Укытучым

Аклык, сафлык алгансың син

Ак каеннан үзеңә.

Кояш җылылыгы балкый

Нурлар тулы йөзеңдә.

Тынычлык, татулык теләп,

Тибә синең йөрәгең.

Укытучым, сиңа бирәм,

Иң матурын гөлләрнең!

Мәктәптә район буенча географлар семинары булды.

(Тамчы-шоу уенында командаларга таныштыру өчен.)

Эльбрус командасы.

Эльбрус тауларыннан

Килдек сезгә кунакка.

Россияне иңләп-буйлап,

Барып җиттек шул якка.

Иң биек ноктага басып,

Күзәтәбез барысын.

Тапшырыгыз биремнәрнең

Җиңелен, катлаулысын.

Тауларга менә алганны

Башкасы авыр булмас.

Дуслар иңе нык булганда

Алда киртәләр тормас.

Сәлам юллыйк көндәшләргә,

Уен уңышлы булсын.

Һәрбер ике командага

Матур җиңүләр язсын.

“Байкал” командасы.

Дөнья буйлап сәяхәттән

Кайтып киләбез.

Байкал күленең серләрен

Әле сөйләрбез.

Тирәнәйде белемебез

Безнең тагын да.

Куркытмады авырлыклар,

Дуслар барында.

Сынарга дип белемнәрне

Килдек бәйгегә.

Җиңү дә елмаер әле

Бәлки, кем белә?

Бар көчебезне куярга,

Без сүз бирәбез.

Көндәшләргә чын күңелдән

“Сәлам” диябез.

11 нче сыйныфлар өчен шигырьләр.

(2010)

1) Мәктәп белән саубуллашу

Ай-һай, бигрәкләр ачы.

Кем дисезме? Фиргать була

“Компьютерлар врачы”.

Чыгалмый интегә, чумса

Хыял диңгезләренә.

Иҗат белән шөгылләнә,

Тимәсен күзләр генә.

2) “Соң ятам, иртә торам”,- ди,

Кайчакта”безнең Илшат.

Юк-бар өчен борчылмый ул,

Сүзгә оста, күңеле шат.

“Кире сүз әйтмичә калсам,

Тыныч түгел күңелем”,- ди.

“Ялкау мин” дип шаяртса да,

Бик уңган ул, иренми.

3) Малай булып ник тумаган,

Кыз булып ул ялгышкан.

Волейбол, баскетбол, футбол,

Кайтып керми ярыштан.

Туры сүзле, якты йөзле,

Наилә исемле аты.

Спортсменнар капитаны,

“Ак Барс”ның фанаты.

4) Көзге белән таракның

“Якын дусты” кем дисез?

Безнең Денис икәнлеген

Әллә инде белмисез?

Карап кына йөртә үзен,

Ыспай тота өс-башын.

Чибәр кызлар аңа карап,

Югалтмасыннар башын.

5) Татар кызларына хас

Тыйнаклык бизи аны.

Сөмбелә без класста

Иң тырышы, уңганы.

Һич карышмыйча эшли ул

Һәрбер кушылган эшне.

Сүз тыңлаучан, “булмас”,- диеп,

Төшерми күңелебезне.

6) Хәйләкәрнең хәйләкәре,

Алданмас ул бервакыт.

Алисә дигән кыз белән

Күңелсез узмас вакыт.

Аның игътибарыннан

Читтә калмас бернәрсә.

Менә дигән волейболчы

Була, әгәр теләсә.

7) Бик тиз уртак тел табар

Һәркем белән Зәлия.

Оста бәйли, бик матурлап

Чигү сәләтенә ия.

Бик яхшы оештыручы,

Искиткеч шәп хәтере.

Хыяллары чынга ашсын,

Матур узсын гомере.

8) Хәленнән килсә әгәр,

Булыр иде һәр илдә.

Сәяхәтләр яратучы –

Бу бит безнең Зәлидә.

Хөрмәт итә кешеләрне,

Шуңа бик күп дуслары.

Эзләнүчән, тырыш булгач,

Елмая уңышлары.

9) Аз сөйләшеп, күп эшләр,

Шундый була егетләр.

Җырчы Алмаз ыбызга

Бик-бик зурдан өметләр.

Моңлы тавышлары белән,

Әсир итте күпләрне.

Зур уңышлар көтсен алда,

Алмаз дай егетләрне.

10) Тырышларның иң тырышы,

Уңганнарның уңганы.

Безнең Ландыш һәрбер эшне

Төгәл үти торганы.

Бик акыллы һәм җитди ул,

Читкә чәчмәс үз серен.

Күп сөйләшеп йөрмәсә дә,

Яклый белә фикерен.

11) Чәчрәп тормас “мин монда”дип,

Ышандырмас сүзенә.

Тыйнаклыгы белән, ләкин,

Тартып тора үзенә.

Өлкәннәрне хөрмәт итә,

Юл куя кечеләргә.

Игътибарлы безнең Ленар,

Ярдәмчел кешеләргә.

***

Кулларыңда булса синең

Яхшы һөнәрең.

Байлыкта һәм тынычлыкта

Узар көннәрең.

Онытма син, бул бары тик

Уңган һәм тырыш.

Бәхет кенә бүләк итәр

Сиңа бу тормыш.

Детсад баласы әби булып

почта хезмәткәрен мактый...

Картайдым шул, картайдым,

Бөтен җирем таушалды.

Күзләрем начар күрә,

Аяк әкренгә калды.

Әле ярый пенсияне

Почта хезмәткәрләре

Өйгә китереп бирәләр,

И-и, рәхмәт төшкерләре!

Утка, газга түләүләрне

Өйдә генә чутлыйлар.

Безнең ише карт-карчыкны

Әле ярый онытмыйлар.

Почтальон Гөлфәниядән

Бигрәкләр инде уңдык.

Әле менә кичә генә

Гәҗитәгә язылдык.

Ул йөрүгә аяклары

Ничекләр түзә икән.

Айгөл кызы китеп баргач,

Өлгерә алыр микән?

Рәхмәттән башка сүзем юк

Почта хезмәткәренә.

Һәйкәл куяр идем әле

Авыр хезмәтләренә!

“Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә

1ләрнең 11нчеләргә сүзе...

Без беренчеләр генә,

Ә сез инде 11ләр.

Сезнең яшькә җиткәнче,

Узар күпме гомерләр.

Без 11дә укыганда,

Нинди булырсыз икән?

Уку йортларын тәмамлап,

Эшли башларсыз күптән.

Миннеханов Илназ абый
Режиссер булам,- диме?

Артист булып сәхнәләрдә

Уйнап йөрерсең инде.

Рәзил абый ул вакытта,

Инде агроном булачак.

Коры елны да мул уңыш

Алу җаен табачак.

Фәннур абый чын механик

Булыр әле, күрерсез.

Безнең машиналарны

Бушка рәтләп бирерсез.

Михайлов Илназ абый

Запчасть ташып торачак.

Аллабирса машиналар

Менә дигән булачак.

Бар балалар киләчәктә

Булыр бик-бик сәламәт.

Гөлназ апа педиатр булгач,

Вәт булачак галәмәт.

Сулар һавабыз да безнең

Бик-бик чиста булачак.

Эколог-Алисә апа

Саклап кына торачак.

Салават абый урманнарны

Бик күпләп үстерәчәк.

Бик-бик матур булыр әле

Аллабирса киләчәк.

Исәп-хисап эшләрендә

Кирәк бик зур төгәллек.

Илүзә апада безнең

Бу сыйфатлар җитәрлек.

Хисапчы булам,- ди әнә

Безнең Айгөл апабыз.

Күп итеп чутларсың яме,

Акчаны яратабыз.

Берәр проблема туса,

Юлдаш абый хәл итәр.

Тикшерүче булганлыктан,

Тиз генә килеп җитәр.

Зургарак китсә эшегез,

Адвокат булыр кирәк.

Айзилә ападай эшләүче

Мөгаен, булыр сирәк.

Юрист булып Алинә апа

Яклар безнең хокукны.

Шулай булсын, без барыбыз

Шат яшәргә хокуклы.

Киләчәктә яшәүләре

Булачак бик күңелле.

Илназ абый артист булгач,

Күтәрәчәк күңелне.

Без киткәч, читен булыр,- дип

Борчылмагыз, абыйлар.

Сезнең урынга дәү булып,

Калабыз без сабыйлар.

Уйлагыз сез бары тик,

Матурлыйк,- дип,- тормышны.

Хәерле юл сезгә, булсын,

Һәр эшегез уңышлы!!!

19 нчы бүлмә кызлары.

(1991, Арча)

Безнең бүлмә кызларын

Кем дисез,беләсезме?

Кем әйтмешли, 11 кешелек

Футболистлар командасы.

Команданың һәр члены

Аерым бер авылдан.

Характерлар килешмәсә,

Үпкәләш юк, бел туган.

Инде менә таныш булыйк

Безнең команда белән.

Һәрберсе дә махсус менә

Танышу өчен килгән.

Таныш булыгыз, бу менә

Безнең тренер була.

Арча районы Шушмабаштан

Диләрә Накипова.

Кечкенә дип карамагыз,

Ул бар эшне булдыра.

Матур итеп бии дә ул,

Бик шәп староста да.

Аның ярдәмчесе менә

Халидә була инде.

Укытучы булам,- диеп

Малмыж ягыннан килде.

Сәрия белән Гөлнара да

Нәкъ шул Малмыж ягыннан.

Икесе дә пар килгәннәр,

Нәкъ Шаян белән Наян.

Безнең Гөлсирен менә

Марый Бәрәңгесеннән.

Шул яктан булганга да ул,

Бик дус бәрәңге белән.

Лилия дигән кызыбыз да

Марый ягыннан була.

Институт бетергән ул

Бер елда Казаннарда.

Шул белеме белән генә

Ул әле чикләнмәгән.

Акыллырак булыр өчен,

Безнең Арчага килгән.

Бар кешене җанландырып,

Көлгән тавыш ишетсәң.

Бер дә аптырамагыз,

Ул безнең Зөһрә икән.

Бер дә күңелен төшерми ул,

Көлә, уйный, шаяра.

Ул җырларда җырланган,

Таһирның яры була.

Фирдәүсә дә килгән әле

Безнең Куныр авылыннан.

Зөһрә белән бер авылдан,

Малмыж границасыннан.

Көлү ягына килгәндә,

Ул да калмый Зөһрәдән.

Әллә инде килгән алар

Көлү түгәрәгеннән.

Команданың бер члены

Ширеева Фәридә.

Кукмараның уңган кызы

Тәмле ашлар пешерә.

Без барыбыз “42” ләр,

Ә Гөлшат 1 “Е” дан.

Арча дигән районнан ул,

Носы дигән авылдан.

Бигрәк тырыш кыз ул безнең

Барыбыздан уздыра.

“Дәрес укыйм, шауламагыз”,-

Дип безне пыр туздыра.

Бу юлларны кем язган соң?-

Диеп сез уйласагыз.

Ул безнең Сабадан килгән

Гөлнара исемле кыз.

Менә шулай шаулап-гөрләп

Яши безнең команда.

Шундый матур, күңелле итеп,

Яшик, дуслар, тагын да?!

11 ләрем сезне онытмам.

(1994, Арча. Педагогик практика.)

Сезнең белән күп эшләргә

Туры килмәде миңа.

Рөхсәт итсәләр әле

Эшләр идем тагын да.

Күп тә түгел сез үзегез –

3 егет тә, 7 кыз.

Ә шулай да дәресләрдә

Ничек актив булдыгыз.

8 сәгать поэзия дип,

Башыгызны катырдым.

Шәт бер шигырь башыгызда

Калгандыр,- диеп уйлыйм.

Ничек матур җавап бирә

Әлфия белән Гөлнара.

Намуслы, уйчан йөзегез

Күз алларымда тора.

Энҗе, Гүзәл, Гөлшатлар да –

Бигрәк тә тырышлар.

Алдагы тормышыгызда

Юлдаш булсын уңышлар.

Рафис дигән бер егет бар,

Бераз ялкауланмаса.

Менә дигән укытучы

Булачак ул ләбаса.

Ничек матур, сәнгатьле итеп,

Укый, әгәр теләсә.

Янында утырган Гөлшат та

Әзрәк төрткәләсә.

Безнең Илнар дигән егет

Үз сүзен бирмәс бер дә.

Сүз көрәштерергә шулай

Бигрәк оста инде дә.

Әллә шул осталыгы да

Ярдәм итә үзенә.

Дәрес материалын да

Бик оста сөйләп бирә.

Ә менә Зөлфәт шигырьне

Укырга һич яратмый.

Ул шигырь укыганда,

Кызларны чак йоклатмый.

Ә анализга килгәндә,

Уздыра барысын да.

Шундый матур, оста итеп,

Йомгаклап куя шунда.

Бигрәк тыныч кызлар инде

Гөлназ белән Зөбәрҗәт.

Бераз гына тырышсалар,

Алар да укыр әйбәт.

Шундый укучылар булгач,

Җансыз үтми дәресләр.

Дәрестән дә күңеллерәк

Үттеләр тәнәфесләр.

Бик тиз уртак тел таптык без

Сезнең белән 11ләр.

Сез булган җирдә һәрвакыт

Шаянлык, дуслык гөрләр.

Чын күңелдән укучылар

Бәхет телим мин сезгә.

Бүгенгедәй күңелле үтсен

Алдагы көнегез дә.

Шушы шигырь бәйләмемне

Кабул итеп алыгыз.

Бәлки шул юлларны укып

Мине искә алырсыз.

Мин дә онытмамын сезне,

Сез дә онытмагыз.

Килер көннәр очрашырбыз,

Ә хәзергә хушыгыз.

Өйдә укучы балага (Мөхәммәтҗанов Рамиль)

Яңа елга шигырь.

Өйдә генә укысам да,

Укучы,- дип аталам.

Гөлнар(а а)паның килгәнен,

Һәр көнне көтеп алам.

Инде укый-яза беләм,

Әй сөенә әнием!

Булдырасың, улым!- диеп,

Мактап куя әтием.

Кыш бабайны күрим, - диеп,

Килдем әле бәйрәмгә.

Миңа дигән бүләкләре

Калмасын,- дим әрәмгә.

Табигатьне саклагыз?!

Без табигать балалары,

Табигатьне сөябез.

“Аннан башка безгә тормыш

булмас иде”,- диябез.

Рәхәтләнеп сулыйбыз

Шифалы саф һавасын.

Авырмасак, белмәс идек

Үләннәрнең дәвасын.

Кояшы җылылык бирә,

Кошлар сайрап юата.

Чәчәкләрнең матурлыгы

Бар кайгыны тарата.

Чишмәләрнең саф суы

Сихәт бирә күңелгә.

Ял итәргә чыгыгыз сез,

Табигатьтә йөрергә?!

Ләкин аңа кайгы-хәсрәт

Һич китерә күрмәгез?!

Хайваннарын үтермәгез,

Кошларына тимәгез?!

Табигатьне сөйгәннәрнең

Алга барыр һәр эше.

Якла һәм сакла син аны,

Әй, мәрхәмәтле кеше?!

Әниемнән күчкән зур бүләк!

Туган телем минем - татар теле,

Аннан якын телне күрмәдем.

Матуррагын табыйм әле,- диеп,

Чагыштырып эзләп йөрмәдем.

Туган телне сайлап алмыйлар шул,

Ул әнидән күчкән зур бүләк!

Изгеләрдән-изге хәзинәне

Югалтмыйча саклыйк кадерләп?!


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: