Самат. барган

Самат... катнашкан.


1. ярышта

2. олимпиадада

3. конурста


Самат... барган.

1. Мәскәүгә 2. Төмәнгә 3. Самарага


2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А9- А16 соответсвуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми).

Мәктәп формасының тарихы бик ерактан башлана. Ул безнең илгә Англиядән килә. 1834 нче елда Россиядә гимназиядә укучы ир балалар һәм студентлары өчен махсус форма кертү турында закон чыга. 1896 нчы елдан гимназиядә укучы кызлар өчен дә мәҗбүри махсус форма кертелә. Санкт-Петербургның Смольный институтында укучы дворян кызлары өчен кием фасоннарын Екатерина II үзе тәкъдим итә.

Революциягә кадәр мәктәп формасы укучының дворян гаиләсеннән булуын күрсәтеп торучы кием булган. Гимназистлар мәктәп киемен дәресләрдә генә түгел, өйдә дә салмаганнар. Бәйрәмнәрдә, театрга, кунакка барганда, дворян балаларына форма кию мәҗбүри булган. Алар формаларын дачага яки чит илгә барганда гына салганнар. 6-9 яшьлек кызларның күлмәкләре көрән, 9-12 яшьлекләрнеке ак төстә булган. Күлмәк һәм алъяпкычларны кыйммәтле тукымадан теккәннәр. Кызларның формасы ике төрле булган. Берсе – һәр көн кию өчен көндәлек форма, икенчесе – бәйрәм формасы. Көндәлек форма өчен яхшы сыйфатлы нык тукыманы Англиядән махсус кайтарганнар, ә бәйрәм киемен ефәктән теккәннәр.

9. Мәктәп формасы безнең илгә Бөекбританиядән килә.

1) текстка туры килә 2) туры килми

10. 1834 нче елда Россиядә гимназистлар өчен махсус форма кертү турында закон чыга.

1) текстка туры килә 2) туры килми

11. 1796 нчы елдан гимназиядә укучы кызлар өчен дә мәҗбүри махсус форма кертелә.

1) текстка туры килә 2) туры килми

12. Петербургның Смольный институтында укучы дворян кызлары өчен кием фасоннарын Екатерина I үзе тәкъдим итә.

1) текстка туры килә 2) туры килми

13. Гимназистлар мәктәп формасын дәресләрдә генә түгел, өйдә дә салмаганнар.

1) текстка туры килә 2) туры килми

14. Алар формаларын дачага яки чит илгә барганда гына салганнар.

1) текстка туры килә 2) туры килми

15. Кызларның формасы өч төрле булган.

1) текстка туры килә 2) туры килми

16. Көндәлек форма өчен яхшы сыйфатлы нык тукыманы Англиядән махсус кайтарганнар.

1) текстка туры килә 2) туры килми

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1–8 и текстами А–Е. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Иң кадерле ризык. 5. Каткан ипине чүплектәнән алдык.

2. Яшүсмер малайдан сорарга уйладым. 6. Бүген мәйданда ике команда ярыша.

3. Малайлар йөгереп китеп бардылар. 7. Кечкенә малайлар мәйданда туп уйныйлар.

4. Каткан ипине типкәләп уйнау. 8. Малай җавап бирмәде.

А. Бераз хәл алыйм дип, көннәрдән бер көнне урам бакчасына кереп утырдым. Миннән ерак түгел асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уйныйлар иде. Малайлар әллә ни зур түгел, бәләкәй малайлар.

Ә. Бервакыт, ни күзем белән күрим, болар, туп итеп, каткан булканы типкәләп уйный башладылар. Үзләре бертуктаусыз көлешәләр.

Б. Бу хәлгә мин инде артык түзеп тора алмадым, туп-туры уйнаучылар янына бардым. Бер малайдан сорыйм. Ул бик зур түгел, тугыз-ун яшьләрдәдер.

В. Кычкырмыйм:

- Нигә булка белән уйныйсыз?

- Тубыбызны алып чыкмаган идек шул, - ди бу.

- Каян алдыгыз соң аны? – дим.

- Чүплектән, - ди, кулы белән каршыдагы йортларның берсенә күрсәтеп.

Г. – Кара әле, улым, син бит яхшы малай кебек күренәсең, әйт әле: ипине шулай типкәләп уйнарга ярыймы соң? - дип сорыйм аңардан.

Малай җавап бирми, башын иеп, тик кенә басып тора.

Д. Ахырдан мин аңа:

– Кара әле, улым, тыңла әле. Ипи бит ул – бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Дөньяда тагын аннан да кадерле нәрсә юк. Бер кеше дә иписез яши алмый, - дим.

Е. Малай, бер сүз дә дәшмичә, сүземне тыңлап торды да, миннән рөхсәт сорап, иптәшләре янына йөгереп китеп барды. Алар шунда ук уеннарыннан туктап калдылар. Үзара нидер сөйләштеләр, миңа таба карап-карап алдылар да йөгереп китеп тә бардылар. (Афзал Шамовтан)

Текстлар А Ә Б В Г Д Е
Исемнәр              

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18-25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получеными словами. Каждый пропуск соответсвует отдельному заданию.
18. Бразилия футболчысы Гарринча Петрополис __________ ярлы гаиләдә туган. ШӘҺӘР
19. Бала чагында ул, урманда җиләк-җимеш җыеп, базарда __________. САТАРГА
20. Үсмер чагында __________ эшләгән. ФАБРИКА
21. Гарринча кечкенәдән футбол __________ яраткан. УЙНА
22. Бөтен __________ танылган егет искиткеч ябык, җитмәсә, бер аягы кыскарак та булган. ДӨНЬЯ
23. Тренер Гарринчага __________ иң оста уенчысы белән уйнарга тәкъдим итә. БРАЗИЛИЯ
24. __________ көнне үк аны клубның төп уенчысы итеп билгелиләр. ИКЕ
25. Европаның күп кенә футбол __________ Гарринчаны үзләренә алырга хыяллана. КОМАНДА
Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26-32 так, что они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.
26. 12 яшеннән футбол тубы белән иң оста __________ итүче булган. ЖОНГЛЁР
27. Ул 16 яшендә иң яхшы __________ буларак таныла. УЕН
28. Бервакыт Петрополиска Бразилиянең __________ капкачысы Арати килә. ДАНЛЫК
29. Уен вакытында ул 19 __________ Гарринчаның осталыгын күреп гаҗәпләнә. ЯШЬ
30. Егетне Бразилиянең футбол буенча __________ командасында уйнарга чакыра. ҖЫЕЛ
31. Гарринча __________ футболчыны бик тиз җиңә. АТАК
32. Бразилия халкы бу __________ белән горурлана. ФУТБОЛ

4 нче бүлек

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

33. Спросите у друга, кто в семье знает татарский язык.

34. Спросите у прохожего, где находится Ледовый дворец.

3 5. Скажите другу, что на уроках надо быть внимательным.

36. Позвоните в аэрокассу и спросите, во сколько будет рейс Казань-Ташкент.

37. Спросите у друга (у подруги), какие достопримечательности есть у них в городе.

38. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

...Үткән атнада без татар театрына премьерага бардык. Анда “Хуҗа Насретдин”спектаклен карадык. Спектакль безгә бик ошады. ... Ә син кайсы театрларда булдың? Нинди спектакльләр карадың? Синеңчә, кешеләр ни өчен театрга йөрергә яраталар?

Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: