Сугыштан сонгы татар прозасында документаль жанр

ХХ гасырның 50-60 нчы еллар татар әдәбиятында документаль прозаның үсеш алуы Ватан сугышыннан соң илдәге катлаулы вакыйгалар белән бәйле. 1941-1945 еллардагы сугышта җиңгәннән соң, 1937-1938 елгы фаҗига – Сталин репрессияләре янәдән колач жәя. Төрмә-лагерь газапларын кичергән, Ауропа илләрендәге тормыш-көнкүрешне үз күзләре белән күргән кичәге солдат илнең яшерен сәясәте барлыгын аңлый. Рәсми хакыйкать янында яшерен рәвештә кешеләр аңында чын хакыйкать яши башлый.

60 нчы елларга кадәрге әдәбиятта билгеле сәяси сәбәпләр аркасында чын хакыйкать яктыртылмый. Әдәбиятның төп темасы булып Ватан сугышы фаҗигасе тора. 1945 елдан соң хәрби-документаль материалларга нигезләнгән әсәрләр иҗат итүгә аерым игътибар бирелә.

Язучы Ф.Хөсни “Бер мәсьәлә тирәсендә” мәкаләсендә документаль юнәлешнең үсешен “бик вакытлы күренеш” дип билгели һәм аның сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата: “Беренчедән, буыннар белән буыннар арасындагы багланышның тоташа баруы, бүгенге буынның яшәп киткән буыннар тәжрибәсеннән үрнәк алырлык якларны үзенә күчерергә омтылышы гәүдәләнә монда. Икенчедән,... берәүдән дә яшерен түгел, берара аерым язучылар тарафыннан халыкка хезмәт дигән төшенчәне үтә дә шәрәләндереп аңлап, ялган пафоска, риторикага авышу фактлары да булмады түгел. Бу факт укучыларда яки аларның бер өлешендә әдәбияттан беркадәр суыну, аңа ышанып житмичәрәк карауны китереп чыгарды. Шуның антитезасы рәвешендә укучы документаль материалга нигезләнеп язылган әдәбиятка ташланды. Хәрби полководецларның зур тиражлар белән чыгарылган мемуарларының тиз арада таралып бетүе шуны күрсәтә торган фактларның берсе түгелме соң! Аерым алганда, безнең татар әдәбиятында Гани Сафиуллин, Фатих Булатов кебек генералларның публицистик әсәрләре дә шундый ук бәхетле язмышка тап булды, дисәк тә хата түгел. Өченчедән, ә бусы иң әһәмиятлесе булса кирәк, халык үзенең тарихка эз салып киткән улларын онытырга теләми, аларны һәрдаим барлап тора һәм киләчәктә дә барлап торыр”

Бу елларда әдипләр үз әсәрләрендә тормыш фажигасенә әверелгән хакыйкать темасын ачуны да максат итеп куялар. Рус әдәбиятында шәхес культы фаҗигаләре яктыртыла башлады (Е.С.Гинзбургның “Текә маршрут”, А.И.Солженицинның “Иван Денисовичның бер көне”, “Гулаг архипелагы”, А.Рыбаковның “Арбат балалары”, А.Кестлерның “Сукырайткыч караңгылык”, В.Шаламовның “Колыма хикәяләре” һ.б.)

Афәтне үз башларыннан кичергән Х.Туфан, И.Сәлахов кебек язучылар фаҗигане бөтен тулылыгында яктыртырга омтылыш ясыйлар. Алар үзләре яшәгән заманны аңлап, үз күзләре белән күргән вакыйгаларга гадел бәя бирергә тырышалар. И.Сәлаховның 1957 елда языла башлаган “Колыма хикәяләре” роман-хроникасы шәхес һәм ил фаҗигасен гаять эчтәлекле, документаль төгәллек белән тасвирлауга омтылыш булып тора.

Шул рәвешле, 60 нчы елларга ил сәясәтендә, шуның белән беррәттән әдәбият мәйданындагы үзгәрешләрнең күпчелеге И.Сталинның үлеме белән бәйле. Шәхес культы тиешле бәясен алганнан соң, сәяси тоткыннарның күбесе гаепсез дип табыла. Шуңа карамастан рәсми хакыйкатьтә җитди үзгәрешләр күзәтелми. Илнең зыялылары, фән эшлеклеләре, үз хезмәтләрен намуслы башкаручы зур төркем кешеләр ямьсез юллар белән эзәрлекләнә. Чор сәясәте ифрат каршылыклы, бер яктан, кичәге тоткыннар чын хакыйкатьне ачу мөмкинлеге алалар, бу максатка бөтен көчләрен, егәрләрен багышлыйлар. Икенче яктан, идеологиягә каршы чыгучы һәркем төрле ысуллар белән халыктан читләштерелә, юк ителә.

Шул рәвешле, бу дәвер әдәбиятында хаклык, хакыйкать темасының иң актуаль тема булып торуы очраклы түгел. Хаклыкны ачыктан-ачык сөйләргә ярамаган бу елларда да әдипләр үз сүзләрен әйтергә жаен таптылар. Идеологиягә каршы чыгу булмаса да, аны кабатлаудан качу юлларының берсе- үткән заман вакыйгаларын язу иде. Әлеге шартлар язучыларның документаль жанрга мөрәҗәгать итүләренә сәбәпче булды. Мисалга, Н. Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”(1957) повесте –документаль характердагы повесть үрнәге.

22сорау. Татар әдәбиятында “Авыл прозасы”на караган әсәрләр.

1970 еллар чигендә СССР дип аталган территориядә яшәүче халыклар әдәбиятында социалистик реализм кысаларына сыешмаган әсәрләр күпләп языла. Милли һәм әхлакый кыйммәтләргә ия буларак авыл кешесен, җирдә эшләүчене сурәтләгәнгә, авыл реализмы дип атала башлый. Крестьян (авыл) реализмы шартлы рәвештә агым атамасы булып китә. В. Овечкинның «Район көнкүреше» (1952), Е. Дорошның «Авыл көндәлеге» (1954—1962) язмаларында, Ф.Абрамовның «Сугыштан соңгы прозада колхоз авылы кешеләре» дигән программ мәкаләсендә (1954), «Абыйлар һәм апалар» романында (1958 елда басыла), В. Астафьевның беренче хикәяләрендә формалаша. А. Солженицынның «Матрена ишегалды» (1959), «Иван Денисовичның бер көне» (1962), В. Беловның «Күнегелгән эш» (1966), В. Астафьевның «Саубуллашу» (1957—1992), «Патша-балык» (1972— 1975), В. Шукшинның «Кызыл балан» (1973), В. Распутинның «Соңгы срок» (1970), «Матера белән бәхилләшү» (1976) әсәрләре авыл реализмы кысаларында иҗат ителгән.

Авыл прозасы җир кешесенең көндәлек тормышын сурәтли, әхлакый кыйммәтләрне, гадәт-традицияләрне югары күтәрә. Гомумән, бу агымның тради- цион әхлакый кыйммәтләрне әдәбиятка кайтаруы иң төп сыйфатлардан санала (А. Солженицын алар-ны «әхлакчылар» дип атый). Кешенең рухи дөньясын, фикер һәм хисләр байлыгын үзәккә куеп, әхлакый кыйммәтләрнең югала баруына ачынып, әлеге хәлдән чыгу юлларын барлап язылган әсәрләр совет әдәбиятын иҗтимагый яссылыктан – кешегә, югары кыйммәт буларак кешене сурәтләүгә юнәлтә.

Бер үк вакытта агым социалистик реализмнан капма-каршы чиккә ташлану кебек тә кабул ителә. Шәһәр тормышын, мәдәниятен кире кагу, бары тик авылда гына чын тормыш бар дип санау, авылны халыкның рухи нигезләре сакланган урын итеп изгеләштерү күзәтелә. Илне тергезү, кешене рухи һәм әхлакый яктан таза-саф килеш саклау учагы итеп нәкъ менә авыл карала.

Авыл реализмына хас сыйфатлар:

– Авыл тормышын чынбарлыкка охшатып, детальләрдә сурәтләү, авылны рухи байлык сакланып калган урын дәрәҗәсенә күтәрү;

– эшче сыйныфны идеаллаштыру урынына крестьян сыйныфын тарихи һәм эстетик идеал дип белдерү, тирә-юньнән дошман эзләү атмосферасын тергезү;

– гади, гадәти сөйләмгә лирик пафос бирү, гадәтине мәңгелек символлар ярдәмендә бәяләү;

– интернационализм урынына милли идея белән чыгыш ясау, үткәнне мактау;

– үткәндәге әхлакый кыйммәтләрне, халык традицияләрен югары күтәреп, укучыны да шул йола-гадәтләр белән мөмкин кадәр тулырак таныштырырга омтылу;

– шәһәр тормышын тәнкыйтьләү, иҗтимагый кануннарны шик астына алып, табигый кануннарны дөрес санау;

– җир кешесе, кечкенә кешенең бай рухи дөньясын, хисләр төрлелеген, характерын ачарга омтылу һ. б.

Авыл прозасы татар әдәбиятына 1960 елларда үтеп керә. Бу агым татар авылы хакында сөйләүне үзәк тема итеп күтәрә, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышына тоташтыра. Язучылар авыл хуҗалыгындагы кыен хәлне тулырак һәм дөресрәк гәүдәләндерергә, авылда барган иҗтимагый-психологик процессларны тирәнрәк чагылдырырга омтылалар. Торгынлык елларында ук бу агымга ияреп язылган әсәрләр, колхоз төзү вакытындагы кимчелекләр, «кулак» исеме астында кешеләрне читкә сөрү яки күчерүнең ялгышлыгы мәсьәләләрен үзәккә алып, авылдагы тәртипләр хакында сөйләгәндә, системаның аерым хаталарын да күрсәтәләр. Язучылар гади татар авылы чынбарлыгын бөтен ил тормышы белән бәйләп карыйлар. Шунлыктан авыл прозасына төп герой итеп җир кешесе, гади крестьян сайлана, уңай герой идеал дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның, бөтен көчен куеп, колхозны аякка бастыру өчен көрәшүе, җәмгыять мәнфәгатьләрен шәхси бәхеттән өстен санавы тасвирлана. Авыл реализмы татар әдәбиятына халыкчан характерлар, милли әхлак традицияләрен, кабатланмас җанлы сөйләмне кайтарды. Халыкның рухи тамырлары, мәдәнияте сакланган урын буларак авылны күтәрү аның үз йөзен югалта баруына бәйле үкенеч, сагыш белән өртелде. Үткәнне сөйләүче агым күпмедер күләмдә шуңа бүгенгене һәм киләчәкне каршы куйды. Татар әдәбиятында А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» (1974), «Берәү» (1965); Рафаил  Төхфәтуллинның «Авылдашым Нәби» (1963), «Йолдызым» (1962); Нурихан  Фәттахның «Артта калган юллар» (1965); Әхсан  Баяновның «Яшьлегемне эзлим» (1967); Вагиф Нуруллинның «Шинельсез солдатлар» (1968), «Күпер чыкканда» (1971), «Аккан су юлын табар» (1979); С. Рәфиковның «Авыл иртәсе» (1966), Гариф Ахуновның «Чикләвек төше» (1971), Б. Камаловның «Күңел кыңгыраулары» (1971), «Ялыкмаслар» (1972) һ. б. күп кенә әсәрләр шушы агым таләпләренә җавап бирә. Кайберләрендә яшьләрнең күпләп авылдан китүе, хезмәт кешесенең кадере булмау кебек күренешләр милләт язмышы хакындагы уйланулар белән үрелеп китә. Лирик, юмористик башлангыч әсәрләрнең тәэсирлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Соңрак, 1970 еллар ахырына, авыл темасына мөрәҗәгать иткән әсәрләрдә шул заман авылындагы әхлакый проблемалар, кеше психологиясе калку күрсәтелә башлый, тәнкыйди башлангыч көчәя. Моңа мисал итеп, А. Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән...» (1979), «Әтәч менгән читәнгә» (1980); М. Мәһдиевнең «Каз канатлары» (1976), «Исәнме, Кәшфи абзый» (1983); Ә.Баяновның «Тау ягы повесте» (1972) һ. б. күп кенә әсәрләрне китерергә була. Татар әдәбияты крестьян реализмы чикләрен уза.

 

 

 

 


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: