Определительные местоимения

(Билгеләү алмашлыклары)

Барлык, бөтен, барча, һәммә – весь, вся, всё, все

Һәрбер, һәр, һәркем – каждый

Запомните!

Барыбыз, бөтенебез, барчабыз, һәммәбез – мы все

Барыгыз, бөтенегез, барчагыз, һәммәгез – вы все

Барысы, бөтенесе, барчасы, һәммәсе – они все

Һәрберебез – каждый из нас

Һәрберегез – каждый из вас

Һәрберсе – каждый из них

Упражнение №103. Переведите.

1) Бөтен җәй, барлык балалар өчен, бөтен кызларга, барлык уку йортларында, бөтен җирдән, һәммә кешеләр өчен, бар халыкка; барысына да сәлам, барыбызда да бар.

2) Во всех городах, для всех друзей, всем родственникам; вас всех приглашаю, нам всем очень нравится, их всех хорошо знают, думаю о всех нас.

Упражнение №104. Переведите.

Һәрберегез тырышып укырга тиеш. Бу китапларның һәрберсен үз урынына куй. Аларның һәрберсенә дә хәбәр иттек. Һәрберебезне дә кунакка чакыралар. Эш турында һәрберегезгә дә әйттеләрме?

Упражнение №105. Допишите местоимения. Переведите.

Мин сезнең һәр... яхшы беләм һәм һәр... ярдәм итәргә әзер. Укучылар бәйрәмгә укытучыларның һәр... чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр. Бу кеше сезнең һәр... турында сорады. Бу балаларның һәр... әти-әниләре бармы? Әнием безнең һәр... моның турында әйтте.

Склонение местоимения “үз”

По лицам, числам и падежам.

Үзем – (я) сам Үзебез – (мы) сами

Үзең – (ты) сам Үзегез – (вы) сами

Үзе – он(а) сам(а) Үзләре – (они) сами

Б.к. үзем үзең үзе

И.к. үземнең үзеңнең үзенең

Ю.к. үземә үзеңә үзенә

Т.к. үземне үзеңне үзен

Ч.к. үземнән үзеңнән үзеннән

У-в.к. үземдә үзеңдә үзендә

Б.к. үзебез үзегез үзләре

И.к. үзебезнең үзегезнең үзләренең

Ю.к. үзебезгә үзегезгә үзләренә

Т.к. үзебезне үзегезне үзләрен

Ч.к. үзебездән үзегездән үзләреннән

У-в.к. үзебездә үзегездә үзләрендә

Упражнение №106. Переведите.

1) Бу минем үземнең сүзлегем түгел. Минем үземә дә вакыт җитми. Иртәгә минем үземдә дә кунаклар була. Синең үзеңнең китабың бармы? Үзеңә дә яңа дәфтәр кирәк. Кичә синең үзеңне дә анда күргәннәр. Аның үзенең дә ике баласы бар. Аның үзенә әйтегез. Мин аны үзен яратам. Үзебезгә дә зуррак фатир кирәк.

2) Меня самого сегодня приглашают на концерт. Мне самому надо подумать. У тебя у самого такие журналы есть. Тебе самому тоже надо поспать. Его самого ждут дома. Этот словарь нужен ей самой. У него самого мало места. Вас самих очень любят дети.

Неопределенные местоимения

(Билгесезлек алмашлыклары)

Кемдер, әллә кем – кто-то

Нәрсәдер, әллә нәрсә, нидер, әллә ни – что-то

Ниндидер, әллә нинди – какой-то

Ничектер, әллә ничек – как-то

Никтер, нигәдер – почему-то

Каядыр, әллә кая – куда-то

Кайдадыр, әллә кайда – где-то

Каяндыр, әллә каян – откуда-то

Кайчандыр, әллә кайчан – когда-то

Берникадәр – сколько-то

Кем дә булса – кто-нибудь (и т.д.)

Упражнение № 107. Переведите.

Он откуда-то принес красивые цветы. Сегодня тебе кто-то звонил. На столе осталась чья-то книга. Он как-то сам узнал. Их сын где-то учится. Олег когда-то давно уехал из города. Там работает какая-то молодая женщина. Почему-то ваша дочь не разговаривает со мной.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: