризыкларын барлап куя.

Көттермәсләр озак,кайтырлар дип

Күңелләрем шулай тоя.

Тәрәз пәрдәләрен ачып-яба

Мендәрләрен ала кабартып

Суынып та киткән ахры диеп

Самоварын куя яңартып

Өстәлендә алар язган хатлар

Кайсын укый,

кайсын сыйпап куя

БЕЛГӘН ДОГАЛАРЫН АТАП УКЫЙ

Күз яшьләрен тоя-тоя.

Мин яшәрмен

Юк,мин үлмәм,бары әйләнермен

Зәңгәр күктә йөзгән болытка.

Яңгыр булып сиңа явармын мин

Тамчыларга карап,боекма.

Чишмә булып җырлап агармын мин

Тау астыннан чыгып ургылып.

Күңелемдә мәңге яшәрмен мин,

Җырланмаган моңлы бер җыр булып.

Йомшак җилләр булып исәрмен дә,

Чәчләреңне сыйпап тарармын.

Юк мин үлмәм,синең йөрәгеңдә

Якты йолдыз булып янармын.

Ана

Бу доньда иң күркәме булган

Иң кадерле бөек Ана ул

Ана өчен һәрчак газиз булган

Куенында үскән бала бул

Саклый да ул аны,яклый да ул

Барыннан да батыр Ана ул

Йөрәк очын кайчак көйдерсә дә

Иң якыны аңа,бала ул

Җир йөзендә бәхет нуры чәчеп

Сабырлыкка өндәп тора ул

Яшәргә көч,йөрәккә җан өргән

Газизләрдән газиз Ана ул.

Балан тәлгәше

Миңа күчтәнәчкә әнкәй

Тәлгәш-тәлгәш балан салган.

“Үзем җыйган җимешләрдән,

Авыз итсен”-диеп балам.

Әнкәй салган тәлгәшләрнең

Баланнарын өзеп каптым.
Ачы булса да җимеше

Тоелдылар балдай татлы.

Сусыл-кызыл бу баланнар

Хәтерләтте балачакны.

Өстәлемдә торсын әле

Сагындырып туган якны.

Әнкәй моңы

Юл буенда үскән ак каенның

Ботаклары җиргә иелгән.

Юлчыларга күләгәсен бирә

Саклый һәрчак яңгыр җиленнән.

Юл үткәндә әнкәй белән без дә

Китә идек шунда хәл алып.

Моңлы җырлар әнкәй суза иде

Тыңлый идем аны таң калып.

Шул чаклардан күпме еллар үткән

Кабат килдем каен кырына.

Каен яфраклары шаулавында

Ишетәлә күк әнкәй җыры да.

Үткән саен карыйм шул каенга

Күз яшьләрен булмый һич тыеп.

Басып тора кебек моңсу гына

Күләгәдә әнкәй хәл җыеп.

Әнкәй

Әнкәй мине саф кышларда тапкан

Ап-ак карлар явып торганда..

Исән була күр дип тели-тели

Төргән мине йомшак юрганга.

Шул көннән соң инде ничә тапкыр

Язлар китеп кышлар җиттеләр.

Кышлар килгән саен әкрен генә

Чәчләремә бәсләр сиптеләр.

Бу елларны ай-һай үткән чакта,

Авырлыклар байтак булдылар.

Янәшәмдә һәрчак терәк булып

Сабырлыклар саклап тордылар.

Туган көнем

Бүген аның туган көне диеп

Җир йөзә дә актан киенгән

Нарасыем-кызым туды диеп

Бигрәкләр дә әнкәй сөенгән

Төн йөкламый күкрәгенә кысып

Көйли-көйли мине тибрәткән

Шул көйләре күңелемә сеңеп

Бер моң булып агыла йөрәктән

Туган көнем бүген,туган көнем

Алда көтсен тигез картлыклар

Мөлдерәмә тулы күңелләрем

Тирән сагыш,бетмәс шатлыклар


Сагынып кайттым

Сагынып кайттым авылымны

Йөгереп төштем чишмә буена.

Пар тәңкәләр салдым хәер итеп

Чылтырап аккан көмеш суына.

Йөгерә атлыйкердәм урманнарга,

Каеннарын кочтым иркәләп.

Имәннәргә кычкырып сәләм бирдем

Тормасыннар диеп үпкәләп.

Биекләрдән аны күрим диеп

Тауларына мендем ашыгып

Саумы авыл! Ни хәл туган ягым!

Сагынып кайттым сиңа ашкынып.

Якты Өмет

Барыр юлларыма карлар яуган

Сырындылар салган бураны.

Тормыш юлы шулай тигез генә

Сикәлтәсез генә буламы?

Алларыма яңгыр явып үткән

Юлларыма ярган гөрләвек.

Барыр юлларымнан тайпылмадым

Булмаса да кайчак түзәрлек.

Юлларыма куе томан сарган

Югалырмын күк булдым буталып

Шул томаннан өмет-ышанычлар

Алып чыкты мине юл салып.

Юлларыңны кайчак томан басса

Баш очында торса болытлар.

Кайгылардан кинәт каерылма

Алда көткән якты өмет бар.

Яңа ел килә

Бар доньяны сафка күмеп

Туган якка кышлар килде.

Җем-җем итеп ак кар сипте

Ямьләндерер өчен җирне.

Карлы җилләр өрә-өрә

Чыршылырны купшылады.

Шуңа чыршы шундый чибәр

Яңа елны каршылады.

Яшел чыршыны өйләнеп

Җырлыйбыз да,биибез дә

Яңа еллар алып килсен

Бәхет-шатлык илебезгә.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: