Алтынчы шарт — «Кабул»

«Лә иләһә илләллаһ»ның алтынчы шарты – «кабул».Ошбу кәлимәне әйткән кеше Аллаһтан килгән барлык һөкемнәрне, Анын таләпләрен һәм тыюларын кабул итергә тиеш, берсендә инкар итергә тиеш түгел ә кем тәкәберләнә һәм кабул итми, әле аның иманы дөрес түгел. Мәккә мөшрикләре дә тәкәбберләнделәр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә бу хакта хәбәр бирә:

«Дөреслектә Аллаһыдан башка бернинди гыйбадәт кылынырга тиешле зат юк. Сез бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылыгыз, – дип әйтелсә дә, алар тәкәбберләнделәр һәм: «Без бу җенләнгән, акылдан шашкан Мөхәммәднең сүзенә карап иләһеләребезне (потларыбызны) ташларбызмы әллә? Юк, без аның сүзенә карап беркайчан да иләһеләребезне ташламыйбыз»,-диделәр». (Саффәт, 35-36)

Алар, җир-күкләрне, җәннәт-җәһәннәмне яратучы Аллаһыга дә һәм шулай ук бер үк вакытта сыннарга да гыйбадәт кылдылар. Пәйгамбәребез аларга «Бер Аллаһның Үзенә генә гыйбадәт кылыгыз»,-дигәндә, алар Аның сүзен кабул итмәделәр. Шуның өчен аларны Аллаһы Тәгалә киләчәктә мәңгелек җәһәннәмгә салачак.

Җиденче шарт — «Мәхәббәт»

«Лә иләһә илләллаһ»ның җиденче шарты — мәхәббәт. Мөэмин мөселманнар иман кәлимәсен яратырга тиешләр. Кем Аллаһы Тәгаләне яратмый, Аның динен дә яратмый, ә андый кеше берничек тә мөэмин мөселман була алмый.

«Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсенең шартлары шулардыр. Әлбәттә чын мөэмин-мөселманнар ошбу шартларны үтиләр. Ләкин кайберәүләребез ошбу шартларны белеп бетермәскә мөмкин, шуңа күрә аларның бурычы «Лә иләһә илләллаһ»ның мәгнәсен белү һәм зикер ителгән шартларны үтәү.Аллаһ Раббыбыз барыбызны да җәннәт әһелләреннән кылсын һәм барлык шартлары үтәлгән «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәбез Аллаһтан вәгдә ителгән җәннәт ишекләрен ачсын.

 

6. Намаз начар гадәтләрне төзәтә

Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе — намаз уку. Намаз укымыйча динле булу мөмкин түгел. Чөнки сәждә кылганда гына адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә якыная.Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек иңгәнче ул Исмәгыйль галәйһиссәләм заманыннан килгән рәвештә намаз укыган, Кәгъбәтулла янына барып гыйбадәт кылган. Ул чорда намаз уку рәвеше, саны, хәзерге намаздан аерылган. Мәккәдә яшәгән вакытта көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәднең бер-бер артлы иң якын кешеләре вафат була. Башта Әбүталип, аннары иң яраткан хатыны Хәдичә фани дәньядан китә. Расүлебез моны авыр кичерә. Өстәвенә, аны Мәккә халкы да газаплый. Шул чагында Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне Мәккәдән Иерусалимга, Акса мәчетенә күчерә. Анда ул Җәбраил фәрештә белән Мигъраҗ кичәсендә җиденче кат күккә күтәрелә. Өскә менгәч. Пәйгамбәребез пәрдә аша Аллаһы Тәгалә белән сәйләшә. Шул вакытта Расүлебезгә күп кенә аятьләр иңдерелә һәм Аллаһы Тәгалә: «Өммәтегез белән көненә илле намаз укыгыз», — дип әмер бирә. Кире төшкәндә Расүлебез алтынчы катта Мусаны галәйһиссәләм очрата. Ул Аллаһы Тәгаләнең нинди әмер биргәнен әйткәч, Муса галәйһиссәләм: «Илле намаз өммәтеңә авыр булыр. Аллаһы Тәгаләдән сора әле, бераз киметмәсме икән?» — ди. Пәйгамбәребез сорый, Аллаһы Тәгалә намазны кырыкка калдыра. Пәйгамбәребез тагын сорый, Аллаһы Тәгалә янә киметә. Шулай итеп, намаз саны бишкә кала. Биш вакыт намаз белән төшеп барганда Муса галәйһиссәләм Пәйгамбәребез Мәхәммәдкә: «Минем өммәтемә, ягъни Бәни Исраил кавеменә, көнгә өч намаз йәкләтелгән иде. Алар аны күтәрә алмады. Синең өммәтеңә дә биш вакыт намаз күп булыр. Аллаһы Тәгаләдән тагын сора, бәлки азайтыр», — ди. Расүлебез: «Сорарга оялам, мин шуңа риза», — дип җавап кайтара. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә безгә көнгә биш вакыт намаз укуны фарыз кылган. Әмма аның әҗере илле булып кала, ягъни һәр намазга Аллаһы Тәгалә ун намаз әҗере яза. Аллаһы Тәгалә намазны фарыз гамәл итеп кылса да, аны ничек укырга, нинди тәртиптә тәһарәт алырга — боларны Пәйгамбәребез Мәхәммәдкә галәйһиссәләм әйтми. Икенче көнне аның янына Җәбраил фәрештә килеп, тәһарәт алырга, кыям, сәҗдә нәрсә ул, ничә рәкәгать бар — һәммәсен дә өйрәтә. Алар Пәйгамбәребезнең хәдис-шәрифләрендә аңлатылган. Күргәнебезчә, Ислам динендә Мигъраҗ кичәсе намазның фарыз гамәл итеп иңдерелүе белән истәлекле. Намаз вакытларын Аллаһы Тәгалә билгеләгән һәм аны Җәбраил фәрештә Расүлебезгә иңдергән. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Намазны вакытында үтәү мөэминнәр өчен фарыз», — ди. Ә инде намаз вакытларының нәрсәгә карап билгеләнүе адәм балаларына мәгьлүм түгел. Кайбер галимнәр моны төрлечә аңлатырга тырыша. Берәүләр — фән, икенчеләр сәламәтлек белән бәйләп карый. Ләкин хакыйкатьтә без намаз вакытларының хикмәтен әйтә алмыйбыз. Коръәни Кәримдә: «Биш вакыт намазыгызны, уртанчы намазны бигрәк тә төгәл үтәгез», — диелә. Димәк, уртанчы намазның дәрәҗәсе зуррак. Бу уңайдан Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә: «Уртанчы намаз ул икенде намазы», — дип белдерә. Икенде намазы бәрәкәтлерәк саналса да, һәр намазның үз фазыйләте бар. Тагын бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Иртәнге һәм ястү намазын укымаган кеше монафыйк», — ди. Иртәнге намазга уянырга, ә ястү намазын йокламыйча көтәргә кирәк. Аларны укыган кеше ихлас күңелдән мөэмин санала. Белүебезчә, фарыз, ваҗиб, сөннәт намазлар бар. Фарыз намазны укысаң — әҗерле, укымасаң, зур гөнаһлы буласың. Ваҗиб намазлар сөннәттә, фарыз да түгел. Әйтик, бу исемлеккә төнлә укыла торган витр намазын кертергә мөмкин. Аны ястү намазыннан соң укырга ярый. «Витр» сүзе «так» дигәнне аңлата. Ул өч рәкәгать итеп укыла. Сөннәт намазларны укысаң, савап эшлисең, укымасаң, гөнаһы юк. Нәфел намазларының дәрәҗәсе сөннәт намазларыннан да түбәнрәк. Мәсәлән, алар тәһарәт алгач, куркыныч янаганда, хаҗәтең чыкканда һ.б. очракларда укыла. Иртән кояш күтәрелгәннән зәвәлгә кадәр духа намазы укырга киңәш ителә. Аны укыган кеше сәламәт була. Ул 360 буыннан сәдака дип атала. Тагын тәһәҗҗүд намазы бар. Ул төнлә йокыдан торып, иртәнге намазга керергә бер-ике сәгать алдан укыла, бик кадерле намаз санала. Чәнки бу вакытта Аллаһы Тәгалә дәнья күгенә төшә. Шул чакта торып, тәһәҗҗүд намазын укысаң, теләк теләсәң, Аллаһы Тәгалә дөньяда һәм ахирәттә сораганыңны бирә. Ахырдан витр намазы да укысаң, тагын да хәерле була. Шулай ук җомга, җеназа намазлары бар. Җомга намазы җомга көнне җәмәгать белән мәчеттә укыла. Җеназа намазы мәетне югач, кәфенләгәч, дүрт тәгъбир белән укыла. Бу вакытта укылган догалар — мәеткә терәк. Җеназа намазы белән күмелгән мәет Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәле була. Намаз укуның тышкы шартлары: намаз укучы кеше мөселман, акыл иясе булырга (мәҗнүн түгел) тиеш. Намаз уку өчен намаз вакыты керү, тәһарәт алу, кыйблага юнәлү, кием һәм намаз урыны пакь булу, гаурәт урыннарны каплау зарур. Намаз вакыты җиткәч, тәгъбир әйтеп намазга керешәләр. Алда санап киткән шартлар үтәлмәсә, ваҗиб хөкемнәр башкарылмаса, әйтик, «Фатихә»дән соң берәр сүрә укылмаса яисә башка гамәл төшеп калса намаз бозыла. Намаздан соң ике мәртәбә сәждә кылсаң, намаздагы җитешсезлекләрең гафу ителә. Сөннәт гамәлләр төшеп калса, кәффәрәттә, намазны кире укырга да кирәкми. Моннан тыш, һәрбер гыйбадәтнең төп шартларыннан берсе — ихласлык. Намаз укыганда кеше ихлас булырга тиеш. Башкалар күрсен дип намаз укырга, гыйбадәт кылырга ярамый. Аллаһ ризалыгы өчен эшләгәндә генә гамәл кабул була. Кемнең ихласлыгы күбрәк, Аллаһы Тәгаләгә бирелеп укуы зуррак икән, ул күбрәк савап ала. Ихласлык югалган саен намазның әҗере кими.«Мөэминнәр» сүрәсенең беренче аятендә үк Аллаһы Тәгалә: «Намазларын бирелеп, курку белән укыган мөэминнәр генә, кыямәт кәнендә газаптан котылып, җәннәткә керерләр», — ди. Намаз укыган кешенең башында тәрле уйлар булмаска, аның фикерләре чуалмаска тиеш. Намазны вакытында укырга тырышырга кирәк. Калган намазларны каза кылу ахыр чиктә генә башкарыла торган гамәл. Ул кабул булмаска да мәмкин. Моннан тыш, кайберәүләр: «Намаз укыр идем, догаларын белмим», — ди. Мондый кешеләрне берничек тә аклап булмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Намаз укырга теләсәгез, догаларын белмисез икән, «Сөбханалла», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу Әкбәр!» дип, тәсбих сүзләре белән намаз укып чыгыгыз», — ди. Икенче берәүләр: «Мин намазга баскач, гөнаһ эшләсәм, намазым дөрес булырмы?» — дип килә. Гөнаһсыз кеше юк. Ләкин Аллаһы Тәгалә: «Хакыйкатьтә намаз фәхеш һәм бозык гамәлләрдән тыя, кешене чистарта», — ди. Кешене тыеп кына туры юлга кертеп булмый, аның эченә изгелек салырга кирәк. Намаз укыган саен кешенең күңеленә оят керә, ул гәнаһ кылырга ояла, курка башлый. Нәтиҗәдә, гөнаһ гамәлдән арына. Дөрес итеп укылган намаз кешенең гаепле, зәгыйфь якларын, начар гадәтләрен төзәтми калмый. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә һәр кешегә биш сорау бирәчәк. Иң беренче: «Намазың бармы, юкмы?» — диячәк. Намаз укыган кешеләргә тагын дүрт сорау биреләчәк: «Яшьлегеңне нәрсәдә үткәрдең?», «Гомереңне нәрсәгә багышладың?», «Кайдан мал алдың һәм кая куйдың?», «Үзләштергән һөнәреңне нинди юлда кулландың?» Мөселман кешесе буларак без тормышта беренче чиратта намазны торгызырга бурычлы. Намаз — хакыйкатьтә Аллаһы Тәгаләне тану дигән сүз. Аллаһы Тәгалә кушкач, бөтен фәрештәләр сәҗдә кылганда, иблис баш тарткан. Шуңа күрә иблискә якын кешеләр сәҗцә кыла алмый, ул алар белән идарә итә. Адәм баласы фәрештәләр кебек үк Аллаһы Тәгалә каршында сәждә кылырга тиеш. Шул чагында гына ул Аллаһы Тәгаләнең колы булып санала. Аллаһы Тәгалә: «Булдыра алганча Аллаһтан куркыгыз», — ди. Аягыгызда басып тора алмыйсыз икән, намазны утырып укыгыз. Утырып укырга мөмкинлек булмаса, ятып укыгыз. Ятып та укый алмасагыз, керфек, бармак белән укыгыз. Тәһарәт алырга су юк яки алган су сиңа зыянлы икән, кулны, битне туфракка сыпырып булса да намаз укыгыз.

7. Ләззәтләрне өзүче — әҗәл

Әйе, Аллаһ Тәгалә барыбызны да юктан бар итте һәм бар иткәннән соң да, безләрне ярдәмсез, игътибарсыз калдырмады. Бәлки һәрвакыт ризыкландырып, нигъмәтләндереп торадыр. Раббыбыз Аллаһ безләргә ошбу дөньяда яшәү өчен бөтен уңайлыкларын тудырды. Суларга кислород, күрергә күз, ишетергә колак, аралашырга тел һәм башка күп-күп нигъмәтләр бирде. Күктәге кояш, ай вә йолдызлар, һавадагы болытлар, җирдәге диңгез-сулар, биек-биек таулар, төрледән-төрле үсемлекләр, хисаплап бетергесез хайваннар, һавадагы кошлар һәм сулардагы балыклар безнең өчен. Раббымыз Аллаһ кешене бар махлүкълардан да өстен кылды һәм бу дөньяга әмир итеп билгеләде. Әйе, дустым, кешенең дөньяда яшәве өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Шушы чиксез нигъмәтләрне Аллаһ бирде һәм алмашка бездән бер нәрсә дә сорамады, чөнки Аллаһ бөтен нәрсәнең дә хуҗасы һәм Ул безнең байлыкларыбызга мохтаҗ түгел. Ул безгә дә мохтаҗ түгел. Бәлки киресенчә, без барыбыз да Аллаһка мохтаҗбыз. Вә Аның диненә мохтаҗбыз. Чөнки Раббымыз, дине белән яраткан коллары кешеләрне яшәргә өйрәтә һәм бу дөньяда яшәүнең максатын аңлатып бирә. Үзегезгә шундый сорау биргәнегез бармы? Без ник яшибез? Дөньякүләм фәлсәфә галимнәре бу сорауга төгәл җавап таба алмыйлар. Бәлки, кешеләрнең дә күбесе бу сорауга җавапны белми яшидер.Адәм баласы анасының карынында бер тамчы судан — кан куесы, кан куесыннан — ит кисәге, иткә — сөякләр, тире белән әйләндерелеп, яралгыга җан өрелә һәм бер тамчы су дөньяга — тере матур сабый булып килә. Анасыннан башка бер нәрсә дә эшли алмаган сабый, Аллаһның кодрәте белән үсә, зур һәм көчле кешегә әверелә, гаилә кора, гыйлем ала, кәсеп итә башлый. Шулай итеп, айлар, еллар үтеп китә, адәм баласы үзен юктан бар итүче хуҗасы Аллаһны оныта башлый. Күңеле карала, йөрәге күгәрек белән каплана. Золым, гөнаһлы эшләре арта, яхшылыклары көннән-көн сирәгәя. Кешелек дөньясында сугышлар, талашлар, үтерешләр, бер-берсен кыерсытулар пәйда була. Аллаһы тәгалә кешеләрдән таләп иткән иминлек, тынычлык, бер-береңә ышаныч, ихтирам-хөрмәт юкка чыга. Моның сәбәбе — Аллаһның динен тотмау, бәндәләрнең хуҗасына буйсынмаулары. Аллаһны танысак, кушканнарын үтәп, тыйганарыннан тыелып яшәсәк, дөньяда яшәү күпкә җиңеләер иде. Бөтен җирдә иминлек, мәхәббәт булыр иде. Барыбыз да, бу дөньяда вакытлыча гына икәнебезне белсәк иде!.. Юк шул, аңламыйбыз. Мәңгелеккә килгән сыман кыланабыз, нишлисе килсә, шуны эшләп баштан гөнаһка чумабыз. Ә бит бер матур көнне дөнья ләззәтләре өзелә, дөнья эшләре бетә, күңел ачулар бер төш кебек юкка чыга. Күзебезгә күренеп, каршыбызга үлем фәрештәсе, җаныбызны алыр өчен килеп баса. Менә шул вакытта без аңыбызга килербез. Аллаһны исебезгә төшерербез. яхшы гамәлләребезне кылмаганга кат-кат үкенербез:

Йә Раббым, Йә Раббым! Үлемемне аз гына кичектерсәң иде?! ГелСиңа гыйбадәтләр кылып кына яшәр идем, изгеләрдән булыр идем!…” (Мөнафыйклар 10)

Юк! Кешенең дөньяга килгәнче үк язылып куелган әҗәлен Аллаһ бер генә бер мизгелгә дә кичектерми.

«Һәрбер халыкның әҗәле бар. Билгеләнгән вакытлары килгәч, алар ул вакытны бер сәгатькә суза да, ашыктыра да алмыйлар..» ( Әграф 34)

Әллә Раббым аңа гомер бирмәдеме? Аны бу якты тормышта 40-50-60-70-80 ел яшәтмәдеме? Хаклыкны аңлатучыларны җибәрмәдеме? яшәтте, җибәрде, ләкин ул аларны ялганга санады. Аллаһның Хак сүзләрен бер әкият, искелек калдыгы кебек тыңлады. Аны кем барып күргән әле, анда барган беркемнең дә кайтканы юк әле… Башына кайгы төшкәч, тизрәк Аллаһ, Аллаһ, диде. Тыелган хәрам эшләрне эшләде, әмер ителгәннәрен үтәмәде. Нинди хәсрәт, нинди үкенеч! Юк ул кешегә магъфирәт, юк ул кешегә таяныч! Адәм баласы үзенең кайчан, ничә яшендә үләсен түгел, Җир йөзенең кайсы почмагында әҗәлен очратасын да белә алмый.

«Бер җан иясе дә, үзенең кайсы җирдә үләсен белми.» ( Локман 34)

Билгеле булганча, Сөләйман пәйгамбәргә Аллаһ җеннәрне буйсындырды. Бер вәзиренә үлем фәрештәсе килгәч, ул Сөләйман пәйгамбәргә аны тиз генө кытайга күчереп куярга үтенде. Җеннәрнең берсе, бер мизгелдә Сөләйманның әмере белән вәзирне кытайга күчерде. Шулай итеп, бичара үлемнән котылмакчы булды. Берникадәр вакыттан соң, вәзирнең Кытай җирендә вафат булуы хакында хәбәр килде. Хикмәт шунда, вәзиргә Кытайда үләргә язган. Үлем фәрештәсеннән исә, берничек тә котыла алмаган.

«Кай урында булсагыз да, үлем сезне табар.» ( Ниса78)

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Мөэмин бу дөньядан киткәндә, аның янына күкләрдән, кояш кебек нурлы йөзле фәрештәләр төшә. Алар үзләре белән җәннәт кәфенлекләре һәм исле майлары алып, бәндә тирәли утырышалар. Соңыннан үлем фәрештәсе килә. Бәндәнең баш очына утыра һәм: «Әй изге җан, Аллаһның мәгъфирате һәм ризалыгына чык,» — дип әйтә. Шул вакытта, су тиредән агып чыккан кебек, җан тәннән чыга. Үлем фәрештәсе җанны кабул итеп ала, янәшәдә утырган фәрештәләр, шундук җанны алып, җәннәт кәфеннәренә төреп, исле майлар сөртәләр һәм җан белән өскә юнәләләр.Имансыз бәндәгә килгәндә, ул бу дөньядан киткәндә, аның янына һавадан кара йөзле фәрештәләр төшә, алар үзләре белән хабис, күңелесез, ямьсез чүпрәкләр алып киләләр. Фәрештәләр бәндә тирәли тезелешеп утыргач, үлем фәрештәсе килә һәм баш очына утырып: «Әй бозык җан, Аллаһның ачуына чык,» — ди. Тешле тимерне юеш йоннан йолкып алган кебек, үлем фәрештәсе җанны тәннән тартып ала. Янәшәдәге фәрештәләр җанны алып чүпрәккә чорныйлар, шул вакытта җаннан җир йөзендә булган иң күңелсез, иң җирәнгеч исләр аңкый башлый. Шул сүрәттә, фәрештәләр җанны алып китәләр.»

Йә туганнарым, дусларым, кардәшләрем, онытмасак иде шул көнебезне! Онытмыйк ахыйрәтебезне. яшьме без, картмы, баймы – фәкыйрме, изгеме — начармы, барыбыз да китәбез. Бөтенебез дә 1 метрга ике метрлы җиргә кереп, шунда калабыз. Президент та, министр да, җитәкче һәм гади эшче дә.Синең шушы көнеңне уйлаганың бармы? Әллә ул көн миңа килмәс, ул көннән котылырмын дисеңме? Менә синең газиз балаң, кечкенә кулларын күкрәгеңә куеп, үкси-үкси елап утыра: “Әй әтием, Әй әтием, син кая китәсең? Безне кемгә калдырасың?” Син аңа җавап бирергә телисең, ләкин бер сүз дә әйтә алмыйсың. Бәгыр җимешеңне соңгы тапкыр җылы күкрәгеңә кочып, кечкенә маңгаеннан үбәргә омтыласың, ләкин хәрәкәтләнә алмыйсың.

“Юк, җан бугазга җитсә, моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелер. Шул вакытта кеше әҗәле килгәнен аңлар. Аңа авырлык өстенә авырлык өстәлер. Ул көнне Раббың хозурына кайтудыр.” (Кыямәт 26-30)

Әй гафиллек диңгезендә батучы? Әй күзләре дөнья тормышыннан сукыр булучы! Җаның бугазыңа җитәсе көнең турында уйлыйсыңмы? Якыннарың хәлеңне күреп: “Кайда табиб, дару кайда, кем аңа ярдәм итә? Кем кадерлебезгә шифа бирә?” – диярләр. Ләкин, бер кем сиңа ярдәм итә алмый, гадәттә эчә торган даруың да, галәмнәр хуҗасы билгеләгән әҗәлдән алып кала алмый. Шушы тормышына күпме өметләр баглады, очсыз-кырыйсыз күпме планнар корды… Ләкин әҗәл бар нәрсәгә нокта куйды. Планнар корды эшлим дип, эшләде дә эшләде, гамәл-гыйбәдәт кылырга һич вакыт тапмады. Уйламаган вакытта өзелде гамәл, килде бар өметләрне өзүче әҗәл.Туганнарыбыз, күршеләребез, дусларыбыз үлгәнебезне ишетеп, соңгы тапкыр йөзебезне күрергә килерләр, кичә исән идең, бүген китеп бардың, үкси-үкси күз яшь түгерләр. Дөнья киемнәрен салдырып алырлар, ялангыч гәүдәбәзне салкын колашага салырлар. Салкын гәүдәбезне җылы сулар беләр юарлар. Ап-ак кәфен өстенә салырлар һәм ныклап төреп, баш-баштан бәйләп куярлар. Җиназа укып каберебезгә алып китәрләр, караңгы ләхеткә салып, тизрәк күмеп куярлар. Шуның белән бетте… Күпме тырышуларыбыз, күпме җыйган байлыгыбыз, яраткан газиз балаларыбыз, хәләл җәфетләребез калды. Берсе дә кабергә кермәде. Мәетнең уч төбе ачык, әйтерсең лә ул әйтә: “Күпме яшәдем, күпме эшләдем, күпме байлык җыйдым, барыбер буш кул белән калдым.”

Бер бай мөселман яшәгән, аның ике улы булган. Үлер алдыннан улларына васыяте шул булган: “Йә улларым, йортым, бөтен байлыгым сезгә, ләкин минем бер үтенечем бар, аягымдагы иске оекбашларымны гына салдырмагыз, мине шулар белән җирләгез.” Аталары вафат булгач, уллары уйга калганнар: “Мөселман булгач, мөселманча күмәбез,” – дип, оекбашларын салдырып алганнар. Аларның берсеннән шундый хат чыккан: “Әй улларым, гомерем буе эшләдем, мал-байлык җыйдым. Сизмәдем дә үлемем килеп җитте, каберемә ул байлыгымны түгел, хәтта иске оекбашларымны да алып керә алмыйм, аларны да салдырып алдыгыз.” Әйе туганым, абыем, энем, апам, сеңлем, газиз әткәй һәм әнием! Дәрәҗәле урынны да, зур йортны, күп-күп байлыкны да, туган-тумача, балаларны да, дус ишләрне дә кабергә алып кереп булмый. Алар кала, син китәсең.

Госман ибн Гаффән бер кабер янына килә һәм кабер әһеленә мөраҗәгать итеп әйтә: “Әй кабер әһеле, хатының бар иде, ул кияүгә чыкты, йортың бар иде, анда башкалар яши, байлыгың калган иде — аны инде бүлделәр. Бу минем хәбәрләрем, синнән нинди хәбәр бар?” Шул вакытта, ул кардәшләренә борыла һәм: “Әгәр кабер әһеле сөйләшә алса, ул әйтер иде,” – дия: “Бу йортымда миңа мал-байлыгым да, хатын-балаларым да, югары урыннарым да кирәк түгел, бәлки кабердә кирәк булган нәрсәләрем — минем иманым һәм дөньяда кылган изге гамәлләрем.”

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Мәетне соңгы юлга өч нәрсә озата, – диде: икесе кире кайта, берсе аның белән кала. Кешене гаиләсе, мал-мөлкәт, байлыгы һәм кылган гамәле озата. Мәетне җирләгәч, гаиләсе дә, байлыгы да кайтып китә, гамәле кала…” Әйе, синең белән, синең гамәлең генә кала. Башкалар сине ташлап китә. Якты дөньяга ничек ялгызың килгән булсаң, соңыннан да ялгызың каласың. Ә бит шул башкалар өчен тырышам дип, гамәлеңә җиңел карадың. Гаиләңә кайтып, төшке ашны ашап, мәчет тирәсеннән эшкә киткәндә, өйлә намазын укып чыгарга 10 минут вакыт тапмадың. Шул башкалар сине ташлап китте, гамәлең илә ялгыз калдың.

“Үлем исереклеге хаклык белән килде. Син аннан кача, курка идең. Соңыннан сурга өрелер, бу вәгъдә кылынган көндер. Килер һәр җан, аның белән бер куып баручы һәм гамәлләреннән хәбәр бирүче шаһит булыр. Бу нәрсәләрдән син гафил идең, инде сине сукыр иткән пәрдәңне алдык, бүген күзең үткендер.” ( Каф 20-22)

Үлемебезне онытмыйк, кардәшләрем! Аллаһ билгеләгән үлемнән беркем дә котыла алмый. Үлемебез һәм булачак йортыбызга алдан хәзерләник. Әйтмик: “Әле иртә,” — диеп, әйтмик: “Мин яшь әле, күңел ачып дөнья рәхәтен күрим әле!” — дип. Мондый сүзләр еш очрый. Ләкин, үлемнең кайчан киләсен, кем белә? Бер кеше дә белми. Үлем яшькә — картка карамый: “Син институт бетереп, диплом алдыңмы әле, гаилә кордыңмы әле?” – дип сорамый. Бүгенге көндә яшь егет һәм кызларның үлеме картларның үлем саныннан артыграк. Гомер дәверендә, саулык-сәләмәтлекләрен корбан итеп, ялсыз эшләп бер генә бер пенсия акчасын да алырга җитешмәүчеләр шактый. Йокларга ятканда уйла: « Мин иртәгә тораммы, йокымнан уянаммы? » — дип,чөнки йокы ул — кечкенә үлем. Эшкә барганда кире кайтасыңны, юлга чыкканда исән-сау гына кайтып гаиләңне күрәсеңне беләсеңме? Юк белмисең? «Пенсиягә чыккач намаз укырмын әле, » — диючеләр, исән-сау пенсия яшенә җитәселәрен беләләрме? яки пенсиягә чыккач: «Картайдык инде, хәтеребез дә начарланды”, » — дигән кешеләр, үз-үзләрен генә алдыйлар түгелме соң? Әҗәл вакыты җиткәч, җанны алу өчен үлем фәрештәсе килә. Аның иманлы кеше янына килгән кыяфәте, имансызга килгән кыяфәте белән бер булмый. Үлем фәрештәсе Муса пәйгамбәргә күркәм сүрәттә килгәч, Муса пәйгамбәр аннан: «Син бар кешеләргә дә шулай матур кыяфәттә киләсеңме?»— дип сорый. Фәрештә аңа: «Юк, мин бозыклык ияләренә куркыныч хәлдә киләм,»— дип җавап бирә. Муса: «Миңа да шул сүрәттә күрен әле,»— ди. Үлем фәрештәсе: «Әй Муса, минем ул кыяфәтемне күрмәсәң, синең өчен хәерлерәк булыр иде,»— дип әйтә. Муса һаман үзенекендә торгач, фәрештә аңа икенче якка борылып торырга куша һәм бераздан: «Кара!»— ди. Муса үлем фәрештәсенең гонаһ ияләренә килә торган кыяфәтен күрү белән аңын югалта. Үзебезне «мөселман » дип, шайтанга табынабыз түгелме соң? Үзебезне: «Мөселман, » — дисәк, дәлилебез кайда соң?! Аллаһ кушканнарны үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмыйча гына мөселман булып буламы? Бер көн дә, бер сәгать тә гөнаһ эшләнми үтми. « Мин гөнаһсыз, » — дигән сүз, ул үзе гөнаһ. Кызганычка каршы, арабызда гомеренә бер мәртәбә Хуҗасы Аллаһка сәҗдә кылмаган, Аллаһның йорты мәчеткә дә кереп карамаган « мөселманнар » да аз түгел. Төннәрен йокламыйча, елый-елый намазлар укыган, көннәрен сусап, ризыксыз рузалар тоткан, чебенне дә газапларга курыккан сәхәбәләр дә җәһәннәмнән курыкканнар, гомерендә бер намаз укып карамаган кеше дә җәннәтне өмет итә һәм күкрәк киереп: « Җәннәт минеке, » — дип әйтә. Елына бер аш үткәреп, мәчеткә сәдака салып, җәннәт ачкычларын кесәсенә сала. Юк, кардәшем: « Мин ашадым”, » — дип, ашамыйча тамак туймый. « Мин мөселман, »— — дип кенә, мөселман булып, кабергә хәзерләнеп булмый. Ерак юлга чыгар алдыннан бик нык җыенабыз, хәзерләнәбез, әлбәттә хәзерлексез сәфәргә чыгып булмый. Ахыйрәт сәфәреннән дә озын сәфәр бармы соң? Ул сәфәргә хәзерләндекме, изгелекләребезне җыйдыкмы?

«Хәстәрләнегез, дөреслектә иң хәерле хәстәрлек тәкъвалыктыр».

Ахыйрәт сәфәренә иман белән гамәлләребезне туплыйк һәм көн саен йоклар алдыннан: « Иртән уянмасам, ахыйрәтем өчен нәрсә эшләдем мин? » — дип, үзебезгә сорау бирик. Үлем түшәгендә ятучы кешене исеңә төшер. Ул бер генә тапкыр ике рикәгать намаз укырга теләр, укый алмас. Бер генә тапкыр: Лә иләһә илләллаһ, Мүхәммәдүррасүлүллаһ, — дип әйтергә теләр, ләкин әйтә алмас. Гомәр ибн Хаттаб: « Хисап кылыгыз үзегезне, хәтта сезне хисап кылганчы. Үлчәгез үзегезне, хәттә сезне үлчәүгә салганчы», – диде. Һәрбер аң-акыл иясе даими рәвештә үз-үзенә хисап кыларга тиеш. Мин намазларымны тиешенчә башкардыммы, мин харам эшләр кылмадыммы, минем ризыгым, мал-мөлкәтем хәләлме? Мин ул байлыгымны хәләлгә генә тотаммы? Минем кулларым нәрсә кыла, аякларым кайда йөри. Күзләрем нәрсә карый. Колакларым нәрсә тыңлый, телем нәрсә сөйли…Үз-үзенә хисап кылып, кимчелекләре өчен тәүбә итеп, яшәүче бәндә генә үлемгә хәзер булып, үлем вакытындагы фетнәләрдән имин кала.

“Гөнаһларыгыз өчен Аллаһтан гафу сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһка кайтыгыз. Ул сезгә бу тормыштан әҗәлегезгә кадәр, хәерле файда бирер”. ( Һүд 3)

Әй газизем, кабергә керәсе вакытларыңны уйлаганың бармы. Кабер тарлыгын, караңгылыгын, кабер газапларын, ул газапларның төрләрен уйлыйсыңмы? Дөньяда булган чибәрлегең һәм матур сыныңны башкаларга күрсәтим дип, яулык, күлмәгеңне салдырткан тәнең, ахырда корт һәм селәүчәнләргә каласын уйлыйсыңмы?

«Әй Мөхәммәд! Әгәр аларга тормыш белән ләззәтләнү өчен тагын еллар өстәсәк, нәрсә буласын уйламадыңмы? Соңыннан аларга вәгъдә кылынган газаб бары киләр иде. Аларга бирелгән озын тормыш та, дөнья нигъмәтләре дә аларны Аллаһның газабыннан коткара алмый.» ( Шагыйрьләр 206-207)

Бары тик үз-үзебезне хисап кылып, тәрбияләп яшәсәк кенә, безнең йөрәгебез савыгыр һәм каберебезгә хәзер булырбыз, шул вакытта инде үлемебез дә безнең өчен җиңеллек булыр. Чөнки кабер ул, яки җәннәт бакчаларының бер бакчасы, яки, җәһәннәм чокырларының бер чокыры. Аллаһ сакласын. Әгәр кеше каберенә хәзерләнеп барса, аның кабере караңгы, суык, каты һәм кысырынкы булмас; бәлки якты, нурлы, йомшак һәм киң булыр. Бу дөньяда Аллаһ юлында кичергән авырлыклары ул йортында булмас. Менә шушы хәлдә, кешенең үлеме җиңеллек һәм котылудыр. Әгәр кеше үлемен онытып, гомерен Аллаһка буйсынмыйча бозыклыкта үткәрсә, гафләт исереклегеннән айнымаса, аның йорты — җәһәннәм чокырларының берсе. Ул бәхетсезнең кабере караңгы һәм кысылганнан кысылыр, хәтта аның уң кабыргалары сул кабыргаларына керерләр, каберендә ут һәм башка төр газаплар булыр. Шуларның берсе — тимер чүкеч, хәбәрләрдән килгәнчә, әгәр ул чүкеч белән зур тауга суксаң, тау үзенең бөеклеге белән тузан булып ишелеп төшә, һәм шул чүкеч белән кешенең башын төячәкләр. Кешенең шушы газапка чыдый алмыйча кычкыруын, кеше вә җеннәрдән башка бөтен дөнья тереклеге ишетеп тора. Әгәр без ишетсәк, куркудан аңыбызны югалтыр идек. Нинди дәһшәтле, куркыныч газап. Әле бу кабер газабы гына, кыямәттән соң җәһәннәм газабын күз алдыбызга да китереп бетерә алмыйбыз.

“Һәрбер җан үлемне татып карый. Кыямәт көнендә сезгә гамәлләрегез өчен әлбәттә әҗерләрегез бирелер. Берәү җәһәннәмнән ерак кылынып, җәннәткә кертелсә, ул бөек җиңүгә иреште. Дөнья тормышы кешеләрне алдаудан башка нәрсә түгелдер.” ( Гыймран 185)

“Әй иман ияләре, Аллаһка ихлас тәүбә белән тәүбә итегез. Бәлки, Аллаһ сезгә кылган кимчелекләрегезне гафу итәр һәм асларыннан елгалар агучы җәннәт бакчаларына кертер. Ул көнне Аллаһ илчесен һәм аның белән иман китерүчеләрне дәрәҗәләргә күтәрер. Аларның алларыннан һәм уң якларыннан нур сибелә. “ ( Тәхрим 8)

Адәм баласының дөньядагы насыйбе – аның гомере. Кем ул гомерен ахыйрәте, мәңгелек йортында файда китерәчәк изге эшләрдә үткәрә, аның сәүдәсе уңышка ирешә, табышлы була. Кем болай да санаулы булган көннәрен, гөнаһ эшләрдә, бозыклыкларда үткәреп, шул хәлендә Аллаһ хозурына яман үлем белән китә, ул бәндә хәсрәттәдер. Туфрак астында күпме кайгы, күпме хәсрәт яшеренгән. Гакыл иясе шулдыр, кем Аллаһ аны хисапка тартканчы, үз–үзенә хисап үткәрә һәм һәлакатькә ирешүенә үзе сәбәпче булганчы, Аллаһка каршы гөнаһ кылудан тыела. Зур гыйлем иясе булган сәхәбә Ибн Мәсгуд: «Тау астында утырып, менә-менә тау өстемә ишелер дип курыккан кебек, мөэмин үзенең гөнаһын күреп курка.» – ди.Күпме кешеләр көн-төн гөнаһлар кылып, ул гөнаһларга тәмам ияләшеп, аларга игътибар да бирмиләр, аларның куркынычлыгы хакында, хәтта уйланмыйлар да. Шуның белән яман әҗәлгә ирешәләр. Пәйгамбәребезнең озын гомер теләп кылган догасында булган сәхәбәсе Әнәс ибн Мәлик, чыннан да озак яши

Әй газиз кардәшләрем, Әнәс, пәйгамбәребездән соң килүче буынга, шулай әйткәч, безнең хакта нәрсә әйтер иде микән?! Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында барча мөэминнәрне яхшы үлемгә хәзерләнергә чакырып әйтте: «Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһтан чын курку белән куркыгыз һәм мөселман булмый үлмәгез!» (Гыймран 102)

Яхшы үлем галәмәтләре

1. Үлер алдыннан шәһәдәт әйтеп үлү. Бу кардәшләрем бик олугъ дәрәҗә һәм шатлыктыр. Аллаһның илчесе: «Кемнең ахыргы сүзләре: «Лә иләһә илләЛЛаһ, Аллаһтан башка иләһ юк,» – була, ул җәннәткә керә,» – диде. (Әбү Дәүд, Хәким риваятьләре)

Бу дөньядан шәһәдәт әйтеп китүне, бик күпләр җиңел эш диярләр. Ләкин, бу зур ялгышу, гомерендә шәһәдәттән ерак йөргән кешеләр, әҗәлләре җиткәч кенә, шәһәдәт әйтә алмаслар.

2. Кешенең үлеме вакытында, маңгаеннан тире бәреп чыкса, бу хәерле үлем галәмәтедер. Бүрайдә ибн Хусәйб үлем түшәгендә яткан кардәше янына килә һәм аның маңгай тирен күреп: «Аллаһү әкбәр, мин Аллаһның илчесенең: «Мөэминнең үлеме – маңгай тире белән,» – дигән сүзләрен ишеттем,» – дип әйтә. (Тирмизи, Нәсәи риваятьләре)

3. Бәракәтле җомга көнендә үлүче, хәерле үлемгә ирешүче. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Кайсы гына мөселман җомга көнендә яки төнендә үлә, Аллаһ аны кабер фетнәсеннән имин кыла,» – диде. (Әхмәд, Тирмизи)

4. Сугыш кырында шәһид китү. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Аллаһ юлында һәлак булучыларны «мәетләр» димә. Алар – тереләр, Раббылары хозурында ризыкланалар. Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен алар шатланалар. Үзләреннән соң исән калган кардәшләре өчен сөенәләр. Юк аларга курку, юк аларга борчылу. Аллаһның нигъмәт һәм фазыйләтеннән булган нигъмәтләргә шатланалар, дөреслектә, Аллаһта мөэминнәрнең әҗерләре югалмый.» (Гыймран 169-171)

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Шәһиднең Аллаһ каршында алты үзенчәлеге бар: беренче кан тамчысы тамганчы, гонаһлары кичерелә, җәннәттәге урынын күрә, кабер газабыннан котыла, Кыямәт көненең дәһшәтеннән имин була, иманының тәмен татый, хур кызларына өйләнә, җитмеш мөселман туганына шәфәгать кыла.»

5. Аллаһ юлында яки хаҗ вакытында мәхрамда килеш үлү. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Кем Аллаһ юлында үтерелә яки үлә, ул – шәһид,» – диде. (Мөслим, Әхмәд) Бер кешене хаҗда дөясе таптап үтергәч, пәйгамбәребез кешеләргә: «Аны юыгыз һәм киеме белән кәфенләгез, ләкин башын ачык калдырыгыз. Дөреслектә, ул кыямәт көнендә мүләбби хәлдә кубарыла.»-диде. («Ләббәйкә» сүзләрен әйткән хәлдә.)

6. Кешенең дине, җаны, мөлкәте, гыйрд (честь), акылы Аллаһтан булган әмәнәттер. Динебез безгә ул нәрсәләрне сакларга кушты. Кем аларны саклаганда һәлак була, ул Аллаһ каршында мәртәбәле үлемгә ирешә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Кем малын саклаганда үтерелде, ул – шәһид. Кем гаиләсен саклаганда үтерелде, ул – шәһид. Кем динен саклап үлә, ул – шәһид. Кем канын (җанын) саклап үлә, ул – шәһид.» (Әбү Дәүд, Тирмизи)

7. Кайбер авыруларга Аллаһ ризалыгы өчен сабыр итеп үлүчеләр, изге үлем белән үлүчеләр рәтендә:

* Тагун (чума) авыруыннан вафат булу. «Тагун – һәр мөселман өчен шәһидлек.» (Бухари, Әхмәд)

* Эч авыруыннан үлү. «Кем эче сәбәпле үлә, ул – шәһид.» (Мүслим)

8. Бала тапканда, яки баласын тапкач нифас каны вакытында үлүче хатын-кыз хөрмәтле үлем белән үлүчедер. «Баласын тудыру сәбәпле үлүче хатын-кыз – шәһидә. Кыямәт көнендә баласы ул ананы кендегеннән тартып җәннәткә алып керә.» (Әхмәд)

9. Утта янып, суда батып, җимерекләр астында калып үлү. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Шәһидләр бишәү: Чума, эч авыруыннан үлүчеләр, батып үлүче, янып үлүче, Аллаһ юлында шәһид китүче.» — диде. (Тирмизи, Мүслим)

«Аллаһ юлында үтерелгәннәрдән башка җиде шәһид бар: Чума авыруыннан үлүче – шәһид, батып үлүче – шәһид, плеврит авыруыннан үлүче – шәһид, эч авыруыннан үлүче шәһид, янып үлүче – шәһид, җимерекләр астында калучы – шәһид, бала табудан үлүче хатын–кыз – шәһидә.» (Әхмәд, Әбү Дәүд, Нәсәи)

10. Бәндәгә әҗәле изге гамәл вакытында ирешсә, ягъни изгелектә үлү яхшы үлем галәмәте. «Кем Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп: «Аллаһтан башка иләһ юк,»– дип, шуның белән үлеменә ирешә, җәннәткә керә. Кем Аллаһның йөзенә омтылып, бер көн рузә тота һәм шул гамәле белән үлеменә ирешә, җәннәткә керә. Кем Аллаһның йөзенә омтылып, сәдака бирә һәм шул гамәлендә үлеменә ирешә, җәннәткә керә.» (Әхмәд)

11. Турысын әйтеп, бозык патша кулыннан үлүче. «Шәһидләрнең сәйиде Хәмзә ибн ГабдулМутталиб һәм шул кеше, кем бозык түрәгә барып, аңа яхшылыкны кушып, бозыклыктан тыйды, түрә аны үтерде.»

12. Аллаһ юлында сакта үлүче. «Аллаһ юлында сакта торуның бер тәүлеге, бер ай рузә һәм кыямнан хәерлерәк. Әгәр үлсә, кылган эшенең әҗере дәвамлы булып тора. Ризыгы килү дәвам итә, ике фетнәдән дә имин кала.»

Шунысын әйтергә кирәк, бу хәләтләрдә вафат булу, Аллаһның әмерләренә буйсынучылар өчен генә яхшы үлем галәмәте булып тора.Әгәр бер мөселман вафат булып, аның турында ике яки берничә кардәше яхшы сүзләр әйтсә, бу аның өчен яхшы үлем галәмәте һәм җәннәткә илтәрә торган эш була. Әнәс ибн Мәликтән килә: бервакыт пәйгамбәребез яныннан җиназа үтеп барганда ул мәет хакында яхшы сүзләр әйтә. Аның артыннан башкалар да: «Ул Аллаһны һәм илчесен ярата иде,» – диделәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Аңа тиеш булды, тиеш булды,» – диде. Икенче бер җиназа үткәндә, пәйгамбәребез аның хакында бик тә яхшы булмаган сүзләр әйтте, кешеләр дә: «Аллаһның юлында начар кеше иде,» – диделәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Аңа тиеш булды, тиеш булды,» – диде. Аллаһның илчесе әйтте: «Кем хакында яхшы әйтәсез, аңа җәннәт тиеш була, кем хакында начар әйтәсез, аңа ут тиеш була. Сез – Аллаһның җирдәге шаһитләре, Сез – Аллаһның җирдәге шаһитләре, Сез – Аллаһның җирдәге шаһитләре.» Икенче риваятьтә: «…Аллаһның фәрештәләре бар, алар Адәм балаларының телләре белән кешедә булган яхшылык һәм яманлыкларны әйтәләр.»

Әбү Әсвәд Әддәйли Мәдинә шәһәренә килгәч, анда йогышлы авыру башланганын күрә. Кешеләр ул авырудан тиз үлем белән үләләр. Ул Гомәр ибн Хаттаб янына утыра. Бер җиназа үтеп барганда, кешеләр аның хакында яхшы сүзләр әйтәләр. Гомәр: «Тиеш булды,»– дип әйтә. Аннан: «Мөэминнәрнең әмире, аңа нәрсә тиеш булды?» –дип сорыйлар. Ул: «Мин Аллаһның илчече әйткән кебек әйттем,» – ди: «Кайсы гына мөселман хакында дүрт кардәше яхшы сүзләр әйтә, Аллаһ аны җәннәткә кертә.» Без:«Өч кеше булсадамы?»–дип сорадык. Ул: «Өч булса да,» – диде. Аннан: «Ике булсадамы?» – дип, янә сорадык. «Ике булса да?» – дип җавап бирде. Инде бер кеше хакында сорамадык.» Кем тормышын Аллаһ Тәгаләне яратып, Аңа буйсынуда, Аны зикер итүдә үткәрә, бу аның җаны Аллаһка чыкканда иң кирәк нәрсәләреннән була. Кем үзенең тормышын, сәламәтлеген бозыклык, азгынлык һәм башка шуның кебек нәрсәләргә сарыф итә, аңа үлеме вакытында Аллаһ белән бергә булу авыр булачак һәм Раббысы тарафыннан аңа карата бер төрле кайгырту да булмаячак

Яман үлем галәмәтләре.

Яман үлемнең сәбәпләре бар, мөэминнәргә ул сәбәпләрдән сакланырга кирәк. Аларның иң зурлары – дөнья тормышына кызыгу, дөнья белән тәэсирләнү. Истикамәт–тугърылыктан китү, иманның загыйфьләнүе, игътикаднең бозылуы, гөнаһ эшләргә ябышу. Кем гонаһлар кылып, гомерен җәһилиятьтә үткәрә, ул гөнаһлар аның йөрәгенә якын дус булып урнаша. Бәндә тормыш дәверендә нәрсәне дус күрсә, яратса, үлеме вакытында шул нәрсәләрне исенә төшерә. Кемнең йөрәгендә күпчелек урынны изгелекләр ала, үлеме вакытында да шул изгелекләрне зикер итә. Кем калебен гөнаһларга бирде, әҗәле вакытында да шул гөнаһлар белән була.Тәкъвалык һәм гыйбәдәт әҗәл вакытына кадәр дәвам иткәндә генә, яхшы үлемгә ирешергә мөмкин. Кайбер кешеләр гомерләре дәверендә изге гамәлдә булып, үлемнәре алдыннан бозык, гөнаһлы эшләргә күчәләр, бу аларның яман үлемнәренә сәбәп була. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Кайвакыт кеше җәннәт әһелләренең гамәлләрен кыла, хәттә аның җәннәт белән бер терсәк арасы гына кала. Соңыннан ул ут әһелләренең гамәлләрен кыла башлый һәм утка керә.» (Бухари, Мүслим)

Сәһл ибн Сәгдү Сәгыйттән килә: «Сугышларның берсендә бер кеше зур авырлыклар белән сынала. Сәхәбәләр ул кешегә сокланып: «Бүген, аңа булган әҗер беребезгә дә булмый,» – диделәр. Аллаһның илчесе: «Ул ут әһеле,» – ди. Кайбер сәхәбәләр: «Ул ут әһеле булгач, безнең кайсыбыз җәннәт әһеле соң?» – дип сорадылар. Арадан берәү: «Мин аның дусты, аның нәрсә кылганын карыйм,»–диде һәм артыннан китте. Теге кеше бик каты җәрәһәтләнә һәм сабыр итә алмыйча, үлемен ашыктыра. Кылычының артын җиргә, очын күкрәгенә куя һәм үз–үзен үтерә. Сәхәбә Аллаһның илчесе янына кайта һәм: «Синең Аллаһның илчесе икәнлегеңә шәһәдәт китерәм,» – ди, «Күптән түгел, син: «Ул утта,» – дип, искә алган кеше, мин аның артыннан күзәттем. Ул бик каты җәрәһәтләнде һәм үлемен ашыктырды. Кылычының артын җиргә куеп, очын күкрәгенә куйды һәм үз–үзен үтерде.» Шул вакытта Аллаһның илчесе әйтте: «Кеше башкалар күргән эшләрдә җәннәт әһелләренең гамәлләрен кыла, шуңа карамастан ул ут әһеле. Кеше башкалар күргән эшләрдә ут әһелләренең гамәлләрен кыла, шуңа карамастан ул җәннәт әһеле.» Икенче риваятьтә: «Дөреслектә, гамәлләр ахыры белән,» – диде. (Бухари, Мүслим). Тугъры сәләфләр яман әҗәлдән чын курку белән курыктылар. Сәһл әт-Тәстәри әйтә: «Тугърыларның яман үлемнән куркулары һәр мизгелдә, һәр хәрәкәттә булды. Аллаһ нәкъ шуларны сыйфатлап китабында: «Аларның йөрәкләре Раббыларына кайтуны уйлап тетрәнә,» – диде. (Мөэминнәр 60.)

Яман үлемнән курку һәрбер кешенең күз алдында һәр мизгелдә булырга тиеш. Чөнки курку бәндәне изгелеккә этәрә.

Яман үлемнең кайбер сәбәпләрен ныклабрак өйрәник:

1. Тәүбәне кичектерү.

Аллаһ Тәгаләгә барча кимчелек–хаталардан тәүбә итү һәрбер гакыл иясенә тиешле. Аллаһның сүзләре моңа дәлил: «Барыгыз да Аллаһка тәүбә итегез, әй мөэминнәр! Бәлки уңышка ирешерсез.» (Нур 31)

Аллаһ илчесен барча зур гөнаһлардан имин кылды, шуңа карамастан, пәйгамбәребез: «Әй кешеләр, Аллаһка тәүбә кылыгыз, мин көненә йөз мәртәбә Аллаһка тәүбә итәм,» – диде. (Мүслим)

«Гөнаһасыннан тәүбә итүче, гөнаһ кылмаучы кебек.» (Ибн Мәҗәһ)

Иблис кешене озак киләчәк белән алдап, тәүбәсен кичектертә: «Син хәзер тәүбә итеп, яңадан гөнаһ кылсаң, тәүбәң кабул булмый, соңрак тәүбә итәрсең,» – яки: «Алтмыш–җитмешкә җиткәч тәүбә итәрсең, мәчеткә йөрерсең, Аллаһка шунда якынаерсың. Бүген син яшь әле, тормышның тәмен таты, күңел ач. Аллаһка буйсынып, гомереңә мәшәкать китермә.» һ.б…Сезләрне кичектерүдән кисәтәбез! Кичектерү – шайтанның иң зур коралы. Аллаһны сөеп, яман үлемнән сакланып, Аллаһка һәрвакыт, һәр кимчелегеннән тәүбә кылучы зирәк мөэмин белән тәүбәсен кичектерүче сәфәргә чыккан кавем кебек. Бер авылга барып керәләр дә зирәк мөсафир авылдан сәфәрен исән–сау тәмамлау өчен барча кирәк–яраклар сатып ала һәм юлын дәвам итәргә хәзерләнә. Ләкин, кичектерүче көн саен хәзерлеген иртәгәсе көнгә калдыра. Караванның әмире юлга чыгарга әмер бирә, ә кичекте


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow