Мин институтка барам

3. Татар теленә тәрҗемә итегез:

Вы читаете. Я беру. Она приходит. Он учиться. Мы не работаем. Я беру. Ты что делаешь? Я выполняю упражнение. Они дают ответы. Мы читаем книги. Мы пишем с доски. Они пишут в тетрадях. Я учусь в институте. Он работает на заводе.

Сколько столов в классе? Десять. Какого они цвета? Они зелёные. Какого цвета потолок и пол в классе? Пол красный, а потолок белый. Какого цвета бывают яблоки? Яблоки бывают красные, зелёные и жёлтые. А какого цвета это яблоко? Оно зелёное.

Кто это? Это учитель. Он стоит возле доски. А мы сидим на уроке и смотрим на доску. На доске учитель пишет слова, а мы их записываем в тетрадях. Сейчас студенты пишут диктант. Мы делаем упражнения из книги.

У тебя есть книга? Да, у меня есть книга. А у Марата есть книга? Нет, у Марата нет книги. А у рыбы бывают руки и ноги? Нет, у рыб рук и ног не бывает. У машины бывает четыре колеса, а у велосипеда – два.

Этот поезд сейчас уезжает в Москву. Автобус прибывает из Набережных Челнов. В Челнах есть троллейбусы? Нет, в Челнах есть трамваи, а троллейбусы есть в Альметьевске.

4. Сүзләрне үрнәк буенча килешләр белән төрләндерегез һәм тәрҗемә итегез:

Үрнәк: китап – китап (книга); китапның (книги); китапка (в книгу); китапны (книгу); китаптан (из книги); китапта (в книге).

Баш, кул, аяк, без, җөмлә, шәһәр, сыйныф, укытучы, студент, түшәм.

5. Сүзләрне үрнәк буенча төрләндерегез һәм тәрҗемә итегез:

Үрнәк: бара – мин барам (я иду); син барасың (ты идёшь); ул бара (он идёт); без барабыз (мы идём); сез барасыз (вы идёте); алар баралар (они идут).

Карый, эшли, укый, яза, утыра, килә, китә, чыга, ала, бирә.

6. Нокталар урынына антонимнар куегыз:

бар ↔ …; ак ↔ …; утыра ↔ …; керә ↔ …; килә ↔ …; чыга ↔ …; әйе ↔ …; башлана ↔ …; кечкенә ↔ …; кара ↔ …; ала ↔ …; китә ↔ ….

Четвёртый урок

Алмашлыклар

Алмашлыклар:мин, син, ул, без, сез, алар, бу, нәрсә?, кем?...

Без студентлар. Без сыйныфта татар теле дәресендә утырабыз.Укытучы безгә татарча текст укый. Без аңа карыйбыз. Аннары ул тактада яңа сүзләр яза, һәм без аларны укыйбыз. Мин Марат янында утырам, без аның белән дуслар.

Минем тагын дусларым бар. Сергей Мәскәүдә тора. Мин аңа хат язам. Ул миңа да күп яза. Миннән Мәскәүгә хат өч көн бара, ә Сергейдан миңа биш көн килә.

Саннар:

11 – ун + бер                                              50 – илле                
12 – унике 54 – илле дүрт
13 – унөч                 60 – алтмыш                    
14 – ундүрт 65 – алтмыш биш
20 – егерме                 70 – җитмеш                     
21 – егерме бер 76 – җитмеш алты
22 – егерме ике                80 – сиксән                    
23 – егерме өч 87 – сиксән җиде
30 – утыз                 90 – туксан                     
32 – утыз ике 99 – туксан тугыз
40 – кырык                100 – йөз                     
43 – кырык өч 101 – йөз дә бер
110 – йөз ун                134 – йөз утыз дүрт
200 – ике йөз                300 – өч йөз
500 – биш йөз                900 – тугыз йөз
576 – биш йөз җитмеш алты 315 – өч йөз унбиш
1000 – мең               1006 – (бер) мең алты
1975 – (бер) мең тугыз йөз җитмеш биш 2998 – ике мең тугыз йөз туксан сигез
1 000 000 – бер миллион 1 000 000 000 – бер миллиард
0 – ноль  

А/Б – Бдан А

1/6 – алтындан бер; 3/8 – сигездән өч; 1/4 – дүрттән бер = чирек; 1/1000 – меңнән бер; 1/2 – икедән бер = ярты; 0,6 – уннан алты; 0,61 – йөздән алтмыш бер; 1,6 – бер бөтен уннан алты; 2 2/3 – ике бөтен өчтән ике; 5,7 – биш бөтен уннан җиде.

Искәндәр күп укый. Аның күп китабы бар. Искәндәрнең 800 китабы бар. Ә Илдусның ничә китабы бар? Илдус күп укымый, аның 50 генә китабы бар.

Мин – Искәндәр. Мин Әлмәттә торам. Хәзер мин бүлмәдә утырам. Бу – минем бүлмә. Монда өстәл, ике урындык, бер тәрәзә һәм күп китап бар. Мин укырга яратам. Минем бүлмәдә телевизор юк, компьютер бар. Мин компьютерда күп эшлим һәм уйныйм. Ә телевизорны мин Рафис абый бүлмәсенә кереп карыйм.

Бу – минем Рафис абый. Ул укымый, ул эшли. Аның бүлмәсе зур. Анда телевизор бар, зур диван һәм кечкенә генә өстәл. Рафис абый телевизор карарга ярата. Аның бүлмәсендә китап аз, компьтер да юк.

Мин – Асия. Мин мәктәптә бишенче сыйныфта укыйм. Мин татар теле һәм математика дәресләре яратам.

5 + 5 = 10 бишкә бишне кушкач, ун була.
6 + 7 = 13 алтыгна җидене кушкач, унөч була.
А + Б = В Ага Бны кушкач, В була.
2  2 = 4 икене икегә тапкырлагач, дүрт була.
3  4 = 12 өчне дүрткә тапкырлагач, унике була.
А  Б = В Аны Бга тапкырлагач, В була.
12: 4 = 3 уникене дүрткә бүлгәч, өч була
35: 7 = 5 утыз бишне җидегә бүлгәч, биш була.
А: Б = В Аны Бга бүлгәч, В була.
9 – 1 = 8 тугыздан берне алгач, сигез кала.
23 - 15 = 8 егерме өчтән унбишне алгач, сигез кала.
А – Б = В Адан Бны алгач, В кала.

Биштән өчне алгач, ике калмы? Әйе, дөрес.

Бишкә икене кушкач, сигез буламы? Юк, дөрес түгел.

Алтыны алтыга тапкырлагач, ничә була? Утыз алты була. Дөрес.

Сигезне дүрткә бүлгәч, ничә була? Өч була. Юк, дөрес түгел. Сигезне дүрткә бүлгәч, ике була.

КҮНЕГҮЛӘР

1. Тәрҗемә итегез:

1) Маратның яңа китабы бар. Хәзер ул аны укый. Ә кем телевизор карый? Рафис телевизор карый.

2) Марат белән Илдус лекциядә утыралар. Аннары алар институттан өйгә кайталар.

3) Марат – Искәндәрнең дусты. Алар бергә институтка баралар һәм бергә институттан кайталар.

4) Искәндәрнең бүлмәсендә китаплары бар, ул күп укый. Ә Илдусның өендә китаплары аз. Ул күп укымый.

5) Сыйныфта унбер студент утыра. Алар тактага карыйлар. Укытучы аларга тактада сүзләр яза, студентлар сүзләрне укыйлар һәм дәфтәрләренә язалар.

6) Минем бүлмәдә бер өстәл, зур карават, кечкенә диван, ике урындык бар. Бүлмәнең стеналары яшел, ә түшәме ак.

7) Сыйныфта ике тәрәзә, бер такта, унбиш өстәл бар. Өстәлләр артында студентлар утыралар. Хәзер татар теле дәресе бара.

8) Унбишкә егеермене кушкач, утыз биш буламы? Әйе, дөрес.

9) Сыйныфта унике өстәл һәм унбиш урындык бар. Студентлар ике өстәлне һәм дүрт урындыкны алып чыгалар. Сыйныфта ничә өстәл һәм урындык кала?

10) Унсигезне алтыга бүлгәч, дүрт буламы? Юк, дөрес түгел. Унсигезне алтыга бүлгәч, өч була.

2. Cүзләр белән языгыз:

12, 27, 98, 6, 123, 251, 555, 1965, 1998, 16 243, 275 000; 2 + 8 = 10; 56 + 46 = 102; 5  4 = 20; 76 – 26 = 50; 234 – 231 = 3.

3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Сезнең китапларыгыз күпме?

2) Син күп укыйсыңмы?

3) Син кайда торасың?

4) Синең бүлмәдә стеналар нинди?

5) Сезнең сыйныфта ничә өстәл бар?

6) Татар теле дәресендә сез нишлисез?

7) Алтыны җидегә тапкырлагач, ничә була?

8) Утыз биштән унны алгач, ничә кала?

9) Алтмыш бишкә утыз бишне кушкач, күпме була?

10) Утыз бишне җидегә бүлгәч, биш була. Бу дөресме?

4. Үрнәк буенча языныз:

Үрнәк: Алтмыш икегә өчне кушкач, алтмыш биш була. Әйе, дөрес, алтмыш бергә өчне кушкач, алтмыш биш була.

1) Бишкә җидене кушкач, унике була.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: