Витер намазы

Витер намазының төп вакыты төннең соңгы сәгатьләре булганлыктан мөселманнарга җиңеллек булсын өчен, ястү намазының артыннан кылырга да рөхсәт ителә.

а) җәмәгать белән кылганда:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةُ الْوِتْرِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәль-витри мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен витер намазын кылырга, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) ялгыз гына кылганда:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةُ الْوِتْرِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәль-витри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен витер намазын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына.)

14. Җомга намазы әүвәлге сөннәте.

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْجُمْعَةِ الْأُولَى أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-җүмгатил-үүлә әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен җомга намазының сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).

15. Җомга намазының фарызы.

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ الْجُمْعَةِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрдал-җүмгати мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен җомга намазын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

16. Җомга намазының соңгы сөннәте.

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْجُمْعَةِ الْأَخِرَةِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-җүмгатил-әәхыйрати әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен җомга намазының соң сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).

17. Бәйрәм (гает) намазлары.

а) Рамазан бәйрәме:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ عَيْدِ الْفِطْرِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтә гыйдил-фитъри мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан бәйрәме намазын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) Корбан бәйрәме:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ عَيْدِِ الْأَضْحَى مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтә гыйдил-әдхаа мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен Корбан бәйрәме намазын кылырга, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым шушы имамга).

18. Тәравих намазы.

а) җәмәгать белән кылганда:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ التَّرَاوِيحِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәт-тәраавиихи мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен тәравих намазын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым шушы имамга).

б) ялгыз гына кылганда:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ التَّرَاوِيحِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйту ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәт-тәраавиихи әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы ечен тәравих намазын кылырга, юнәлдем кыйбла тарафына).

III. Намаз уку рәвеше, намаздагы сүрәләр һәм догалар

Намаз укырга теләгән кеше, югарыда әйтелгәнчә, тәһарәт алганнан соң нинди намаз укыячагы турында ният итәр яки ул турыда эченнән генә уйлар. Кулларын, учлары белән кыйблага каратып, колак турысына кадәр күтәрер (хатыннар күкрәк турысына кадәр), "Әллааһү әкбәр" дип, кулларын кендегенең астында баглар. Уң кулның кырый бармаклары сул беләзекне тотар. Хатыннар кулларын күкрәкләре өстенә куярлар. Беренче тәкбир әйтү белән намазга керешелгән, ягъни намаз башланган булыр. Аңа "Ифтитах тәкбире" диләр.

Җәмәгать белән дә, ялгыз гына кылынса да, намазга баскан кеше "Бисмилләһ"не әйтүдән элек ошбу доганы укыр:

سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ وَتَبَارَكَ اسْمُكَ وَتَعَالَى جَدُّكَ (وَجَلَّ ثَنَائِكَ) وَلاَ إِلَهَ غَيْرُكَ

"Сүбхәәнәкәллааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәсмүкә, вә тәгааләә җәддүкә вә ләә иләәһә гайрукь. "

(Аллаһым! Сине тәсбих итәм, Сине мактыйм, Синең исемең бик мөбарәк, даның олугтыр. Синнән башка илаһ юк.)

Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазларында һәрвакыт бу доганы гына укымаган. Ул укыган башка догалар белән дә таныштырып үтәчәкбез.

Тик монда шуны әйтергә кирәк, намазны җәмәгать белән кылганда "Сүбхәәнәкә"дән озын дога укылмас.

Имам озын догалар укыса, аңа ияргән халыкны көттергән булыр.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) "Ифтитах тәкбире" белән "Фатиха" сүрәсе арасында укыган кайбер догалар түбәндәгеләр.

Әбү Һөрәйрә (р.г.) шулай аңлата: Рәсүлүллаһ (с.г.в.) "Ифтитах тәкбире" белән кыйраәт арасында бераз тынып тора иде. Бер көн аңа:

— Әй, Аллаһының илчесе! Атам-анам сиңа фида булсын, тәкбир белән кыйраәт арасындагы тыныч торуың ни өчен? Анда нәрсә укыйсың? — дидем. Ул:

اَللَّهُمَّ بَاعِدْ بَيْنِي وَبَيْنَ خَطَايَايَ كَمَا بَاعَدْتَ بَيْنَ الْمَشْرِقِ وَالْمَغْرِبِ ،

اَللَّهُمَّ نَقِّنِي مِنَ الْخَطَايَايَ كَمَا يُنَقِّى الثَّوْبُ الْأَبْيَضُ مِنَ الدَّنَسِ ،

اَللَّهُمَّ اغْسِلْنِي مِنْ خَطَايَايَ بِالثَّلْجِ وَالْمَاءِ وَالْبَرْدِ

"Әллааһүммә бәәгыйд бәйнии вә бәйнә хатаайәәйә кәмәә бәәгаттә бәйнәл-мәшрикйы вәл-мәгъриби. Әллааһүммә нәккыйнии минәл-хатаайәәйә кәмәә йүнәккыйс-сәүбүл-әбйәду минәд-дәнәси, Әллааһүммәгъсилнии мин хатаайәәйә бис-сәлҗи вәл-мәә-и вәл-бәрди".

(Аллаһым! Мине гөнаһларымнан көнбатыш белән көнчыгыш арасы кадәр ерак тот. Аллаһым! Ап-ак комач кердән пакьләнгән кебек, мине дә гөнаһлардан шулай пакьлә. Аллаһым! Кылган гөнаһларымны да су белән, кар, боз белән пакь итеп ю.)

Әбү Сәгыйд әл-Худри (р.г.) ның риваять итүе буенча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) "Сүбхәәнәкә"дән соң

اَللهُ أَكْبَرْ كَبِيرًا

"Әллааһү әкбәр кәбиира" ("Аллаһ һәр нәрсәдән бөектер") диде һәм:

أَعُوذُ بِاللهِ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ مِنْ هَمْزِهِ وَنَفْخِهِ وَنَفْثِهِ

"Әгуузү билләһис-сәмиигыйль-галиими минәш-шәйтаанир-раҗиими мин һәмзиһии вә нәфхыйһии вә нәфсиһии".

(Таш белән куылган шайтаннан, аның пышылдавыннан, төкерүеннән һәм тешләвеннән ишетүче һәм белүче Аллаһыга сыенам) догасын укый иде.

Җүбәйр бине Мүтгыймнең (р.г.) риваятеннән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өч мәртәбә:

اَللهُ أَكْبَرُ كَبِيرًا وَالْحَمْدُ لِلَّهِ كَثِيرًا وَسُبْحَانَ اللهِ بُكْرَةً وَأَصِيلاً

"Әллааһү әкбәру кәбииран вәл-хәмдү лилләәһи хәмдән кәсииран вә сүбхәәнәллааһи бүкратән вә әсыиләә".

(Аллаһ һәр нәрсәдән бөек. Аңа күп мактау булсын. Иртә-кич Аллаһыны тәсбих итәм, олылыйм) дигәч, югарыда китерелгән "Истигазә" догасы ("Әгузе") укыла.

Кабатлап әйтәбез ки, бу догаларны җәмәгать белән кылганда имам да, җәмәгать тә укымас.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Сез берегез имам булсагыз, намазны озакка сузмагыз",— дип искәрткән һәм җәмәгать арасында авырулар, зәгыйфьләр, балалар булуын һәм аларның озын намазга катнаша алмауларын исләренә төшергән.

Мондый догадан соң Аллаһыга ул Үзе Пәйгамбәребезгә өйрәткән "Фатиха" догасы белән ялварсак, догабыз кабул булыр дип өмет итәбез.

Мондый "Ифтитах" догаларының берсен укыгач:

أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

"Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим."

(Таш белән куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам, Рахмән вә Рахим булган Аллаһ исеме белән (башлыйм) дип, "Фатиха" сүрәсе укыла.

Намазларда "Фатиха" сүрәсен уку вәҗеп. "Фатиха" сүрәсе укылмаган намаз төгәл булмый.

Намаз җәмәгать белән укылганда "Сүбхәәнәкә"дән соң "Фатиха" һәм башка сүрәне бары тик имам гына укый, җәмәгать тын гына көтеп тора.

Намаз ялгыз гына укылганда исә, "Фатиха"дан соң намаз сүрәләреннән берсе яисә озын аять эчтән укыла, кыска өч аять укырга да мөмкин. "Намаз сүрәләре" исеме бирелгән бу сүрәләр түбәндәгеләр:

1. "Фатиха" сүрәсе:

بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ. الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ. الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ.

مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ. إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ. اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ.

صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ.

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".

(Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ өчен барча мактау хастыр. Ул Мәрхәмәтле, Рәхимле. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, Үзең нигъмәтләндергәннәрнең юлына күндер. Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел).

2. "Фил" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. أَلَمْ تَرَى كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصْحَابِ الْفِيلِ.

أَلَمْ يَجْعَلْ كَيْدَهُمْ فِي تَضْلِيلٍ. وَأَرْسَلَ عَلَيْهِمْ طَيْرًا أَبَابِيلَ. تَرْمِيْهِمْ

بِحِجَارَةٍ مِنْ سِجِّيلٍ فَجَعَلَهُمْ كَعَصْفٍ مَأْكُولٍ

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әләм тәра кәйфә фәгалә раббүкә би әсхәәбил-фиил. Әләм йәҗегаль кәйдәһүм фии тәдълиил. Вә әръсәлә галәйһим тайран әбәәбиил. Тәръмииһим бихиҗәәратим миң сиҗҗиил. Фәҗәгаләһүм кәгасфим мәэкүүл."

(Син күрмәдеңме, Раббың фил хуҗалары белән ни эшләгәнне? Ул аларның хәйләләрен адашуга әверелдерде. Ул аларга кошларны төркемнәре белән җибәрде. Ул кошлар аларга кайнар ташлар яудырдылар. Шул заман Аллаһы Тәгалә аларны орлыклары ашалып беткән иген кыры кебек итте).

3. "Курайиш" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. لِإِيلاَفِ قُرَيْشٍ. إِيلاَفِهِمْ رِحْلَةَ الشِّتَاءِ وَالصَّيْفِ.

فَلْيَعْبُدُوا رَبَّ هَذَا الْبَيْتِ. اَلَّذِي أَطْعَمَهُمْ مِنْ جُوعٍ وَأَمَنَهُمْ مِنْ خَوْفٍ

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Ли ииләәфи курайииш. Ииләәфиһим рихләтәш-шитәә-и вәс-сайииф. Фәлйәгъбүдүү раббә һәәзәл-бәйиит. Әлләзии әтъгамәһүм миң җүүгыйүв-вә әәмәнәһүм мин хаүүүф."

(Корәешләрнең берләшүе өчен кышын-җәен аларның юлчылыкта берләшүе. Алар бу йортның Раббысына коллык итсеннәр. Аллаһы Тәгалә, аларны ачлыктан коткарып, һәртөрле куркынычтан саклап калган).

4. "Мәгун" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. أَرَأَيْتَ الَّذِي يُكَذِّبُ بِالدِّينِ. فَذَالِكَ الَّذِي

يَدُعُّ الْيَتِيمَ. وَلاَ يَحُضُّ عَلَى طَعَامِ الْمِسْكِينَ. فَوَيْلٌ لِلْمُصَلِّينَ. اَلَّذِينَ

هُمْ عَنْ صَلاَتِهِمْ سَاهُونَ. اَلَّذِينَ هُمْ يَرَآؤُنَ. وَيَمْنَعُونَ الْمَاعُونَ.

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әраәйтәлләзии йүкәззибү бид-диин. Фәзәәликәлләзии йәдүггуль-йәтиим. Вә ләә йәхуддуу галәә тагаамил-мискиин. Фәвәйлүл-лилмүсаллиин. Әлләзиинә һүм гаң саләәтиһим сәәһүүн. Әлләзиинә һүм йураауун. Вә йәмнәгуунәл-мәәгуун".

(Күрдеңме син динне ялган дип хисаплаучыны? Улдыр ятимне үзеннән читкә куган. Ярлыны туен­дыруны хупламаган. Олуг газаптыр намазларын гафиллек белән укыганнарга, һәм дә рия белән укучыларга).

5. "Кәүсәр" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. إَنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ.

فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ. إِنَّ شَانِئُكَ هُوَ الْأَبْتَرُ

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Иннәә әгътайнәәкәл-кәүсәр. Фәссали ли раббикә вәнхәр. Иннә шәәниәкә һүәл-әбетәр".

(Әлбәттә, Без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек. Син намаз укы, Раббың өчен корбан чал. Әлбәттә, сине хурлаучы — ул үзен юк итә).

6. "Кәфирун" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. قُلْ يَا أَيُّهَا الْكَافِرُونَ. لاَ أَعْبُدُ ماَ تَعْبُدُونَ.

وَلاَ أَنْتُمْ عَابِدُونَ مَا أَعْبُدُ. وَلاَ أَنَا عَابْدٌ مَا عَبَدْتُمْ. وَلاَ أَنْتُمْ عَابِدُونَ

مَا أَعْبُدُ. لَكُمْ دِينُكُمْ وَلِيَ دِينِ.

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль йәә әййүһәәл-кәәфируун. Ләә әгъбүдү мәә тәгъбүдүүн. Вә ләә әңтүм гаабидүүнә мәә әгъбүде. Вә ләә әнә гаабидүм мәә габәдтүм. Вә ләә әңтүм гаабидүүнә мәә әгъбүде. Ләкүм диинүкүм вә лийә диин".

(Әй, кяферләр, мин сез коллык кылган затка коллык итәчәк түгелмен. Сез дә мин гыйбадәт кылганга гыйбадәт кылачак түгелсез. Мин дә сезнең табынганыгызга һичбер заман табыначак түгелмен. Ә сез мин коллык иткән затка табынмыйсыз. Сезнең өчен — үз динегез, минем өчен — үз динем).

7. "Наср" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. إِذَا جَاءَ نَصْرُ اللهِ وَالْفَتْحُ. وَرَأَيْتَ النَّاسَ

يَدْخُلُونَ فِي دِينِ اللهِ أَفْوَاجًا. فَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ وَاسْتَغْفِرْهُ. إِنَّهُ كَانَ تَوَّابًا.

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Изәә җәә-ә нәсруллааһи вәл-фәтх. Вә раәйтән-нәәсә йәдехулүүнә фии диинилләәһи әфүәәҗәә. Фәсәббих бихәмди раббикә вәстәгъфирһ. Иннәһүү кәәнә тәүүәәбәә."

(Аллаһының ярдәме белән җиңү килгәндә һәм син күрдең ничек кешеләр, күмәкләшеп, Ал­лаһының диненә керәләр. Үзеңнең Раббыңны мактап тәсбих ит, Аннан гафу сора, һичшиксез, Аллаһ тәүбәләрне күпләп кабул итәчәк).

Бу сүрә иңгәннән сон, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһыга күп-күп хәмде-сәнә (мактау) әйтеп:

سُبْحَانَ اللهِ وَبِحَمْدِهِ اسْتَغْفِرُ اللهَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ

"Сүбхәәнәллааһи вә бихәмдиһии әстәгъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи" — дияр иде.

8. "Мәсәд" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. تَبَّتْ يَدَا أَبِي لَهَبٍ وَتَبًّ.

مَا أَغْنَى عَنْهُ مَالُهُ وَمَا كَسَبَ. سَيَصْلَى ناَرًا ذَاتَ لَهَبٍ.

وَامْرَآتُهُ حَمَّا لَةَ الْحَطَبِ. فِي جِيدِهَا حَبْلٌ مِنْ مَسَدٍ.

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Тәббәт йәдәә әбии ләһәбиүв-вә тәббе. Мәә әгънәә ганһү мәәлүһүү вә мәә кәсәбе. Сәйасъләә нәәраң зәәтә ләһәбе. Вәмраәәтүһүү хәммәәләтәл-хәтаб. Фии җиидиһәә хәбелүм мим-мәсәд".

(Әбү Ләһәбнең ике кулы корсын. Үзе дә корсын. Аңа малы да, җыйган мөлкәте дә файда бирмәде. Ул янган утка керәчәк. Хатыны да, муенына хөрмә агачының җепселләрен аскан хәлдә, утыннарын янган утка ташыячак).

9. "Ихлас" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ. اَللهُ

الصَمَد. لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ. وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ.

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде".

(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мох­таҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

10. "Фәләкъ" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ. مِنْ شَرِّ

مَا خَلَقِ. وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ. وَمِنْ شَرِّ النَّفَاثَاتِ

فِي الْعُقَادِ. وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ.

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде".

(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге ка­раңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

11. "Нәс" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم. قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ.

مَالِكِ النَّاسِ. إِلَهِ النَّاسِ. مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ.

اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ. مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ.

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".

(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

Бу сүрәләрнең берсен укыганнан соң

اَللهُ أَكْبَرُ

"Әллааһү әкбәр" дип рөкүгъкә кителер.

Рөкүгъ: Рөкүгъдә баш, бил һәм арка туры булырга тиеш һәм өч мәртәбә:

سُبْحَانَ رَبِّيَ الْعَظِيمُ

"Сүбхәәнә раббийәл-газыим" (Бөек Раббымны тәсбих итәмен) диелер.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) рөкүгъдә дә төрле догалар укыган. Бу догаларның кайберләрен китереп узабыз.

Гайшә анабызның (р.г.) әйтүенчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) рөкүгъдә шундый дога кылган:

سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ رَبَّنَا وَبِحَمْدِكَ ، اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي

"Сүбхәәнәкәллааһүммә раббәнәә вә бихәмдикә, Әллаһүммәгъфирлии".

(Аллаһым! Сине тәсбих итәм. Раббыбыз! Мактау Сиңадыр. Аллаһым! Мине гафу ит.) (Бохари, 6/93)

Хәзрәти Галинең (р.г.) риваять итүенә караган­да, Пәйгамбәребез (с.г.в.) рөкүгъдә мондый доганы да укыган.

اَللَّهُمَّ لَكَ رَكَعْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَلَكَ أَسْلَمْتُ خَشَعَ

لَكَ سَمْعِي وَبَصْرِي وَمُخِّي وَعَظْمِي وَعَصَبِي

"Әллааһүммә ләкә ракәгътү вә бикә әәмәнтү вә ләкә әсләмтү хашәга ләкә сәмгый вә басрии вә мүххыйи вә газмии вә гасабии".

(Аллаһым! Синең каршыңда иелдем. Сиңа инандым, Сиңа тәслим булдым. Колакларым, күзләрем, мием, сөякләрем һәм тамырларым, иелеп, Сиңа бирелделәр. Бөтен барлыгым белән Синең алдыңда иеләмен, Аллаһым!)

Гайшә анабыздан (р.г.) риваять ителгән башка бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) рөкүгъдә түбәндәге доганы укый торган булган:

سُبُّوحٌ قٌدُّوسٌ رَبّنَا وَرَبُّ الْمَلاَئِِكَةِ وَالرُّوحِ

"Сүббүүхүн куддүүсүн раббүнәә вә раббүль-мәләә-икәти вәр-руух".

(Аллаһ күп тәсбих ителгән. Ул начарлыклардан ерак һәм пакьтер. Безнең вә фәрештәләрнең Раббысыдыр.)

Моннан соң:

سَمِعَ اللهُ لِمَنْ حَمِدَهُ

"Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ".

(Аллаһ Үзен хәмед иткәнне, мактаганны ишетә), дип тураелыр. Тураюга:

رَبَّنَا لَكَ الْحَمْدُ

"Раббәнәә ләкәл-хәмде".

(Әй, Раббыбыз! Мактау Сиңа хастыр) дип әйтелер. Җәмәгать белән кылганда җәмәгать бары тик шул соңгы җөмләне генә әйтер.

Рифага бине Харис (р.г.) шулай аңлата: "Бер көн Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) артында намаз кыла идек, ул рөкүгъдән башын күтәргәндә: "Сәмигаллааһү лимән хәмидәһ",— диде. Җәмәгать арасыннан берсе:

رَبَّنَا وَلَكَ الْحَمْدُ حَمْدًا كَثِيرًا طَيِّبًا مُبَارَكًا فِيهِ

"Раббәнәә вә ләкәл-хәмдү хәмдән кәсииран таййибән мүбәәракән фииһ".

(Раббыбыз! Мактау Сиңадыр. Сиңа бик күп мактау булсын, күп һәм мөбарәк мактау белән), — диде.

Пәйгамбәр (с.г.в.) намазны бетерүгә:

— Баягы сүзләрне кем әйтте?— дип сорады. Ул кеше:

— Әй, Аллаһының Илчесе! Ул мин идем,— диде. Пәй-гамбәр (с.г.в.) бу сүзләргә:

— Валлаһи утыздан артык фәрештә күрдем ки, "Әйдәгез, бу сүзне иң беренче кем язып Аллаһым каршына чыгарыр" дип ярыштылар, — диде.

"Әллаһу әкбәр" дип, сәҗдәгә кителер. Сәҗдәгә барганда башта тезләр, аннан соң куллар җиргә куелыр. Баш, маңгай һәм борын җиргә тиярлек итеп куллар арасына куелыр. Бу вакытта аяклар бер-бе­ренә тиеп торырлар һәм бармаклар баскан килеш тик тотылыр, җирдән аерылмас.

Сәҗдәдә вакытта өч мәртәбә:

سُبْحَانَ رَبِّيَ الْأَعْلَى

"Сүбхәәнә рабийәл-әгъләә"

(Бик олуг Раббымны тәсбих итәмен) дип әйтелә.

Ибне Мәсгудтән риваять ителгән хәдискә кара­ганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кем дә булса рөкүгъдә өч мәртәбә "Сүбхәәнә рабийәл-әгъләә" дисә, намазы бөтен булыр, ләкин бу бик аздыр",— дигән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәҗдә вакытында төрле догалар укыган. Әбү Һөрәйрәдән (р.г.) риваять ителгән хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәҗдәдә ошбу доганы укый торган булган:

اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذَنْبِي كُلَّهُ ، دِقَّهُ وَجِلَّهُ ، وَأَوَّلُهُ وَآَخِرُهُ ، وَعَلاَنِيَّتَهُ وَسِرَّهُ

"Әллааһүммәгъфирлии зәнбии күлләһүү, диккаһүү вә җилләһүү вә әввәләһүү вә әәхыйраһүү вә галәәниййәтәһүү вә сирраһүү".

(Аллаһым! Гөнаһларымның һәммәсен: кече­сен, зурысын, әүвәлгесен, ахыргысын, ачыгын, яшерен булганнарын — барчасын да гафу әйлә! Аллаһым!)

Гайшә анабызның (р.г.) риваять итүе буенча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәҗдәдә шундый дога да кылган:

سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ رَبَّنَا وَبِحَمْدِكَ اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي

"Сүбхәәнәкәллааһүммә раббәнәә вә бихәмдикә Әллааһүммәгъфирлии".

(Аллаһым! Сине тәсбих итәмен! Әй, Раббыбыз! Сине Синең мактавың белән мактыйбыз. Әй, Аллаһым! Мине мәгъфирәт әйлә (гафу ит).

Гайшә анабыздан (р.г.) килгән икенче бер риваятьтә болай диелә: "Аллаһының Рәсүле вафатыннан элек:

سُبْحَانَكَ وَبِحَمْدِكَ اَسْتَغْفِرُكَ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ

"Сүбхәәнәкә вә бихәмдикә әстәгъфирукә вә әтүүбү иләйкә".

(Аллаһым! Сине Синең мактавың белән тәсбих итәмен. Синнән мәгъфирәт телим. Сиңа тәүбә итәмен) догасын күп кабатлаган. Үзеннән:

— Әй, Аллаһының Илчесе! Соңгы вакытларда сөйләгән бу сүзләрең нидер? — дип соравыма:

— Өммәтем хакында миңа бер ишарәт бирелде. Ул ишарәтне күргәндә бу сүзләрне әйттем, ул ишарәтне инде күрдем, — диде һәм "Наср" сүрәсен ахырына кадәр укыды"

Билгеле булганча, бу сүрә Мәккәне яулап алган көннәрдә иңгән һәм Аллаһ Илчесе вазифасының ахырына җитүен аңлаган.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) төнге намазында сәҗдәдә укыган башка бер доганы бу юлы да Гайшә анабыздан (р.г.) тыңлап узыйк:

سَجَدَ وَجْهِي لِلَّذِي خَلَقَهُ وَشَقَّ سَمْعَهُ وَبَصَرَهُ بِحَوْلِهِ وَقُوَّتِهِ

"Сәҗәдә вәҗһии лилләзии халәкаһүү вә шәкка сәмгаһүү вә бәсараһүү бихәүлиһии вә куувәтиһии".

(Минем йөзем Ул Аллаһыга сәҗдә итте ки, Үз көче һәм куәте белән аны яратты һәм лотыф-кәраменнән аңа колак һәм күз бирде)

Тагын, Гайшә анабызның (р.г.) сөйләвенә таянып, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) рөкүгъ һәм сәҗдәдә укыган башка бер догасын да китереп узыйк:

سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ اسْتَغْفِرْكَ وَأَتُوبُ

إِلَيْكَ فَاغْفِرْ لِي فَإِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ

"Сүбхәәнәкәллааһүммә вә бихәмдикә әстәгъфирукә вә әтүүбү иләйкә фәгьфирлии фә иннәкә әнтәт-тәүүәәбе".

(Аллаһым! Сине тәсбих итәмен. Сине мактавың белән олылыйм. Синнән гафу тел


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow