Бишенче шарт — «Ихлас»

Кереш

Соңгы вакытта иман, ислам, дин, шәригать, тәүхид, гакыйдә дигән сүзләр еш очрый башлады. Бу бик яхшы күренеш. СССРда яшәгәндә акырынлык белән сүнеп бара торган дин, бүген тагын көч-куәт ала башлады. Көннән-көн бик күп мәчетләр төзелә, мәдрәсәләр ачыла, китаплар бастырыла, газета-журналларда да дин һәм тормыш турында бик күп булмаса да, вәгазьләр, мәкаләләр басыла вакытына күрә яхшы, Аллаһыга шөкер итеп шатланып яшибез.Ләкин әле без, бүген үзебезне ислам белгечләре дип әйтә алмыйбыз. Безнең бүгенгесе көндә тормышыбыз бик катлаулы һәм акырынлык белән аякка басып килгән күтәрелеш чорында яшибез, чөнки безнең күбебез әле бик күп нәрсәләрне белми. Мисал өчен «нәрсә ул ислам?» «гакыйдә нинди фән ул?» «тәүхид белән гакыйдәнең аермасы бармы?» һәм бүтән шундый сорауларны алдыбызга төзеп аларга дөрес җаваплар эзләгән вакыт. Әлбәттә, гакыйдә, тәүхид, шәригать, иман сүзләре асыллары(нигезләре) бергә килеп тоташса да, алар барысы да төрле нәрсәне өйрәтә торган фәннәр булып саналалар. Җирдә үсүче агачлар агач дип аталсалар да, алар да бер-берсеннән аерылып торалар. Берсе аның алма, икенчесе хөрмә, өченчесе лимон үстерә. Кайбер агачлар файдалы җимеш бирсә, кайберләре матурлык өчен генә, ә кайберләре черегән, файдасыз. Әйе, гакыйдә белән тәүхиднең дә аермасы бар. Әгәр алар бер булса, икесенә дә бер үк исем кушарлар иде дә, икесен дә бер үк исем белән йөртерләр иде. Ләкин, аларның аермасы булганга аларны төрле исемнәр белән йөртәләр. Шулай булгач без үз үзебезгә «нәрсә соң ул гакыйдә?» дип иң беренче сорауны алдыбызга куыйк, аннан соң тәүхиднең нәрсә икәнен тикшерербез. Гакыйдә ул иман, ышану дибез (русча – вероубеждение). Җир өстендә мөселманнардан кала тагын бик күп төрле кешеләр яши. Алар христианнар, яһүдләр, баптистлар, буддистлар, кришнаитлар һәм башкалар. Аларның һәрбересенең гакыйдәсе бар, дип беләбез. Мөселманнарның һәм христианнарның, яһүдләрнең һәм буддистларның гакыйдәләре бүгенгесе көндә бер түгел. Әгәр дә аларның гакыйдәләре бер булса, алар арасында дин өлкәсендә бер нинди мәсьәләләр булмас иде. Алар барысы да җир өстендә тату яшәрләр иде. Карагыз католиклар белән православие бүген ничек яши? Чөнки, аларның да гакыйдәләре бер үк төрле түгел. Шуңа күрә алар арасында да төрле тавышлар һәм фетнәләр чыга. Шулай итеп без җир өстендәге халыкларның гакыйдәләре төрле-төрле икәнен аңлыйбыз. Ләкин аларның барысы да дөресме соң? Әллә шуларның берсе генә дөресме? – дип үзебезгә сорау бирә алабыз. Бу сорауга җавап билгеле Раббыбыз Аллаһ бер булгач, Аңарга ышану да, гакыйдәсе дә бер булырга тиеш. Ул гакыйдәләрнең берсе генә дөрес, ә калганнары дөрес түгел, батыл, – дип әйтәбез. «Ә кемнең гакыйдәсе дөрес соң?» – дигәндә, без әһли сөннәт вәл-җәмәгатнең, мөселманнарның гакыйдәсе дөрес, ә калган бөтен диннәрнең гакыйдәләре бозык дип ышанабыз.

 

 

1. Тәүхид – динебезнең нигезе!

Барча мактау-данлау Аллаһ Тагәләгә! Без Аңа шөкрана кылабыз, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аның ярлыкавын үтенәбез! Үзебезнең начарлыгыбыздан, бозык гамәлләребездән Аллаһ Тагәләдә сыену эзлибез! Аллаһ туры юлга күндерсә, берәү дә адаштыра алмас, Аллаһ адаштырганнарны исә берәү дә туры юлга кертмәс. Шәһәдәт бирәмен: Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы зат һич юк, Ул Берүзе, Тиңдәшсез, һәм шәһәдәт бирәмен: Мөхәммәд аның колы һәм илчесе! Һәр мөселман шуны белергә тиеш: тәүхид – ул Ислам динебезнең асыл нигезе. Һәркем аңлый: йорт төзегәндә иң мөһим нәрсә ул – нигез. Бары нигез нык булганда гына өебез чыдам, нык булачак. Мондый йортта гына салкыннан, буран-давылдан курыкмыйча, аның әле озак еллар безгә хезмәт итеп, җимерелмәсенә инанып, тынычлап яшәп булачак. Нигезе исә зәгыйфь булса, өебез күпмедер вакыттан соң җимерелеп төшәчәк. Шуңа да нигез хакында кайгыртып, аны яхшылап, ныгытып салырга тырышабыз. Ә Ислам динебезнең нигезе, аның ныклыгы, куәтлелеге өчен тиешле дәрәҗәдә тырышабызмы, тиешле дәрәҗәдә борчылабызмы? Ә бит тәүхид гади нигез генә түгел, ул – безнең ахирәттәге бәхетебезнең нигезе.

Ә нәрсә соң ул тәүхид?

Тәүхид сүзе гарәп телендәге үәхәдә дигән фигыльдән барлыкка килгән. Мәгънәсе – нәрсәне дә булса бер итү. Димәк, “Тәүхид – ул Аллаһка ширек кылмыйча, бары тик Аңа гына гыйбәдәт кылу” дигән сүз. Тәүхид – Аллаһ Тагәләнең үзенең колларына булган иң бөек әмере. Аллаһ Тагәлә Коръәндә әйтә:

“Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым” (Зәрият 56). – ди. Аллаһ Тагәлә без, кешеләрне, һәм җеннәрне бары тик тәүхидне үтәү өчен генә яралткан дигән сүз бу.

“Бакара” сүрәсенең 21 нче аятендә дә Раббыбыз Аллаһ шул хакта әйтә:

“Ий, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне халык кылучы Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз! Бәлки тәкъва кешеләрдән булырсыз.” (Бакара 21).

Ә нәрсә соң ул гыйбадәт?

“Гыйбәдәт – Аллаһ яраткан һәм хуплаган ачык һәм яшерен эшләрнең гомуми атамасы ул ”. АЛЛАҺ Тагәлә кешеләргә Үзенең Илчеләрен җибәрде, алар аша Китапларын иңдерде. “Нәхел” сүрәсенең 36 нчы аятендә дә Аллаһ әйтә:

“Без өммәтләрнең һәрберсенә расүлләр җибәрдек: “Фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһтан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидгать гамәлләр белән динне пычратмагыз”, – дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидәяткә салды вә итагать итмәгәннәренә адашуны беркетте”. (Нәхел 36).

Шуңа күрә һәрбер пәйгамбәр үз кавеменә иң беренче шушы сүзләр белән эндәште:

“Ий, кавемем! Фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, Аллаһтан башка сезнең Иләһегез юк”.

Һәрбер пәйгамбәр дә дәгъватын тәүхид белән башлады Аллаһнын Үзенә генә гыйбадәт кылырга чакырды. Динебез Исламның иң беренче әркәне дә – ул тәүхид, Аллаһның бары Берүзенә генә гыйбадәт кылу. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте:

«Ислам – «Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы зат (иләһ) юк, Мөхәммәд – Аның Илчесе», – дип әйтү, намаз уку, зәкәт түләү, Рамазанда ураза тоту, булдыра алсаң Йортка хаҗ кылу ул».

Ислам диненең биш әркәне арасында иң беренчеләрдән булып шушы шәһәдәт сүзләре тора: «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы зат (иләһ) юк, Мөхәммәд – Аның Илчесе». Биш вакыт намаз фарыз ителгәнче, Пәйгәмбәребез галәйһиссәләм унөч ел буе шушы сүзләрне аңлап әйтергә өндәде. Бер Аллаһның үзенә генә гыйбадәт кылырга чакырды. Мугаз ибн Җәбәлне Йәмәнгә дәгъват белән җибәргәндә дә аңа әмер итеп әйтте: “Син китап әһелләренә барасың, иң беренче дәгъватыңны шәһәдәт сүзләреннән – «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы зат (иләһ) юк, Мөхәммәд – Аның Илчесе» дип башла. Әгәр сиңа җавап бирсәләр, аннан соң әйт: Аллаһ Тагәлә биш вакыт намаз фарыз итте, монысына да җавап бирсәләр, әйт: Аллаһ Тагәлә Зәкәт бирүне фарыз итте, дип”. Болар барысы да бер Аллаһ лыкның әһәмиятенә ачык дәлил булып тора. Шәһәдәтебез дөрес булмаса, калган гамәлләребездән файда булмый, чөнки бөтен гамәлләр дә шушы нигезгә таяна, шушы нигездән башлана. Без, мөселманнар, шушы асыл нигезне өйрәнергә тиешбез. Бер Аллаһлык (русча әйткәндә, “Единобожие”) фәнен өйрәнү – безгә фарыз, Бер Аллаһлык хакында китаплар уку, вәгазьләр тыңлау барлык мөселманнар өчен төп бурыч. Кеше дин юлында үтә тырыш булып, искиткеч күп гыйбәдәт кылса да, гыйбадәтендә ихлас булмаса, Аллаһ белән беррәттән башка иләһләргә дә ышанса, аларга гыйбадәтен сарыф итсә, бу бәндәнең бар гамәлләре дә файдасыз. Ә гыйбадәтне бозучы, иң куркыныч, иң хәтәр нәрсә ул – ширек, ягъни Аллаһка тиңдәшлек кылу.

“Зүмәрә” сүрәсенең 65 аятендә Раббыбыз Аллаһ шул хакта кисәтә, безне һәлакәттән саклый:

“Ий, Мөхәммәд, сиңа һәм синнән әүвәлге пәйгамбәрләргә вәхий ителде, әгәр Аллаһка бер нәрсәне ширек-тиңдәш итсәгез, әлбәттә, гамәлләрегез батыл булыр иде, вә үзегез дә һәлак булучылардан булыр идегез.” (Зүмәрә 65).

“Әнгәм” сүрәсенең 88 аятендә дә ширек катышып кылынган гамәлләрнең файдасыз булуы әйтелә:

“Әгәр дә Аллаһка тиңдәшлек кылсалар, әлбәттә, аларның кылган изге гамәлләре югалыр иде.” (Әнгәм, 88).

Иманыбызны бозучы ширек — ул бөтен гыйбадәтебезне батыл итүче гамәл. Ширек ике төргә бүленә — зур ширек һәм кече ширек. Зур ширек — ул Аллаһтан башка бүтән иләһкә табыну, гыйбадәт кылу. Нинди генә төр гыйбадәт булуына карамастан, дога, корбан чалу, нәзер әйтү һәм башка төрле гыйбадәтләр булсын, Аллаһтан башка, әйтик, пәйгамбәрләр яки фәрештәләр, салихиннар кебек бүтән иләһкә кылына икән, бу — ширек. Гыйбадәтләребезнең барысы да Аллаһка гына булырга тиеш. Аллаһ Тагәлә ширек кылучының, ягъни мөшрикнең бер гамәлен дә кабул итми.

“Иман китереп тә, иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне катыштырмаганнар (ягъни ширек кылмаучылар турында бара сүз). Алар — Аллаһ газабыннан имин булачаклар һәм алар туры юлга күнелүчеләр”, — ди Аллаһ Тагәлә “Әнгам” сүрәсенең 82 нче аятендә.

Кече ширекнең иң хәтәре исә — рия. Пәйгәмбәребез галәйһиссәләм әйтте сәхәбәләргә: “Сезнең өчен иң курыкканым—кече ширек”, — диде. Аннан сорадылар: “Нәрсә соң ул кече ширек”? Пәйгамбәребез әйтте: “Кече ширек ул — Рия”, — диде. Мисал китерик: кеше намазга баса, ул үзенә кешеләр карап торганын күрә, сизә һәм махсус рәвештә намазын матурлата башлый, озаклап укый. Кече ширеккә тагын бер мисал: әйтик, берәү сәдака бирә, ләкин күңеленнән минем нинди юмарт икәнемне күрсеннәр, башка кешеләр арасында мактасыннар әле дип уйлап, сәдакасын күрсәтеп бирә. Аллаһ каршында бу гамәлләр берсе дә кабул ителми. Бары тик ихластан, Бер Аллаһ өчен генә, Аның ризалыгына гына ирешим дип кылынган, шулай ук пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәтенә туры килгән, бидгатьләрдән чиста булган гамәлләребез генә кабул булачак. Әйткәнебезчә, тәүхидне бозучы иң зур золым ширек булса, гыйбадәтебезне бозучы иң зур бозыклык бидгать гамәлләр кылу, ягъни диндә булмаган яңалыклар кертү. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте (Бохари һәм Мөслим җыентыгында китерелә):

«Безнең эшебезгә яңа һәм аңа бәйләнеше булмаган нәрсә кертүченең шул эше кире кагылачак».

Ягъни Аллаһ Тагәлә аның гамәлләрен кабул итмәячәк. Аллаһның Илчесе фанатикларның Исламны артык катлауландыруларыннан һәм бозуларыннан тыйган. Әлеге хәдиснең эчтәлеге Коръәннең күп аятьләре белән раслана. Алардан аңлашылганча, уңышка ирешү һәм котылу өчен Пәйгамбәребезнең сөннәтенә бернинди өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертмичә иярергә кирәк. Мәсәлән, Аллаһы Тагәлә әйтә:

«Әйт: «Әгәр сез Аллаһыны яратсагыз, миңа иярегез. Шул вакытта Аллаһ сезне яратыр…» «Дөреслектә, бу – Минем туры юлым, аңа иярегез һәм сезне Аның юлыннан тайпылдыручы башка юлларга иярмәгез».

Үзенең вәгазьләрендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бик еш болай дип сөйләгән:

«Иң яхшы сүзләр – Аллаһының сүзләре. Иң яхшы һидаять – Мөхәммәтнең һидаяте. Сезгә яңа уйлап чыгарылган эшләрдән сакланырга кирәк. Чөнки һәр яңа эш – бидгать. Ә һәр бидгать – адашу. Һәр адашу утта тәмамланачак».

Аллаһының һәм Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең боерыгына туры килмәүче һәр гамәл кире кагылачак, ягъни, бөтен гамәлләр шәригать хөкемнәре белән бәйле булырга һәм алар белән билгеләнергә тиеш. Шуны онытмыйк: әгәр Аллаһ Тагәлә гамәлләребезне кабул итүен теләсәк, ике шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, гамәлебез ихластан бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Икенчедән, сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәтенә туры килүе шарт. Шул вакытта гына безнең динебез, гыйбадәтләребез дөрес булачак. Бакара сүрәсендә Аллаһы Сүбхәнәкә вә Тагәлә әйтә:

“Ий, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрләрне халык кылучы Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз! Бәлки тәкъва кешеләрдән булырсыз. Ул сезгә җирне түшәк кылды, вә күкне бина кылды, вә күктән яңгыр иңдерде, сезгә ризык булсын өчен төрле җиләк-җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһка һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез: Аның тиңдәше юк!”

Зур бер галим әйтә: “Коръән тулысынча тәүхид турында”. Чөнки анда Аллаһ Тагәлә турында хәбәр ителә, Аның күркәм исем-сыйфатлары, Аңа ширек кылмыйча, бер Үзенә генә гыйбадәт кылырга кирәклеге, яки ихластан Аллаһка гыйбадәт кылучы тәүхид әһелләренең бу дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәттә булулары хакында әйтелә. Ширек кылучыларның каты газап көтәчәген Коръәннән укып беләбез. Шулай ук Расүлләрнең үз кавемнәрен тәүхидкә чакырулары, ширектән тыюлары турында риваятьләр бар. Расүлләргә иярүчеләр иминлектә булды, ә аларның сүзләрен ялганга чыгаручылар җәзага тартыла. Хәләл белән хәрам турында да хәбәрләр күп Коръәндә. Чөнки алар да Раббыбызның хакы. Аллаһ ризалыгы өчен хәләл ризык ашау, Аллаһ ризалыгы өчен хәрәмнан тыелу болар да тәүхиднең хакы. Шулай итеп, Коръән тулысынча тәүхид, чөнки ул тәүхидкә өнди, аның капма-каршысы булган ширектән тыя; тәүхид әһелләре турында сөйләп, аларны шатландыра, мөшрикләргә (ширек кылучылар) нинди каты газап булачагын искәртә; хәләл һәм хәрәм хөкемнәрен ачып сала.

 

2. Тормыш юлы…

Әгәр үзебезне чолгап алган дөньяга күз салсак, анда яшәүче күпләгән кешеләрне күрербез. Җир шарында яшәүчеләрнең саны җиде миллиардка якын. Без тән төсебез һәм милләтебез, холкыбыз һәм телебез, тышкы кыяфәтебез һәм рухи сыйфатларыбыз белән бер беребездән аерылып торабыз. Ләкин барыбызны да берләштерүче үзенчәлек бар — без бу дөньяга киләбез, күпмедер яшибез һәм, телибезме-теләмибезме, аннан китәргә мәҗбүрбез.

Безне кайчан да булса да

«МИН БУ ДӨНЬЯГА КАЯН КИЛДЕМ?»,

«НИ ӨЧЕН ЯШИМ?»,

«ФАНИ ДӨНЬЯДАН СОҢ МИНЕ НИЛӘР КӨТӘ?»

кебек сораулар борчыгандыр. Адәм баласы бу дөньяга килгәндә үзенең җенесен, әти-әниләрен, туган җирен сайлап алмый. Мондый сайлау хокукы кешегә бирелмәгән, боларның барысы да аннан башка хәл ителгән. Үзебезгә карыйк эле: без үстек, тирә-як мохит турында уйлана торган фикер йөртүче кеше булдык. Ә бит кайчандыр без бу дөньяда юк идек. Ул чагында кайда һәм кем булганбыз? Безгә тормыш бүләк итүче, кем УЛ? Җылылык алып килүче кояшны, төрле җимешләрне һәм үсемлекләрне, шуларны үстерердәй шифалы дым булып җиргә иңүче яңгырны, яшәеш өчен әһәмиятле булган су һәм һаваны, тагын бик күп төрле нигъмәтләрне безгә КЕМ биргән?! Игътибар итсәк, файда китерүче күпме хайваннар кешегә буйсындырылган! Бу нигьмәтләр барысы да безгә бүләк ителгән һәм аларны күз алдына китереп, санап бетерерлектә түгел. Киләсе мисаллар турында уйланыйк әле: йортларны төзүче төзи, өстәлне балта остасы, ә машиналарны һәм көнкүреш техникасын инженерлар һәм завод эшчеләре ясый. Болар барысы да һәр нәрсәне ясаучы, барлыкка китерүче булуын дәлилли. Әгәр без үзебезне чолгап алган катлаулы төзелешле һәм катгый законнарга буйсынып яшәүче дөньяга күз салсак, аның да Барлыкка китерүчесез генә, үзлегеннән килеп чыкмаганлыгы аңлашыла. Моның шулай икәнлеген көн белән төннең төгәл тәртиптә алмашынуы, Җиһандагы миллиардлаган планеталарның бер-берсенә комачауламыйча үз орбиталарында йөзүләре һәм шундый бик күп мисаллар тагын бер кат раслый.

Безгә тормыш бүләк итүче Раббыбыз бу зур дөньяда ялгызыбызны гына калдырмаган. Аллаһ безгә ашар ризык, сулар һава, сәламәтлек биргән. Бергәләшеп тормыш алып барырга якыннарыбыз һәм туганнарыбыз бар. Ә Аның безнең турындагы иң зур кайгыртучанлыгы безгә тугры юл күрсәтүе. Бу юлны без барыбызда эзлибез. Күпләребез аны бәхеткә юлыгуда күрә. Ләкин бәхетне һәркем үзенчә аңлый: кем өчендер бу — зур байлыкка ия булу, кемдер аны дан-шөһрәттә һәм хакимлектә күрә, ә кемгәдер гаилә иминлеге — чиксез бәхет.Ләкин чын бәхеткә илтүче һәм иң туры юл бер генә һәм бары тик безне Яралтучы гына безгә ул тугры юлны күрсәтә ала. Аллаһ, безне Яралтучы буларак, безгә нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы булуын, нинди нигъмәтләр кирәклеген — барысын да белә. Аллаһ безгә әлеге тугры юлны үзенең илаһи китаплары һәм пәйгамбәрләре аша күрсәткән. Моннан мең ярым диярлек ел элек пәйгамбәребез Мөхәммәткә (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) Аллаһның илаһи китабы -Коръән иңдерелде. Ул яшәү өчен күрсәтмә, кешеләрнең барчасына да шифа булып тора, анда дөреслек күрсәтелгән һәм ялган фаш ителгән. Бу изге китап бүгенге көнгәчә бернинди үзгәрешсез сакланган. Анда без фәлсәфәчеләр һәм фикер ияләре мең еллар дәвамында эзләп тә таба алмаган яшәешнең максаты һәм асыл мәгънәсе турындагы сорауларга җавап күрәбез. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бу сорауга мондый җавап бирә: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен генә яралттым» (Таратучы 56)

Кайбер кешеләрнең аңлавынча, Аллаһка гыйбадәт кылу намаз уку, дога кылу, ураза тоту һәм башка шундый йолаларны үтәү белән чикләнә. Дөреслектә исә гыйбадәт ул Аллаһ Тәгалә яратырлык һәм разый булырлык барлык сүзләребез һәм гамәлләребез: ата-ананы тыңлау, үз гаиләң һәм балаларың турында кайгырту, туганлык җепләрен өзми саклау һәм үзара яхшы мөгамәләдә тору, өлкәннәрне, тирә-күршеләреңне һәм дусларыңны хөрмәт итү, тыйганнарыннан тыелу, рөхсәт иткәннәренә ниятләнү. Аллаһ бары тик Аңа гыйбадәтне генә хуп күрә. Бу Бер Аллаһка гына гыйбадәт дип атала. Аллаһы Тәгалә дөньяны шундый итеп яраткан ки, һәр нәрсәнең капма-каршы пары бар. Көннең-төне, акның – карасы. Ир – атка парга хатын- кыз яратылган. Шулай ук Бер Аллаһка гыйбадәтнең да капма-каршысы бар — күптәңрелелек (ширек). Күптәңрелелек ул — Аллаһ Тәгаләдән башка кемгәдә булса яки нәрсәгә дә булса табыну һәм аларның Раббыбызга хас булган юктан бар итү, җан бирү һәм җан алу, бар нәрсәне дә белү һәм булдыра алу кебек сыйфатларның берсенә генә булса да ия булуына инану. Аллаһ Коръәндә үзен тасвирлап болай ди: «Әй Мөхәммәт (аңа Аллаһның рәхмәте булсын), әйт: Аллаһ Бер, һич нәрсәгә мохтаҗтүгел, һичкемне тудыр-мады һәм һичкемнән тудырылмады. һичкем дә аңа тиңдәш булмады» (Ихлас сүрәсе).

Бүгенге көндә Аллаһка ширек китерүне адым саен очратырга була. Кара мәче кичкән юлдан барырга курку, ярдәм сорап экстрасенсларга һәм сихерчеләргә, төрле «дәвалаучыларга» мөрәҗәгать итү, йолдызнамәләргә һәм фал ачучыларга ышану, бөтиләр һәм талисманнар тагу, сәламәтлек һәм байлык, уңыш һәм бәхет алып килер дип, алардан ярдәм өмет итү һәм шундый бик күп мәгънәсез ырымнар Аллаһка ширек итү булып тора. Болар барысы да Аллаһ Тәгаләгә карата тиңдәшлек кылу һәм гаделсезлек булып тора. Шулай ук Коръәндә һәм Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) хәдисләрендә телгә алынмаган «изге» урыннарга хаҗ кылу да күптәңрелелек булып тора. Күптәңрелелек хакында Коръәндә болай диелгән: «…Аллаһка ширек кылма, дөреслектә ширек — олы золымлылыктыр» (Локман 13). Кешеләр золымлылык, гаделсезлек чагылышлары белән даими рәвештә йөзгә-йөз очрашып торалар. Әйтик, ана кеше баласын карынында йөртә, күкрәк сөтен имезеп үстерә, ул көйсезләнгәндә яисә чирләгәндә керфек какмый, кайгырта, карый-тәрбияли. Ә үсеп җиткәч, баласы инде картайган анасын оныта, ялгызын калдыра. Үзенә карата гаделсезлек кылынган, рәнҗетелгән ана нинди хисләр кичерер икән?!

Ә безгә чиксез нигъмәтләр бүләк иткән Аллаһка карата гаделсезлек тагын да зуррак, рәхимсезрәк түгелмени?! Һәм бу гаделсезлек аны кылучыга Аллаһның нәфрәтен тудыра. Безне кисәтеп Коръәндә әйтелгән: «…Аллаһтан куркыгыз, дөреслектә Ул газап бирүдә катыдыр» («Сөреп чыгару» сүрәсе, 7 аять). Аллаһның нәфрәте кешегә фани дөньяда ук ирешүе ихтимал: кеше сәламәтлеген һәм тынычлыгын, байлыгын һәм мөлкәтен, туганнарын һәм якыннарын, җәмгыятьтәге дәрәҗәсен югалтырга мөмкин. Аллаһның газабы кешегә бу дөньяда ук ирешмәсә дә, үлгәннән соң ирешәчәк. Бәндәгә Аллаһның гадел хөкеменнән качып котылу юк. Аллаһ Коръәндә Кыямәт көне турында болай ди; «…аннан соң (бу тормыштан соң) сез, һичшиксез, үләчәксез. Ә аннары, Кыямәт көнендә, хисап һәм җаза өчен, сез кабат кубарылачаксыз» («Мөэминнәр» сүрәсе, 15-16 аятьләр). Кыямәт көненең хикмәте турында уйланыйк әле. Мисалга ике кешене алыйк. Аларның берсе гомере буена Аллаһка рәхмәтле булды һәм Аңа табынып яшәде, кешеләргә карата гадел, рәхимле һәм ярдәмчел, юмарт булды. Ләкин бик күп золым күреп, кылган игелекле гамәлләре өчен башкалардан рәхмәт сүзе дә ишетмичә, ялгызлыкта үлде. Ә икенче берәү Аллаһны бар дип тә белмичә, җирдә золым кылып, ни теләсә, шуны эшләп, башкаларны рәнҗетеп, талап-урлап тапкан малының рәхәтен күреп яшәде, ә гомеренең азагында җылы түшәгендә, туганнары арасында бернинди җәза күрмичә җан тәслим кылды. Әгәр беренчесе кылган игелекле гамәлләре өчен бүләкләнмәсә, икенчесе үзенең яман кыланышлары өчен җәзасын алмаса бу гаделлек кануннарына каршы булыр иде. Ә бит Аллаһ Гадел һәм гаделлекне сөюче: «Кыямәт көненендә (кешеләрнең гамәл дәфтәрләрен үлчәү өчен) Без тугры булган үлчәүләрен урнаштырачакбыз. Һәм һичбер нәфескә (җан иясенә) дә золымлык кылынмас» («Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 47 аять). Аллаһны онытучы һәм аннан йөз чөерүче рәхмәтсез бәндәләр өчен шундый җәза әзерләнгән ки, андый җәза бу дөньяда булганы юк һәм булмаста. Үзенең җәзалары хакында Аллаһ Коръәндә болай ди: Аллаһ газаб фәрештәләренә: Тотыгыз шуны, богаулагыз. Соңра тәмуг утына салыгыз, соңра җитмеш аршинлы богау белән богаулагыз. Ул дөньяда булган чагында Бөек булган Аллаһка иман китермәде, мескеннәрне тәрбияләүдә (ашатуда) хирыслык күрсәтмәде, ашыкмады. Хәзерге урында, бүген аңа һичбер туган-ярдәмче юк. Канлы үлек һәм тирдән башка бүтән ризыклары юк» («Хакка» сүрәсе, 30-37 аятьләр)

Аллаһ Тәгалә Үзенең шәфкатен күрсәтеп, тугры юлга, бары тик Аңа гына гыйбадәт кылу юлына күндергән кешеләрне исә олы бүләк һәм чиксез шатлык — Җәннәт көтә: «…ул оҗмахта нәфесләр теләгән нәрсәләр, күзләр карап ләззәтләнә торган нәрсәләр (нигъмәтләр) бардыр. Сез анда мәңгелеккә калачаксыз» («Зиннәтләнү» сүрәсе, 71 аять) Аллаһ Тәгалә кешене яралткач һәм бу дөньяга китергәч, Ул аңа сайлау мөмкинлеге бирә. Безнең һәрберебез алдында ике юл бар.

Беренчесе — безгә барлык нигьмәтләрне бүләк итүче һәм шәфкатьлелек күрсәтүче Аллаһка буйсыну һәм гыйбадәт юлы. һәм әлеге юлдан тайпылышсыз үтүчеләргә Аллаһ Тәгалә олы бүләк -Җәннәт вәгъдә итә.

Икенчесе исә — тыңлаусызлык һәм рәхмәтсезлек юлы. Бу Аллаһны танымаучылар һәм Аңа буйсынмаучыларның бу дөньяда ук мескенлеккә һәм мәсхәрәгә китерүче юлы. Ә киләчәк тормышта (теге дөньяда) исә андыйларны Аллаһның олы газабы Җәһәннәм уты көтә.

Бу дөньяда яшәүче һәркемгә шушы ике юлның берсен сайлау хокукы бирелгән. һәм безнең һәркайсыбыз, мөселманмы ул, түгелме, бер нәрсәне яхшы аңларга тиеш Аллаһ яралткан һәр нәрсәнең башы булган кебек үк, ахыры да бар. Иртәме-соңмы, безнең дә сәгатебез сугар, фани дөнья белән хушлашыр көнебез җитәр. Җаныбыз тәнебездән чыгып, җәсәдебез җир куенына куелганнан соң кая барырбыз, безне алда ниләр көтә, Аллаһ Коръәндә безне бу турыда уйланырга чакыра:

«Әллә Без сезне болай гына, тик томалга, файдасыз эш кылабыз дип, шаярып кына яралттык һәм сез Безнең каршыбызга кайтмассыз дип уйлыйсызмы?» («Мөэминнәр» сүрәсе, 115 аять)

3. Аллаһка иман китерү

“Аллаһка иман” аның мәгънәсе (билгеләмәсе): Аллаһны Раббылыкта, Аллаһка гыйбадәт кылуда һәм Аллаһны исем сыйфатларында берләү. Иң беренче аңлатып китик нәрсә ул Аллаһны Раббылыкта бер итү?Аллаһның Раббылыкта бердәнбер, бернинди ярдәмчеләре дә, тиңдәшләре дә юк дип тану. Ул бердәнбер барлыкка китерүче. Бар нәрсәне дә бары тик Ул гына барлыкка китергән һәм Аның бернинди ярдәмчеләре дә юк. Бу дөньяда нәрсә генә булмасын, болар барысы да Аллаһныкы. Аллаһ боларның барысы белән дә, бар дөнья белән идәрә итә. Шулай итеп, — ул бары тик Аллаһның гына бар нәрсәне дә юктан бар итүче, аның Хуҗасы, тәрбияләп торучысы, яшәтүче-үтерүче, начарлыгын да, яхшысын да бирүче, ризыкландыручы һ.б. дип тану, инану. Аллаһ тәрбияләп торучы ризык бирүче булганын мөшрикләр дә инкяр итмәделәр. «Әгәр син алардан (мөшрикләрдән) «Сезне кем барлыкка китерде?» – дип сорасаң, алар сиңа “Безне Аллаһ барлыкка китерде» – дип әйтәчәкләр». (Зухруф сүрәсе 87 ая т). Әмма бу төр Аллаһка иман китерү җир йөзенә пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр килүнең максаты түгел иде. Аллаһка иманның шушы төрен генә тану сине Аллаһның газабыннан сакламаячак һәм синең иманың камил булмаячак. Аллаһның «Раббылыкта бердәнбер» икәнлеген таныгач син бар гыйбәдәтеңне бары тик Бер Аңа гына багышларга тиеш! Нигә син Аллаһка гына гыйбәдәт кылырга тиеш? Чөнки Ул гына сине барлыкка китерде, яшәтә, синең турында кайгырта, ризыкландыра, һ.б., шулай булгач без гыйбәдәтебездә Аны гына берләргә тиеш!

«Әллә алар үзләреннән үзләре барлыкка килдеме? Әллә алар үзләре юктан бар итә аламы? Әллә соң күкләр белән җирне алар барлыкка китердеме? Юк! Алар (Аллаһның кодрәтенә) ышанмыйлар. Әллә соң Раббыңның хәзинәләре алар кулындамы? Яисә, хөкем алар кулындамы?». (Тур сүрәсе, 35-37 аятләр). Бу Аллаһның барлыгын, бердәнбер икәнен һәм бары тик Аллаһның гына барча нәрсәләрне дә барлыкка китергәнен дәлилли торган иң көчле аять булып тора. Гыйбәдәтләрнең барысын да бернинди ширек кылмыйча, Аллаһка гына багышлау, бер иләһкә генә табыну. Барча пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр дә менә шушы төр иман белән килде. Аларга үз халыкларына «Аллаһка ышаныгыз, Аллаһ бар!» – дип әйтеп йөрүнең бер дә кирәге юк иде, чөнки алар болай да Аллаһның барлыгын таныдылар. Ә бөтен проблема шунда иде: алар Аллаһ белән бергә башка иләһләргә дә табындылар, Аллаһка гына багышлыйсы гыйбәдәтләрне башка затлар белән бүлештеләр.Аллаһ Тәгалә әйтә: «Аларның күпләре Аллаһка тиңдәшләр кылып иман китерә». (Йосыф сүрәсе, 106 аят). Күп кешеләр Аллаһны Раббысы, Барлыкка китерүчесе, Ризыкландыручысы дип таный –әмма гыйбәдәтләрендә берничек тә ярдәм итә алмаган, бернәрсәне дә барлыкка китермәгән (ә үзләре бар кылынган) төрле сынымнарны, һәйкәлләрне, агачларны, кояш-айларны, йолдызларны, үлгән кешеләрне, изгеләрне, пәйгамбәрләрне Аңа тиңдәш кылалар, Аллаһ белән беррәттән аларга да гыйбәдәт кылалар – дога белән дәшәләр, корбаннар чалалар, алар берәр төрле зарар китерерләр дип куркалар һ.б.

Аллаһ Сүбхәнәһү Тәгалә әйтә:

«Әгәр алардан: «Җирне вә күкләрне кем халык кылды, айны вә кояшны кем йөретә?» — дип сорасаң, әлбәттә, «Аллаһ!» — дип җаваб бирерләр, шулай җавап биргәннәреннән соң ни өчен иман китерүдән баш тарталар?». (Әл-Гәнкәбүт сүрәсе 61 аят).

Шул ук сүрәнең 63 аятендә әйтә:

«Әгәр син: «Күктән су иңдереп үлгән җирне кем тергезә?» — дип сорасаң, әлбәттә, «Аллаһ» — дип җавап бирерләр. «Бар мактау Аллаһкадыр!» — диген! Ләкин аларның күпләре хак сүзне аңламыйлар».

Менә шушы төр иман сәбәбле халыклар үзләренә килгән пәйгамбәрләр белән дошманлаштылар, көрәштеләр. Чөнки бу – диннең асылы. Аллаһ Сүбхәнәһү Тәгалә әйтә:

«Без өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр җибәрдек, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһдан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз, дип.». (Ән-Нәхел сүрәсе 36 аят).

Шулай ук:

«Синең Раббың Аллаһ Үзенә генә гыйбәдәт кылырга, башка нәрсәләргә гыйбәдәт кылмаска һәм әти-әниеңә изгелек кылырга әмер итә» .(Әл-Исра сүрәсе, 23 аят).

Аллаһны исем-сыйфатларында берләү, тулы итеп әйтсәк – Аллаһ һәм аның илчесе (Аллаһның сәләме вә рәхмәте булсын) хәбәр иткән исем-сыйфатларга иман китерү. Аллаһ һәм аның илчесе хәбәр итмәгән исем-сыйфатларны кире кагу, хакыйки мәгънәсен кабул итү һәм мәхълүкатьлары өчен файдаларын чыгару.

Аллаһның исем-сыйфатлары мәсьәләсендә дүрт кагыйдәгә нигезләнергә кирәк:

1. Кире какмаска.

2. Мәгънәсен үзгәртмәскә;

3. Охшатмаска;

4. «Ничек?» дип сорау бирмәскә.

Аллаһның исем-сыйфатларына иман китерү мөселман кешенең җанына һәм гыйбәдәтенә бик нык тәэсир итә. Әлеге төр иман белән ул гыйбәдәтендә ләззәт таба. Мисал өчен, Аллаһның «әл-Гаффар» – «барлык гөнаһларны да кичерүче» исеме мөселманның Аллаһны тагы да катырак яратырга сәбәб була һәм ул нинди дә булса ялгышлык кылган булса Аллаһның чиксез рәхмәтеннән өметен өзми. Ә «әл-Бәсыйр» (Күрүче) исеме Аллаһ колын гөнаһлар кылудан тыеп тора, чөнки нәрсә генә эшләмә – Аллаһ барысын да күреп тора.Аллаһны никадәр яратуыңа карап, Аллаһны Аның исем-сыйфатлары аша тануыңа, белүеңә карап, синең тән белән кылына торган гамәлләрең дә җиңеләя. Шуңа күрә дә Аллаһка иң яхшы рәвештә пәйгамбәрләр гыйбәдәт кылганнар, чөнки алар Аны исем-сыйфатлары аша таныганнар, белгәннәр. Кем инде Аллаһка иман китереп яшәсә кушканнарын үтәп, тыелганарыннан тыелып ул бу Дөньяда да Ахыйрәт дөньясында да бәхет – сәгәдәттә булачак моңа дәлил:

“Ир кешеме, яки хатын-кызмы мөселман булып изге гамәлләр кылса, аларны һичшиксез, матур тормышта яшәтәчәкбез.Һәм аларга кылган гамәлләренең күркәмрәк әҗерен бирербез.” (Нәхел сүрәсе, 97 аят).

4. Шәһәдәт кәлимәсенең кыскача мәгънәсе

Ислам диненең беренче әркәне булып, шәһәдәт кәлимәсе тора: “Әшһәдү ән лә иләһә илләЛлаһ, вә әннә Мөхәммәд расүллаһ”. Ул Ислам диненең нигезе, калган әркәннәр аңа нигезләнә. Әгәр шушы нигез сәламәт, нык икән, калган гамәлләр төзек, дөрес һәм кабуллардан булыр, аны әйткән кешегә файда китерәчәк. Ә инде нигезе зәгыйф икән, димәк, калган гамәлләр дә бозык һәм файдасыз. Ул кеше кыямәт көнендә дә, бу дөньяда да кайгы-хәсрәттә булыр.Шушы нигезебезнең дөрес, төзек, нык булуын теләсәк, аның мәгънәсен аңларга һәм тормышыбызны шул нигездә корырга тиешбез. Хаталы салынган нигез тотрыклы түгел, көннәрдән бер көнне ул ишелергә мөмкин. Гадәти ятлау белән әйтелгән әркәннең дә файдасы юк. Аның мәгънәсе түбәннән гыйбарәт.

Ләә иләһә илләЛлаһ – Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһ юк. Иләһ – ул табыну объекты. Һәр кеше нәрсәгә булса да табына, гыйбадәт кыла. Шушы шәһәдәт кәлимәсен әйткәч, калебебезне Аллаһ белән генә бәйләп яшәргә бурычлы. Бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга, Аннан гына сорарга, Аннан гына куркырга, бары тик Аллаһтан гына өмет итеп яшәргә, калган иләһләрдән ерак булып, ялган, кеше уйлап чыгарган иләһләргә табынмыйча яшәргә тиешбез.

«Аллаһ — хакыйкатьнең үзе. Аннан башка иләһ дип табына торган нәрсәләр – ялганның үзе.» (“Хаҗ”, 62).

Мөхәммәд расүллаһ – Мөхәммәд пәйгамбәребезне хак расүл дип тану, Аллаһ тарафыннан җибәрелгән хак илчесе дип шәһитлек бирү. Шул сүзләрне әйткән кеше Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әмер иткән нәрсәләрне эшләргә, гөнаһ дип әйткән гамәлләрдән ерак булырга, ул әйткән сүзләргә ышанырга тиеш. Гыйбадәтне дә пәйгамбәребез өйрәтеп калдырганча кылырга кирәк. “Пәйгамбәр сезне нәрсәдән тыйса—тыелыгыз, вә нәрсәне сезгә китерсә—кабул итеп алыгыз!” (“Хәшер”, 7).

5. “Лә иләһе илләллаһ” кәлимәсенең шартлары

Хөрмәтле дин кардәшләрем күбебез белә «Лә иләһе илләллаһ» кәлимәсе җәннәтнең ачкычы, ләкин хәрбер ачкычның тешләре бар әгәр йозакка туры килсә ача туры килмәсә юк. Вәһб ибн Мунаббиһ исемле галимгә: «Лә иләһе илләллаһ» җәннәтнең ачкычы түгелмени? — дигәч, ул: Әйе, ләкин хәрбер ачкычның тешләре бар әгәр тешләре белән килсә ача, килмәсә ачмый, дип җавап кайтарды. Шуңа күрә дин галимнәре Коръәнгә һәм Аллаһнын илчесе сүзләренә таянып Лә иләһе иллаллаһ кәлимәсенең шартларын билгеләделәр. Шушы шартларны Дин кардәшләребезгә аңлатып китәсебез килә.

Беренче шарт — «Гыйлем» (Белү)

«Лә иләһә илләллаһ»ның беренче шарты «гыйлем», ягъни ул сүзнең мәгнәсен белү аның мәгнәсе: Аллаһыдан башка бернинди хакыкый дөрес гыйбадәт кылынырга тиешле зат юк.

«Гыйлем» түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Аллаһның исемнәрен, сыйфатларын һәм Аның кыла торган эшләрен һәм Аңа гына бөтен мактау догалары хас икәнен тану.

2. Аллаһы Тәгалә Ул — бу дөньяны һәм дөньядагы бөтен кешеләрне, кояшны, айны, бөтен йолдызларны Үзе генә яраткан һәм аларны хәрәкәтләндереп, әйләндереп торучы да Үзе генә икәнен тану.

3. Аллаһның бөтен җан ияләрен Үзе генә нигъмәтләп, тәрбияләп торувын һәм дөнья белән ахирәт нигъмәтләре дә Аның кулында икәнен белү.

4. Аллаһы Тәгалә Үзе генә әҗер һәм савапны бирүче икәнлеген һәм Үзенең әүлияләренә, дусларына ярдәм итүче икәнлеген һәм Аңа гына бөтен гыйбадәтләрне кылырга кирәк икәнлеген белү.

5. Аллаһы Тәгалә Үзе генә камил, кимчелексез, ә Аңардан башка нәрсәләр барысыда кимчелекле, бөтен кешеләр һәм хайваннар Аңа мохтаҗ икәнне тану.

Болар хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә әмер итеп боерды:

«Аллаһыдан башка бернинди гыйбәдәткә лаеклы зат юк икәнен бел». («Мөхәммәд», 19)

Мөселманнарга, иң беренче «Лә иләһә илләллаһ» тәрҗемәсен һәм мәгънәсен белү шарт булып тора. Әгәр аның мәгънәсен белмәсәләр, аның бернинди файдасы да булмый. Мисал өчен: сиңа берәү, син белмәгән, аңламаган ят телдә, тормыш кирәк-яраклары өчен иң файдалы нәсыйхатләрне 3-4 сәгать буена сөйләп утырса, син аны тыңлап файдалана аласыңмы? Әлбәттә, юк. Шуның шикелле үз авызыңнан чыккан сүзләрне колагың белән ишетеп, аның мәгънәсен белмәсәң, аңламасаң, аның да файдасы булмый. Шуңа күрә «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсен шаһитлар алдында әйткәндә, аның мәгънәсен дә белеп әйтергә кирәк.

Икенче шарт — «Якыйн»(Шикләнмәү)

«Лә иләһә илләллаһ»ның икенче шарты- «якыйн». «Якыйн» дигән сүз «шикләнмәү» дигән мәгънәне аңлата. Ягъни «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсеннән чыккан мәгънәләргә бер дә шикләнү ярамый.Әгәр дә берәү аның мәгънәсенә шикләнер булса, аның иманы иманга саналмый. Аның хакында безгә Аллаһы Тәгалә хәбәр итә: «Хәкыйкатьтә мөэминнәр Аллаһыга һәм Аның Рәсүленә иман китереп ышанганнар һәм соңыннан бер нинди шик тотмаганнар». (Хүҗүрат, 15)

Шикләнмичә иман китерүчеләр генә хак мөселманнар була. Әгәр берәү, ошбу кәлимәләрдәге мәгънәләргә шикләнер булса, Аллаһы Тәгалә аны иманлы мөселманга санамый.

Өченче шарт — «Сыдкъ» (Дөрес әйтү)

«Лә иләһә илләллаһ»ның өченче шарты – «ялганламыйча әйтү». Ялганлап әйтүчеләр алар монафикълар. Монафикълар – эчтән кәфер, тыштан «мин, мөселман»,-дип әйтеп, үзләренең көферлекләрен яшереп йөри торган кешеләр.Монафикълар «Лә иләһе илләллаһ» кәлимәсен эчләреннән калебләре белән әйтмиләр. Аллаһы Тәгалә аларны шуңа күрә мөселманнардан санамый. Бу сүзләргә Коръәндәге дәлил: Кешеләр арасында «Аллаһыга һәм кыямәт көненә иман китердек»,- дип әйтүчеләр бар, ләкин алар иман китереп инанучылар түгел. Алар Аллаһны һәм иман китергән мөселманнарны алдарга тырышалар. Әмма алар үз-үзләрен генә алдыйлар. Үзләре шуны аңламыйлар. Аларның йөрәкләрендә көферлек, шикләнү авыруы ята. Аллаһы Тәгалә аларның авыруларын арттырыр, ялганнары өчен аларга әрнетүче, үзәк өзгеч газап булачак. (Бәкара, 7-8)

Монафикълар иман кәлимәсен ялганлап кына әйтәләр, ягъни алар мөселманнарга: «Без иманлы, без дә сезнең кебек мөселман», – дип әйтеп йөрсәләр дә, Аллаһы Тәгалә аларны мөселманнардан санамый һәм аларга бик көчле газап булачагы хакында хәбәр бирде.

Дүртенче шарт — «Инкыяд»(Итагать)

«Лә иләһә илләллаһ»ның дүртенче шарты- «инкыяд».

Нәрсә соң ул инкыяд? Инкыяд – гарәп сүзе, татар теленә «итагать итү», «буйсыну» дип тәрҗемә ителә, ягъни «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсенә буйсыну.

Ничек соң аңа буйсынып була? Җавап итеп сезгә «Лә иләһә илләллаһ»ның мәгънәсе белән таныштырган идек. Аның мәгънәсе «Аллаһыдан башка бернинди хакыкый дөрес гыйбадәт кылынырга тиешле зат юк»,- дип әйттек. Шулай булгач, без бер Аллаһыга ышандык дигән мәгънә чыга. Син бит иман кәлимәсен әйтеп Раббыңны, иләһе — бары тик Аңа гына гыйбадәт кылынырга тиешле зат,- дип таныйсың, ягъни «Әй Раббым Аллаһ, Син мине бу дөняга бар иттен һәм син мине ризыкландырып, тәрбияләп торасың, мин Синең колың, мине Син җир өстенә гыйбадәт кылыр өчен бар кылгансын, Синең бөтен әмерләреңне мин үтәргә ант итәм»,- дип мөселман өммәтенә керәсең. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Аңа итагать кылмаучы, буйсынмаучыларга кыямәт көнендә бернинди дә ярдәм юк,- дип хәбәр бирә:

«Сез газап килмәс борын Раббыгыз Аллаһыга итагать итегез, Аңа буйсыныгыз. Әгәр дә сез дөньяда Аңа итагать итмичә, буйсынмыйча яшәсәгез, җәһәннәм газабы килгәч, сезгә анда ярдәм булмас». (Зумәра, 54)

Дөньяда яшәгәндә Аллаһка итагать итмәүче, Аңа буйсынмаучы, биш вакыт намаз укымаучы һәм башка әмер иткән гамәл гыйбадәтләрен үтәмәүчеләр кыямәт көнендә җәһәннәмгә төшәчәк.

Бишенче шарт — «Ихлас»

«Лә иләһә илләллаһ»ның бишенче шарты – «ихлас». Ихласның мәгнәсе чын күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен ошбу кәлимәнең мәгнәсенә төшенеп әйтү.

Җир өстендәге кешеләрнең барысына да Аллаһы Тәгалә бер Үзен генә иләһе итеп санарга әмер итә. Бу сүзләргә дәлил:

«Җир өстендәге кешеләрнең берсенә дә, Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылырга,– дип әмер бирелмәде. Бары тик Аллаһның Үзенә генә чын күңелдән, Аның өчен генә гамәлләрне кылырга боерылды». (Бәйинә, 5)


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: