double arrow

Кайсы елга озынрак: Дунаймы яки Иделме?

Татарстанда нинди елгалар бар?

7) Кайсы хайван авыррак: сарыкмы, әллә атмы?

8) җир шарында иң зур күл нинди?

9) Кытайда күпме кеше яши?

10) Ә Россиядә күпме? Кайда кеше күбрәк: АКШтамы яки Россиядәме?

11) Плутон планетасында яшиләрме?

12) Кайсы илдә кеше күбрәк: Кытайдамы, Бразилиядәме?

13) Татарстан урманнарында нинди агачлар үсә?

Нинди агачлар ел буе яшел була?

Татарстан урманнарында нинди кыргый хайваннар яши?

16) Яшелчә бакчасында нәрсәләр үсә?

17) җиләк-җимеш бакчасында нәрсәләр үсә?

18) җир шарында иң авыр хайван нинди?

19) Ә җир өстендә яши торган хайваннар арасында иң авыры һәм зурысы кайсы?

20) Сезнең урманнарда гөмбәләр бармы?

5. җомләләр төзегез:

1) эшләдек, бакчада, кичә, без.

2) бакчасында, үсә, яшелчәләр, күп, яшелчә.

3) озынрак, Мараттан, Искәндәр.

4) Кемнең, зуррак, рәсемдә, колаклары, бу?

5) Чәче, Маратның кап-кара.

6) Көне, коя, яфракларын, көз, каен.

7) әтием, ике, әнидән, олырак, яшькә, минем.

8) Дүрт, миннән, яшьрәк, яшькә, сеңлем.

9) Күбрәк, яши, халык, Кыйтайдамы, Һинстандамы, кайда, яки?

10) Яки, атмы, кайсы, авыррак, дуңгызмы, хайван?

Пятнадцатый урок

Һөнәрләр

Дөньяда күп һөнәрләр бар: укытучы, сатучы, шофер, төзүче, язучы, рәссам һәм башкалар. Минем сеңлем – укучы. Абыем шофер булып эшли. Рәдиф – төзүче. Ул яңа биналар һәм зур йортлар төзи. Ә минем дустым Исмәгыйль – сәүдәгәр.

Сез нинди язучыларны беләсез? Толстой, Гюго, Ремарк, Диккенс һәм башка күп язучыларны сез укыгансыз дип уйлыйм. Алар нинди телдә язганнар? Толстой рус телендә, русча язган; Гюго французча, Ремарк немецча (алман телендә), ә Диккенс инглизчә язган. Ә сез нинди татар язучыларын беләсез? Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Бәширов, Г. Кутуй, Г. Исхакый һәм башкаларны ишеткәнсез дип уйлыйм. Татар шагыйрьләре арасында Г. Тукай, М. җәлил, Һ. Такташ дигән исемнәрне ишеткәнсездер.

Рәссамнар нишли? Алар рәсем ясыйлар. Сез нинди бөек рәссамнарны беләсез? Бөтен дөньяга танылган Леонардо да Винчи, Эдгар Дега, Поль Гоген, Ван Гог, Пабло Пикассо, Сальвадор Дали кебек рәссамнарны белмәгән кеше юктыр. Ә сез нинди рус рәссәмнарын яратасыз? Ә татар рәссамнарын беләсезме? Миңа Б. Урманче, Л. Фәттахов рәсемнәре ошый.

Төзүче нишли? Ул биналар төзи.

Язучы нишли? Ул романнар, хикәяләр яза.

Ә шагыйрь шигырьләр яза.

Композитор музыка, җырлар иҗат итә.

Тегүче нишли? Тегүче безгә киемнәр тегә.

Табиб нишли? Ул кешеләрне дәвалый. Ул кайда эшли? Ул шифаханәдә эшли.

Сатучы нишли? Ул төле әйберләр сата. Ул кибеттә эшли.

Нефтьче нишли? Нефть табып чыгара.

Эшче нишли? Ул эшли. Нинди эшче һөнәрләре бар? Токарь, ташчы, тимерче һәм башкалар.

Программчы нишли? Ул компьютерда эшли. Ул кайда эшли? Ул хисаплау үзәгендә эшли.

Танышу

Мин Хәсән Фәсхетдинов. Мин Казан дәүләт педагогия институтында укыйм. Мин анда физика һәм математика өйрәнәм. Мин өйләнмәгән. Миңа 23 яшь. Мин шахмат уйнарга яратам. Һәр атна мин шахмат клубына йөрим. Минем әти-әниләрем Казаннан ерак түгел бер авылда торалар. Тагын минем бер сеңлем бар. Ул әле мәктәптә укый. Минем иң якын дустым – Фәрит. Без аның белән бергә тулай торакта яшибез.

Бу – Марат Исмәгыйлев. Ул татар, Арчада яши. Өйләнгән, аның ике баласы бар. Берсе – кыз. Исеме – Әлфия. Ул мәктәптә укый. Ә икенчесе – малай. Анысы әле балалар бакчасына йөри. Марат үзе – игенче. Ул комбайнда эшли. Аның хатыны Наилә – укытучы, мәктәптә математика дәресләрен алып бара.

Болар – Әлфия белән Илнур. Алар Чистайда яшиләр. Икесе дә сәгать заводында эшлиләр. Аларның өйләнгәннәренә әле ярты гына ел. Илнур – инженер, ә аның хатыны хисапчы булып эшли.

Бу – Гөлсем Әмирова. Ул тегүче булып эшли. Гөлсем кешеләргә кием тегә. Ул Казанда фабрикада эшли. Гөлсем үзенең эшен бик ярата. Эштән соң аның буш вакыты калмый. Гөлсем кияүдә, аның өч баласы бар. Алар өчесе дә мәктәптә укыйлар. Гөлсемнең ире – төзүче, ул биналар һәм йортлар төзи.

Әмир – программчы. Ул Чиләбедә яши, заводта эшли. Ул өйләнгән, аның ике кечкенә баласы бар. Олысы балалар бакчасына йөри, ә кечкенәсенә әле бер яшь тә юк. Әмирнең хатыны эшләми, ул бала белән өйдә утыра. Әмир телевизордан футбол карарга ярата. Тагын җәй көннәрендә ул балык тотарга ярата.

Бу – Мәликә. Ул – танылган язучы. Мәликә иреннән аерылган. Ул Әстерханда ялгыз яши. Аның балалары юк, аның буш вакыты да юк. Мәликә хикәяләр дә, шигырьләр дә яза. Аның әсәрләре газетларда һәм журналларда басылып чыга.

Бу – укытучы Асия Закирова. Ул Әлмәттә яши, мәктәптә инглиз теле укыта. Ул бик балаларны ярата. Аның үзенең дә биш баласы бар. Асиянең ире нефтьче булып эшли.

Мәрьям Сабирова Баулыдан. Ул укучы, тугызынчы чыйныфта укый. Аның әнисе хисапчы булып эшли, ә әтисе – шофер. Аның тагын сеңлесе белән энесе бар. Алар шулай ук мәктәптә укыйлар.

Минем танышлар арасында нинди генә һнәр кешеләре юк! Минем әтием инженер булып «КамАЗ» заводында эшли. Һәр көнне ул иртә белән сәгать җидедә эшкә китә һәм кич белән сәгать алтыда кайта. Фирая апа – әтинең сеңлесе – балалар бакчасында тәрбияче. Ул анда унбиш елдан артык эшли инде. Тәрбияче булыр өчен, балаларны яратырга һәм аларны аңлый белергә кирәк. Әтинең тагын бер сеңлесе авылда яши. Ул сыер савучы булып фермада эшли. Аның эше бик авыр. Аның ял көннәре бик аз, чөнки сыерларны ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә саварга кирәк.

Минем әнием – укытучы. Ул мәктәптә югары сыйныфларда татар әдәбиятын һәм уртанчы сыйныфларда татар телен укыта. Һәр көнне әнинең дүрт-биш дәресе була. Тагын әле педагогик җыелышлар, сыйныфтан тыш эшләр… Шуңа күрә әни һәр көнне эштән арып кайта. Укытучы эше бик авыр.

Әнинең апасы чәчтарашханәдә чәч алучы (парикмахер) булып эшли. Чәч алучы булып эшләү дә җиңел түгел. Сания апа көннәр буе аяк өстендә эшли. Ә әнинең абыйсы Рәис абый – сәүдәгәр. Рәүф абыйның Казанда кечкенә генә кибете бар. Ул анда көне-төне эшли. Аның ял итәргә вакыты юк. Ул телевизор да сирәк кенә карый, ял көннәрен дә үзенең кибетендә уздыра. Ул башка шәһәрләргә еш йөри.

Ә мин үзем укытучы булырга телим. Мин тарих дәресләрен алып барачакмын.

Барлык һөнәрләр авыр, һәм, үз һөнәреңдә оста булыр өчен, бик күп эшләргә кирәк.

КҮНЕГҮЛӘР

1. Нокталар урыннарына сүзләр языгыз:

1) Минем … һәм … арасында нинди генә һөнә кешеләре юк!

2) Фирая апа – әтинең … – балалар … эшли.

3) Ул анда унбиш елдан … эшли инде.

4) Тәрбияче булыр …, балаларны яратырга һәм аларны … беләргә кирәк.

5) Фәридә апа сыер … булып … эшли.

6) Сыерларны … көннәрендә дә, … дә саварга кирәк.

7) Ул мәктәптә югары сыйныфларда татар … һәм … сыйныфларда татар телен укыта.

8) Тагын педагогик …, сыйныфтан … эшләр ….

9) Әнинең апасы чәчтарашханәдә … … булып эшли.

10) Чәч алучы булып эшләү дә … түгел.

11) Ә әнинең абыйсы Рәүф абый – ….

12) Ул анда …-… эшли.

13) Ул телевизор да … карый, ял көннәрен дә кибетендә ….

14) Ә мин укытучы булырга ….

15) Барлык һөнәрләр авыр, һәм, … һөнәреңдә … булыр өчен бик күп … кирәк.

2. Сорауларга җавап бирегез:

1) Сез нинди һөнәрләр беләсез?

2) Хәсән Фәсхетдиновка ничә яшь?

3) Ул һәр атна нинди клубка йөри?

4) Марат Исмәгыйлев кем булып эшли?

5) Аның ничә баласы бар? Аның балалары олымы?

6) Әлфия белән Илнур кайда яшиләр? Алар кайчан өйләнешкәннәр?

7) Гөлсем Әмированың ничә баласы бар?

8) Аның ире кем булып эшли?

9) Әмир өйләнгәнме?

10) Әмир буш вакытында нәрсәләр эшләргә ярата?

11) Мәликә кем булып эшли?

12) Мәликә кияүдәме?

13) Асия Закирова мәктәптә балаларга нәрсә укыта?

14) Мәрьям Сабированың әти-әниләре кем булып эшлиләр?

15) Сез кайсы язучыларны беләсез?

16) Сезгә кайсы язучылар ошый?

17) Сез нинди бөек рәссамнарны беләсез?

18) Сезгә кайсы рус рәссамнары ошый?

19) Сезгә нинди һөнәрләр ошый?

20) Сез кем булырга җыенасыз?

4. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:

1) Миңа егерме бер яшь.

2) Миңа егерме бер яшь.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



Сейчас читают про: