Кайчак алып укырсыз

Мине искә алырсыз.

Бу шигыремне укучылар

Сезгә багышлап язам.

Күңелемдәге уй-хисләрне

Дәфтәр юлыма сызам.

Сезнең белән эшләдем мин

Бары 6 ай гына.

Борчылып та, сөенеп тә

Үтте көннәр җай гына.

Әз дә түгел, күп тә түгел

13 бөртек үзегез.

Төпле инде фикерегез,

Туры сезнең сүзегез.

Җырчылар һәм биючеләр,

Рәссамнар да күп сездә.

Көрәшчеләр, йөгерешчеләр –

Барсыда үзегездә.

Айзилә, Йолдыз, Резидә –

Бигрәк тырыш кызлар!

Игътибар белән тыңлыйлар,

Шуннан килә уңышлар.

“Зирәк бала” бәйгесендә

Йолдызыбыз җиңүче.

Район турында катнашты,

Һәрчак җитәрлек көче.

Зәриябез һәрбер яктан

Һичберкемгә биргесез.

Үзе рәссам, үзе җырчы,

Сәнгатьле сөйләүчебез.

Тукай абыйга багышлап,

Шигырь дә иҗат итте.

Район сәхнәсендә сөйләп,

Барчасын әсир итте.

Әлфиядәй тырыш бала

Мәктәптә бүтән юктыр.

Тавышы да бигрәк моңлы,

Ахрысы җырчы булыр.

Айсинәбез иҗат колы,

Хыялланырга махир.

Укуда да бик тырышса,

Булыр ул бәлкем шагыйрь.

Дәрестән тыш эшләр өчен,

Рәзинә һәрчак әзер.

Кирәк булса артист булыр,

Җырлар, биер, йөгерер.

Тыныч һәм әдәпле булып,

Истә калыр Лилия.

Бик матур рәсемнәр ясый,

Рәссам буласы килә.

Кыбырсык һәм тел бистәсе
Безнең егетләребез.

Ләкин бик башлы үзләре,

Бик зур өметләребез.

Җиңүнең 65 еллыгын каршылаганда туган

шигырьләр.

***

Әй, бу сугыш, насыйп итмәде шул,

Яңа күлмәкләрне кияргә.

Язмады шул шушы балаларга

Рәхәтләнеп “әти” дияргә.

Сабыйлыктан әйткән хыяллары

Ашмады шул чынга, ашмады.

10-12 яшьлек бу балалар

Укуларын хәтта ташлады.

Кулларына дәфтәр-каләм түгел,

Сәнәк-көрәк алды балалар.

Алар хәзер әтиләре өчен

Тормыш йөген тартып баралар.

***

Ах, бу сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,

Балалар,- дип жәлләп тормады.

Балачакның гүзәл мизгелләрен,

Әтиләрен хәтта урлады.

Бер кайгысыз, уйнап-көлеп кенә

Яшәр чаклар түгел идеме?

Эх, син, сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,

Яраладың күпме күңелне.

Гөнаһысыз сабый күңелләрен

Өлкәнәйттең бит син аларның.

Олылар күк тормыш йөген тартып

Барыр чагы түгел баланың...

Төзәлмәслек иде яралар.

Җиңү көне шатлык китерсә дә,

Төзәлмәде әле яралар.

Хәтерләтә сугыш авырлыгын

Ялгыз ана, ятим балалар.

Сөйгәннәрен яуда югалтканнар

Кыз-әбиләр булып калдылар.

Ялгызларның күз яшьләре

яшерен генә,

Мендәр почмагына тамдылар.

Сугыш кайтавазы бик күп еллар

Сабырлыкны әле сынады.

Мәрхәмәтсез сугыш бик күпләрнең

Тулы бәхетләрен урлады.

Тылда якынайттык җиңүне.

Сугыш кайный илдә. Ир-егетләр

яу кырына китте барысы.

Тылда калды хатын-кызлар гына,

Бала-чага, карчык-корысы.

Ир куәте җитмәс зур эшләрне

Хатын-кызлар тартты җигелеп.

Авырлыкка түзә асыл затлар,

Дошман гына китсен чигенеп.

Ирләребез, берүк, исән-имин

Кайта күрсен, туган якларга?!

Соңгы көчебезне куйсак куйыйк,

Без бурычлы сезне сакларга.

Хәтта үсмер егет-кызларның да

Аырлыклар басты иңнәрен.

Зарланмады беркем, тешен кысып,

Якынайтты җиңү көннәрен.

Килде ул көн. Килде. Җиңү килде,

Орден-медальләрне чыңлатып!

Сөендереп килде. Тик... күпләрне...

Гомерлеккә калды елатып.

***

Табигатькә кабат язлар килде,

Яшеллеккә дөнья төренә.

“Җиңеп кайттым, кызым, бәбкәем,- дип

Әткәм кайтыр кебек бүген дә.

***

Кара хәбәрләрне алганнар да

Өметләрне өзми көтәбез.

“Бәлки кайтыр, менә кайтыр”, -диеп

Могҗизалар өмет итәбез.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: