Туган ягыма

Саубулыгыз, апалар.

(2009)

Нигә бүген апаларның

Яшьләнгән соң күзләре?

Елмаешып алсалар да,

Никтер моңсу үзләре.

Без киткәч тынычларбыз,- диеп,

Сөенмиләр микәнни?

Алай елап озатырлык,

Булмадык бит әллә ни.

Әһә, белдем, алар безне

Яратканга орышкан.

Тик нишлим соң, шундый булып,

Туганмын шул тумыштан.

Холкым кәнфит булмаса да,

Нечкә минем күңелем.

Тиз кызам, бик тиз сүреләм,

Ачу саклап йөрмимен.

Кош-кортларны, хайваннарны

Иркәли беләм сөеп,

Әнием авырып китсә,

Йөрим янында биеп.

Апаларым, сезне дә бит,

Яраттым мин үземчә.

Сагынып сөйләшерсез әле,

Башка балалар килсә.

Хәлегезне белешергә,

Кереп йөрербез көн дә.

Саулык-сәламәтлек кенә

Теләп калабыз сезгә.

Бер кыз кирәк әнигә.

(2008)

Беркөнне әти әнигә:

- Бер кыз кирәк бит,- диде.

Минем булышчылар икәү,

Сиңа да кирәк инде.

Нинди эшкә тотынсам да,

Аптырап тормыйм хәзер.

Такта башын тотучым бар,

Улларым инде әзер.

Айназ абыем: “Бәбәйне

үзем карыйм”,- ди күптән.

Көем килгән вакыт булса,

Мин дә бит ярдәм итәм.

Эшләр җайланыр иде дә,

Кызы булса әнинең.

Аның ярдәмчесе булса,

Сеңлекәш булыр безнең.

Безнең 8 нче класс.

(1989)

Олы Шыңар авылының

Урта мәктәбендә без.

8 нче класста

23 бала укыйбыз.

Бар арада тәртиплеләр,

Тырыш, уңган балалар.

Укытучы сөйләгәнне,

Шундук аңлап алалар.

Җәмәгать эшләрендә дә

Бик теләп катнашалар.

Андый балалар класста

Үрнәк булып торалар.

Кайберәүләр укымыйлар,

Тырышмыйлар – дөресе.

Андыйларның билгеле инде,

“2” ле чәлдерәсе.

Уку өчен уңайлыклар

Бар, дуслар, һәрбер өйдә.

Ялкауланмыйк, киреләнмик,

Тырышып укыйк, әйдә?!

Туган ягыма.

(1987)

Туган ягым – яшел бишеккәем,

Синдә тудым, синдә үстем мин.

Синдә үтә үсмер, балачагым,

Синдә чишмә суын эчтем мин.

Күбәләкләр кудым болыннарда,

Йөгереп мендем биек тауларга.

Урманнарым, басу-тугайларым,

Күпме бәхет, шатлык аларда.

Йөреп туймас ямьле болыннарың,

Ярсып аккан Мишә суларың,

Җәйләр буе шаулап дулкынланган,

Тук башаклы иген кырларың.

Барысы да алар минем өчен

Шундый якын, шундый кадерле.

Урманнарым, басу-тугайларым,

Якын сердәшләрем шикелле.

Әй, чит җирләр, гүзәл табигатең,

Ничек кенә тартып торса да.

Минем өчен иң якын җир булып,

Туган ягым, туган авылым кала.

.

Саубул инде, мәктәп еллары.

(1991)

Кичәгедәй әле күз алдымда,

Без бик нәни булган чагында.

Тәүге кабат сиңа килдек, мәктәп,

Ашкынышып белем алырга.

Үз балаңдай җылы каршы алдың,

Яраттың син безне, үз күрдең.

Төшендердең белем серләренә,

Канат куеп гүя үстердең.

Ун ел буе синдә белем алдык,

Өйрәттең укырга, язарга.

Өйрәттең син безне кешелеккә,

Аң бирдең тормышны аңларга.

Ун ел буе бергә-бергә яшәп,

Дус булырга синдә өйрәндек.

Авырлыклар килсә, бергә җиңдек,

Бер гаиләдәй тату яшәдек.

Иң гүзәл чор – яшьлек елларыбыз

Синдә уза, туган мәктәбем.

Синдә туды тәүге яшьлек хисем,

Өмет, хыял белән яшәдем.

Җитте менә мәктәп елларының

Соңгы елы, уза гомерләр.

Авырлыклар артта калып бара,

Тик нигәдер сыкрый күңелләр.

Күп калмады синдә безнең гомер,

Тиздән имтиханнар башлана.

Тынычсызлый күңел, йөрәк сыкрый,

Зур тормышка шулай ашкына.

Тик шулай да, мәктәп елларыннан

Айрыласы килми һич кенә.

Укытучылар, дуслар, классташлар,

Оныталмам инде сезне дә.

Кайда булсам, кайда йөрсәм дә мин

Онытмамын сезне дусларым.

Сезнең белән бергә вакытларны

Йөрәгемдә мәңге саклармын.

Инде тиздән мәктәп елларыннан

Саубуллашыр көн дә җитәчәк.

Синнән киткәч олы тормышта да

Матур булсын иде киләчәк.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: