Самат. барган

Самат... катнашкан.


1. ярышта

2. олимпиадада

3. конурста


Самат... барган.

1. Мәскәүгә 2. Төмәнгә 3. Самарага


2нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А9- А16 соответсвуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми).

Нәүрүз – борынгыдан килгән язгы бәйрәм. Бу - төрки һәм фарсы халыкларның бәйрәме. Нәүрүз сүзе үзе дә фарсы теленнән кергән. Нәүрүз 21-22 мартта бәйрәм ителә. Бу бәйрәм яз килү, язгы кыр эшләренең башлануы белән бәйле. Шуңа күрә Нәүрүзне көньяк халыклары бәйрәм итә, чөнки ул якларда язгы кыр эшләре нәкъ март ахырларында башланып китә.

Нәүрүзне кайсы халык ничек бәйрәм итә соң? Иранда һәм Урта Азиядә яшәүче халыклар бу бәйрәмне аш – су белән, күтәренке күңел, котлау – тәбрикләү белән каршы алганнар. Бәйрәмгә дип алдан ук төрле азыклар, йола ашамлыклары әзерләнгән. Өстәлгә, гадәттә, җиде төрле ризык куела.

Нәүрүз ул игенчелек бәйрәме генә түгел. Ул – табигатьнең яңару чоры бәйрәме дә. Бу көнне Нәүрүз ашлары пешереп, аны һәркемгә авыз иттергәннәр, бер – берсенә изге теләкләр әйткәннәр. Бу көнне балалар, яшьләр, өйдән – өйгә кереп, Нәүрүз белән котлап йөриләр.

(Татар мөселман календаре, 1997)

9. Нәүрүз – борынгыдан килгән язгы бәйрәм.

1) текстка туры килә 2) туры килми

10. Бу бәйрәмне төрки һәм фарсы халыклары бәйрәм итә.

1) текстка туры килә 2) туры килми

11. Нәүрүзне төньяк халыклары бәйрәм итә.

1) текстка туры килә 2) туры килми

12. Нәүрүз 21-22 нче апрельдә бәйрәм ителә.

1) текстка туры килә 2) туры килми

13. Ул бәйрәм яз килү, язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән бәйле.

1) текстка туры килә 2) туры килми

14. Иранда һәм Урта Азиядә яшәүче халыклар бу бәйрәмне аш – су белән, күтәренке күңел, котлау – тәбрикләү белән каршы алганнар.

1) текстка туры килә 2) туры килми

15. Бәйрәмгә дип алдан ук төрле азыклар, йола ашамлыклары әзерләнгән.

1) текстка туры килә 2) туры килми

16. Өстәлгә, гадәттә, биш төрле ризык куела.

1) текстка туры килә 2) туры килми

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1–8 и текстами А–Е. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Әтием – урман каравылчысы. 5. Кыш җитте.

2. Күчмә һәм кышлаучы кошлар. 6. Җимлек ясадым.

3. Тирә-як ап-ак юрганга төренде. 7. Җимлегемә кошлар җыелды.

4. Җимлекләр ясарга куштылар. 8. Канатлы дусларыбызны онытмыйк.

А. Менә ак тунлы кыш та килеп җитте. Бер-ике көн эчендә әллә никадәр кар яварга да өлгерде.
Ә. Тирә-як ап-ак юрганга төренде. Ләкин балаларны бертуктаусыз яуган кар куркытмады. Алар көне буе чана шудылар.
Б. Укытучыбыз Сания апа кошларга җимлекләр ясап куярга һәм анда нинди кошлар туенуын күзәтергә кушып җибәрде. Без моңа шатланып риза булдык. Мәктәптән кайткач, һәрберебез җимлек ясарга керештек.  
В. Мин дә тактадан бер кечкенә генә өстәл һәм җимлек ясадым. Аны урман буендагы карт чыршы төбенә куйдым. Чыршының куе ботаклары җимлектәге азыкны кар басудан сакларлык иде. Җимлек әйбәт булып чыкты. Ул тәрәзәбездән дә күренеп тора әле. Дөресе шулай.  
Г. Минем әтием урман каравылчысы булып эшли. Шуңа күрә урман читендәге өйдә яшибез. Безнең өебез кечкенә, ләкин бик уңайлы. Монда шылт иткән тавыш та ишетелеп тора.  
Д. Якшәмбе көн иде. Җимлегемә ипи валчыклары, ярма, кипкән миләшләр салдым. Бер читтән күзәтә башладым. Менә ике песнәк килеп кунды. Ярма белән икмәк валчыкларын туйганчы чүпләделәр дә агач ботагына кундылар. Шул арада кызылтүшләр очып килеп җитте. Алар миләш яраталар икән. Рәхәтләнделәр миләш ашап. Миләш чыпчыгы да авыз итте минем җимлектәге азыктан. Ә чыпчыклар? Алар җимлектән китәргә ашыкмыйлар әле. Кинәт җимлек өстендәге ботакка тиен сикереп менде. Чыпчыклар берьюлы як-якка сибелде. Тиен ачыккан булса кирәк. Ул да миләштән авыз итте.  
Е. Хәзер мин көн саен канатлы дусларыма җим бирәм. Дусларым, канатлы дусларыбызны онытмыйк.  
Текстлар А Ә Б В Г Д Е
Исемнәр              

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18-25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получеными словами. Каждый пропуск соответсвует отдельному заданию.
18. __________ зур агым сулар бар. ТАТАРСТАН
19. Безнең __________ электән үк «дүрт елга иле» дип йөртелгән. РЕСПУБЛИКА
20. Һәр __________ чылтырап агып торган чишмәләре бар. АВЫЛ
21. _____________ кем генә яратмый икән?! УРМАН
22. Кеше урманнарны __________, табигатькә зур зыян сала. КИСӘРГӘ
23. Беркөнне төлке торнаны __________ чакырган. КУНАК
24. Боз эрегән дә ____________. БЕТӘРГӘ
25. Минем _____________ авыл уртасына урнашкан. МӘКТӘП
Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26-32 так, что они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.
26. __________ кояшның беренче нурлары агачлар арасыннан үтә. ИРТӘН
27. Агач яфракларында __________ чык бөртекләре җемелди. ЭНҖЕ
28. _____________ балалар шатланып елмаялар, көләләр. БӘХЕТ
29. Татарстан шулай ук яшел __________ болыннарга бай. ТУГАЙ
30. Бөдрә __________ ак каеннан шифалы мунча себеркесе дә ясыйлар. ЯФРАК
31. Җәнлекләр __________ тормышка әзерләнә. КЫШ
32. Штабта __________ белүче кеше юк иде. ТАТАР

4 нче бүлек

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

33. Как скажешь, что ты любишь читать произведения Абдуллы Алиша.

34. Предложи другу, сходить в библиотеку.

3 5. Как ты скажешь, что в Бугульме живут народы разных национальностей.

36. Поздравьте дедушку с Днём Победы.

37. Предложи маме, выпить чай с лимоном.

38. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Кичә мин чит илдә укучы дустым белән Интернет аша аралаштым. Ул миңа үзенең дәресләре, дәреслекләре турында сөйләде. Мин дә безнең мәктәптәге яңалыкларны аңа җиткердем. ... Синең дусларың белән Интернет аша аралашканың бармы? Сез күбрәк нәрсә турында сөйләшәсез? Синең дусларыңа җиткерерлек нинди яңалыкларың бар?

Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: