Айназ була исемем

(2007)

Айназ була исемем,

Үзем егет кешемен.

Артык күзгә ташланмыйм,

Юк-бар сөйләп мактанмыйм.

Характерым сабыр гына,

Үҗәт тә була беләм.

Башлаган һәрбер эшемне

Ахыргача җиткерәм.

Кечкенә генә булсам да

Һәрбер эшкә өлгерәм,

Белмәгәнемне өйрәнәм,

Серенә тиз төшенәм.

Әти нәрсә эшләсә дә,

Янында бөтереләм.

Кирәк булса, ярдәм итәм,

Йомыш кушса йөгерәм.

Әни кайтышка ялт итеп

Өйләрне җыештырам.

Өйдә кеше булмаганда

Бер үзем дә мин торам.

Әлифба белән дуслаштым,

Хәрефләрне өйрәнәм.

Монысы Инсаф, монысы әни,

Бусы мин,- дип сөйләнәм.

Язасым да килә тизрәк,

Хәрефләрне сызгалыйм.

Әни биргән дәфтәрләргә

Язгалыйм да, бозгалыйм.

Хәерле кич, сезгә, якташлар.

(1996)

Исәнмесез, безнең райондашлар,

Хезмәттәшләр, дуслар, чордашлар.

Бәйрәм көтеп, моңга сусаганнар,

Хәерле кич, сезгә, якташлар.

Без килмәдек сезгә ераклардан,

Килдек ямьле Мишә буеннан.

Кызыл Мишә, Көек, Миңгәр авылыннан,

Тимершыктан һәм дә Сабайдан.

Мишә суы буйлап, матур булып

Тезелешкән безнең авыллар.

Бертугандай шушы авылларда

Күпме җырлар, күпме моңнар бар.

Кызлар чәче сыман бөдрәләнеп

Дулкынлана Мишә таллары.

Елга ярын сихри ямьгә манып

Сызылып ата алсу таңнары.

Эшкә гашыйк авыл кешеләре,

Туган якларына гашыйклар.

Авыр эштән бер дә курыкмыйлар,

Уйнап, көлеп яши халыклар.

Әйе, яши белә бездә кеше,

Җырны, моңны күпләр ярата.

Шатлыгын да, кайгысын да кеше

Җырга салып кайчак тарата.

Авыр чакта җыр ярдәмгә килә,

Күңелләрне һәрчак җыр ача.

Менә бүген дә без сезнең белән

Очрашырбыз, дуслар, җыр аша.

К а б а к.

(2009)

Сөйлим сезгә бер хикәят

Кабак турында.

Ялган түгел, булган хәл бу

Безнең районда.

Яңа башлык килгәч тормыш

Үзгәргән төптән.

Саба халкы бу көннәрне

Бик күптән көткән.

Элек төштә күргән хыял

Өнгә әйләнгән.

Саба радиосы хәзер

Һәр өйгә килгән..

Саба дулкыннары” сөйли

Иртәсен, кичен.

Тапшырулар бик күп төрле,

Һәр кеше өчен.

Олысы да, кечесе дә

Тыңлый яратып.

Җитәкчесе Әлфия апа

Йөри җан атып.

Искиткеч иҗади төркем

Туплаган уйлап.

Шуңа күрә дә эшләре

Тәгәри җырлап.

Төрле бәйге-конкурслар

Үтәләр монда.

Барланып яңа талантлар

Чыга районга.

...Инде килеп сүзем зур бер

Бәйге турында.

Кабак конкурсы оешты

Безнең районда.

Тыныч кына яши иде

Кабак дигәне.

Алай мактау-зурлауларны

Никтер күрмәде.

Яшелчә бакчасында да

Урын тапмады.

Сәүдәгәрләр мактый-мактый

Аны сатмады.

Бердәнбер якын дускае

Бәрәңге иде.

Инде менә ышанмассыз,

Нинди көн килде!

Бөтен районга танылды

Кабак әфәнде!

Аның тормыш дигәннәре

Ай шәп көйләнде!

Бакчада иң иркен урын

Аңа бирелде.

Җиңү яуларга теләгән

Һәркем үстерде.

Иң зур кабаклы булырга,

Бар да теләде.

Җиңүгә илткән серләрне

Ныклап өйрәнде.

Сайладылар кабаккайның

Иң шәп сортларын.

Үстерделәр яшелләрен,

Сары, акларын.

Җиткерделәр авырлыкны

Кырык, иллегә.

Бар халык агылды ул көн

Аны күрергә.

Дәвалау үзлекләрен дә

Искә алдылар.

Тыныч кына яткан көннәр

Артта калдылар.

Аның файдалы якларын

Күпләр белделәр.

Йөрәк, бөер, ашказанын

Саклый,- диделәр.

Ашыйлар хәзер кабакның

Чиен, пешкәнен.

Пешерәләр бәлешен дә,

Хәтта бөккәнен.

Әзерлиләр вареньесын,

Согын эчәләр.

Яшь балалар пюресен дә

Тәмләп үсәләр.

Менә күрдегезме, кабак

Ничек танылды!

Аның турында шигырьләр,

Җырлар язылды.

Күптән лаек иде инде

Бу дәрәҗәгә.

Сый булды элек, бары тик,

Сыер, кәҗәгә.

Рәхмәт әйтә хәзер кабак

Бөтен районга.

Бу бәйгене уйлап тапкан

Рәис абыйга.

“Саба дулкыннары”на да

Бик-бик рәхмәтле,

Алар күрсәттеләр аңа

Олы хөрмәтне.

Инде менә соңгы сүзем

Шушы урында.

Сөйләдем сезгә гаҗәеп

Кабак турында.

Хөрмәтләгез кабаккайны

Һәм үстерегез?!

Сәламәтлек бик кадерле,

Саклый күрегез?!

Сәламәтлек – ярты байлык.

(2009)

Сәламәтлек – ярты байлык,- диеп,

Белми әйтмәгәндер бабайлар.

Бер югалтсаң кире кайтармассың

Яшьтән уйлагыз сез, малайлар.

Чир дигәнең бер кагылса әгәр,

Чыкмас кояш, сүнәр йолдызлар.

Сәламәтлек дигән бу байлыкны

Яшьтән саклагыз сез, әй, кызлар?!

Физкультура дәресләре сезнең

Булсын иң яраткан дустыгыз.

Җәен йөреп торсын аягыгыз,

Кышын булсын чана, чаңгыгыз.

Дустың булса әгәр хезмәт синең,

Сәламәтлек булыр иптәшең.

Җитмеш һөнәр белгән кулың белән

Гел муллыкта гомер итәрсең.

Бакчаң тулы җиләк-җимеш үссен,

Яшелчәләр үстер, иренмә.

Витаминнар торса өстәлеңдә,

Саулык үзе килер өеңә.

Ямьсез гадәтләрдән читтә йөрсәң,

Булмаса усаллык күңелеңдә.

Изгелекләр кылсаң кешеләргә,

Сәламәт булырсың гомергә.

Бу тормыштан гаеп эзләмә син,

Өйрән матурлыклар табарга.

Сәламәтлек булса бар да булыр,

Яшьтән тырыш аны сакларга?!

Үгез елы.

Ниһаять минем ел җитте,

Эх, булачак бәйрәмнәр.

Аллабирса янга калыр,

Күп саламнар, печәннәр.

Яңа ел – үгез елы бит,

Курыкмагыз бернидән.

Ышыклап торырмын сезне,

Кардан, бураннан, җилдән.

Кризис җилләре дә сезгә

Кагылмаслар, белегез.

Мин булганда җир йөзендә

Тыныч атлап йөрегез.

Бәла - аяк астында.

(2009)

Бәла - аяк астында,- дип,

Әйткән безнең бабайлар.

Юл йөргәндә, зинһар өчен,

Сак булыгыз, малайлар?!

Бармы шәһәргә барганың,

Әй, куркыныч,- ди анда.

Берөзлексез машиналар

Чабалар анда, монда.

Хәрәкәтне көйләр өчен,

Светофорлар куелган.

Тәртипсез һәм мактанчыкка

Монда йөрү тыелган.

Әнә шундый бер әдәпсез

Марат дигән бер малай.

Юл аркылы чыгып киткән,

Карамый алай-болай.

Әле ярый шоферлар бик

Игътибарлы булганнар.

Инде таптыйм,- дигәч кенә,

Тормозга басалганнар.

Юл йөрүнең кагыйдәсен,

Белү кирәк һәркемгә.

Тыңлаучан, тыйнак булсагыз,

Калмассыз,- дим бу көнгә.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: