Ничек дога кылырга?

Дога гади генә эшләнә торган бер эш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, "дога гыйбадәтнең асылыдыр". Дога кылу гыйбадәте дини тормышыбыз­да мөһим бер урын алып тора.

Бер спортчы, кайбер хәрәкәтләрне дөрес эшләү өчен көннәр буе күнегүләр ясаган кебек, дога кылучы кеше дә бу эшкә җанын, хәтта, җанын гына түгел, бөтен тәнен дә хәзерләргә тиеш. Дога кылучы кешенең ураза тотуы җисми һәм рухи хәзерлеккә мисал булып тора.

1. Тәүбә, истигъфар һәм дога кылучы кеше дога кылачак кичәнең көндезен, мөмкинлекләреннән чыгып, фәкыйрьләрне, ятимнәрне сәдака биреп сөендерергә, күңелләрен күрергә тиеш. Ире төрмәдә яки хәрби хезмәттә булган хатын-кызларның кай­гыларын уртаклашырга, аларга ярдәм итәргә тиеш. Алда сөйләп үтелгәнчә, дога кылудан элек берничә көн ураза тоту да саваплы.

2. Тәһарәт алып, 2 рәкәгать яки аннан да күбрәк намаз кылудан соң гына дога кылырга кирәк.

3. Дога кылганда кулларны өскә таба күтәрергә, ләкин күзләрне туры текәмәскә кирәк. Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: "Бер төркем кешеләр намаз укыганда күзләрен күккә текәүдән ваз кичсеннәр, әгәр ваз кичмәсәләр, күзләре сукыраер."

4. Дога кылганда кыйбла тарафына карарга кирәк. Чөнки дога гыйбадәттер һәм гыйбадәт вакы­тында бәндә кыйблага юнәлергә тиеш.

5. Доганы тавышны бик көчәйтмичә генә кылалар. Тавыш бик әкрен дә, бик каты да булмасын. "Раббыгызга яшерен һәм ялвару хәлендә дога кылыгыз, ялварыгыз" дигән аять ("Әгьраф" сүрәсе, аять 55.) дога кылганда тавышыбызның нинди булырга тиеш­леген аңлата; Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә: "Әй, инсаннар! Дога иткән Аллаһ саңгырау да, телсез дә түгел. Белегез, Ул сезнең белән атланган хайваннарыгызның муены арасындадыр (сезгә шул кадәр якындыр", — дигән. Коръәни Кәримдә исә "Без Аңа шаһ тамырыннан да якынрак" ("Каф" сүрәсе, аять 16.), диелгән. Монда Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу аятьне искә төшереп, Аллаһының кешегә якынлыгын белдерү өчен, "Ул сезнең белән атланган хайваннарыгызның муены арасындадыр" диюе доганы түбән тавыш белән кылуның, кирәклегенә ишарә өчен әйткән булса кирәк. Моннан аңлашылганча, дога кылган кеше тавышын ишетерлек кадәр генә күтәрергә тиеш.

6. Дога шигырь кебек үлчәүле булмаска тиеш. Ул күңелдән ничек килсә, шулай кылырга тиешбез. Дога рифма кебек үлчәүле рәвештә булганда, дога кылучы кеше үлчәү, рифма һәм башка сыйфатлар турында уйлап, мөмкин кадәр доганың әдәби шәкелдә булуына игътибар итеп, мәгънә һәм сами­мияте, гашыйк һәм мәхәббәте югалачак, аның уен "нинди матур дога кыла" дип әйтсеннәр дигән фикер биләячәк. Мондый дога рия һәм кыланып башкарган нотыкка охшап калачак.

Бу рәвешле кылынган догалар бәлки дини тойгылар һәм хисләрнең артуына тәэсир итә алыр. Кайбер вакыт догалар күңелләргә борчылу һәм мәхәббәт хисләре салырга мөмкин. Тик Пәйгамбәребез (с.г.в.) мондый догаларны хупламаган, һәм: "Дога иткәндә рифмалылыктан качыгыз", — дигән.

7. Дога озын булмаска тиеш. Кайбер кешеләр дога кылганда, тәфсилләп, Аллаһыдан ничек, кайчан һәм кайда, нинди нәрсәләр бирүен бөтен нечкәлекләре белән сорыйлар. Пәйгамбәр (с.г.в) мондый догаларны да яратмаган. Бервакыт Габдуллаһ бине Мугаффәл радыяллаһү ганһүнең улы:

"Аллаһым! Синнән җәннәтнең уң тарафындагы ак сарайны телим" дигән дога кылган. Моны ишеткән әтисе: "Улым, алай дога кылма, Аллаһтан җәннәт телә, сине җәһәннәм газабыннан коткаруы өчен ялвар. Мин Аллаһ илчесенең "Догада азгынлык кылучы бер кавем киләчәк"' диюен ишеттем", — дигән.

8. Доганың, кабул булачагына чын күңелдән ышанырга кирәк. Дога кылган кеше Яратучысыннан тели торган нәрсәсен ачык итеп сорарга тиеш. Бу турыда Пәйгамбәребез (с.г.в.) түбәндәгеләрне әйткән:

Сездән берегез дога кылганда, "Аллаһым! Теләсәң мине гафу ит, теләсәң миңа мәрхәмәт ит", димәсен. Теләгәнен, ачык итеп, аңлаешлы тел белән сорасын. Чөнки Аллаһыны мәҗбүр итә торган һичбер көч юктыр."

Дога кешенең бөтен барлыгы белән гыйбадәттә югалган мәледер. Шартлы теләкләр дога вакытын­дагы үзбарлыкның югалуына юл ачкан кебек, самимилекнең югалуына да сәбәп була ала. Шуның өчен доганы ачык тел белән кылырга кирәк.

9. Догада өмет һәм курку хөкем сөрергә тиеш. Коръәни Кәримдә "Аллаһының рәхмәтеннән азгын­нардан башка кем өметен өзә алыр?" ("Хиҗер" сүрәсе, аять 56.) һәм "Әй, Мөхәммәд, Минем исемемнән сөйлә ки, әй үзләренә начарлык кылып, чамадан тыш арттырып җибәргән колларым! Аллаһының рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, һичшиксез, Аллаһ гөнаһларның барчасын кичерер, чөнки Ул Гафу итүчедер, Мәрхәмәтледер, Рәхимледер" ("Зөмәр" сүрәсе, аять 53.) дигән сүзләрдән аңлашылганча, доганың кабул булуына өмет итмәү изге китабыбызның бу әмеренә каршы килү булыр иде. Беренче аятьтә исә, бу хакта тагын да көчлерәк әйтелә: "Азмаган (адашмаган) кеше Аллаһның рәхмәтеннән өметен өзмәс". Бу аятьләр дога кылган кешенең догасы һичшиксез кабул булачагына өмет итәргә куша.

Коръән Кәримдә еш кына "Аллаһыдан куркыгыз" дип әмер ителә. Дога кылганда мөэмин мөселман Аллаһы Тәгалә белән бер үзе генә кала. Мондый вакытта күңелне курку биләп алмау мөмкин түгел. Дога вакытында күңелен курку алмаган кеше әлегә йөрәген һәм җанын дога кылуга хәзерләмәгән була. Алда без кайбер пәйгамбәрләрнең догаларын­нан үрнәкләр китереп узарбыз. Догалары кабул булган ул бөек шәхесләрнең догалары кулларын Аллаһыга күтәрер күтәрмәс борын ук кабул булган дип уйлау дөрес булмас иде. Җәннәттән чыгарылган хәзрәти Адәмнең (г.с.) ничә ел буе ялварып күз яше түгүе дә безгә билгеле түгел. Авыру хәлендә яткан Әюбнең (г.с.), балык карынында үлем белән тартышкан Юнысның (г.с.) курку һәм өметләре турында да хәбәребез юк. Пәйгамбәрләрнең соңгысы, яратылганнарның иң өстене Мөхәммәднең (с.г.в.) сөекле хатыны Гайшә анабызга бер яла ягылган иде. Сөекле Пәйгамбәребезнең шиге аның җанын талаган. Аның кайгысы, аның газабы бары­сыннан артык булган. Җир йөзендә Пәйгамбәребез хатынының мондый ямьсез эш кылуыннан да начар бер нәрсә була алырмы? Инде мондый вакытта Гайшә анабыз һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәзрәтләренең догалары турында уйлап карагыз. Ул бөек инсан 38 көн, әйе, төп-төгәл 38 көн кайгы вә хәсрәт эчендә яшәгән. Ниһаять Аллаһы Тәгалә Гайшәнең (р.г.) гөнаһсыз, пакь булуы турында хәбәр биргән.

Пәйгамбәрләрнең тормышларыннан алынган бу мисалларны башка үрнәкләр белән дә баетырга мөмкин булыр иде. Пәйгамбәрләрнең дә догаларын курку һәм өмет эчендә кылуларын белү доганың мөһимлеге, курку вә өметнең әһәмияте турында сөйли. Аллаһы Тәгалә болай боерган: "Алар (пәйгамбәрләр) хәер (яхшы) эшләр белән чабалар, курку вә өмет итеп безгә ялваралар иде. Безгә карата чын күңелдән хөрмәт күрсәтәләр иде" (Әнбия, 90). Пәйгамбәрләрнең дә курку вә өмет эчендә дога кылулары без — кешеләргә дә доганы курку вә өмет эчендә кылырга кирәклеген аңлата.

Көндәлек тормышыбызда да, дога вакытында да, сәбәпсез курку бер нәрсә дә бирми. Сәбәпсез өметнең дә мәгънәсе юк. Без дусларыбыздан да нәрсә булса да өмет итәбез. Әмма өмет эчендә булганда без бернинди дә курку сизмибез. Ләкин Аллаһы Тәгаләдән өмет иткәндә, Аның рәхмәте һәм бәрәкәте белән булганда бу өмет курку катыш була.

10. Доганы изге вә яхшы эшләр өчен генә кылырга тиешбез. Мөселманнар дус, кардәш һәм танышларга карата начар ният белән дога кылмаска тиешләр. Хәтта дошманнар өчен дә бәддога кылуның ислам әхлагы белән бернинди бәйләнеше юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенә карата төрле усаллыклар эшләгән кешеләргә дә начар дога кылмаган. "Аллаһым! Аларга һидаять бир", дип дога кылган. Ачуланган вакытта кайбер хатын-кызларның үз бала­ларына "Күзең чыксын", "Үлеп киткерең!" кебек сүзләр белән бәддога кылулары бик начар гадәт.

11. Дога кылучы кеше, идарә кешесе яки эш бирүче булса, кул астындагыларга җәбер-золым итмәскә, аларга карата хаксызлык кылмаска тиеш. Аллаһы Тәгалә залимнең түгел, киресенчә, мәзлумның яки бер золым күрүченең догасын кабул итәр.

12. Доганың кабул булуы өчен дога кылган кешенең хәләл кәсеп иясе булуы шарт. Мөгаен, шуңа күрә: "Дога — ихтыяҗның ачкычыдыр. Бу ачкычның тешләре исә хәләл хезмәт белән табылган бер кабырлык аштыр", — диелгән.

Бүгенге көндә бик күп мөселман мөселманнарның газиз, кадерле булулары өчен дога кылалар. Шуның белән бергә ислам илләрендә фәкыйрьлек, бичаралык һәм артталык хөкем сөрә. Кызганычка каршы, бүген мөселманнар арасында хәләл мал казану теләге көннән-көн азая бара.

Шуны истә тотарга кирәк, гыйбадәтләрнең дә бер максаты була. Ул — мөселманны яхшы холыклы, әхлаклы бер инсан хәленә китерү. Бер кеше намаз да кылса, харам ризык та ашаса, шуны гаиләсенә дә ашатса, аның намазында кимчелек бар дигән сүз. Бер мөселман намаз да кылса, шул ук вакытта башкаларга золымлык та күрсәтсә, кул астында эшләгәннәрнең хакларын бирмәсә, аларның кешечә яшәүләре өчен мөмкинлек булуга карамастан, бу мөмкинчелекне аларга бирмәсә, аның намазы бары тик тыштан гына була.

Мөселман никадәр дога кылса да, никадәр намаз укыса да, харам ризык ашаган вакытында догасы вә гыйбадәте кабул булмас. Моннан элек Аллаһыдан гөнаһларын гафу әйләвен, дөньяви тор­мышка бәйле тиешле теләкләрен сораячак кеше дога кылачак кичәнең көндезләрен фәкыйрьләргә сәдакалар бирергә, ярлы һәм мохтаҗларны сөендерергә тиеш.

Мондый кеше үзе сөендергән кешеләрнең дә хәер-догасын алачак һәм аның хакында кылынган догалар Аллаһы Тәгаләгә ирешәчәк.

Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән:

"Һәркем янында булмаган дин кардәше өчен дога кылса, үзенә вәкил буларак җибәрелгән фәрештә: "Ул доганың бер өлеше синең өчен булсын", — дип әйтер.

Бу мәсьәләгә мөнәсәбәте булган Әбү Даудның "Сөнән" исемле хәдис китабында болай диелгән:

"Иң тиз кабул була торган догалар — бер кешенең башка берсе хакында кылган догасыдыр".

Инсанның башка берсе хакында хәер-догада булуы өчен ул кешенең, һичшиксез, яхшы гамәлдә булуы, ягъни яхшы эшләр эшләве кирәк. Бу гамәлләр ике төрле була:

а) бер кеше икенчесенә турыдан-туры ярдәм итәр, ихтыяҗын канәгатьләндерер; шуның белән үзенә хәер-дога кылынуына сәбәп булыр;

б) яки кеше дин, ил һәм милләт файдасына яхшы эш эшләр, бер вакыф корыр, китап язар, эшләгән хәерле эшләре өчен хәерле догада булыр. Моңа мәчет төзү, чишмә төзәтү, мәктәп ачу һ.б. эшләрне дә кертергә мөмкин.

Ничек һәм нинди юллар белән булса да мөселманнар үзләре хакында башкаларның хәер-догаларын ала торган яхшы эшләр, файдалы гамәлләр кылырга тиешләр. "Әли Гыймран" сүрәсенең 114 нче аяте бу караштан зур мәгънәгә ия. "Алар Аллаһыга вә Ахирәт көненә инанырлар. Яхшылыкка өндәрләр, начарлыклардан тыярлар вә хәерле эшләр эшләргә ашыгырлар. Инде алар салих, диндар кемсәләрдер".

Ислам дине күзлегеннән караганда, хәерле эш эшли алмаган кеше юк. Түбәндә китерелгән хәдис тә шуны аңлата:

"Сездән нинди дә булса начар бер эш күргән кеше, аны үз кулы белән төзәтсен. Әгәр кулы белән төзәтергә көче җитмәсә, теле белән, аңа да көче җитмәгән кеше кальбе белән эшләгән эшләре өчен аңа нәфрәт итсен, төзәлүе өчен дога кылсын. Монысы — иманның иң зәгыйфедер".

Мөселманга хәерле эшләр эшләргә бик күп мөмкинлекләр бар. Боларның һәркайсы саваплы булачак.

Форсаттан файдаланып, тагын бер мәсьәләгә тукталып үтик. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарны дога кылырга дәртләндергәндә, дога­дан элек үтәлергә тиешле булган эшләр турында да аңлаткан. Нинди дә булса бер начар эшне төзәтү бары тик күңел белән генә эшләнсә, бу — иманның иң зәгыйфедер. Шул рәвешчә, ул мөселманнарга никадәр зур һәм авыр җаваплылык төшүенә басым ясаган.

Бүгенге көндә начар эшне кулыбыз белән төзәтү мөмкинчелеге дә булмаска мөмкин. Ләкин аны телебез белән төзәтү мөмкинчелекләре һәрвакытта да бар. Газетада басылган бер мәкаләдә фикерләрнең дөрес яки ялгыш булуын авторның үзенә белгертү, радио, телевидение программаларына хатлар язып, төрле фикерләр әйтү һ.б. әйтелгәннәргә үрнәк була ала. Мондый эшләрне башкармыйча, утырган җирдән генә кылган догаларны Аллаһы Тәгаләдән кабул итүен көтү дөрес булмас иде.

13. Дога саф күңел белән кылынырга тиеш. Санап узган шартларга өстәп, дога кылганда күңел пакьлегенең иң төп шарт булуын әйтергә кирәк. Күңел пакь булмаса, дога Кәгъбәдә кылынса да, Мәсҗид Нәбәвидә (Мәдинәдә Пәйгамбәребезнең мәчете) кылынса да, файдалы булмас. Гыйбадәт башында килгән шартларның берсе — күңел пакьлеген саклау. Бер хәдистә: "Тәндә бер ит кисәге бар, әгәр ул пакь булса, бөтен тән пакьтер. Ул — йөрәктер, кешенең күңеледер", — диелгән. Әгәр Кәгъбәдә кылынган бөтен догалар кабул булса, мөшрикләрнең дә догалары кабул булыр иде. Чөнки алар да үз диннәре һәм гадәтләре буенча һәрвакыт анда гыйбадәт вә дога кыла торган булганнар.

14. Доганың, кабул булуында ашыкмау шарт. Дога кыла торган кеше бер вакыт дога кылганнан соң: "Догаларым кабул булмый, мин инде дога кылудан ваз кичтем, бүтән дога кылмыйм" кебек сүзләр белән дога кылудан тиз генә читләшмәскә тиеш. Доганың шунда ук кабул булуын көтү бик ялгыш фикер. Аллаһы Тәгаләнең догаларны кайчан кабул итәчәге беленмәс. Дога кылу безнең вазифа­быз, кабул итү-итмәү Аның кулында. Догабыз кабул булмаса да кылган догаларыбыздан савап казаныр­быз. Югарыда сөйләгәннәребезгә бәйләнешле түбәндәге хәдискә игътибар итегез.

"Аллаһы Тәгалә сөйгән колының үзенә дога кылуын күрүгә: "Әй, Җәбраил, бу колымның теләгән хаҗәтен җиренә җиткерүне соңлат, чөнки Мин аның тавышын ишетергә телим", сөймәгән бер колының дога кылуын күрүгә: "Әй, Җәбраил, бу колымның теләгәнен җиренә җиткер, чөнки мин аның тавышын тыңлаудан хушланмыйм", — дип боерган.

Дога кылып, догасының шул вакытта ук кабул ителүен белү инсанга бәхет бирәме, әллә аны тирән уйга саламы? Догасы шунда ук кабул булган кеше дога кылуны дәвам итәргә тиеш, чөнки догасының нинди сәбәп белән кабул булуы турында аның кулында бернинди дә дәлил юк. Хәтта Аллаһы Тәгалә каршында сөелмәгән бер кол булып та, догасы кабул булса, бу сөенечтән бигрәк кайгы булырга мөмкин.

Догасы кабул булмаган кеше, догасының нинди сәбәпләр аркасында кабул булмаганы турында уйланырга тиеш. Үзен, уңай халәткә китереп, догалары кабул булган инсан кебек тотарга тырышырга тиеш. Бу ике халәттә дә дога кылуны дәвам итәргә кирәк.

Бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) "Ашыгып, дога кылдым, кабул булмады, димәсәгез, догаларыгыз кабул булыр", — дигән. Башка бер хәдистә исә ашыгу: "Догам кабул булмады" дип, доганы ташлау белән бер дәрәҗәдә бәяләнә.

15. Дога. Тел беләнме, кальб беләнме?

Монда ачыкланырга тиеш булган тагын бер мәсьәлә бар. Доганы тел беләнме, кальб беләнме яки шыпырт кына кылу дөресме? Кайбер галимнәрнең фикеренчә, доганы һәрвакыт тел белән генә кылу шарт түгел. Кайбер вакытларда дога эчтән генә кылыныр. Югарыда сөйләгәннәребезгә өстәп, Кушәйри Рисәләсеннән түбәндәге юлларны китереп үтик.

"Төрле вакытлар була. Кайбер вакытта яки халәттә дога тын гына торудан өстендер. Әдәп буенча да бу шулай. Кайбер вакытларда тын гына тору догадан да хәерлерәк. Бу да әдәптер. Бу хәлләр вакытка һәм халәткә карап беленер һәм хәл ителер. Чөнки вакыт һәм халәткә хас булган хәлләр шушы вакыт эчендә мәйданга чыгар. Бәндә, дога кылырга дип, кирәк мизгелдә күңеленнән бер боерык алса, дога кылу хәерлерәк булыр. Тын гына тору кирәк булганда, шуңа бәйле әмер алса, тын гына тору хәерлерәк булыр."

Аңлашылганча, дога кылу беренче караштагы кебек гади һәм җиңел эш түгел. Кайчан дога кылырга, кайчан тыныч кына торырга кирәклеген, бәлкем, әйтеп үткәнебезчә, бары тик пакь йөрәккә ия булу белән генә аңларга мөмкин булыр. Андый йөрәккә ия булу да җиңел түгел. Бәлкем, аның өчен гомер буе тәнне һәм җанны тәрбия итәргә кирәктер. Бәлкем, аның өчен болар гына да җитмәс, әмма мәңгелек тормыш өчен моны эшләүдән башка чара юк.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: