Мин программчы, компьютерда эшлим

5) Мин Ирек мәйданы янында төшәм.

6) Казанда көн әйбәт: җылы һәм кар ява.

7) Зөлфиягә быел уналты яшь тулды.

8) Юк, мин хәзер эшләмим, мин институтта укыйм.

Минем вакытым юк шул.

10) Минем өйләнгәнгә бер ел була инде.

5. җөмләләрне дүрт заман формасында куегыз:

1) Мин кызымны көтәм.

2) Зөлфия китап укый.

3) Марат иртән кофе эчә.

4) Рәүф абый иртә белән чәй эчә.

5) Кич белән яңгыр ява.

6) Иртән боз ява.

7) Ул көндезге ашны ашамый.

Ул Казанга бармый.

9) Сез Чаллыга китәсезме?

10) Томанлы иртә.

Семьнадцатый урок

Кабатлау

КҮНЕГҮЛӘР

1. Тәрҗемә итегез:

1) Әлбәттә, без иртәгә Казанга китәчәкбез. Безнең автобус беренче яртыда булачак.

2) Бәлки иртәгә кар явар. Бүген төньяктан бик салкын җил булды.

3) Кичә салкын һәм болытлы көн иде. Ә бүген иртәдән күктә кояш балкый.

4) Быел ноябрьдә миңа егерме өч яшь тулачак. Киләсе елда, бәлки, мин инситутны тәмамлармын.

5) Киләсе елда без, бәлки, мәктәптә практикага барырбыз. Анда без үзебезнең беренче дәресләрне укытырбыз.

6) Кич белән син китап укырга яратасыңмы? Син фантастик романнар укырга яратасыңмы? Ә кайсы жанр сиңа күбрәк ошый: хикәяме әллә романмы?

7) Табиб хастаханәдә эшли. Ул кешеләрне дәвалый. Сез соңгы тапкыр кайчан хастаханәга бардыгыз?

8) Безнең бакчада бик күп җиләк-җимещ агачлары үсә. Сезгә нәрсә күбрә ошый: алмамы, чияме әллә кура җиләгеме?

9) Безнең урманнарда күп төрле агачлар үсә. Урманда кышын дә, җаен дә бик матур була. Буш вакытта мин гел урманга китәм.

10) Үткән атнада алар зур концертка барганнар. Концерт бик озак барган. Алтыда башланган концерт сәгать унда гына беткән. Алар икенче тапкыр кечкенәрәк концертка барырлар дип уйлыйм.

11) Үткән айда без футболга бардык. Туксан минут кычкыра-кычкыра утырдык, ә футболчылар бер туп та кертмәделәр.

12) Тегүче киемнәр тегә, ә төзүче биналар һәм йортлар төзи. Ә дизайнер белән архитектор нишлиләр? Алар тегүчегә нинди кем тегәргә, ә төзүчегә нинди бина төзәргә икәнен күрсәтәләр.

13) Минем әниемә илле яшь тулды. Өйдә зур бәйрәм булды. Әнигә нинди генә бүләкләр бирмәделәр! Мәсәлән, мин зур кәрзин чәчәк бүлә иттем.

14) Алмазның апасына утыз бер яшь тулачак. Аның апасы кияүдә инде, аның ике баласы бар. Кечкенәсенә әле ике яшт тә тулмаган. Шуңа күрә аның апасы өйдә бала белән утыра.

15) Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Ләкин бер һөнәрдә генә булса да, егет кеше беренче булырга тиеш.

16) Һөнәрсез кеше – кулсыз кеше. Монысы бик дөрес. Шуңа күрә һәр кешегә вакытында укырга, вакытында һөнәргә өйрәнергә кирәк.

17) Синең абыең тел белгече булып эшли. Аның өч китабы чыкты инде. Хәзер ул институтта студентларны укыта.

18) Гепард җир өстендә иң тиз хайван дип санала. Ул бер сәгатькә йөз километр чаба ала диләр. Ләкин андый тизлектә ул кыска арада гына чаба ала.

19) Анаконда җир шарында иң зур елан дип санала. Анаконда Амазонка елгасы буйларында яши. Дөньяда иң зур елгада иң зур елан яшәргә тиеш инде.

20) Кытайда миллиард 300 миллион чамасы кеше яши. Шулай итеп, дөньяда яши торган кешеләрнең һәр алтысының берсе кытайлы булып чыга.

2. Сорауларга җавап бирегез:

1) җир шарында иң биек тау нинди?

2) Беренче Бөтендөнья сугышы кайчан башланган?

3) Сез нинди кыш айларын беләсез?

4) җәй көне һава торышы нинди була?

5) Үткән җәй яңгырлы булдымы?

6) Кайсы хайванны «җәнлекләр патшасы» дип атыйлар?

7) җир шарында иң озын елга нинди? Ул кайда урнашкан?

8) Кайсы елга озынрак: Эльбамы, әллә Иделме?

9) Европаның иң биек тавы нинди?

10) Синең әтиең ничә яшьтә?

11) Бөек рус шагыйре А.С. Пушкин ничә яшьтә үлгән?

12) Ә Габдулла Тукай ничәнче елны үлгән?

13) Казанда нинди бөек галимнәр яшәгән?

14) Сез нинди татар язучыларын һәм шагыйрьләрен беләсез?

15) Марат иртә белән нәрсә эчә?

16) Төзүче нәрсәләр төзи?

17) Төркиянең башкаласы нинди шәһәр?

18) Сез нинди рус язучыларын беләсез һәм яратып укыйсыз?

19) Сезгә нинди чит ил язучылары ошый?

20) Алар нинди телләрдә язганнар?

21) Сез нинди рәссамнәрне беләсез?

22) Алар кайсы илләрдә яшәгәннәр?

23) Яшелчә бакчасында нинди яшелчәләр үсә?

24) җиләк-җимеш бакчасында нәрсәләр үсә?

25) Татарстан урманнарында нинди агачлар үсә?

26) Ә нинди кыргый хайваннар очрый?

27) Сез нинди очмый торган кошларны беләсез?

28) Кич белән сез нәрсә эшләргә яратасыз?

29) Сезгә нинди һөнәрләр ошый?

30) Сез хәзер кем булып эшлисез яки кайда укыйсыз?

3. Татарчага тәрҗемә итегез:

Они вчера приехали из Казани. Они были там две с лишним недели.

Мы на прошлой неделе вернулись из Москвы. Мы были там на международной конференции.

Вероятно, завтра будет дождь. Сегодня дует холодный северный ветер.

Может быть, на следующей неделе мы пойдем на концерт Салавата.

Я обязательно приду к тебе сегодня вечером. Жди меня в семь часов.

Моему отцу в этом году исполнится 50 лет. Я подарю ему спиннинг. Он так любит ловить рыбу.

Моему брату в этом году исполнилось 26 лет. Он старше меня на два года. Но я выше его на 6 сантиметров.

Ты когда поедешь в Казань? Я тоже еду в Казань на следующей неделе. Может, поедем вместе.

В наших лесах растет много различных деревьев. Я люблю ходить в лес. Там красиво и зимой, и летом.

Я уже знаю около тысячи татарских слов. К концу этой книги буду знать около двух тысяч слов, и, может быть, уже начну хорошо говорить по-татарски.

Восемьнадцатый урок

Әле институтта дәресләр башланмады. Лекциягә керергә дип сыйныф алдында студентлар басып тора. Алар сөйләшәләр. Ә без алар белән танышыйк.

Танышыгыз. Озын буйлы, кыска кара чәчле егетнең исеме – Искәндәр. Ул институтка авылдан килгән. Аның авылы шәһәрдәң ерак түгел. Ул әти-әнисе янына еш кайта. Искәндәр спорт белән шөгыльләнә, һәр көнне иртә белән ул физик күнегүләр ясый. Кичен ул еш кына спортбүлмәсенә йөри. Кичке сәгать унберләрдә Искәндәр йокларга ята. Аның үзенең көндәлек тәртибе бар, һәм ул аны тырышып үти. Искәндәр күп сөйләшми, ләкин күп эшли һәм бик тырышып укый. Аны китапханәдә еш күреп була.

Искәндәр янында Хәбир басып тора. Хәбир Чаллыдан килгән, Казанда ул туганнары янында тора. Хәбир Искәндәрдән тәбәнәгрәк, ләкин аннан тазарак. Ул һәрвакыт күзлек киеп йөри. Хәбир музыка белән шөгыльләнә, гитарада да, пианинода да, гармунда да уйный белә. Тагын ул чит телләр өйрәнергә ярата. Хәбир Искәндәр кебек спорт белән шөгыльләнми. Спорт уеннарыннан ул шахмат ярата. Хәбир иптәшләре арасында белемле кеше дип санала.

Искәндәр белән Хәбир янында ике кыз басып тора. Берсенең исеме – Рәмзия, икенчесенең – Әлфия. Рәмзия укырга авылдан килгән. Ул Әлфиядән азрак сөйләшә, һәм уку аңа авыррак бирелә. Әлфия – шәһәр кызы, ул Рәмзиядән телгә баерак. Ул бик матур киенергә ярата, концертларга һәм башка тамашаларга еш йөри. Әлфия китапханәдә, Рәмзия кебек, озак утырырга яратмый.

Ә менә дәрескә керергә вакыт җиткәч, Марат та килде. Марат Искәндәр кебек озын буйлы түгел, Хәбир кебек таза да түгел. Ул музыка белән дә, спорт белән дә шөгыльләнми. Аны китапханәдә дә еш күреп булмый. Марат күп укырга яратмый, ул телевизор карарга ярата, Ул тагын күп һәм тәмле ашарга, күп йокларга ярата. Марат күп мәзәкләр һәм анекдотлар белә. Ул институт янында яши: автобуста өч түкталыш кына барасы. Аның олы абыйсы бар, Айдар инде дүртенче курста укый, ә Марат әле – беренчедә генә.

Хәл фигыль

Сәгать иртәнге алты. Айдар белән Марат әле йоклыйлар. Айдар – Маратның әбыйсы. Марат Айдарның энесе була. Алар бүген икесе дә институтка баралар. Аларның әтиләре йокыдан торды инде. Ул җиденче яртыда өйдән чыгып китте.

Айдар белән Марат җиденче яртыда йокыдан торалар. Аларны әниләре уята. Айдар тизрәк уяна, Мараттан алданрак тора. Ул юынырга китә. Марат күзләрен сөрткәнче, Айдар инде юынып чыга. Марат бөтен нәрсәне абыйсыннан соң эшли. Марат юынып чыкканчы, Айдар киенеп ашарга утыра инде.

Мисаллар: Мин килгәнче, ул йокыдан торган иде. (До того, как я пришел, он уже встал). Мин чыкканчы китмә. (Пока я не выйду, не уходи).

Аннары Марат белән Айдар иртәнге аш ашыйлар. Ботка ашагач, алар кофе яки чәй эчәләр. Айдар чәй эчәргә ярата, ә Марат һәрвакыт иртә белән кофе эчә. Иртәнге ашны бетергәч, алар институтка китәләр. Урамга чыккач, Айдар белән Марат тиз-тиз автобус тукталышына баралар.

Мисаллар: Ашагач, Марат йокларга ята. (Марат после еды (после того, как поест), ложится спать). Ашамагач, йокы килми. (Если не поешь, то спать не хочется). Концертка баргач, йокламагыз. (Когда пойдете на концерт, не спите). Киноны күрмәгәч, аның турында сөйләмиләр. (Не посмотрев фильм, о нем не говорят).

Һәр көнне Айдар белән Марат институтка баргач, лекцияләрдә утыралар. Лекцияләр беткәч, алар өйләренә көндезге ашка кайтып китәләр. Кайтып җиткәч, Айдар ашарга әзерли, а Марат ятып тора. Марат бит әле беренче генә курста, ул институтта бик ара.

 Мисаллар: Ул миңа карап тора. (Он стоит, глядя на меня). Киноны карамыйча, аның турында сөйләмиләр. (Не посмотрев фильм, о нем не говорят). Айдар юынып чыга. (Айдар, помывшись, выходит). Кайвакыт Марат, кулларын юмыйча, ашарга утыра. (Иногда Марат садится есть, не помыв рук). Егетләр киенеп ашарга утыралар. (Ребята, одевшись, садятся есть).

Айдар белән Марат көндезге ашка сәгать ничәдә кайталар? Алар көндезге ашка беренче яртыда кайталар. Көңдезге ашны ашагач, алар нишлиләр? Айдар өй эшләрен эшли, ә Марат дусты янына, кинога яки концертка китә. Айдар, өй эшләрен бетергәч, китапхәнәгә китә. Кайбер көннәрне Марат, дусты янына киткәнче, алдан кибеткә барып кайта. Ә Айдар ул көннәрне Маратның кибеттән кайтканын көтеп утыра.

Кич белән алар нишлиләр? Кинодан, концерттан яки кунактан кайткач, Марат телевизор карарга яки семинарга әзерләнергә утыра. Ә китап укый. Кайбер көннәрне Айдар Марат белән концертка бара. Концертка барганчы, Айдар әнисенә өйдәге эшләрне эшләргә булыша.

Искәндәрнең көндәлек эшләре

Искәндәр иртә белән сәгать алтыда йокыдан тора. Йокыдан торгач, ул физик күнегүләр ясый. Аннары салкын су белән юына. Ашаганчы, Искәндәр алдан караватын һәм бүлмәсен тәртипкә китерә. Ашарга ул үзе пешерә. Искәндәр бит тулай торакта яши. Аның янында әти-әнисе юк. Ашарга пешергәч, Искәндәр киенә, аннары ашарга утыра.

Сигезенче унбиш минутта Искәндәр институтка китә. Тулай торактан чыккач, ул автобус тукталышына бара. Гадәттә Искәндәр сигез туларга ун минутта институтта була.

Дәресләр беткәч, Искәңдәр ашханәгә китә. Көндезге ашны ул студентлар ашханәсендә ашый. Ашагач, Искәндәр китапханәгә бара. Ул монда семинарларга әзерләнә, ә аннары әдәбият курсы буенча китаплар укый. Ул филология факультетында укый, аның күп әсәрләр укыйсы бар.

Искәндәр тулай торакка кичке сәгать алтыда гына кайта. Ул яңадан үзенә ашарга пешерә, тиз генә ашый да спорт бүлмәсенә китә.

Аннан Искәндәр сәгать тугызда гына арып кайта. Ике сәгатьтән соң ул йокларга ята, һәм, яткач, шунда ук йокыга китә.

Ял көннәрендә Искәндәр, гадәттә, авылына кайтып килә. Аның авылы шәһәрдән ерак түгел: егерме километр чамасы.

КҮНЕГҮЛӘР

1. Нокталар урынына сүзләр куеп языгыз:

1) Йокыдан …, ул физик күнегүләр ясый.

2) Аннары ул салкын … белән юына.

3) Искәндәр бит тулай … яши.

4) Тулай торактан чыккач, ул автобус … китә.

5) Дәресләр …, Искәндәр ашханәга керә.

6) Ул филология факультетында укый, аның бик күп … укыйсы бар.

7) Ул тиз генә ашый да спорт бүлмәсенә ….

8) Аның авылы … түгел: егерме километр гына.

9) Аларның әтиләре … торды инде.

10) Ул җиденче … өйдән … китә.

2. Тәрҗемә итегез:

1) Алар музейдан чыккач, театрга киттеләр.

2) Иртә белән ашагач, без киенәбез дә, урамга чыгып, автобус тукталышына китәбез.

3) Кунакка барганчы, Марат кибеткә барып кайтты.

4) Марат кибеттән кайтканчы, Айдар өй эшләрен эшли: савыт-саба юа, идән себерә.

5) Иртә белән мин сәгать алтыда торам, ә торгач, гантельләр алып, бер-ике күнегү эшләп алам.

6) Сигезенче яртыда мин иртәнге ашны ашыйм; ботка ашагач, мин кофе эчәргә яратам.

7) Син, институттан кайткач, кая барасың?

8) Дуслары янына барып кайткач, Марат телевизор карага утыра. Ә ул кайтканчы, Айдар бөтен эшләрне эшләп бетерә инде.

9) Кич буе, көлә-көлә, телевизор карый.

10) Айдар, йокыга киткәнче, китап укып ята. Ул төнге бердә генә йокыга китә.

3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Укытучы сыйныфка кергәч, студентлар нишлиләр?

2) Институтта соңгы лекция беткәч, Айдавр белән Марат нишлиләр?

3) Институтка киткәнче, Айдар белән Марат нишлиләр?


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: