Догамы? Сабырлыкмы? 10 страница

"Әллааһүммә иннии уриидүл-гуслә лирафгыйль-җәнәәбәти вәл-кәрааһәти."

(Аллаһым! Ният иттем, пычраклыкны бетереп, шакшылыктан котылырга).

Аннан соң ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ طَهِّرْ قَلْبِي وَجِسْمِي مِنَ الْجَنَابَةِ وَالْكَرَاهَةِ

"Әллааһүммә таһһир кальбии вә җисмии минәл-җәнәәбәти вәл-кәрааһәти."

(Аллаһым! Кальбемне һәм тәнемне шакшы­лык һәм пычраклыктан арула).

Тәһарәт алынып, тәннең һәр җире коры калмаслык итеп юыла.

Юынып бетергәч, кыйблага туры басып, ошбу дога укыла:

أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ

"Әшһәдү ән ләә иләәһә илләллааһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ."

(Аллаһыдан башка илаһ юклыгына, Мөхәммәднең Аның колы вә илчесе булуына таныклык китерәм).

Уразада булмаса, бераз су эчкәннән соң, ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ اشْفِنِي بِشَفَائِكَ وَدَاوِنِي بِدَوَائِكَ وَأَعْصِمْنِي مِنَ الْوَلَهِ وَالْأَمْرَاضِ وَالْأَوْجَاعِ

"Әллааһүммәшфинии бишифәәикә, вә дәәвинии би дәвәәикә вәгъсыймнии минәл-вәләһи вәл-әмраадыи вәл-әүҗәәгъ."

(Аллаһым! Миңа Синең шифаң белән шифа бир, дәваң белән дәва бир. Мине афәтләрдән, авырулардан вә кайгылардан сакла).

Моннан соң бер яки өч мәртәбә "Кадер" сүрәсен уку саваплы. Бу тәһарәтнең әдәпләреннән саналыр.

"Кадер" сүрәсе һәм аның мәгънәсе:

بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ. إِنَّا أَنْزَلْنَاهُ فِي لَيْلَةِ الْقَدْرِ. وَمَا أَدْرَكَ مَا

لَيْلَةُ الْقَدْرِ. لَيْلَةُ الْقَدْرِ خَيْرٌ مِنْ أَلْفِ شَهْرٍ. تَنَزَّلُ الْمَلاَئِكَةُ وَالرُّوحُ

فِيهَا بِإِذْنِ رَبِّهِمْ مِنْ كُلِّ أَمْرٍ. سَلاَمٌ هِيَ حَتَّى مَطْلَعُ الْفَجْرِ

"Иннәәә әңзәлнәәһү фии ләйләтил-кадер. Вә мәәә әдераакә мәә ләйләтүл-кадер. Ләйләтүл-кадери хайрум мин әлфи шәһер. Тәнәззәлүл-мәләәәә-икәтү вәр-руухү фииһәә биъизни раббиһим миң күлли әмр. Сәләәмүн һия хәттәә мәтъләгыйль-фәҗер."

(Без Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә булуын син беләсеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Фәрештәләр вә Рух ул кичне төрле эш өчен иңәрләр. Ул кичәдә таң атканчы тынычлык, сәламәтлек һәм исәнлек сөрер.)

Сөйләп узылган бу догаларны уку мөстәхәбтер, ягъни саваплы эш. Бу догаларны уку, һичшиксез, мәҗбүри түгел, болардан башка догаларны да укый ала. Доганың гарәпчәсен белмәсә, үз телендә дә укырга була. Коръәннән кайбер дога аятьләрен дә, күңеленнән чыккан догаларны да укырга мөмкин.

Б. Намаз һәм намаз догалары.

Намаз – Исламның биш баганасыннан берсе булып, иң мөһим гыйбадәтләрдән санала. Мөэминнәргә Коръәни Кәримдә фарыз намазларын укырга кирәклеге турында кабат-кабат әмер ителә. Намаз асылда бер догадыр, ләкин ул башка гыйбадәтләрнең дә асылын үз эченә ала. Намазлар фарыз, вәҗеп һәм сөннәт (нәфел) дигән өч зур төркемгә бүленә.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: