Шулай таныштырдылар

(2009)

Бакчага йөрмибез быел,

Без мәктәпкә киләбез.

Балалар,- димәгез безгә,

Укучы,- дип сөйләгез.

Йоклыйсы булмый быел,- дип

Сөенгән идек бик тә.

Җиңел булыр,- дигән идек,

Авыр икән мәктәптә.

Бакчадагы кебек монда

Уйнатмыйлар көн буе.

Ярты көн буе укыгач,

Өй эшләре кич буе.

Рәхәтләнеп уйнарга,- дип

Бара идек бакчага.

Монда хәзер уйнамыйбыз,

Түгел без бала-чага.

Кычкырып сөйләшергә дә
Ярамый бу мәктәптә.

Төрле-төрле кагыйдәләр,

Бик авыр да, рәхәт тә.

Очраган һәрбер кешегә

“Исәнмесез” диясе.

Йөгерәсең бик килсә дә,

Йөгермичә түзәсе.

35 минут буена

Тик утырырга кирәк.

Шуның кадәр тик торырга
Ничек түзсен ул йөрәк.

Күрде инде быел башлар,

Авазларны кушканда.

Хәзер җиңелен җиңел дә,

Авыр шул башлаганда.

Шул ике хәрефне дә

Куша белмисең,- диеп.

70 яшьлек әбием дә

Тиргәде мине көлеп.

Аптырагач ятлап килеп,

Укып караган идем.

Нурзия апай сизмәс әле,-

Диеп уйлаган идем.

Сизмәс, Нурзия апабыз,

Хәйләне тиз төшенде.

Аны алдыйм,- дигән идем,

Кызык итте үземне.

Сезнең әниләргә рәхәт,

Апаны гел күрмиләр.

Һәр көн саен безнең өчен

Кызарышып йөрмиләр.

Саныбыз да ишлерәк шул:

15 әү без барыбыз.

Һәммәбез бергә сөйләшсәк

Барсын да уздырабыз.

Әле ярый күршеләр шәп,

Зарланмыйлар бернәрсә.

6 белән 15 саны

Тормыйлар шул янәшә.

Алар тыныч, без кыбырсык,

Дус яшибез аңлашып.

Ялгыш кына тын утырсак,

Керәләр аптырашып.

Авырлыкны җиңә-җиңә,

Инде алга барабыз.

Аллабирса бу көннәргә

Әле көлеп карарбыз.

Яшәсен Нурзия апа,

Яшәсен әти-әни.

Бергә-бергә тырышканда,

Кыен түгел әлләни.

Шат яшибез менә шулай,

Кызыксагыз, килегез.

Үзебезгә өйрәткәнне,

Сезгә дә өйрәтербез.

Таныш булыйк – мин Инзилә.

Таныш булыйк-мин Инзилә

Галимҗанова булам.

Тимершык авылының

Нәкъ уртасында торам.

Ике әби, бер бабаем,

Әтием, әнием бар.

Тагын ике абыем да

Мине бик яраталар.

Абыйларым бигрәк уңган,

Алардан үрнәк алам.

Кечкенә генә булсам да,

Мин дә эшләшкән булам.

Табак-савытлар юышам,

Идәннәрне себерәм.

Әбиләрем авырганда,

Чәйләр ясап эчерәм.

Төпчек кыз гына булсам да

Үстем инде, зур булдым.

Аллабирса әниемнең

Таянычы булырмын.

(Олы Шыңар урта мәктәбенең 4 нче сыйныфында

практика үттем...)

***

Безнең Ләйлә бик чая кыз,

Һич кенә дә тик тормас.

Ул булган җирдә беркайчан

Йөзгә моңсулык кунмас.

Тегесен дә ишетә ул,

Монысына да күз сала.

Шул сәбәпле кайвакытта

Дәресен ишетми кала.

Ләкин начар кыз икән,- дип

Бер дә уйлый күрмәгез?!

Бик тә яхшы кыз ул Ләйлә -

Безнең Сипкелбикәбез.

***

Фәрит безнең классның

Иң оста бер җырчысы.

Әле тагын малайларны

Оста оештыручы.

Кызыксынып дәрес тыңлый,

Тырыша күп белергә.

Аягына чаңгы кисә,

Аңа куш йөгерергә.

Менә шулай “Бар яктан да

Әзер булып үсәм”,- ди.

“Егет кешегә 70 эш тә

Әз әле эшләсәң”,- ди.

***

Бар эшне дә булдыра

Һадиева Илзирә.

Кайчан сорама, дәресен

Бик оста сөйләп бирә.

Менә шуңа күрә дә ул,

Укый гел “5”кә генә.

Кулы ябыша, тотынмасын

Һичнинди эшкә генә.

***

Безнең Рәмис белән Фәннур

Үзләре бик тырышлар.

Беләләр: тырышсаң гына

Килә шул ул уңышлар.

Безнең Фәннур бигрәк тә

Математика ярата.

Рәмиснең дә уе яхшы

Шушы фәнгә карата.

Башка калган фәннәрне дә

Тырышып өйрәнәләр.

Чөнки аларның тормышта

Кирәклеген беләләр.

***

Моңлы тавышлары белән

Өзәдер үзәкләрне.

Безнең Хания җырласа,

Җилкетә йөрәкләрне.

Җиңеп чыкты мәктәптә дә,

Районда да җиңүче.

Бу тирәдә Ханиягә

Юктыр тәңгәл килүче.

Җырлый-җырлый гына эшли

Кушылган эшләрен дә.

Тырышып укый дәресен дә,

Күп ала “5” ләрен дә.

***

Тырыш кыз ул Фәридә,

Алдынгы укуда да.

Биюдә дә сынатмый,

Бик оста ул җырга да.

Һәрвакыт көләч, ягымлы,

Теләми моңаерга.

Еларлык вакытларда да

Тырыша елмаерга.

***

Математиканы ярата,

Тырышып эшли Илдус.

Ләкин менә кайвакытта

Ялкау иптәш белән дус.

Әллә шул котырта инде,

Өй эшен оныткалый.

Кайчагында бу гадәте

Дәрестә дә булгалый.

Тырышырга кирәк Илдус,

Тырышсаң булыр бар да.

Бәлки син дә керер идең

“Яхшылар” арасына.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: