Казанда нинди зур заводлар бар?

6) Татарстанда сез нинди зур заводлар, берләшмәләр, оешмалар беләсез?

7) Татарстанда нинди дәүләт телләре бар?

8) Безнең республикада тагын нинди милләтләр яши?

9) Казан белән Чаллы арасы ничә километр?

10) Ат, уртача алганда, ничә ел яши?

Кеше кайчан бабай дип санал?

12) Ә фил ничә ел чамасы яши?

13) Син иртә белән сәгать ничәдә торасың?

14) Син телевизордан нинди тапшырулар карарга яратасың?

15) Син сәгать ничәдә ятасың?

16) Мәскәүдә сәгать унике булганда, Төмәндә сәгать ничә була?

17) Вәли әнисенә хатны ничек башлый?

18) Америка Кушма Штатларының башкаласы нинди?

19) Әтинең хатыны кем?

20) Хәзер сәгать ничә?

3. Берсе артык (үрнәкне үткән дәрестә карагыз):

Студент                укытучы                кызыл

2) хәреф                сүз авыл

3) шәһәр                 өстәл                урындык

Карарга                баш очарга

Эш урта без

6) ул зәңгәр                без

7) җөмлә                сорау                күп

8) ишек                укытучы                тәрәзә

Алар                   мин без

10) керә                сыйныф                бирә

11) фил                рәт арыслан

12) тәрәзә                абый бабай

Кул                ил баш

Онык                китап                кыз

15) күнегү                эш әйтә

Сигез                уналты                биш

17) аз сәгать                вакыт

18) җомга                көндез                якшәмбе

Ел ай почмак

20) калын                атна төн

4. Татарчага тәрҗемә итегез:

А) В моей семье семь человек. Бабушка с дедушкой уже на пенсии. Папа работает на заводе. Каждый день он встает в шесть часов, а в половине седьмого уходит на работу. Я тоже встаю рано, но на учебу ухожу только в половине восьмого. Я учусь на первом курсе исторического факультета. Каждый день у меня бывает по три занятия. Только в среду у меня два занятия. Я люблю учиться.

Сейчас я студент. Мои родители живут в деревне, а я учусь в Казани. Каждую неделю я пишу им письма. Я не люблю писать письма, но самому поехать не хватает времени.

Б) Между Москвой и Казанью восемьсот километров. Автобус из Челнов до Казани едет три с половиной часа. В Казани много крупных заводов.

В) Человек в среднем живет 70-80 лет. Он считается дедушкой, когда у него появляются внуки. В семь лет человек идет в школу.

А сколько лет живут животные? Слон живет в среднем 150-200 лет.

5. Җөмләләр төзегез:

1) Кадәр, Чаллыдан, бара, автобус, Казанга, өч, ярым, сәгать.

2) Казан, арасы, километр, сигез, Мәскәү, йөз, белән.

3) Иртә, торам, алтыда, мин, белән, сәгать.

4) Әти, авылда, белән, яшиләр, әни, минем.

5) Яши, дуңгыз, утыз, чамасы, ел.

6) Калын, калын, кушымчалар, ялгана, сүзләргә.

7) Татар, фонетик, варианты, ике, бар, кушымчаларның.

8) Күп, заводлар, зур, урнашкан, Татарстанда.

9) Республикабызда, бар, дәүләт, теле, ике.

10) Атна, һәр, әнигә, язам, мин, хат.

Девятый урок

Кабатлау

КҮНЕГҮЛӘР

1. Сүзләрне күплек яки берлек санга куегыз:

китап, саннар, хәреф, әни, абый, рәсем, аяк, кул, сәгать, гаилә, өстәл, такталар, ул, җөмләләр, атна, айлар, ел, көн, кич, иртәләр, егетләр, кыз, хатын-кыз, әти, бабайлар, тәрәзә, сәламнәр, көндәлек, башкала, тел.

Бу сүзләрне ике баганага языгыз:

Нечкә сүзләр Калын сүзләр

2. Үрнәк буенча языгыз:

Үрнәк: китап – китапта (в книге), китапның (книги), китапка (в книгу), китабым (моя книга), китабымда (в моей книге), китабымның (у моей книги), китабыма (в мою книгу).

әни, абый, рәсем, гаилә, өстәл, җөмлә, шәһәр, авыл, күнегү, сорау, эш.

3. Тәрҗемә итегез:

Алабугада трамвайлар юк. Чаллыда трамвайлар бармы? Әйе, анда трамвайлар бар. Түбән Камада да трамвайлар бар.

Булатның авторучкасы бар. Минем китапларым күп. Аның дәфтәре юк. Синең нинди эшең бар? Минем эшем юк. Өстәлнең аяклары бармы? Әйе, өстәлнең дүрт аягы бар. Балыкның куллары һәм аяклары бармы? Юк, аның куллары һәм аяклары булмый.

Укытучы сыйныфтан чыга. Мин өстәлдән китапны алам. Ул тәрәзәдән карый. Ул нәрсә күрә? Ул трамвайлар һәм машиналар күрә. Мн авылдан киләм. Син Казаннан киләсеңме? Юк, мин Мәскәүдән кайтам.

Мин сине яратам. Ул укырга яратмый. Син күп ашыйсыңмы? Әйе, мин күп һәм тәмле ашарга яратам. Ул кая бара? Ул институтка бара. Һәр иртә Марат сәгать җидедә тора, ашый да институтка бара. Ул институтка автобус белән бара.

Син аны сыйныфта күрәсеңме? Әйе, мин аны сыйныфта күрәм. Без аларга карыйбыз. Алар безне күрәләр. Сез безгә карамыйсыз.

Бүген кич белән мин концертка барам. Син минем белән барасыңмы? Юк, минем эшем бик күп: иртәгә безнең татар теленнән контроль эш була. Аңа әзерләнәсе бар. Мин иртәгә футболга барам. Минем белән тагын Марат та бара. Ул да футбол карарга ярата.

Сиңа ничә яшь? Миңа егерме бер яшь. Ноябрьдә егерме ике тула инде. Ә синең сеңлеңә ничә яшь? Ул әле кечкенә, аңа унбер яшь кенә. Ул мәктәптә дүртенче сыйныфта укый.

Чаллы белән Мәскәү арасы ничә километр чамасы? Моннан Өфегә кадәр ничә километр? Сигез йөз километр, дип уйлыйм. Син ничек уйлыйсың: фил ничә ел яши? Фил йөз ел яши дип уйлыйм. Юк, дөрес түгел. Ул, уртача алганда, 150-200 ел чамасы яши. Ә ат күпме яши? Ат утыз ел яши.

Казанда бик күп заводлар бар. «Оргсинтез» берләшмәсе, Вахитов исемендәге химия комбинаты, вертолетлар чыгара торган завод, «Тасма» берләшмәсе һәм башкалар. Казанда уку йортлары да күп. Монда университет, педагогия университеты, технология университеты кебек югары уку йортлары бар.

4. Сорауларга җавап бирегез:

1) Синең исемең ничек?

2) Синең гаиләңдә ничә кеше бар?

3) Синең әтиең кайда эшли?

4) Синең бабаң яки әбиең бармы?

5) Алар эшлиләрме?

6) Сезнең гаиләгездә ничә бала бар?

7) Сезнең күршеләрегез кем?

8) Синең дусларың кемнәр?

9) Син нинди авыл яки шәһәрдән килдең?

10) Син кайчан әти-әниләрең янына кайтасың?

11) Америка Кушма Штатларның башкаласы нинди шәһәр?

Париж Франция башкаласымы?

13) Кыйтайның башкаласы Шанхаймы?

Казанда метро бармы?

Сез ничек уйлыйсыз, Мамадышта трамвайлар бармы?

16) Чиләбедә троллейбуслар бармы? Сез беләсезме?

17) Англия инглиз телендә сөйләшәләрме?

18) Германиядә нинди телдә сөйләшәләр?

19) Австралиядә нинди телдә сөйләшәләр?

20) «Художник» сүзе татарча ничек була?

21) Бер елда ничә ай бар?

22) Март – елның ничәнче ае?

23) Бүген унҗиденче апрель. Иртәгә ничәсе була? Ә кичә ничәсе булды?

24) Атна ничә көннән тора?

25) Атна нинди көннәрдәң тора?

26) Пәнҗешәмбе – атнаның ничәнче көне?

27) Син иртә белән сәгать ничәдә торасың?

28) Ул кич белән сәгать ничәдә ята?

29) Син иртәгә эшкә барасыңмы?

30) Бер тәүлектә ничә сәгать бар?

31) Әтиеңнең хәлләре ничек?

32) Син иртәгә футболга барасыңмы?

33) Әниеңнең эшләре ничек?

Ничек яшисез?

35) Хәзер сәгать ничә?

36) Бүген атнаның кайсы көне?

37) Иртәгә ничәсе була?

38) «Кадәр» сүзе ничек әйтелә?

39) Сез нинди кушымчалар беләсез?

40) Исем нинди сорауларга җавап бирә?

5. Татарчага тәрҗемә итегез:

Он живет в городе. В каком городе он живет? Он живет В набережных Челнах. А в каком городе он учится? Он учится в Казани. Он учится в педагогическом университете на первом курсе исторического факультета. Он хорошо учится? Да, он каждый день сидит в библиотеке, он любит много читать. Его родители живут в Набережных Челнах? Да, его семья живет в Набережных Челнах. Его отец работает на заводе, а мать работает в школе. У него есть старшая сестра. Ее зовут Рамзия. Она работает в больнице. А младший брат еще только учится в школе. Его бабушка уже не работает, она на пенсии.

Когда начинается урок? Урок начинается в восемь часов. Который сейчас час? Сейчас двадцать минут восьмого. До начала урока еще есть сорок минут. Когда начинается концерт? Сегодня концерт начинается в семь часов и продлится около двух часов. В десять часов вы уже будете дома. А когда заканчивается этот фильм? Этот фильм заканчивается вдевять часов вечера.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: