Сорау Х.Туфаннын фажигале язмышы,ижатынын чорларга буленеше

1940—1956 елларда ул хаксызга төрмәгә утыртылуы, сөргенгә сөрелүе аркасында әдәбияттан аерылып тора.

Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара болытлар куып китерә. Шикләнү һәм шымчылык чоры астан өскә хәтле бөтен илне иңләп алган бер чорда укымышлы акыл ияләрен, беренче чиратта интеллигенция вәкилләрен, шул исәптән әдәбиятчыларны да кулга алулар башлана. Алар арасында X. Туфан да була.

КГБ архивында сакланган 16156 нчы номерлы эшендә, ягъни "Туфан эше" ндә аның "зур җиде гаебе" санап чыгыла.

1 нче гаебе –Туфанның бөтен иҗаты халыкка каршы характерда

булу. Мисал өчен ике әсәре телгә алына. Берсе - "Ант" поэмасы, икенчесе -"Индустрия бизәге" исемле шигыре.

Икенче гаебе - шагыйрьнең "шәхесе шикле" булу. Ул 4 тапкыр фамилиясен үзгәртә (Гөлзизин, Хәзрәтов, Кусинов, Туфан). Туфанга, әнисе исеменнән чыгып Гөлзизин дигән фамилия бирелә. 1905 нче елгы инкыйлабтан соң ул документларын Хәзрәтов дип төзәттерә. Аклар армиясенә алынмау өчен, Хәсән Кусинов дигән казакъ дустының документларыннан файдалана. Казанга күчеп килеп үзенә"Туфан" дигән кушамат ала (кызу канлы булганы өчен аның бабасын "туфан" дип йөрткәннәр, "туфан" сүзенең татар телендә тузан, ут өермәсе дигән мәгънәсе бар).

Өченче гаебе – Колчак кул астындагы территориядә яшәгән.

Дүртенче гаебе - мөһа җирлектә булган шагыйрьләр белән элемтәдә булуы.

Бишенче гаебе - "халык дошманы", троцкист Гомәр Галигә теләктәшлек белдерүе.

Алтынчы гаебе - Туфан яшьләр иҗатын үзләштерә.

Җиденче гаебе - Туфан ике ел буена Кавказ һәм Урта Азия якларында, ягъни "чиккә якынрак зонада" була.

Шулай итеп, нахак уйдырмалар барлыкка килә. Әлеге утырышта язучылардан К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, Ш. Камаллар да катнашып, Туфанга каршы чыгыш ясыйлар.

Инде менә эштән куылган, яшәргә бер тиен акчасы калмаган шагыйрь һәр көн кулга алуларын көтеп яши. Милләтен, халкын яраткан, барлык халыкларның атасы саналган бөек юлбашчы - Сталинны яклап төкерек чәчмәгән кеше буларак, шагыйрьне 1940 нчы елның 19 нчы ноябрендә «советларга каршы милли оешмада катнашкан» дигән нахак гаеп белән кулга алалар. Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 нче елның 7 нче мартында булган суд X. Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 нче мартта, СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.

Төрмә-лагерьларда утырганда да X. Туфан ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма шагыйрьнеңү үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала.

1950 нче елны X. Туфанның лагерь срогы тула. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын фермада, ә җәйләрен көтү көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән ул иҗат эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза. Х.Туфан Казанга 1956 нчы елда гына кайта.

Әдәбиятчылар шагыйрь иҗатын 3 зур чорга бүлеп өйрәнәләр:

20- 30 нчы еллар (1924- 1940) – шигырьләре, поэмалары белән күренекле татар шагыйре булып танылган чоры.

40- 50 нче еллар (1940- 1956) – сәяси гаепләнеп, әдәби процесстан көчләп читләштерерлгән чоры.

60- 70 нче еллар (1956 – 1981) – сәяси тоткынлыктан котылып, иҗатын тулы хокуклы шагыйрҗ булып дәвам иткән чоры

Берече чордагы үзенчәлекләре:

Иҗтимагый тормыштагы, халык күңелендәге яңалыкларга игътибарлы булу, ул яңалыкларны тою.

Игътибар үзәгенә халык язмышын сурәтләүне куя.

Әсәрләренә шигъри фикернең дәвамлы, теземле ачылуы да хас.

Халык авыз иҗатына якынлык хас.

Сурәтләрне, символларны яңарту

Герой-бунтарь характерлы,яна жэмгыять тозуче.

Икенче чордагы үзенчәлеге:

Эвоп дәвереннән (б. э. к VI гасырда яшәгән борынгы грек мәсәлчесе) кулланып килгән, Эвоп теле дип аталган алымга мөрәҗәгать итә. (әйтергә теләгән фикерне ишарәләп, ымлап, яшереп язуны аңлата)

Герой-иреккэ омтыла,кунелендэге мон жан сыкравы янгырый.

Өченче чордагы үзенчәлеге:

Тирән мәгънәле, олы гомумиләштерүләргә хас булган символик сурәтләрне (образларны) куллану - ана йөрәге, ай,

2 Милләт һәм тел язмышы өчен борчыла

8. Сугыш еллары татар драматургиясендә төп тенденцияләр.

Яшәү һәм үлем фәлсәфәсе үзәктә тора. Ул Яшәү – үлем – үлемсезлек формуласы аша бирелә, яшәү ил өчен көрәш, Ватан өчен үлем ил халкы күңелендә мәңге яшәү белән тәңгәлләштерелә... Бу төр фәлсәфә драматургиядә урын ала.

Сугыш чоры драматургиясендә бер пәрдәлек пьесалар язу активлаша. Сугыштагы кешене сурәтләү омтылышы чынбарлыктан ерак торган әсәрләр язылуга китерә (Р.Ишморат «Дошман лагеренда», М.Әмир «Партизан Иван», 1941; Т.Гыйззәт «Төнге сигнал», 1941). Халыкның тылдагы фидакарь хезмәтен үзәккә куеп язылган әсәрләрдә (Р.Ишморат «Кайту», 1942; М.Әмир «Гөлҗамал», «Миңлекамал», 1944) дә сугыш проблематикасы үзәктә тора.

Героика, соклангыч батырлыклар турында сөйләп, көрәшкә рухландыру омтылышы драматургиядә тарихи теманың популярлашуына китерә (Н.Исәнбәт «Җирән чичән белән Карачәч сылу», 1942; М.Гали, Х.Уразиков «Каюм Насыйри», 1944; Н.Исәнбәт «Гөлҗамал», 1944). Ләкин ВКП(б)ның 1944 ел 9 август карары белән татар әдәбиятында һәм сәнгатендә тарихи темаларны яктыртуга киртә куела, сугыш елларында аеруча ныгыган халык авыз иҗаты белән бәйләнешләргә тискәре мөһер сугыла. Бер үк вакытта, сугыш чорын нигездә халыкның ил азатлыгы өчен көрәштәге батырлыгы ноктасыннан күрсәтүнең генә хуплануы, сугыш ачкан күп кенә сәяси, иҗтимагый яраларның әдәбиятка кертелмәве сугыштан соңгы чор сәхнә әдәбиятына да йогынты ясый.

9 НЧЫ СОРАУ. Сугыштан соңгы елларда татар драматургиясе

Сугыштан соңгы елларда татар драматургиясе яңа күтәрелеш кичерә.

Шушы еллар сәхнә әдәбиятына хас төп үзенчәлекләр:

Жанрлар төрлелеге. Сугыштан соңгы елларда тарихи-биографик, тарихи-революцион драма,       фольклористик    либретто   жанрлары активлаша.

 

(Ә.Фәйзи «Пугачев Казанда», Х.Вахит «Гомер сере», Р.Ишморат «Үлмәс җыр» һ.б.). Шулай ук комедия жанрына игътибар көчәя. (Г.Насрый «Кушамат»,

«Яшел эшләпә», Г.Зәйнашева «Көйсез кияү» һ.б.).

Төп темалар буларак сугыш, кыенлыкларны җиңү өчен көрәш, эшчеләр һәм зыялылар тормышы, кеше бәхете һ.б. аерылып чыга.

Шушы еллар поэзиясендәге кебек үк, драматургиядә дә конфликтсызлык теориясе алга чыга. Ясалма конфликтка нигезләнгән әсәрләрнең күпләп язылуы күзгә ташлана.

1950 нче елларның икенче яртысыннан башланган үзгәрешләр сәхнә әдәбиятына да йогынты ясый. Яңарыш, төп геройны сурәтләүдә күзәтелә башлый. Заман героен ничек сурәтләргә дигән сорау алга куелып, шул юлда башланган үзгәрешләр сәнгатьчә камилләшүгә алып килә.

Драматургия төрендә яңарыш, икенчедән, яңа көчләр килү белән бәйләп аңлатыла (А.Гыйләҗев, Ә.Баянов, И.Юзеев, Т.Миңнуллин һ.б.). Әлеге авторлар иҗатында хөкем сөргән тәртипләргә, заманга объектив бәя бирергә омтылыш көчәя (Ш.Хөсәенов “Әни килде”, А.Гыйләҗев “Көзге ачы җилләрдә”, И.Юзеев “Янар чәчәк” һ.б.

Интеллектуаль драматургия аналитик фикерләү, иҗтимагый- фәлсәфи уйланулар, кешенең җәмгыятькә каршы тора алу мөмкинлекләре мәсьәләләре аша җәмгыятькә бәя бирергә омтыла. Әлеге омтылышлар, әдәби тәнкыйть фикеренчә, геройның эчке дөньясын ачып бирүдә психологизмның көчәюенә китерә.

1950-60 нчы еллар чигендә драматургия синтезлыкка омтыла. 60 нчы елларда ул, иң беренче чиратта, жанрлар синтезында чагылыш таба. Комедия һәм драма жанрларына хас сыйфатларны бер бәйләмгә туплаган әсәрләр мәйданга чыга (Т.Миңнуллин “Нигез ташлары”, Ю.Әминев “Уҗым бозавы”, “Сатучылар” һ.б.).

10нчы сорау. Бөек ватан сугышы чоры татар прозасы. Сугыш вакыйгасы белән бәйле тематика кысаларында яшәү/үлем бинар оппозициянең төрле модификацияләренең үзенчәлекле гәүдәләнеше.

Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты сугыш вакыйгасы куйган таләпләргә җавап бирә. Бу елларда татар прозасы ике юнәлештә үсә.

Беренче – әйдәп баручы юнәлешне 1917 елдан соң сәяси тормыштагы үзгәрешләр һәм иҗтимагый вазифаларның эчтәлеге яңаруы нәтиҗәсендә яшәп килүче идеология шартлары әзерли. әлеге вәзгыять кешене иҗтимагый тормышта һәм көнкүрештә тасвирлауны алга ала, үзара дуслык һәм ышанычка корылган мөнәсәбәтләр тәрбияләү бурычын куя. ХХ йөз башы татар әдәбиятындагы халык азатлыгы, милли үсеш идеяләре, шулай ук мәхәббәт, социалистик җәмгыять үсешендә таяныч булырлык идеяләр алга сугарылуы мәгълүм. Пролетариат сыйныфының “социологик” идеалы калка, Нигъмәтуллина әлеге күренешне мәдәниятнең семантик-синтаксик төренең өстенлек алуы белән нигезли.

ХХ гасыр башындагы идеалларны социалистик җәмгыять төзүче бөеклек, гаделлек, олылык символы буларак күтәрелгән Ленин, Сталин образлары алыштыра.

Яңа тормышны социалистик идеяләргә нигезләнеп төзү мәсьәләсен үзәккә куйган әсәрләр языла – соцреализм агымы формалаша (1917–1932). Татар әдәбиятында ул – коммунизмның җиңәчәгенә чиксез ышаныч, оптимизм белән сугарылган әдәби агым.

Сугыш елларында барлык язучылар да публицистикага мөрәҗәгать итә. Публицистика аеруча проза жанрларына йогынты ясый, аларга үтеп керә. Жанр элементларының үзара тыгыз аралашуы кече жанрлар – хикәя белән очерк арасында чикләр җуела бара. Хикәядә публицистик пафосның көчәеп китүе, очеркның төзек композициягә корылуы – моның ачык мисалы.

1941-1945 еллар аралыгында язылган хикәяләрдә хронотоп төгәл билгеләнә: вакыйгалар сугыш вакытында взвод, рота, госпиталь, авыл, камалышта калган торак пунктта, елга тирәсендә һ.б. бара.Мәсәлән, М.Әмирнең «Сыерчык» нәсере (1943)(авыл образы хикәяләүченең 41 сыерчык белән сөйләшүе кебек бирелгән әкияти катламда сыерчык теле белән сурәтләнә), Ә.Еникинең «Бала» хикәясендә (1941)(җыелма образ – бала портреты ярату, үз итү тойгысы уята), И.Газинең истәлек формасына тартымрак «Малай белән эт» хикәясендә малайның тойгы портретына милли төсмер өстәлә, «Ана» (1942) хикәясендә зәңгәр күзле газиз улын югалткан ананың партизаннарга ярдәм итүе тасвирлана, Ф.Хөснинең «Түбән оч» хикәясендә (1943) киң сакаллы, калын кашлы, зур гәүдәле, мәһабәт бер карт улына бирелгән җәзаны ишетүгә юк була. Ф.Хөснинең «Солдат хикәясе»ндә (1942) полковникның үлеме фаҗигасе тасвирлана.

30 нчы еллардан башлап прозаны торгынлыкка китергән соцреализмдагы метажанр, стиль доминантасы буларак фольклор формаларын алга кую – сугыш чоры прозасының бер ягы буларак тамгалана.

Икенче юнәлеш ХХ гасыр башы татар фәлсәфи прозасында милләт мәсьәләсенә игътибар иткән күпмәгънәле, күпкатламлы текстларның сугыш чорында әдәби иҗат эшенә аңлы рәвештә алынган яшь язучыларга йогынтысы нәтиҗәсендә калыплаша. Бу юнәлеш Әмирхан Еники исеме белән бәйле. Әдип иҗатында “гомумкешелек – милләт – шәхес” чылбыры алга куела. Яшәеш фәлсәфәсен күрсәтүче хикәяләрдә үлем, өметләр өзелү, яшәүнең мәгънәсен җую хакында сүз барганда автор бер төркем символларга мөрәҗәгать итә.

10 нчы сорау. Бөек ватан сугышы чоры татар прозасы. Сугыш вакыйгасы белән бәйле тематика кысаларында яшәү/үлем бинар оппозициянең төрле модификацияләренең үзенчәлекле гәүдәләнеше.

Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты сугыш вакыйгасы куйган таләпләргә җавап бирә. Бу елларда татар прозасы ике юнәлештә үсә.

Беренче – әйдәп баручы юнәлешне 1917 елдан соң сәяси тормыштагы үзгәрешләр һәм иҗтимагый вазифаларның эчтәлеге яңаруы нәтиҗәсендә яшәп килүче идеология шартлары әзерли. әлеге вәзгыять кешене иҗтимагый тормышта һәм көнкүрештә тасвирлауны алга ала, үзара дуслык һәм ышанычка корылган мөнәсәбәтләр тәрбияләү бурычын куя. ХХ йөз башы татар әдәбиятындагы халык азатлыгы, милли үсеш идеяләре, шулай ук мәхәббәт, социалистик җәмгыять үсешендә таяныч булырлык идеяләр алга сугарылуы мәгълүм. Пролетариат сыйныфының “социологик” идеалы калка, Нигъмәтуллина әлеге күренешне мәдәниятнең семантик-синтаксик төренең өстенлек алуы белән нигезли.

ХХ гасыр башындагы идеалларны социалистик җәмгыять төзүче бөеклек, гаделлек, олылык символы буларак күтәрелгән Ленин, Сталин образлары алыштыра.

Яңа тормышны социалистик идеяләргә нигезләнеп төзү мәсьәләсен үзәккә куйган әсәрләр языла – соцреализм агымы формалаша (1917–1932). Татар әдәбиятында ул – коммунизмның җиңәчәгенә чиксез ышаныч, оптимизм белән сугарылган әдәби агым.

Сугыш елларында барлык язучылар да публицистикага мөрәҗәгать итә. Публицистика аеруча проза жанрларына йогынты ясый, аларга үтеп керә. Жанр элементларының үзара тыгыз аралашуы кече жанрлар – хикәя белән очерк арасында чикләр җуела бара. Хикәядә публицистик пафосның көчәеп китүе, очеркның төзек композициягә корылуы – моның ачык мисалы.

1941-1945 еллар аралыгында язылган хикәяләрдә хронотоп төгәл билгеләнә: вакыйгалар сугыш вакытында взвод, рота, госпиталь, авыл, камалышта калган торак пунктта, елга тирәсендә һ.б. бара.Мәсәлән, М.Әмирнең «Сыерчык» нәсере (1943)(авыл образы хикәяләүченең 41 сыерчык белән сөйләшүе кебек бирелгән әкияти катламда сыерчык теле белән сурәтләнә), Ә.Еникинең «Бала» хикәясендә (1941)(җыелма образ – бала портреты ярату, үз итү тойгысы уята), И.Газинең истәлек формасына тартымрак «Малай белән эт» хикәясендә малайның тойгы портретына милли төсмер өстәлә, «Ана» (1942) хикәясендә зәңгәр күзле газиз улын югалткан ананың партизаннарга ярдәм итүе тасвирлана, Ф.Хөснинең «Түбән оч» хикәясендә (1943) киң сакаллы, калын кашлы, зур гәүдәле, мәһабәт бер карт улына бирелгән җәзаны ишетүгә юк була. Ф.Хөснинең «Солдат хикәясе»ндә (1942) полковникның үлеме фаҗигасе тасвирлана.

30 нчы еллардан башлап прозаны торгынлыкка китергән соцреализмдагы метажанр, стиль доминантасы буларак фольклор формаларын алга кую – сугыш чоры прозасының бер ягы буларак тамгалана.

Икенче юнәлеш ХХ гасыр башы татар фәлсәфи прозасында милләт мәсьәләсенә игътибар иткән күпмәгънәле, күпкатламлы текстларның сугыш чорында әдәби иҗат эшенә аңлы рәвештә алынган яшь язучыларга йогынтысы нәтиҗәсендә калыплаша. Бу юнәлеш Әмирхан Еники исеме белән бәйле. Әдип иҗатында “гомумкешелек – милләт – шәхес” чылбыры алга куела. Яшәеш фәлсәфәсен күрсәтүче хикәяләрдә үлем, өметләр өзелү, яшәүнең мәгънәсен җую хакында сүз барганда автор бер төркем символларга мөрәҗәгать итә.

11.Әмирхан Еникинең “Бала” хикәясендә урман,юл,кояш нурлары образларына салынган мәгънә.

Юл хронотобы урман пространствосы белән янәшә бирелү сынау юлының катлаулы булуын искәртә. М.Бахтин аңлатуына караганда, геройның билгеле бер вакыттагы хәрәкәтен тәэмин итүче шәхси юлы булырга тиеш. Геройның хәрәкәте күпмедер дәрәҗәдә алдан билгеләнгән: юл буш түгел,димәк, шәхси дип кабул ителгән сынау юлы кабатланган, аны үтү өчен канун- кагыйдәләр дә табылган. Шуңа күрә юл хронотобы геройның шәхси юлы булудан өстен.

Автор кешедәге шәхси юлның башы – үз намусың – илаһи башлангычың белән “сөйләшү”гә, гармониягә – күңел тынычлыгына омтылуга ихтыяҗ туу, ди. Хикәяләүче укучыга тулы дип тасвирлаган юл әлегә “мәкерле тыныч, буш”. Димәк, буыннар сызган юлның кайтавазы кеше күңелендә яңгыраш тапканчы шәхси тормыш юлы буш һәм яшәү тәртипләре турындагы мирасны кабул иткәнче ул мәкерле тыныч, ягъни бер сынауны үткәндә кылган ялгыш икенче – күпкә катлаулырак сынауны әзерли.

Урман пространствосын тасвирлау – сынау юлының эчтәлеген ачу кебек укыла. Сынау юлы – “урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын”. Бу– кешенең уйлану, олы гамь алдында калу мизгеле. Үз-үзен – намусын тыңларга чакырылган укучы әлеге хәрәкәтсезлек, ягъни гамьсезлек халәтенең сурәтен укый. Хикәяләүче укучыга бу халәтне тынлык – нәрсәдер көтү мизгеле дип тасвирлый. Илаһи мәхәббәт символы кебек кабул ителгән  нур образын кояш чыккан вакыттаң вакыты образы белән янәшә куеп, хикәяләүче укучыга кеше күңелендә уяну, үзгәрешләр булачагы, бу халәтне мәхәббәт хисе билгеләргә тиешлеген искәртә.

12 НЧЕ СОРАУ. Әмирхан Еники “Бер генә сәгатькә”

“Бер генә сәгатькә” (Әмирхан Еники) – язучының иң яхшы психологик хикәяләрнең берсе, ул детальләрнең искиткеч төгәллеге, кешеләрнең аерым хәлләрдә үз – үзләрен тотышларын сурәтләүдә дөреслек һәм композицион бөтенлек белән аерылып тора. Ә. Еникинең әсәрләренең исеме бик матур. ”Бер генә сәгатькә”... Ә шул бер сәгать кеше күпме хисләр кичерә сөйгәнен искә алу, туган яктагы истәлекле урыннар, авылдашлар белән очрашу, гаиләдәге кешеләрнең якынлыгын тою, ил алдындагы вәгъдә һәм бик күп башкалар. Ә. Еникинең фәлсәфи, эстетик фикерләвендә йорт һәм юл сурәт символлары зур роль уйный. “Бер генә сәгатькә” әсәрендә юл образы геройны туган якларына илтә һәм киредән алып та китә. “Исеме җисеменә туры килә” – дигән әйтем бар. Бу сүзләрнең хаклыгына ышанам мин. Әсәрдәге образларның исемнәре үзләренә бик килешеп тора, аларның характерларын очарга ярдәм итә. Кеше үз исеменә туры килергә, туры килмәскә дә мөмкин. Ә. Еникидәге образлар бик килештереп, сайланып, уйланып кушылган исемнәр. Алар әсәрнең эчтәлегенә дә туры килеп торалар. Бер орлыктан чыккан үсентеләр кебе әсәрдәге персонажлар: Зәйнәп - тулы, гәүдәле, таза. Гомәр – гомер, яшәү, яшәүчән. Ир - бала озын гомерле булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Заһидә - изге, тыйнак, суфый. Әгәр исемнең мәгънәсе чынга ашса, Гомәр әйләнеп кайтыр. Әнисе моңа ышанычын югалтмый.

Автор образларның хисләрен, кичерешләрен табигать гармониясе белән бәйләнештә бирә. Ул бу әсәрендә дә туган як табигатен Гомәрнең хис – кичерешләре белән бәйләп бирә. Чәчәкле тар тугай, иген кыры, тау битләре, шунда печән чабулар. Болар бар да аның балачагы, сөйгәне Заһидә белән бәйле. Ул соңгы минутларда таныш сукмакларга, юлга карый, ләкин юл буш. Гомәрнең кичерешләре шулчак безнең күңелләргә үтеп керә. Әйтерсең Заһидә ул мин. Образлар белән бергә шатлану, бергә кайгыру бәйләнеше барлыкка килә.

Әсәрне укыганда, күзгә яшьләр килә. Гомәрнең әнисенә, әтисенә карата булган мәхәббәте олы хөрмәткә ия. Автор бу хисләрне бик ачык итеп сүрәтләп Мәръям апа баласы кайтып керүгә бөтен авыруларын оныта. Бу әсәрне укыган укучы әти - әнисенә битараф кала алмый.

Әсәрдә тематика киң итеп алынган. Монда туган якка мәхәббәт темасы, гаилә, тугрылык, мәхәббәт темасы (сөйгәненә карата) һәм башка темаларны күрәбез. Ягъни төп тема тармакланып киткән. Монда проблемалар зурдан түгел. Мәсәлән, Гомәр сөйгәне белән очрашырга тели, тик Заһидә соңга калып килә. Шулай ук гаиләсе Гомәрне жибәрергә теләми, тик приказ приказ инде ул. Әйе, матур сәгать бик тиз үтеп китә. Автор капма – каршы сүзләр куллана. Монда өн һәм төш. Мәръям апа әле дә ышана алмый. Әллә өндә, әллә төштә булган бу хәл. Автор үз карашын турыдан – туры әйтми. Аны аңлау өчен вакыйгаларны һәм геройларның язмышларын ачыкларга кирәк. “Бер генә сәгатькә” әсәрендә әдип һәр ана үз баласын көтә һәм аның кайтачагына ышанып яши фәлсәфәсен алга куя. Балалары сугыш кырларында ятып калсалар да, аналар өчен алар мәңге исән, мәңге яши. Жил тәрәзәгә килеп бәрелсә дә, аңа ул баласы булып тоела. Мәрьям абыстай да:

Кайтыр, күз нурым, кайтыр ди. Ана өчен баласының ничә чынаяк чәй эчүе дә, катыкны яратып ашавы да, онытылып калган порт сигарасы да. Якын әйбернең онытылып калуын да бар да Гомәрнең исән – сау әйләнеп кайтуына юрыйлар. Әсәрне дәвам иттереп, Гомәрне сугыштан кайтарасы, Заһидә белән бергә булдырасы килә минем.

Ә хәзер сюжет элементларына күчик.

Экзпозиция әсәрдә конфликт туганга кадәрге персонажларның хәлен тасвирлау.

“Бер генә сәгатькә” хикәясендә әсәр Мәръям апаның үз гаиләсен эшкә озатуы, авырып торуы Зәйнәпнең дә каядыр чыгып китеп, аның ялгыз калуы күзәтелә. Шул чакта ул йокымсырап торганда, аның улы Гомәр кайтып керә. Нинди шатлык, нинди бәхет ана өчен, гаилә, туганнар өчен. Менә монда инде без хәрәкәт үстерелешен күрәбез, ягъни вакыйгалар тезмәсе. Гомәрнең әтисе, киленнәре, күршеләре белән очрашу, сөйләшүләр, күңелле итеп чәй эчүләр. Ә инде Зәйнәп, Заһидә апасы артыннан йөгерә. Гомәрне озата баралар, тик аның йөрәге Заһидәне көтә. Менә алар очрашабыз дигәндә генә, вагоннар кузгалып китә. Ул поездның киткәнен белә, ләкин һаман бара. Менә инде Гомәр китте, бар да чишелде.

Заһидә ялгызы гына утырып калды. Ә Галимҗан абзыйлар йорты гадәттәге тормыш агымына ага бирде.

Әсәр Мәрьям абыстайның, көмеш дилбегә төсле юлга карап, балаларын көтүе белән башлана һәм әсәр шулай тәмамлана да. Гомәрнең кайтып китүе күпләрнең күңеленә өмет чаткысы уятып калдыра, яңадан тергезә. Кеше бит өмете булганда гына яши, нәрсәгәдер омтыла, максат куя, кемнедер көтә. Камилә килен дә үзенең Фатихының сау – исән әйләнеп кайтуын көтә. Ә инде аңардан ике елдан бирле хәбәр юк. Камилә Фатихын ничек каршы алуы, сый - хөрмәт күрсәтүе турында хыяллана. Галимҗан абзыйның үз уйлары. Ул Гомәрнең кайтып, бәхетле гаилә төзиячәгенә ышана. Һәр кешенең үз хыяллары, үз уйлары. Хыялсыз кеше юктыр ул дөньяда. Тагын шуңа игътибар итмичә булмый. Автор тарафыннан сайланган төсләр.

Бәлки, бу миңа гына шулай тоеладыр. Әсәр башында кызыл кирпеч станция, кара тәгәрмәчләр, кара паравоз, ә менә кара паравоз ак болытлар тарата. Ә менә инде әсәр ахырында яктырак төсләр күбрәк. Якты офык, аяз күк күгелҗем сыек томан, нурлы томан, яшел кырлар, ә каралтылар һаман сары төстә, станция дә шул ук кызыл төстә, юл да көмеш димберә шикелле. Ә хисләр башка инде хәзер, чөнки Гомәр кайтып китте. Бу әсәрдә татар халкының сабырлыгына хайран калырлык. Монда кем дә акырып еламый, ә үз эченә генә Заһидә ялгыз калгач кына елый. “Бер генә сәгатькә” хикәясе миндә күп уйланулар тудырды.

13 НЧЕ СОРАУ. Ф. Хөсни «Йөзек кашы» повесте

Йөзек кашы» әсәре 1942 нче елда язылган. Бу вакытта язучылар күбрәк фронттагы,

тылдагы хәлләр, дошманга каршы көрәш турында, ул чактагы юлбашчыларны мактап язганнар.Ә Ф. Хөсни бу әсәрен мәхәббәт темасына язды. Чөнки сугыш вакытында кырысланган күңелләр матурлыкка сусаган булган.Вакыйгаларга тукталсак:

Беренче вакыйга – Алма сатучылар килү.

Икенче вакыйга – Ат чабышында.

Өченче вакыйга – Шахтада.

Дүртенче вакыйга – Кыз урлау.

Бишенче вакыйга – Сугышта ()

1.    Өзектә автор Айдарның дуамаллыгы турында сүз башлап куя. Моңа бәйләп, нәселгә кушамат ябышу тарихын сөйләп ала. Шулай ук бу бүлектә, алма сатучыны, аның кызын тасвирлый. Айдар кызны беренче күрүдә үк ошата, аның игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Ул арбага килеп тотына, аннары тәгәрмәч өстенә менә, ахыр чиктә кызның чәченнән тарта. Ул үзенекенә барыбер ирешә, кыз аңа борылып елмая. Ә инде кыз аңа алма ыргыткач, ул үзен иң бәхетле кеше итеп тоя.

Дуамаллыгы тагын бер тапкыр раслана, ул үз-үзен белештерми чабып китә. Госманга да кыз ошый. Ләкин аңа игътибар итүче булмый. Ул Айдардан бик көнләшә, аның кәефен булса да боза.

2.    Бу өлештә Айдар белән Госманның холкы тагын да күбрәк ачыла. Ярыш вакытында Айдар Госманны уза башлый. Моңа Госман түзеп тора алмый, Айдарның атына суга. Монда тагын Госманның астыртынлыгы һәм мәкерлеге күренә. Айдар – дөреслек өчен көрәшүче, ул кызып китеп, уйлап та тормыйча, Госманның битенә камчы белән суга. Соңыннан аны кызгана да, ләкин инде эш эшләнгән.

Вәсиләләргә бара, киеменнән ояла. Акча эшләргә шахтага китә.

3.    Бу өлештә Айдар – эш сөючән, тәвәккәл, сүзендә торучы егет буларак сурәтләнә. Ул начар гадәтләрне якын да китерми, тырышып эшли һәм акча җыя. Ләкин аның дуамаллыгы турында тагын мисал китерелә. Шахтада ул техник белән каршылыкка керә. Монда да ул дөреслекне яклап чыга, ләкин дөрес юл белән түгел. Ул техникны тотып кыйный. Соңрак, Вәсилә янына килгәч, тагын авыл егетләре белән сугыша. Ахырын уйлап тормый, староста малаеның битен яра. Бу дуамаллыгы аны тагын Вәсилә белән аера, ул кабат авылдан чыгып китә.

4.Бу өлештә дә Айдарның тәвәккәл икәнен күрәбез. Ул Вәсиләне урларга бара. Эшләре уңышлы гына тәмамлана. Алар Вәсиләне алып кайталар, никах укыла. Ләкин Госманның мәкерлеге тагын башын калкыта. Ул һәрвакыттагыча Айдарның кәефен боза. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ул инде бик яхшы белә. Айдарга бит берничә сүз дә җитә. Госман үзенекен итә, ялган сүз сөйләп, Айдарны чыгырыннан чыгара, ул яңадан Вәсиләне ташлап, читкә чыгып китә. Бу өлештә дә Айдарның дуамаллыгы, уйламыйча эш иткәне бик ачык күренә.

5.Тиздән сугыш башлана. Алар Госман белән бер частька эләгә. Сугышчан бурычын үтәгәндә, Госманның чын йөзе ачыла. Айдар дустының түбәнлеккә төшүен күтәрә алмый һәм өстенә граната ыргыта, үзе дә яралана,үлә.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: