Нче сорау. Сугыш чоры татар поэзиясе

Бөек Ватан сугышы еллары поэзиясенең үзәгендә сугышка кадәр формалашып килгән сыйфатлар тора: бу чор поэзиясенә дә нигездә халыкчанлык,югары патриотизм,ялкынлы хис һәм романтик дәртлелек хас.Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан,ут эчендә,дошман пулялары астында татар совет поэзиясе яңа баскычка күтәрелде.Бу,барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюендә, гражданнар сугышы чорында да, утызынчы елларда да күрелмәгән гаять зур поэтик көч белән яңгыравында иде. Төп конфликт булып яктылык һәм караңгылык, яшәү белән үлем арасындагы, фашизм һәм социализм көчләре арасындагы каршылык күтәрелде.Поэзиянең халыкка якынаюы да шушы шартлар белән бәйләнгән.Яшәү яки үлем мәсьәләсе хәл ителгән бу чорда күпмилләтле совет әдәбияты үзенең бөтен сулышы белән яшәү ягында торды,тормышны,киләчәкне яклады.Бу чор поэзиясендә сурәтләнгән герой-утлар-сулар кичеп чыккан совет солдаты,Ватан язмышы өчен соңгы тамчы канын да кызганмаган, “Үзең турында уйлама,илең турында уйла” дип фикер йөрткән каһарман иде.Аның йөрәге туган халкына һәм иленә,кешелек культурасына,яктылыкка,тормышка мәхәббәт хисләре белән тулы.Ул караңгылыкны, коллыкны, фашизмны дошман күрә.Бу кеше татар совет поэзиясендә дә тулы канлы булып,бай рухи дөньясы белән сурәтләнде.Сугышның баштагы чорында поэтик әсәрләр нигездә публицистик характерда булып,совет халкын дошманга каршы бердәм көрәшкә күтәрелергә чакырдылар.1942 ел урталарыннан поэзиядә фронт вакыйгаларының,окоп тормышының җанлы гәүдәләнеше зур урын ала.1943 ел урталарыннан,совет гаскәрләре бөтен фронт буйлап дошманны кууга күчкәч,поэзиядә дә үзгәреш барлыкка килә.Поэзия совет гаскәрләренең һөҗүм итеп баруын,дошман кулы астында калган җирләребезне азат итү мотивын,ә соңрак-җиңүле рәвештә дошманны үз җирендә кыйнавын чагылдырды,сугыш елларының соңгы этабында совет халкының җиңү тантанасын җырлады.Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты,бөтен дөнья халыкларының йөрәгенә барып иреште.Күпләр яу кырында башын салды,бөек Совет иле белән бергә аларның җырлары да җиңеп чыкты,дистәләгән еллар үтсә дә әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды.Фашист илбасарлары башлап җибәргән сугыш татар совет поэзиясенең бу чордагы беренче әсәрләрендә үк илебезнең тыныч тормышына каршы куеп гәүдәләндерелде.Сугыш башланган вакытларда язылган шигырьләрдә сугышка кадәрге тыныч тормыш бакчаларда ал чәчәк аткан вакыт белән чагыштырыла,фашизмның җирдәге иң нәфис,иң тыныч күренешләргә һөҗүм итүе ачып салына.Сугышның беренче чоры әсәрләренә хас булган уртак темаларның берсе-совет кешесенең дошманга каршы күтәрелгәндә ант бирүен гәүдәләндерү.Бу тема бөтен совет әдәбиятының Ватан язмышы хәл ителгән җитди чорда иң югары,патриотик тойгылар белән яшәвен,сулавын күрсәтүче көзге иде.Сугышның беренче көннәрендә үк поэзия изге Ватан язмышы өчен зур җаваплылык тойгысы белән сугарылды.Татар поэзиясендә бу чорда күзәтелгән әдәби процесс тугандаш халыклар поэзиясенең күпчелеге белән уртак.Аларда да изге сугышка күтәрелергә,гомереңне биреп булса да ватаныбызны саклап калырга чакыру мотивы үзәктә тора.Саубуллашу һәм ант,тыл белән фронтның бердәмлеген күрсәтү,фашизмга чиксез нәфрәт һәм ачу,гадел үч алырга өндәү-сугышның беренче айларындагы совет халыклары поэзиясендә уртак темалар.Явыз дошманны тар-мар итү өчен изге сугышка чакыру 1941 елның көзенә фронт вакыйгаларын фашистларның җинаятьләрен һәм сугышның җанлы эпизодларын күрсәткән шигырьләр белән тулылана бара.Фронтта сугыш вакыйгаларының үзгәрүе поэзиянең тематикасына да,аһәңенә дә йогынты ясый.Тематикадагы мондый үзгәрү процессы 1942 елның язына кадәр дәвам итә.Шуның белән бергә, поэзиядәге мондый үзгәрешләр әле яңа тематиканы үзләштерү юнәлешендә генә бармый.Заман белән бергә,мөһим сыйфат үзгәреше-шигърият үсеше бара.Шагыйрьләр яңа темаларга хас яңа форма эзлиләр,үзләренә таләпчәнлекне күтәрәләр.Әсәрнең укучыга барып җитүе,үтемле булуы-шагыйрьләрне борчыган иң мөһим мәсьәләләрнең беренчесе.Поэзиядә 1942 елның язында күзәтелә торган мондый сыйфатлар аеруча көчле булып Ф.Кәрим һәм М.Җәлил иҗатында чагылды.Алар сугыш чоры тудырган хисләрнең һәр вакыйга һәм һәр ай саен тирәнәя,көчәя баруын,әйтерсең лә,түкми-чәчми шигырьгә күчереп баралар. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әдәбиятта документ, тарихи факт, конкрет биографиянең роле һаман арта барды, татар прозасында сугыштан соңгы беренче елларда ук күренгән документаль-художестволылык юнәлеше көчәйгәннән-көчәйде.Татар язучылары һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышының давыллы елларындагы изге хезмәте- халык батырлыгының бер күренеше.Герой-шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш,Гадел Кутуй, Нур Баян һәм башка язучылар һәм шагыйрьләр Ватаныбыз өчен гомерләрен бирделәр.

1941-1945 нче еллар сугыш чоры поэзиясе узенчэлеклэре:

- әдәбиятның агитатор һәм пропагандист вазифаларын үти башлавы; төп максат-бурычы: халыкны изге көрәшкә чакыру, бердәмлеккә өндәү, җиңүгә ышаныч тәрбияләү, фашизмга нәфрәт хисе уяту һ.б.;

- әсәрләрнең эчтәлеген билгеләүче пафослар: героик (Ф.Кәрим “Идел егете”), романтик (М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә”), фаҗигале (Ф.Кәрим “Партизан хатыны”);

- укучының хис-кичерешләренә йогынты ясау максатыннан авторлар контраст төсләр белән эш итә: илен саклаучы патриот, тырыш хезмәт кешесе – ачык, якты; фашизм, аның ялчылары кара, төссез буяуларда сурәтләнә;

- сугыш чоры таләпләренә иң тиз яраклашучы төр лирика була, һәм анда мондый мотивлар алга чыга:

а) көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй “Сугышка, иптәшләр”);

ә) илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим “Ант”; М.Җәлил “Тупчы анты”; М.Хөсәен “Туган ил өчен”);

б) фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми “Фашизмга үлем!”; Ә.Исхак “Канга – кан”);

в) туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур “Саубуллашу җыры”; Г.Кутуй “Озату җыры”; К.Нәҗми “Озату”);

г) сугышның алдагы елларында шигъриятнең эчтәлеге яңарып, үзәккә фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре куелу (Ш.Мөдәррис “Землянкада”; С.Хәким “Хат”; Ә.Фәйзи “Фронт юлында”);

д) тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми “Хәят апа”, “Сагыну хаты”);

е) поэзиядә поэма һәм баллада жанрлары активлашу (Ф.Кәрим “Гөлсем”, “Партизан хатыны”, “Тимер һәм тимерче”; К.Нәҗми “Снайпер Мәрдән”);

ж) сугышның соңгы чорында җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары киңрәк яңгырау (Ш.Маннур «Без киләбез күкрәп”; Б.Рәхмәт “Безне көтәләр”; Ф.Кәрим “Мин – гуманист”; Х.Туфан “Гөлләр инде яфрак яралар”).

3 нче сорау. «Моабит дәфтәрләре»язмышы.

«Моабит дәфтәрләре» дип шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә тоткынлыкта чакта язган шигырьләр шәлкемен атап йөртәләр. Бу дәфтәр 2 блокноттан тора. Аларда – 93 шигырь. Беренче блокноттагы шигырьләр татар телендә гарәп графикасында язылган, икенче блокноттагылары – латин графикасында.

1944 елның 25нче августында, башка җәлилчеләр белән бергә, гильотинада башы өзелгәннән соң, Муса Җәлилнең шигырьләре теркәлгән бу блокнотларның михнәтле илгә кайту сәфәре башлана. 1946 елда элеккеге әсир Нигъмәт Терегулов Татария Язучылар союзына Җәлил шигырьләре язылган блокнот алып кайтып тапшыра. Бер елдан соң, Брюссельдагы совет консуллыгыннан икенче блокнот кайтып төшә. Моабит төрмәсеннән ул блокнотны Бельгия патриоты Андре Тиммерманс алып чыккан була. Үлемгә хөкем ителгән Җәлилнең соңгы әманәтен үтәп, ул шигырьләрне аның туган иленә кайтарып ирештерә. Әлеге дәфтәрләрнең ватанга әйләнеп кайтуы – үзе бер могҗиза!

946 елның мартында Казанга Җәлилнең беренче дәфтәре һәм Абдулла Алишның куен дәфтәре кайтып төшә. Бу хакта Абдулла Алишның хатыны Рокыя ханым болай сөйли:

«Инде кич җиткән, әмма якты иде әле. Кинәт ишек шакыдылар. Ниндидер таныш булмаган кеше ишек артыннан: «Ачыгыз, ирегез турында хәбәр китердем», – диде. Һуштан язарлык булдым. Сугыш беткәнгә бер ел тулып килә, ә иремнән бернинди хәбәр юк иде. Кабаланып ишекне ачтым да теге кешенең җиңенә ябыштым: «Исәнме ул? Әйтегез дөресен! Исәнме?» Ә ул күзләрен читкә ала, эндәшми... Шундук аңладым: Абдулланың исән булуына ышаныч юк...Сөйләгәннәреннән шуны аңладым: Абдулланы, Җәлилне һәм тагын берничә кешене немецлар төрмәгә утыртканнар, аннары җәзалап үтергәннәр. Әмма алар төрмәдә соңгы көннәрендә дә шигырьләр язган. Әлеге дәфтәрләрне кемдер төрмәдән алып чыгып шушы кешегә биргән. Дәфтәр тышына Җәлилләр адресы да, безнең адрес та язылган икән. Ләкин ул кеше килгәндә, Җәлилләр гаиләсе Казанда юк иде, шуңа ул безгә килгән...»

Бу кеше нәкъ менә Нигъмәт Терегулов була да инде. Тумышы белән ул – Башкортостаннан. Сугышта шулай ук әсирлеккә эләгә. 1944 елда аны Франциядәге Ле-Пюн лагерена китерәләр, шунда ул Габбас Шәрипов белән очраша. Шәриповны җәлилчеләр белән бергә кулга алган булалар. Гаебен исбат итә алмагач (җәлилчеләрнең берсе дә аны сатмый, гаеапне үз өсләренә алалар), аны төрмәдән азат итәләр. Шулай итеп, ул Җәлил һәм Алиш дәфтәрләрен иреккә алып чыга. Үзен кабат кулга алырга мөмкиннәр, дип, куркып, дәфтәрләрне гарәп язуларын яхшы танучы Әмир Үтәшев белән Нигъмәт Терегуловка тапшыра.

Нигъмәт Терегулов сугыш беткәч, кайтып, Уфада яши. Мондый кыйммәтле һәм кадерле әманәтне почта аша җибәрергә җөрьәт итми. Җае чыгу белән Казанга килә, һәм үз куллары белән тапшыра. Һәм моның өчен гомере белән түли.

Икенче дәфтәр латин хәрефләре белән язылган, соры катыргы белән тышланган. Катыргыда түбәндәге юллар бар:

«Бу төптә – 33 шигырь. Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942. IX – 1943. XI – арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр. М. Җәлил.»

Титул битенең башында шагыйрь русча һәм немецча исемен язып калдырган, ә аннан – Андре Тиммерманска багышлавын. Ныклап тегелгән дәфтәр тулганнан соң, шагыйрь, күрәсең, тагын бер кәгазь тапкан һәм бөкләп дәфтәргә өстәгән. Бу өстәмгә яңдан 17 шигырь язылган.

Шулай итеп, Муса Җәлилнең Моабиттан ватанга 93 шигыре һәм ике парчасы (кайбер шигырьләр ике дәфтәрдә дә кабатлана) кайтып ирешә. Дистәләрчә шигырьләре һәм бер поэмасының әлегәчә табылганы юк.

4 НЧЕ СОРАУ.Муса Жэлилнен Тоткынлык чоры иҗаты (“Моабит дәфтәрләре”)
Тоткынлык чоры иҗаты (“Моабит дәфтәрләре”) - тоткынлыкта язылган шигырьләрендә яшәү һәм үлемгә, хакыйкатькә мөнәсәбәт яссылыгыннан фәлсәфи ноктада автор бөтенләй башка югарылыкка күтәрелә, яңа эчтәлек белән байый: үлем коллыктан котылу чарасына әйләнә. Туган илгә тугрылыклы раслаган ант һәм ышаныч образлары шагыйрь шәхесе белән Туган ил арасындагы мөнәсәбәтне ачуда төп чарага әверелә. “Моабит дәфтәрләре” циклында фаҗигале сурәтләүнең ике төре урын ала: беренчедән, палач балтасы астында газиз гомере өзеләчәген белгән, илендә әсирләр, ягъни дошманнар исемлегендә йөргән шагыйрьнең шәхси фаҗигале булса, икенчедән, югары мәдәниятле, акыллы алман халкының фашизм колына әйләнүе, кансыз дөнья җәлладына әверелү трагедия буларак кабул ителә.

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклына анализ

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгына кергән шигырьләр тел сурәтләү чараларына гаять бай. Шагыйрь кабатлау, сынландыру, эпитет, метафора, юмор, ирония, гипербола кебек сурәтләү чараларын яратып куллана.Тел-сурәтләү чараларында геройларның характерлары, психик халәтләре чагылыш таба.Әлеге сүзләр сөйләмне тәэсирле, образлы,
сурәтле итеп, фикерне ачык, төгәл итеп җиткерергә ярдәм итәләр.

Муса Җәлил иҗатында еш очрый торган күренешләрнең беренчесе – юмор. Ул түбәндәге шигырьләрдә аеруча ачык чагылыш таба: “Минзәлә истәлеге”, “Ишек төбендә”, “Хәдичә”, “Томаулы гыйшык”, “Гашыйк һәм сыер”, “Табут”, “Тозлы балык”, “Бәла”, “Иркәм”, “Күршеләр”, “Бала йокысы”. Юморны үтемле итеп бирү өчен, М.Җәлил 10 төрле алым куллана:

Әдәби тел нормасында булмаган лексик катламнар: гади сөйләм, диалекталь, искергән сүзләр, китап сүзләре, шаярту сүзләрен куллану, сүз уйнату, сүзләрнең эчтәлеге белән форма арасындагы бәйләнешен бозып бирү:

Нишлим инде, тәмам гаҗиз булдым,
Суз әйтергә хәтта тилмерәм.
«Җаным!» –дим дә «һач» дип бер төчкерәм.
«Сөям!» – дим дә борын сеңгерәм.

(М.Җәлил “Томаулы гыйшык”)

М.Җәлил иҗатында поэтик чараларның тагын берсе – аз сүз белән күп мәгънә аңлату.

Тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә шагыйрь теге
яки бу төшенчәне, фикерне белдерүдән тыш, бер үк вакытта вакыйгаларга,
кешеләргә мөнәсәбәтен дә чагылдыра һәм сөйләмгә үткенлек, җанлылык
кертә торган бу чара автор сөйләмендә дә, персонажлар телендә дә еш очрый.

 

Шартлы укучы белән язучы сөйләшүенә корылган «Ышанма» (1943) шигыре «система» белән шәхес хакыйкатен аерып куя. «Ул егылган арып», «Алмаштырган илен», «Муса инде үлгән» гыйбарәләре үзе турында әйтелергә мөмкин булган (ул үз илен яхшы белә) карашларның чагылышы булса, шәхес үз хакыйкатен дөреслекне «син ышанма» кебек эндәш сүз белән белдерә, яла фикерләрнең хаксыз һәм ашыгыч булуын раслый. «Син ышанма» риторик эндәшен кабатлап, югары интонация аша үзенең тугрылыгын, намусының пакьлеген, керсезлеген исбатлый: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, “Алмаштырган илен”, - дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр. Лирик герой үзенең Туган иленә, хатынына тугрылыгы, соңгы канынача көрәшәчәге, ягъни үз хакыйкате турында сөйли, үзенә ышанмаулары өчен борчыла, хаксызлыкны батырлык эшләве – бирешмәве белән җиңәргә омтыла, җиңеп үлгән үлем үлем түгел дип юана.

«Бүреләр» (1943) шигырендә үз-үзе белән каршылыкка кертелгән бүре метафорасы дошманны бәяләүгә юнәлтелә. Боҗралы композиция ярдәмендә бүреләрнең кешеләрдән ерткычрак булуы турындагы беренче строфадагы фикер соңгы строфада кешенең аңардан да явызрак булу мөмкинлеген күрсәтә:

Кешеләр сугыша, кан коя,

 Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

 Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр, Аһ, ләкин бүреләр

 Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

 «Вәхшәт» (1943) шигыре дә шундый ук эчтәлек белән сугарылган: фашистларның, аналарны, балаларны кырга куып, атып үтерүләре кичереш үсешенең сәбәбе булып тора: Ул сарыла шашкан анасына,

Нәни күңеле сизә, күрәсең!

 – Аталар бит, әнием, яшер мине,

 Әнием, бәгърем, килми үләсем!..

 Көннең яңгырлы булуы, болытларның җиргә иелүе, елгаларның үкереп агуы, бу вәхшәткә «түзә алмаган җир-ананың, тешләрен кысып, үксеп җылавы, көзге урманның шашып шаулавы, җил сызгыруы» кебек әдәби детальләр хисне көчәйтүгә юнәлдерелә.«Үзем күрдем» гыйбарәсен кабатлау вәхшилекнең көчен арттыруга, эмоциональ тәэсирлелекне көчәйтүгә хезмәт итә. Якты, тугрылыклы үлем шушы вәхшилекне җиңә алырдай көч югарылыгына күтәрелә.

Бу чорда иҗат ителгән шигырьләрдә төп мотивлар буларак илгә тугрылыкны раслау, җиңүгә ышаныч, батырлыкка дан җырлау, илне сагыну, тоткынлык мотивлары аерылып чыга. «Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,/ Батырларча алга атладым./ Яулык шаһит: сине һәм илемне / Йөрәк каным белән сакладым» кебек раслаулар («Яулык», 1942, «Кичер, илем», 1942, «Ирек», 1942 һ.б.) «Моабит дәфтәрләре»ндә кызыл җеп булып сузыла.

5. Х. ТУФАННЫҢ 60-80НЧЕ ЕЛЛАР ИҖАТЫ

Хәсән Фәхри улы Туфан (1900— 1981) — XX гасыр татар поэзиясенең классик шагыйре.

Алтмышынчы еллар татар поэзиясенең бер тармагын салмак лирика тәшкил итә, аның үсеш-үзгәрешендә дә Х.Туфан иҗаты әһәмиятле урын тота. «Салмак лириклар» иҗатына эчке уйлану, лиризм, гади һәм традицион шигъри сөйләмгә өстенлек бирү хас; аларны сүз сәнгатенең үткән, бигрәк тә халык җыры, Тукай традицияләренә таяну, әхлакый яңаруга омтылыш якынлаштыра. Бу юнәлештә үткән традицияләрне саклап, буыннарга җиткерү теләге көчәя, еш кына традицион әхлаклы авыл яшәеше шәһәр тормышыннан өстенрәк куела.

Әлеге билгеләр үзләре үк Х.Туфанның алтмышынчы-сиксәненче иҗатын характерлый:
 «Гомер эзләрең буйлап» (1969)
 «Кармәт истәлекләре» (1970)
 «Еракларга алып киттеләр» (1967) кебек шигырьләрендә үзенең яшьлек елларын сагынучы, үткәннәргә бәя бирергә тырышучы.
 «Талантлы син, кеше туганым» (1959)
 «Һиндстанны эзлим» (1956) «Тугызынчы дулкын» (1962)
 «Якыная бара» (1961) кебек әсәрләрендә кешенең табигать белән бәйләнешенә мөнәсәбәттә гомумән кешелек яшәешенең төп фәлсәфи кануннарын аерып алырга омтылучы лирик герой алгы планга чыга.

Бу елларда иҗат ителгән мәхәббәт лирикасында да шушы мотив көчле бирелә. Х.Туфанның алтмышынчы еллар иҗатында бер тармакны милләт тарихында тирән эз калдырган шәхесләр образларын яктырткан әсәрләре били, шагыйрь аеруча Тукай образына еш мөрәҗәгать итә.
«Һаман шулай»
 «Халык төсе»
«Без һаман бергә»
«Язгы авазлар», «Чәчәкләр китерегез Тукайга» (1966)
 «Кулын канга батырса да» (1968) кебек әсәрләре Х.Туфан иҗатында яңа мотив – иҗат мотивы пәйда булуын хәбәр итә. Шагыйрь каләм, сүз көчен югары күтәрә, Тукайны иҗат югарылыгы символы итеп куя. Әлеге мотивка мөнәсәбәтле шигырьләрендә үзенчәлекле күренеш: социологик юнәлешне тулаем кире кагып, иҗтимагый-әдәби эчтәлекне берләштерү күзәтелә.

 Х.Туфан шулай әдәбиятның тормыш-яшәештәге урынын хәтта хакимият баскычыннан югары күтәрергә тели. Шул юлда әдәби мираска мөнәсәбәт хакында уйлануларның матур үрнәге буларак
«Чәчәкләр китерегез Тукайга» (1966) шигыре мәйданга килә. Шатлык - рәнҗү - өмет рәвешендә кискен өч өлешкә аерылып торган шигырьне бербөтенгә чәчкә символы җыя, туплый. Символның бер мәгънәсе чәчкәне халыкның сөйгән улына сәламе, тирән ихтирам һәм чиксез хөрмәт, игътибар билгесенә әйләндерә. Шуның белән янәшәдә чәчәкләр - Тукайның мәңгелеге символы да, ә ул буынара бәйләнешне тәэмин итүчеләр - яшьләр. Шуңа аларның шагыйрьгә игътибары бер үк вакытта матурлык та булып кабул ителә.

Шул рәвешле, Х.Туфан иҗатында якты киләчәккә ышаныч, шул юлда көрәш, аерылу, сәяси брышка бәя, хәсрәт, фаҗига һәм үкенеч, иҗат, үткәнне сагыну мотивлары иңләп ала. Шагыйрь поэзиясенең үзәгендә үз кичерешләре аша халык язмышын җиткерүче, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылучы, кешелекнең яшәеш кануннары хакында уйланучы, эзләнүче, иҗатның төрле этапларын, үсеш-үзгәреш баскычларын бер ноктага туплаучы лирик герой тора. Әлеге сыйфат-үзенчәлекләр үзләре үк Х.Туфан иҗатының байлыгы, күпкырлылыгы хакында сөйли, ХХ гасыр татар поэзиясен баета






















Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: