Сугышлар кабынмасын

Әниемә “бабай” сүзен

Әйтү насыйп булмаган.

Ике бабасын да аның

Явыз сугыш урлаган.

Чит төбәкләрдә калган

Аларның каберләре.

Ятим итеп балаларын

Өзелгән гомерләре.

“Сез бәхетле,- ди әбием,

Сугышларны белмисез.

Өстәл тулы ризыгыгыз,

Ачлыктан тилмермисез.

Без кичергән газапларны,

Сез күрергә язмасын.

Имин булсын тормышыбыз,

Сугышлар кабынмасын.

Әгәр мин начальник булсам...

Әгәр мин начальник булсам

Нишләргә белер идем...

Булып караганым юк шул,

Сезгә дә сөйләр идем.

... Ә шулай да хыяллану

Мишәйт итмәс, дусларым.

Дөнья булгач, әллә ниләр

Күрер әле башларың.

Сабыр төбе – сары алтын,

Шушыңарчы түздегез.

Мин начальник булганчы да

Бераз гына түзегез.

Бераз тәҗрибә туплыйм да,

Ике мең дә тугызда,

Өр – яңа мәктәп салдырам

Мин сезнең авылыгызда.

Бала саен бер компьютер

Булыр һәрбер дәрескә.

Тышка чыгып азапланмас,

Берегез дә бәдрәфкә.

Ашау байларча булачак,

Поварларга эш кимер.

Кухонный комбайннар

Сезгә ярдәмгә килер.

Тамак тук, өс бөтен булгач,

Укучылар борчылмас.

Укытучының нервасы

Аллабирса, бозылмас.

Ашау ягы бушлай булыр,

Акча, дип борчылмассыз.

Чөнки яшелчә, ит, сөтне

Үзегез эшләп табарсыз.

Гектарлы иген кырында

Мул уңыш үстерерсез.

Иренми эшләп, дәүләткә

Күп итеп сөт бирерсез.

Тырышсагыз, әлбәттә инде,

Мәктәбегез бай булыр.

Бәйгедә катнашып һәркем

Зур-зур бүләкләр алыр.

Кырыс начальник син,- диеп,

Зинһар, ачуланмагыз???

Заманалар шулай бара,

Әзерләнми калмагыз?!

Юлбарыс елы.

Яңа бәхет, яңа эшләр юрап,

Өр – яңа ел килә, күрегез.

Үгез елын озатып, юлбарысны

Каршы ала бүген җиребез.

Борчу-мәшәкатен, кайгыларын

Иске елда онытып калдырып.

Горур атлап юлбарыс-ел килә,

Якты өмет утын яндырып.

Мин – юлбарыс, көчле рухлы хайван,

Хуҗасы мин яңа бу елның.

Бары бәхет, шатлык китеремен,

Борчулардан саклап торырмын.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: