нче билет

1.Шәҗип ҖиЬанов-татар халкының күренекле композиторларының берсе. Ул 19911нче елда Уралҗск шәһәрендә туа. 1928нче елда Казанга килә, музыка техникумына укырга керә. Аннары Мәскәү консерваториясендә укый.Ул озак еллар Консерваториянең ректоры була. Аның "Алтынчәч", "Җәлил"оперлары, дистәген симфонияләре төрле елларда күп сәхнәләрдә уйналды. Н. Җи&анов-татар музыкасы галәмендә балкучы якты йолдыз.

2.Кадерле әнием!Сине халкыра хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм. Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, шатлык, бәхет, тынычлык телим. Улың, кызың..

17нче билет.

1.Бакый Урманче-рәссам, скулҗптор. Аның бөтен тормышы, иҗаты сәнгатҗкә багышланган.Булачак рәссам 1897 елның 23 февралендә ңәзерге Буа районы Күл Черкен авылында укутучы гаиләсендә туган. 1907-1914 елларда Казанга "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укый.20нче елларда Бакый югары сәнгать институтында укый.Бакый бик күп сәнгать кешеләре портретларын, скульптура әсәрләрен тудыра. Скульптурада агач, мәрмәр, бронза, гипс кебек матеарлар куллана.

2 Музей ошадымы соң? Музейда нәрсәләр күрден? Экспонатлар күпме? Сез бүген нинди музейга бардыгыз? Сезгә нәрсәләр сөйләделәр?Скульптор нәрсә турында? Шагыйрь турында нинди яңалык белдең? Нинди автбус белән барырга икән?

Билет№18.

1. Күп кеше спорт ярата, чөнки ул сәламәтлекне сакларга ярдем итә. Казанда стадионнар, бассейннар бар, төрле спорт клублары һәм җәмгыятьләре эшли. Безнең гимназиядә дә спорт түгәрәкләренә бик күп укучы йөри. Мин үзем җиңел атлетика тугәрәгенә йөрим. Без төрле ярышлырда катнашабыз. Башка мәктәп укучылары белән һәрвакыт очрашулар була. Кайчакта безнең команда җиңе, ә кайчакта безне җиңеләр. Спорт белен шөгылҗләнүдә күнегүләрнең әһәмияте зур. Мин көн саен өйдә физзарядка ясыйм. Ял көннәрендә бөтен гаиләбез белән бассейнга йөрибез. Спорт белән шөгылҗләнгәнгә күрә, мин бик сирәк авырыйм, һәрвакыт үземне яхшы хис итәм.

2.

3. -Алло, исәнмесез. -Исәнмесез.

- Миңа Регина кирәк иде? - Телефонны хәзер бирәм.

- Регина, исәнме. - Исәнме Лилия.

- Синең хәлләрең ничек? - Хәлләрем бик якшы түгел, температура.

- Кай җирең авырта? - Башым белән тамагым.

- Салкын тидергәнсең икән. Дарулар эчәсеңме соң?

- Әйе, эчем. - Тагын ничек дәваланасың?

- Тамагымны җылытам, бал белән сөт эчәм.

- Син тизрәк терел. Инде миңа синнән башка мәктәптә күңелсез.

- Ярый, тизрәк терелергә тырышырмын. - Сау бул.

- Исән бул, син минем кебек авырма.

Билет№19.

1. Татарстанда балалар өчен татар тәлендәҮазеталар һәм журналлар чыга."Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" газетларын. "Ялкын", "Салават күпере", "Сабыйга" журналларын татаар балалары бик яраталар. Балалар матбугатының тарихы бай. Балалар өчен иң береҢче журнал Мәскәүдә 1907 нче елда ук чыга.Төрле рубрикалар бар. Балала иҗатына, рәсемнәргә зур урын бирелә. "Остаханә" рубрикасында хәтта рецептлар да басылып тора. Балалар өчен җырлар, аларның ноталары чнга.

2. Ләйсән, җәйге каникулны ничек үткәрдәң? Кайда булдың? Анда ничек ял иттең? Күңелле булдымы? Яңа дуслар таптыңмы соң? Алар кайдан иде? Ничек дуслашып киттегез? Ни өчен аны дус дип саныйсың?

Билет№20.

1. Җәйге каникулларны мин һәрвакыт авылда уткәрәм. Анда минем дәү әнием һәм әтием яши. Авылдан ерак түгел зур күл дә бар. Мин анда дусларым белән су коенырга йөрим. Авылда ял итү бик рәхәт, әмма җәй бик тиз үтеп китә. Дәү әтием белән печән җыярга да йөрим. Безнең умарталар да бар. Әбием мине тәмле бал белән сыйлый. Мин җылы сыер сөтен дә бик яратам. Кызганыч, үзем сыер сава белмим, сыердан куркам. Җәйгә каникуллар беткәч, шәһәргә кайтам. Дәү әнием белән дәү әтием мине тагын авылга ял итәргә чакыралар.

2.Гадел Кутуй кем ул? Аның нинди әсерләре бар? Гадел Кутуй кайчан фронтка китә? Фронтта язучы нәрсәләр яза? Аның нинди хыяллары? Гадел Кутуйның улы кем? Сез аны беләсезме? Г. Кутуй кайсы шәһәрдә вафат була? Аның кабере кайда?


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: