Базар догасы

Сату-алу иткәндә шушы рәвештә дога кылырга мөмкин.

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ, وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ, اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَنْ تَشَآءُ وَتَنْزِعُ الْمُلْكَ مِمَّنْ تَشَآءُ وَتُعِزُّ مَنْ تَشَآءُ وَتُذِلُّ مَنْ تَشَآءُ بِيَدِكَ الْخَيْرُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ. تُولِجُ اللَّيْلَ فِي النَّهَارِ وَتُولِجُ النَّهَارَ فِي اللَّيْلِ وَتُخْرِجُ الْحَيَّ مِنَ الْمَيِّتِ وَتُخْرِجُ الْمَيِّتَ مِنَ الْحَيِّ وَتَرْزُقُ مَنْ تَشَآءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ. اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ خَيْرَ هَذِهِ السُّوقِ وَخَيْرَ مَا فِيهَا وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهَا وَشَرِّ مَا فِيهَا, اللَّهُمَّ إِنِّى أَعُوذُ بِكَ أَنْ أُصِيبَ فِيهَا يَمِينًا فَاجِرَةً أَوْ صَفْقَةً خَاسِرَةً

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин.Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Әллааһүммә мәәликәл-мүлки түэтил-мүлкәә мәң тәшәәә-ү вә тәңзигуль-мүлкә миммәң тәшәәә-ү. Вә түгыйззү мәң тәшәәә-ү вә түзиллү мәң тәшәәә-ү бийәдикәл-хайру иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир. Түүлиҗүлләйлә финнәһәәри вә түүлиҗүннәһәәра филләйли вә түхъриҗүл-хәййә минәл-мәййити вә түхъриҗүл-мәййитә минәл-хәййи вә тәрзүку мәң тәшәәә-ү бигайри хисәәбе". Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайра һәәзиһис-сүүкый вә хайра мәә фииһәә вә әгуузү бикә мин шәрри мәә фииһәә. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә ән үсыйибә фииһәә йәмиинән фәәҗиратән әү сафкатән хаасираһ".

Гарәпчә догадан соң бу доганы татар телендә түбәндәгечә кылырга мөмкин:

"Әй, җирне һәм күкләрне яраткан Аллаһым! Гаиләбезнең ризыгын табу өчен безгә саулык һәм иминлек бирдең, базар эшен насыйп иттең. Биргән саулыгыңа, нигъмәтләреңә меңнәрчә шөкерләр булсын.

Без сөекле Пәйгамбәреңнең: "Дөрес сатучы кыямәт көнне пәйгамбәрләр, ситдыйклар һәм шәһитләр белән бергә булыр," — дигән сөенеч хәбәр биргән кешеләр белән бергә булырга телибез, безгә ярдәм ит, йә Рабби! Бу сүзгә ышанган һәм шул сүз буенча яшәгәннәрдән булу өчен безгә гайрәт һәм куәт бир.

Аллаһым! Пәйгамбәребез: "Безне алдаган — бездән түгелдер", — дип боерган. Кардәшләребезне алдауны безгә насыйп итмә. Аллаһым! Без хәләл һәм изге ризыклар артыннан йөрибез, безнең эшебезгә хәрамны катнаштырма, йә Рабби! Нәфесебезгә иярүне безгә насыйп итмә! Сәүдә өйләребездә, базарыбызда дөреслек хөкем итсен. Аз казансак Син аны бәрәкәтле кыл. Исрафтан, начар юлдан, әхлаксызлыктан, ялкаулыктан Сиңа сыенабыз. Эшләребезне җиңеләйт, ризы­гыбызны мул ит, хәрамнан ераклаштыр, йә Рабби!

Аллаһым! Барлык эчендә юклыктан, алдаудан һәм алданудан, башкаларның хакын ашаудан Син безне сакла, Безне фәкыйрьлек китергән начар­лыктан саклаган кебек, байлык китергән фетнә һәм начарлыклардан да сакла. Безләрне канәгать кыл, күзе тук, күңеле бай, һәрвакыт хәерле эшләргә ашкынган колларыңнан әйлә, йә Рабби!

Аллаһым, илебезне һәм бөтен ислам дәүләтләрен һәртөрле афәт вә һәлакәттән сакла, ватаныбызда яңгырап торган азан тавышын киметмә. Авыруларга шифа, бурычлыларга бурычларын түләүне насыйп әйлә. Сиңа ачылган кулларны кире кайтарма. Хәләл ризык бир, теләгән колларыңның догасын кабул ит, безне ике дөньяда да кадерле кыл. Балаларыбызны хәрам ризыклар ашамаган хәерле балалардан кыл.

67. Кияү киендергәндә укыла торган дога:

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. رَبَّنَا هَبْ لَنَا مِنْ أَزْوَاجِنَا وَذُرِّيَّاتِنَا قُرَّةَ أَعْيُنٍ وَاجْعَلْنَا لِلْمُتَّقِينَ إِمَامًا. يَابَنِي آدَمَ قَدْ أَنزَلْنَا عَلَيْكُمْ لِبَاسًا يُوَارِي سَوْآتِكُمْ وَرِيشًا وَلِبَاسُ التَّقْوَى ذَلِكَ خَيْرٌ ذَلِكَ مِنْ آيَاتِ اللَّهِ لَعَلَّهُمْ يَذَّكَّرُونَ. اللَّهُمَّ كَسَوْتَهُ هَذَا الثَّوْبَ, فَلَكَ الْحَمْدُ أَسْئَلُكَ مِنْ خَيْرِهِ وَخَيْرَ مَا صُنِعَ لَهُ وَنَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهِ وَشَرِّ مَا صُنِعَ لَهُ

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин.Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Раббәнәә һәб ләнәә мин әзвәәҗинәә вә зүрриййәәтинәә курратә әгъйүниүв-вәҗгальнәә лил-мүттәкыйнәә имәәмәә". "Йәә бәнии әәдәмә каде әңзәлнәә галәйкүм либәәсәй-йүәәри сәү-әәтикүм вә риишәә. Вә либәәсүт-тәкъвәә зәәликә хайир. Зәәликә мин әәйәәтилләәһи ләгалләһүм йәззәккәруун". Әллааһүммә кәсәүтәһүү һәәзәс-сәүбә. Фә ләкәл-хәмдү әс-әлүкә мин хайриһии вә хайра мәә сунига ләһүү вә нәгуузү бикә мин шәрриһии вә шәрри мәә сунига ләһ."

Гарәпчә догадан соң татар телендә түбәндәге доганы укырга мөмкин:

"Аллаһым! Бу егетебезне Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча киендердек. Киеменең гүзәллеге кебек, аңа рухи гүзәллек тә бүләк ит. Аны якыннарына хуш итеп күрсәт, безләргә саулык, иминлек, файдалы гыйлем һәм хәерле балалар, мул ризыклар насыйп ит. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр, бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. "Фатиха".

68. Кияүнең кәләше янына беренче мәртәбә кергәндә укыла торган дога:

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. إِنَّا فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُبِينًا. لِيَغْفِرَ لَكَ اللَّهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِكَ وَمَا تَأَخَّرَ وَيُتِمَّ نِعْمَتَهُ عَلَيْكَ وَيَهْدِيَكَ صِرَاطًا مُسْتَقِيمًا. وَيَنْصُرَكَ اللَّهُ نَصْرًا عَزِيزًا.

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин.Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Лийәгъфира ләкәллааһү мәә тәкаддәмә миң зәмбикә вә мәә тә-әххара вә йүтиммә нигъмәтәһүү галәйкә вә йәһдийәкә сыйраатам-мүстәкыйимәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсран газиизәә".

Моннан соң никах догасын укырга мөмкин.

Гарәпчә догадан соң татарча шушы рәвештә дога кылыныр:

"Аллаһым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләре­безне өйләндердек. Син аларга рәхмәт һәм бәрәкәтеңне ким кылма. Аларга саулык, бәхет, динебезгә, милләтебезгә һәм ватаныбызга хезмәт итәчәк хәерле балалар бүләк ит. Бәла-казалардан, авыру вә афәтләрдән сакла, әй, мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган, Аллаһым!"

69. Тәҗдиди иман (иман яңарту) догасы.

Һәрбер мөселман кич белән шул көнне гөнаһ эшләве-эшләмәве, берәр кардәшен алдау-алдамавы турында уйланырга тиеш. Әгәр шундый хәлләр була калса, тизлек белән тәүбә-истигъфар кылырга һәм икенче көнне бу хатаны төзәтергә кирәк.

Ястү намазыннан соң "Әәмәнәр-расүүлү" укылыр. Аның артыннан:

أَسْتَغْفِرُ اللهَ أَسْتَغْفِرُ اللهَ أَسْتَغْفِرُ اللهَ الكَرِيمَ الَّذِى لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيَّ

القَيُّومَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ تَوْبَةَ عَبْدٍ ظَالِمٍ لِنَفْسِهِ لَا يَمْلِكُ لِنَفْسِهِ مَوْتًا وَلَا حَيَاةً

وَلَا نُشُورًا. وَأَسْئَلُهُ التَّوْبَةَ وَالْمَغْفِرَةَ لَنَا إِنَّهُ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ

"Әстәгъфируллааһә әстәгъфируллаһә әстәгъфирул-лааһәл-кәриимәлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүмә вә әтүбү иләйһи тәүбәтә габдин заалимин линәфсиһии ләә йәмликү линәфсиһии мәүтән вә ләә хәйәәтән вә ләә нүшураа. Вә әс-әлүһүт-тәүбәтә вәл-мәгъфиратә ләнәә иннәһүү һүәт-тәввәәбүр-рахиим".

Бу гарәпчә догадан соң, татарча ошбу дога укылыр:

"Аллаһым! Бу яшемә җиткәнчегә кадәр минем кулымнан, телемнән, башка әгъзаларымнан белеп яки белмичә берәр хата эшләү яки баш тарту, яла ягу һәм башка шундый зур һәм кечкенә гөнаһлар эшләгән булсам, мин аларның барчасыннан да тәүбә иттем, тагын эшләмәскә карар бирдем. Гөнаһларымны гафу ит, чөнки Син гөнаһларны Кичерүчесең!

Пәйгамбәрләрнең беренчесе Адәм, соңгысы исә Мөхәммәд галәйһиссәләм. Икесенең ара­сында килеп киткән бөтен пәйгамбәрләргә инандым, иман китердем, барысы да хактыр. Телем белән кабатладым, күңелем белән расладым".

اللَّهُمَّ أَنْتَ رَبِّى لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ خَلَقْتَنِى وَأَنَا عَبْدُكَ وَأَنَا عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا صَنَعْتُ أَبُوءُ لَكَ بِنِعْمَتِكَ عَلَيَّ وَأَبُوءُ بِذَنْبِى فَاغْفِرْ لِى فَإِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ. اللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ أَنْ أُجَدِّدَ إِيمَانِى بِقَوْلِى لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللهِ... اللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ أَنْ أُجَدِّدَ إِيمَانِى بِقَوْلِى لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللهِ, اللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ أَنْ أُجَدِّدَ إِيمَانِى وَنِكَاحِى بِقَوْلِى لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ الْمَلِكُ الْحَقُّ الْمُبِينُ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللهِ الصَادِقُ الْوَعْدِ الْأَمِينُ, آمَنْتُ بِاللهِ وَمَلَآئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَبِالْقَدَرِ خَيْرِهِ وَشَرِّهِ مِنَ اللهِ تَعَالَى وَالْبَعْثُ بَعْدَ الْمَوْتِ حَقٌ أَشْهَدُ أَنْ لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ. وَصَلَّى اللهُ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى سَائِرِ الْأَنْبِيَآءِ وَالْمُرْسَلِينَ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ.

"Әллааһүммә әнтә раббии ләә иләәһә илләә әнтә халәкътәнәи вә әнә габдүкә вә әнә галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү әгуузү бикә мин шәрри мәә санәгатү әбүү-ү ләкә би нигъмәтикә галәййә вә әбүү-ү бизәнби фәгъфир лии фә иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә. Әллааһүммә иннии үриидү ән үҗәддидә иимәәнии би каули ләә иләәһә илләллааһү мүхәммәдүн расүүлүллааһ. Әәмәнтү билләәһи вә мәләә-икәтиһии вә күтүбиһии вә русүлиһии вәл-йәүмил-әәхыйри вә бил-кадәри хайриһии вә шәрриһии минәллааһи тәгааләә вәл-бәгъси бәгъдәл-мәүти хәккун. Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ. Вә салләлааһү галәә сәййидинәә мүхәммәдин вә галәә сәә-ирил-әнбийәә-и вәл-мүрсәлиинә вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин".

(Аллаһым! Раббым — Синсең. Синнән башка илаһ юк. Мине яраттың, мин Синең колың. Көчем җиткән кадәр Сиңа биргән вәгъдә һәм сүземдә торамын. Эшләгәннәремә карата башыма килгән бәлаләрдән Сиңа сыенам, чөнки Синнән башка гөнаһларны гафу итүче юк. Мин "Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәд Аның илчеседер" дигән сүзем белән, иманымны яңартып, куәтләндерергә телим, Аллаһым! Миңа биргән нигъмәтләреңне телем белән дә раслыйм, гөнаһларымны да Сиңа белгертәм, Аллаһым! Мин "Мәлик, Хак һәм ачык хакыйкать булган Аллаһыдан башка илаһ юк; вәгъдәсенә туры һәм ышанычлы булган Мөхәммәд Аның илчеседер" дигән сүзем белән иманымны яңартырга һәм куәтләндерегә телим. Аллаһыга, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә, тәкъдиргә, яхшы һәм яман язмышның Аллаһыдан булуына ышандым. Үлемнән соң терелү хактыр. Аллаһыдан башка илаһ юклыгына, Мөхәммәд Аның колы вә илчесе булуына таныклык итәмен. Аллаһының сәламе вә рәхмәте Мөхәммәдкә, башка нәби һәм рәсүлләрнең барчасына да булсын. Мактау Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга хастыр).

70. Гомуми догалар:

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الثَّبَاتَ فِي الْأَمْرِ وَالْعَزِيمَةَ عَلَى الرُّشْدِ، وَأَسْأَلُكَ شُكْرَنِعْمَتِكَ

وَحُسْنَ عِبَادَتِكَ، وَأَسْأَلُكَ قَلْبًا سَلِيمًا وَلِسَانًا صَادِقًا، وَأَسْأَلُكَ مِنْ خَيْرِ مَا تَعْلَم

وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا تَعْلَمُ وَأَسْتَغْفِرُكَ لِمَا تَعْلَم، إِنَّكَ عَلاَّمُ الْغُيُوب

"Әллааһүммә, иннии әс-әлүкәс-сәбәәтә фил-әмри вәл-гәзии-мәтә гәләр-рушди! Вә әс-әлүкә шүкра нигъмәтикә вә хүснә гибәә-дәтик! Вә әс-әлүкә кальбән сәлиимән в лисәәнән саадикан! Вә әс-әлүкә мин хайри мәә тәгъләм! Вә әгүүзү бикә мин шәрри мәә тәгъләмү вә әстәгъфирукә лимәә тәгъләм. Иннәкә галләәмүл-гуйүүб!"

(Йә Аллаһым! Мине туры юлга күндереп иманымны ныгытсаң иде! Мине Үзеңнең нигъмәтләреңә шөкер итүчеләрдән кыл, Сиңа ихлас гыйбадәт кылучылардан, ихлас, дөреслек илә эш итүчеләрдән кыл! Йөрәгемне сәламәт, телемне дөрес кыл! Синнән Үзеңә мәгълүм булган бөтен яхшылыкларны сорыйм! Һәм Сиңа Үзеңә билгеле булган бөтен явызлыклардан сыгынам, Син Үзең генә белгән гөнаһларымны кичерүеңне сорыйм, чөнки Син – һәр яшерен нәрсәне белүче!)

لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ الْحَلِيمُ الْكَرِيمُ. سُبْحَانَ اللهِ رَبِّ السَّمَوَاتِ السَّبْعِ وَرَبِّ

الْعَرْشِ الْعَظِيمِ. وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ. إِنِّى أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ عِبَادِكَ.

"Ләә иләәһә илләллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббис-сәмәәвәәтис-сәбгый вә раббил-гаршил-газыйим, вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Иннии әгуузү бикә мин шәрри гыйбәәдик".

(Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юк. Җиде күкнең һәм бөек тәхетнең хуҗасы булган Аллаһыны пакьлим. Мактау — галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга. Шөбһәсез, колларыңның начарлыгыннан Сиңа сыенам.)

اللَّهُمَّ أَعِنِّي عَلَى شُكْرِكَ وَ ذِكْرِكَ وَحُسْنِ عِبَادَتِكَ

"Әллааһүммә әгыйннии галәә шүкрикә вә зикрикә вә хүсни гыйбәәдәтик".

اَللَّهُمَّ أَصْلِحْ لِي دِينِي الَّذِي هُوَ عِصْمَةُ أَمْرِي، وَأَصْلِحْ لِي دُنْيَايَ الَّتِي

فِيهَا مَعَاشِي، وَأَصْلِحْ لِي آخِرَتِي الَّتِي فِيهَا مَعَادِي، وَاجْعَلِ الْحَيَاةَ زِيَادَةً

لِي فِي كُلِّ خَيْرٍ، وَاجْعَلِ الْمَوْتَ رَاحَةً لِي مِنْ كُلِّ شَرٍّ

"Әллааһүммә әсълих лии диинии әлләзии һүә гыйсмәтү әмрии, вә әсълих лии дүньяәйә әлләтии фииһәә мәгаашии, вә әсълих лии әәхиратии әлләтии фииһәә мәгаадии, вәҗгалил-хәйәәтә зийәәдәтән лии фии күлли хайрин, вәҗгалил-мәүтә раахәтән лии мин күлли шәрр! "

(Йә Аллаһым! Безне Үзеңнең камил зикерләреңә ирештерсәң иде, динебездә тәртип урнаштырсаң иде. Шушы фани дөньяда бәрәкәт насыйп әйләсәң иде! Ахирәттә дә туры юлыңнан аермасаң иде, барыбыз да анда әйләнеп кайтачакбыз! Тормышыбызда яхшылыкның хөкем сөрүен насыйп итсәң иде безгә! Үлемебез илә бөтен начарлыктан азат ителсәк иде!)

أَعُوذُ بِاللهِ مِنْ جَهْدِ الْبَلاَءِ، وَدَرْكِ الشَّقَاءِ، وَسُوءِ الْقَضَاءِ، وَشَمَاتَةِ الْأَعْدَاءِ

"Әгуузү биләәһи мин җәһдил-бәләә-и, вә дәркиш-шәкаа-и, вә сүү-ил-кадаа-и, вә шәмәәтәтил-әгъдәә-и!"

(Аллаһым! Мине төрле сынау авырлыкларыннан сакла, төзәтә алмаслык афәтләрдән, дошманнарның зәһәрлегеннән сакла, коткар!)


БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

САЛАВАТ-ШӘРИФӘЛӘР

Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават әйтү кыскача "Пәйгамбәребезгә салават вә сәлам булсын" диюдән гыйбарәт.

Коръәни Кәримдә мөэминнәргә түбәндәге аять белән Пәйгамбәребезгә салават әйтер әмер ителгән:

إِنَّ اللَّهَ وَمَلَآئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ.

يَآأَيُّهَا الَّذِينَ ءَامَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا

"Иннәллааһә вә мәләәәә-икәтәһүү йүсаллүүнә галән-нәбийй. Йәә әййүһәлләзиинә әәмәнүү саллүү галәйһи вә сәллимүү тәслиимәә".

(Һичшиксез, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр. Әй, мөэминнәр, сез дә аңа салават әйтегез һәм тулы сәлам белән сәлам бирегез.) ("Әхзәб" сүрәсе, аять 56.)

Бу аяти кәримә шулкадәр аңлаешлы итеп әйтелгәнгә, "биредә аңлатыла икән" дигән сораулар булырга да тиеш түгел. Алай булгач, Пәйгамбәребезгә ничек салават әйтергә кирәк? Сәхабәләр Пәйгамбәребездән бу турыда сорагач, ул болай дип җавап биргән:

اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ كَمَا صَلَّيْتَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ

وَعَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ* وَبَارِكْ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ

مُحَمَّدٍ كَمَا بَارَكْتَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ وَعَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ

"Әллааһүммә салли галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхаммәд. Кәмәә салләйтә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Вә бәәрик галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид".

Күрелгәнчә, болар намаз вакытында "Әт-Тәхиййәт"тән соң укылган догалар. "Әт-Тәхиййәт" догасы да Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) китерелгән салават вә сәламнәрдер. Шулай итеп, бер мөселман Коръәндәге аятькә иярим дип, салават әйтергә теләсә, намаз тышында да "Әт-Тәхиййәт" һәм "Әллааһүммә салли вә бәәрик" догаларын укый ала.

Пәйгамбәребезгә салават китерүнең бик савап­лы булуы аять һәм хәдисләрдән дә билгеле. Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәренә салават китерүе, димәк, безнең кебек салават уку түгелдер. Аның салават китерүе — Пәйгамбәренә аңа рәхмәт һәм бәрәкәтен иңдерүе, аның бөтен гөнаһларын гафу итүе димәктер. Фәрештәләр исә аның өчен истигъфар итәрләр.

Беркөнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләре янына көләч йөз белән килгән. Ул: "Җәбраил (г.с.) миңа килеп:

— "Әй, Мөхәммәд! Өммәтеңнән бер кеше Сиңа бер салават китергәнгә ун салават, бер сәлам китергәнгә ун сәлам китерүемә риза булмассыңмы? Менә шул сәбәптән сөендем", — дигән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) башка бер хәдистә шулай дигән: "Миңа бер салават әйткән өчен, фәрештәләр ун мәртәбә истигъфар итәрләр. Шулай булгач, теләгән кеше салаватын азайтсын, теләгән күбәйтсен."

Бу уңайдан кайбер хәдисләрдә түбәндәгеләр әйтелә:

"Инсаннарның миңа иң якыны, миңа күп салават әйткәнедер."

"Мин искә алынганда миңа салават ки­термәгән кеше — иң саран кешедер."

"Миңа җомга көннәрне күп салават әйтегез."

"Җир йөзендә әйләнеп йөргән фәрештәләр бар, алар өммәтемнең сәламен миңа җиткерерләр".

Югарыда китерелгән аять, хәдисләрдән аңлашылганча, берәр мәҗлестә яки бер җирдә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) исеме телгә алынганда "Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд" дип, аны сәламләргә кирәк. Ләкин вәгазьдә, дини дәрестә, мәсәлән, балаларга Бәдер сугышын аңлатканда, Пәйгамбәребезнең исеме шулкадәр күп телгә алына ки, һәр очракта салават әйтү бик күп вакытны алыр иде. Бу очракларда бер-ике мәртәбә салават китерү белән чикләнергә мөмкин. Дәресне аңлаткан кеше:

"Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи вә сәлләм", — дип кенә әйтеп узса да була.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, һәр мөселман Пәйгамбәребезгә карата булган мәхәббәт хисләрен балаларының күңеленә дә сеңдерергә тиеш. Чөнки Аны сөйгән инсан ике дөньяда да сөелер.

а. Салавате Тәфриҗиййә:

اللَّهُمَّ صَلِّ صَلَاةً كَامِلَةً وَسَلِّمْ سَلَامًا تَآمًّا عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ نِ الَّذِى

تَنْحَلُّ بِهِ الْعُقَدُ وَتَنْفَرِجُ بِهِ الْكُرَبُ وَتُقْضَى بِهِ الْحَوَآئِجُ وَتُنَالُ بِهِ الرَّغَآئِبُ

وَحُسْنُ الْخَوَاتِمِ وَيُسْتَسْقَى الْغَمَامُ بِوَجْهِهِ الْكَرِيمِ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ فِى

كُلِّ لَمْحَةٍ وَنَفَسٍ بِعَدَدِ كُلِّ مَعْلُومٍ لَكَ*

"Әллааһүммә салли саләәтән кәәмиләтән вә сәллим сәләәмән тәәммән галәә сәййидинәә мүхәммәдинилләзии тәнхәллү биһил-гукадү вә тэнфәриҗү биһил-күрабү вә түкъдаа биһил-хәвәә-иҗү вә түнәәлү биһир-рагаа-ибү вә хүснүл-хавәәтими вә йүстәскаль-гамәмү би вәҗһиһил-кәриими вә галәә әәлиһи вә сахбиһии фии күлли ләмхәтин вә нәфәсин би гадәди күлли мәгълүүмин ләк."

(Аллаһым! Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә, аның якыннарына һәм сәхабәләренә, һәрвакыт һәм даими санын без белгән һәм Син белгән нәрсәләр саны кадәр иң өстен һәм камил бер рәвештә салават-сәлам булсын. Ул шундый Пәйгамбәрдер ки, төеннәр аның хәтеренә чишелер, кайгы һәм хәсрәтләр аның сөюе белән югалыр, яңгырлар аның йөз-суы хөрмәтенә явар. Сәлам булсын аңа, сәхабәләренә һәм якыннарына.)

б. Салавате Мүнҗийә:

Бу салаватны имам тарафыннан уку һәм түбәндәгечә җәмәгатькә өйрәтү дөрес булыр.

اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ صَلَوةً تُنْجِينَا بِهَا

مِنْ جَمِيعِ الْأَهْوَالِ وَالْآفَاتِ. وَتَقْضِى لَنَا بِهَا جَمِيعَ الْحَاجَاتِ وَتُطَهِّرُنَا بِهَا

مِنْ جَمِيعِ السَّيِّئَاتِ. وَتَرْفَعُنَا بِهَا أَعْلَى الدَّرَجَاتِ وَتُبَلِّغُنَا بِهَا أَقْصَى الْغَايَاتِ

مِنْ جَمِيعِ الْخَيْرَاتِ فِى الْحَيَاتِ وَبَعْدَ الْمَمَاتِ.

"Әллааһүммә салли галәә сәйиидинә мүхәммәдин вә галәә әәли сәййидинәә мүхәммәд. Саләәтән түнҗиинәә биһәә мин җәмиигыйль-әһвәәли вәл-әәфәәт. Вә тәкъдый ләнәә биһәә җәмигаль-хәәҗәәти вә түтаһһирунәә биһәә мин җәмиигыйс-сәййи-әәт. Вә тәрфәгунәә биһәә әгъләд-дәраҗәәти вә түбәллигунәә биһәә әкъсаль-гаайәәти мин җәмиигыйль-хайраати фил-хәйәәти вә бәгъдәл-мәмәәт."

(Аллаһым! Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага иксез-чиксез салават һәм сәлам булсын. Аллаһым безне һәртөрле бәла-казалардан коткар, бөтен ихтыяҗларыбызны бетереп, безне гөнаһлардан һәм начарлыклардан пакьлә! Безне югары дәрәҗә һәм урыннарга күтәр! Аллаһым! Бу салаватлар һәм бу сәламнәр хөрмәтенә бу дөньяда да һәм үлгәннән соң да у


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: