Праздники, музыкальные игры, развлечения

Приобщать детей к сюжетным музыкальным играм.

Формировать умение перевоплощаться при восприятии музыки, которая сопровождает игру.

Вызывать радость, чувство удовлетворения от игровых действий.

Показывать детям простейшие по содержанию спектакли.

Примерный перечень праздников и развлечений.

Праздник. Новогодний утренник «Елка».

Рассказы с музыкальными иллюстрациями. «В лесу», муз.Е.Тиличеевой; «Праздник», «Музыкальные инструменты»,муз.Г.Фрида; «Воронята»,муз.М.Раухвергера.

Игры с пением. «Зайка», «Солнышко», «Идет коза рогатая», «Петушок»,рус. нар. игры,муз.А.Гречанинова; «Зайчик»,муз.А.Лядова; «Воробушки и кошка», нем.плясовая мелодия, сл.А.Ануфриевой; «Прокати, лошадка нас!»,муз.В.Агафонникова и К.Козыревой, сл.И.Михаиловой; «Мы умеем», «Прятки»,муз.Т.Ломовой; «Разноцветные флажки»,

рус.нар.мелодия.

Развлечения. «В гости к кукле Кате», «В гости к игрушкам», «На лужайке», «Зимние забавы», «День рождения у куклы Маши», «Кто в домике живет?», «В зоопарке», «В цирке», «В гостях у елки»(по замыслу педагогов).

Театрализованные развлечения. Инсценирование рус.нар.сказок («Репка», «Курочка Ряба»),песен («Пастушок»,муз.А.Филиппенко; «Петрушка и Бобик»,муз Е.Макшанцевой),

показ кукольных спектаклей («Петрушкины друзья»,Т.Караманенко; «Зайка простудился»,

М.Буш; «Любочка и ее помощники»,А.Колобова; «Игрушки»,А.Барто)

Забавы. Народные и заводные игрушки, фркус «Бабочки»,обыгрывание рус. нар.поте-

шек, сюрпризные моменты: «Чудесный мешочек», «Волшебный сундучок», «Кто к нам пришел?», «Волшебные шары»(мыльные пузыри).

Календарно-тематическое планирование образовательной деятельности

Сөйләм үстерү

Дата Тема Максат
сентябрь    
  Кем нәрсә эшли? 1)балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү, рәсемнәр карарга, анда сурәтләнгән предметлар­ны һәм аларның сыйфатларын әйтергә, рәсемдә сурәтләнгән уенчыкны, предметны өстәлдә табып, исемен, гамәлен атый белергә өйрәтү; 2)игътибарны, кабул итү сәләтен үстерү; 3)уенчыкларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
  Предметларның төсләрен тану һәм әйтү. «Паровоз» дидактик күнегүе 1)төсләрне белдерә торган сыйфатлар (кызыл,яшел,сары) хисабына балаларның сөйләмен баету, [ү] авазының дөрес әйтелешенә күнектерү; 2)балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен, төсләрне тану һәм атау осталыгын үстерү; 3)эшчәнлеккә карата кызыксыну, бергәләп уйнау, шөгыльләнү теләге тәрбияләү.
  Уенчыклар бездә кунакта 1)төсне, зурлыкны, эш-гамәлне белдерә торган сүзләр (зур, кечкенә, яшел, кызыл, утырт, эчерт, керт) хисабына балаларның сүз байлыгын артты­ру, аралашу осталыгын формалаштыру; 2) исеме, төсе, размеры буенча балаларның пред­метны табу осталыгын, сенсор тою сәләтен, игъти­барын, хәтерен үстерү; 3)уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
  Пирамидалар 1)балаларны предметларның зурлыгын, төсен бил­геләргә өйрәтү, төсне (кызыл, яшел, сары, зәңгәр), зурлыкны (зур — кечкенә, зуррак — кечкенәрәк, иң зурысы — иң кечкенәсе) белдерә торган сүзләр ярдә­мендә сүз байлыгын арттыру, аваз ияртемнәрен ачык әйтүдә күнектерү; 2)игътибарны, кабул итүне, сенсор тою сәләтен үстерү; 3)түземлелек, дидактик уеннар белән кызыксыну тәрбияләү.
октябрь    
  Яшелчәләр 1)яшелчәләрне белдерә торган исемнәр (бәрәңге, помидор, суган, кишер) һәм аларның үзлекләрен белдерүче сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету,яшелчәләрне танырга өйрәтү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; 2)балаларның сенсор тою сәләтен үстерү; 3)яшелчәләр, аларның файдасы турында мәгълү­мат бирү.
  «Җил исә» уен күнегүе. «Кем нәрсә ашый?» дидактик күнегүе 1)балаларның төсләр турындагы күзаллавын ныгыту, җәнлекләрнең нәрсә ашавы турындагы белемнәрен ачыклау; ялап эчә, кимерә, чүпли, ашый фигыльләрен сөйләмдә активлаштыру, авыз аша һаваны әкрен, салмак кына чыгарырга өйрәтү; 2)игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерү; 3)җәнлекләргә, кошларга карата кызыксыну тәр­бияләү.
  Урманда 1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуп­лау, исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык, озын колаклы куян, юан тәпиле аю, соры бүре; кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру: төлке бара, куян сикерә, аю алпан-тилпән йөри Һ.6.; 2)ишетү игътибарын, координацияләрне, ритм хи­сен үстерү; 3) кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәр­бияләү
  Алсу бүлмәсе 1)балаларны өй җиһазларын таный һәм атый белергә өйрәтү; өстәл, урындык, карават, шкаф, көзге кебек исемнәр хисабына сүзлекне активлаш­тыру, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләш­терү; 2)балаларның уңай эмоцияләрен, кызыксынучан- лыгын үстерү; 3)бергәләп шөгыльләнү теләге тәрбияләү
  «Бу өйдә кем яши?» дидактик уены 1)төркемгә йөрүче балаларның исемнәрен истә калдырырга ярдәм итү, фигыльләрне хәзерге һәм киләчәк заманда куллана белергә өйрәтү, сорауны белдерә торган сүзләрне кулланырга күнектерү; 2)игътибарны, кабул итү сәләтен, диалогик сөй­ләмне үстерү; 3)бер-береңә карата игътибарлылык тәрбияләү.
ноябрь    
  Алсу бездә кунакта 1)балаларга һөнәрләр (табиб, полиция хезмәткәре) турында мәгълүмат бирү, грамматик яктан җөм­ләләрне аңларга һәм аларны сөйләмдә дөрес кул­ланырга өйрәтүне дәвам итү; 2)игътибарны, хәтерне, күзәтүчәнлекне, кабул итү сәләтен үстерү; 3)һөнәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү.
  Әминәнең туган көненә килегез 1)[к] һәм [к] авазларының сүзләрдә һәм сөйләмдә дөрес әйтелешен ныгыту, килеш кушымчаларын дөрес әйтергә өйрәтү, савыт-сабаларны белдерә тор­ган сүзләр хисабына сүзлекне киңәйтү һәм актив­лаштыру, гомумиләштерүче сүзләрне аңлый һәм куллана белүләренә ирешү, җөмләләр белән җавап бирергә күнектерүне дәвам итү; 2)инициативалы сөйләмне, игътибарны, хәтерне үстерү, башкаларга мөрәҗәгать итәргә теләк тудыру; 3)үзара аралашуга омтылыш тәрбияләү
  Минем гаиләм 1)сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти — әтием, әни — әнием, әби — әбием, сеңел — сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны ачык, тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәр­бияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; 2)балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, зур­лар һәм иптәшләре белән ирекле аралашуларына ирешү; 3)гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү.
  Купшы чыршы 1)сузык һәм тартык авазларны, аваз ияртемнәрен ачык әйтергә, сыйфатларны дөрес кулланырга күнектерү, төбендә сүзен сөйләмдә кулланырга өйрәтү; 2)сорауларга җавап бирү осталыгын, игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерү; 3)табигатькә соклану хисләре тәрбияләү
Декабрь    
  Куян чыршы янында 1)сөйләмдә бәйлек сүзләрне (эчендә, артында, ас­тында, өстә, өстендә) кулланырга, кайда? кая? сорауларына җавап бирергә, тәрбияче һәм иптәш­ләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү, тавыш көчен дөрес куллану осталыгын форма­лаштыру; 2)игътибарны үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәүдә күнектерү; 3)нәфис сүзгә кызыксыну тәрбияләү.
  Песи белән кәҗә чыршы янында 1)балаларны тәрбияче сорауларына җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү, сөйләмдә фигыльләр һәм сый­фатлар куллануны активлаштыру, [җ] авазын иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә дөрес һәм ачык әйтүләренә ирешү; аваз ияртемнәрен кабатлаганда, тавыш көчен җайлый белүдә күнектерү; 2)игътибарны, кабул итү сәләтен, тәрбияче күрсәт­мәләрен үтәү осталыгын үстерү; 3)хайваннарга карата шәфкатьлелек тәрбияләү.
  «Тылсымлы» таякчык 1)балаларны сузык һәм тартык авазларны, аерым сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәтү, төсләр турын­дагы күзаллауларын ныгыту, төсне белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне баету; 2) балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, ишетү осталыгын үстерү; 3) бергәләп шөгыльләнү теләге тәрбияләү.
  Кошлар 1)балаларны аваз ияртемнәрен дөрес һәм ачык итеп әйтергә, алардан фигыльләр (гөр-гөр— гөрли, чырык-чырык — чыркылдый, кар-кар — каркылдый) ясарга өйрәтү, гомумиләштерүче сүзләрне (тавык, әтәч,каз — йорт кошлары) куллануда күнектерү; кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен, хәрәкәтне белдерүче сүзләр хисабына сүз байлыгын актив­лаштыру, балаларны кошлар белән таныштыруны дәвам итү; 2)балаларның игътибарын, хәтерен, сөйләмен үстерү; 3)кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Январь    
  Юлны чистартабыз 1)балаларның кыш һәм кыш көне башкарыла торган хезмәт күнекмәләре турындагы белемнә­рен формалаштыру, көрәк белән эшләргә өйрәтү, ишегалдын җыештыручы хезмәте белән таныш­тыру, балаларның сүзлеген активлаштыру, аерым сүзтезмәләрне (зур көрәк, кечкенә көрәк, ак кар, күп кар, әз кар) ачык итеп әйтүдә күнектерү; 2)хезмәт күнекмәләрен, кеше хәрәкәтләрен ими­тацияләү осталыгын үстерү; 3)зурларга ярдәм итү һәм гади хезмәт хәрәкәтләре үтәү теләге тәрбияләү.
  Купшы чыршы 1)сузык һәм тартык авазларны, аваз ияртемнәрен ачык әйтергә, сыйфатларны дөрес кулланырга күнектерү, төбендә сүзен сөйләмдә кулланырга өйрәтү; 2)сорауларга җавап бирү осталыгын, игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерү; 3)табигатькә соклану хисләре тәрбияләү
  «Шундый ук предметны тап» дидактик уены 1)үз фикерләрен, грамматик як^ан дөрес итеп, ике-өч сүздән торган гади җөмләләр белән белде­рергә өйрәтү, гомумиләштерү күнекмәсе булдыру, предметларны чынбарлыкта һәм рәсемдә танырга өйрәтү, предметларның билгеләнешен ачыклау, предмет исемнәрен атау хисабына (сабын, теш щёткасы, теш пастасы, сөлге) һәм сөйләмдә кулланылган фигыльләр ярдәмендә сүзлекне ак­тивлаштыру һәм баету; 2)тәрбияче сорауларына гади җөмлә белән тулы җавап бирү осталыгына ирешү, игътибарны, сенсор тою сәләтен үстерү; 3)гигиена күнекмәләре тәрбияләү.
  Машина һәм самолёт 1)балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләрен фор­малаштыруны дәвам итү, [у] сузык авазын әйтү­дә күнектерү; очучы, очып китү, очып төшү, йөк машинасы, самолёт сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыру, уенчыклар (машина, самолёт) белән таныштыруны дәвам итү; 2)балаларның нинди? кайда? нәрсә ташый? со­рауларына гади җөмләләр белән җавап бирү оста­лыгына ирешү, игътибарын үстерү; 3)шофёр, очучы һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү.
Февраль    
  «Безгә кем килгән» дидактик уены 1)балаларның йорт хайваннары турындагы белем­нәрен киңәйтү; бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сүзләре хисабына сүзлекне баету һәм активлаш­тыру; тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаш- тыру; 2)игътибарны, хәтерне үстерү; 3)башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү
  Бишек җырлары 1)балаларны халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, бишек җыры тыңлау теләге тудыру; әлли-бәлли бәү, йокыга китә, бераз ял итә кебек сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету; 2)тәрбияче башлаган җөмләне дәвам итү осталы­гын, хәтерне, игътибарны, кабул итү сәләтен үстерү; 3) Бишек җырларына карата кызыксыну тәр­бияләү
  Уенчыклар белән шөгыль 1) балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләрен фор­малаштыруны дәвам итү, очучы, очып китү, очып төшү, йөк машинасы, самолёт сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыру, уенчыклар (машина, самолёт) белән таныштыруны дәвам итү; 2)балаларның нинди? кайда? нәрсә ташый? со­рауларына гади җөмләләр белән җавап бирү оста­лыгына ирешү, игътибарын үстерү; 3.шофёр, очучы һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү.
  «Кәҗә һәм бүре» әкиятен уку 1)балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тыңлау теләге тудыру; кәҗә,бәти, кебек сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету; 2)тәрбияче башлаган җөмләне дәвам итү осталы­гын, хәтерне, игътибарны, кабул итү сәләтен үстерү; 3)әкият персонажларына карата кызыксыну тәр­бияләү
Март    
  Бүлмә гөлләре (фикус, яран) 1)балаларның гади сорауларга җавап бирү осталы­гын камилләштерү, бүлмә гөлләренең өлешләрен өйрәтү, аларның сыйфат билгеләрен белдерә тор­ган сүзләр хисабына сүзлекне баету; 2)гөлләр белән кызыксынуларын үстерү; 3)өлкәннәргә гөлләрне карарга ярдәм итү теләге тәрбияләү.
  Йөк машинасы 1)машина, аның өлешләре турында балаларның белемнәрен арттыру, ком һәм аның үзлекләре белән таныштыру; машинаның төрен, өлешләрен, комның үзлекләрен белдерә торган исемнәр, сый­фатлар хисабына сүзлекне активлаштыру; [в], [п] авазларының дөрес әйтелүдә күнектерү; 2)кызыксынучанлыкны, кабул итү сәләтен үстерү; 3)тәрбияче һәм яшьтәшләре белән аралашу теләге тәрбияләү
  Бүлмә гөлләре (фикус, яран) 1)балаларның гади сорауларга җавап бирү осталы­гын камилләштерү, бүлмә гөлләренең өлешләрен өйрәтү, аларның сыйфат билгеләрен белдерә тор­ган сүзләр хисабына сүзлекне баету; 2)гөлләр белән кызыксынуларын үстерү; 3)өлкәннәргә гөлләрне карарга ярдәм итү теләге тәрбияләү.
  Язгы урманда 1)кайда? нинди? сорауларына җавап бирергә өйрә­тү; өстә, агач төбендә сүзләрен куллану хисабына сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; аваз ияртемнәрен ачык, төгәл әйтүдә күнектерү, [ш] авазының әйтелешен ныгыту, ел фасылла­рына бәйле табигатьтәге үзгәрешләр турындагы белемнәрне формалаштыруны дәвам итү; 2)балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү; 3)табигать объектларына сакчыл караш тәрбияләү.
  Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие, сез кайда? 1)балаларның йорт хайваннары турындагы белем­нәрен киңәйтү; бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сүзләре хисабына сүзлекне баету һәм активлаш­тыру; тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы фор­малаштыру; 2)игътибарны, хәтерне үстерү; 3)башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү
Апрель    
  Мәрьямне табыйк 1)балаларны кайда? кая? сорауларына җавап би­рергә, сөйләмдә өстенә, артына, астына сүзләрен кулланырга өйрәтү; 2)балаларның игътибарын, хәтерен үстерү; 3)уенга кызыксыну тәрбияләү.
  Кына гөле 1)балаларны бүлмә гөле — кына һәм аның өлеш­ләре белән таныштыру; сабак, яфрак, чәчәк сүзләре хисабына сүзлекләрен активлаштыру; 2)балаларның зурлар белән аралашуын, аларны аңлауларын, күзәтүчәнлекләрен, игътибарларын үстерү; 3)бүлмә гөлләренә карата кызыксынучанлык, аларны карау теләге тәрбияләү.
  Бармак уены белән таныштыру.«Йорт хайваннары» уен күнегүе 1)халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү, йорт хайваннарының исемнәрен ны­гыту; мөгри, кычкыра, мияулый, өрә фигыльләре хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; [м], [у] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү; 2)хәтерне, кабул итү сәләтен, авазларны әйтү кү­некмәләрен үстерү; 3)халык авыз иҗатына, йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.
  «Чуар тавык» әкиятен уку 1)балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тыңлау теләге тудыру; чуар, күкәй, алтын, гади, тычкан кебек сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету; 2)тәрбияче башлаган җөмләне дәвам итү осталы­гын, хәтерне, игътибарны, кабул итү сәләтен үстерү; 3)әкият персонажларына карата кызыксыну тәр­бияләү.
  Алсу кунаклар көтә 1)балаларны өй җиһазларын таный һәм атый белергә өйрәтү; өстәл, урындык, шкаф, савыт-саба кебек исемнәр хисабына сүзлекне активлаш­тыру, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләш­терү; 2)балаларның уңай эмоцияләрен, кызыксынучанлыгын үстерү; 3)бергәләп шөгыльләнү теләге тәрбияләү
Май    
  Балалар бакчасы ишегалдында 1)исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар хисабына сүз байлыгын үстерү; фигыльләрне һәм сыйфатларны исемнәр белән яраклаштыруда күнектерү, балалар­ны бакча ишегалдында үсә торган үсемлекләр исе­ме белән таныштыруны дәвам итү, табигатьтәге се­зонлы үзгәрешләр турында белемнәрне киңәйтү; 2)төсләрне, матурлыкны белдерүче сыйфатлар ярдәмендә сөйләм теле компонентларын үстерү; 3)табигать объектларына карата кызыксыну, хез­мәткә хөрмәт тәрбияләү.
  Кызыксынучан тел 1)балаларны [т], [д], [к], [к] авазлары кергән аваз ияртемнәрен әйтергә өйрәтү, аваз ияртемнәрен төрле югарылыктагы тавыш (калын, нечкә) белән әйтүдә күнектерү; [т], [д], [к], [к] авазларын сүз­ләрдә, фразаларда әйтүне ныгыту; 2)[т], [д], [к], [к] авазларын әйтү хисабына сөйләм үстерү, балаларның фантазиясен баету; 3)игътибарлылык тәрбияләү.
  Зоопарк 1)җылы якта яшәүче хайваннар белән таныштыру, сөйләмдә исемнәрне берлек һәм күплек саннарда кулланырга өйрәтүне дәвам итү; 2)балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын үстерү; 3)җылы як хайваннарына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү
  Рәхмәт, җәй! 1)балаларны яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне тәме буенча аерырга өйрәтүне дәвам итү; яшелчә­ләр, җиләк-җимешләр, агачлар турындагы белем­нәрне киңәйтү; 2)балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен үстерү; 3)табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Танып-белү

Дата Тема Максат
Сентябрь    
  Чишенү бүлмәсен карау. 1.Балаларны чишенү бүлмәсе, андагы җиһазлар белән таныштыру,бүлмәдә ориентлашу тәҗрибәсе туплау; 2.Балаларны кабул итү сәләтен, игътибарын, диалогта катнашу теләген үстерү; 3.Җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү
  Йомшаккай бездэ кунакта 1.Балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, эш хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру; 2.Тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү; 3.Сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү,уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү
  Йомшаккай тагын бездэ кунакта 1.Уенчыкларны карарга һәм аерым өлешләрен билгеләргә өйрәтү;унчыкларның исемен, өлешләрен әйтү, төсен,хәрәкәтен белдерә торган сүзләрне актив сүзлеккә кертү; 2.Тәрбиче соравынв кычкырып җавап бирү осталыгын үстерү; 3.Сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү, шатлык хисләре тәрбияләү.
  Тупны коткарабыз(рэсем буенча) 1.Рәсемнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү; 2.Балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, аерым сүзләрне һәм фразаларны актив кабатлауларын үстерү; 3.Башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.
  Юыну булмэсен карау 1.Балаларны юыну бүлмәсендәге предметлар (сабын, сөлге, кран, су, теш щёткасы, теш пастасы) белән таныштыру. 2.Сүзләрне төрле грамматик формаларда (сабынны, сабын белән һ.б) куллану осталыгына ирешү, сөйләм активлыгын үстерү. 3.Балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, пөхтәлек, чисталык, башкаларга ярдәм итү омтылышы тәрбияләү.
Октябрь    
  Көзге табигать 1.Балаларның көз (табигатьтәге үзгәрешләр, кешеләрнең киеме һ.б) турында гади күзаллауларын формалаштыру; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, тыңлый белү осталыгын үстерү; 3. Көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү
  Җиләк-җимешләр 1.Тышкы билгеләре һәм тәме буенча җиләк – җимешләрне аерырга өйрәтү,аларның уңышын җыеп алу турында күаллауларын киңәйтү, аларның исемнәре һәм билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү. 2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итү һәм сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3.Балаларны сөйләм этикетының (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, әйләнә-тирә табигатькә кызыксыну тәрбияләү.
  “Безнең Алсу” сериясеннән рәсем карау 1.Рәсемдәге предметларны таный һәм исемен әйтә белергә, рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү,сүзлекне активлаштыру; 2.балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен ишетә һәм үти белүләренә ирешү; 3. рәсемне кызыксынып карау теләге тәрбияләү.
  Яшелчәләр: помидор, кыяр, кишер белән таныштыру. 1.Балаларның помидор, кыяр, кишер турындагы белемнәрен ныгыту; форма, төс тәм үзенчәлекләре белән таныштыру; 2.Балаларның сенсор тою сәләтен тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыклыкларын үстерү; 3.Балаларны сөйләм этикетының (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү
Ноябрь    
  Рәсемдәге кошларны карау. 1.Балаларның күгәрчен, саескан, турында гомуми күзаллаулар булдыру, кошларга карата кызыксыну уяту; 2.Балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген һәм сүз байлыгын үстерү; 3.Кошларга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү
  Көз (йомгаклау чарасы) 1.Балаларның көз турындагы белемнәрен (яфраклар саргая, сары яфраклар, яфраклар коела, яңгырлар күп ява, кешеләр җылы киемнәрен кияләр) ныгыту, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә, төсләр турындагы күзаллауларын ныгыту; 2.Балаларның актив сөйләмен, ишетү кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген сүз байлыгын үстерү; 3.Көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.
  Минем исемем бар. 1.Баланы үзенең һәм иптәшләренең исемен әйтергә өйрәтү,исемнәрне истә калдырырга, оялчанлыкны җиңәргә ярдәм итү; 2. тәрбияче әйткәнне ишетергә һәм аңларга, кайбер фразаларны (Минем исемем Алсу) кабатларга күнектерү, хәтерне, игътибарны үстерү; 3.Балаларда зурларга һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
  Бу-мин! 1.Организм һәм аның өлешләре турында балаларда күзаллау форма-ру, үзләрен бөрбөтен итеп кабул итәргә өйрәтү, гәүдә өлешләре турынад белемнәрне ачыклау һәм ныгыту; 2.гәүдә өлешләренең атамалары (баш, күзләр, колаклар, борын,ң авыз, тешләр, чәч, куллар, аяклар) хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; 3. Үзеңне, гәүдә өлешләреңне ярату, игътибарлы булу, культура-гигиена күнеекмәләрен үтәү теләге тудыру.
Декабрь    
  Электр лампасы белән таныштыру 1Электр турында балаларга гади төшенчә бирү (электр тогы электр чыбыкларында “яши”;утны яндыру өчен, өзгечкә басарга кирәк,шуннан соң электр чыбыкларыннан ток килә); электр, ток,чыбык, өзгеч сүзләре хисабына сүзлекне үстерү һәм активлаштыру. 2.Балаларның игътибарын, хәтерен, кабул итү сәләтенүстерү, ток белән бәйләнешле булган куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга җиткерү. 3.Сакчыллык тәрбияләү.
  Гирлянда 1.балаларга гирлянда турында башлангыч белемнәр бирү, электр тогы турындагы күзаллауларын ныгыту, кызыл, яшел, сары төсләрне таный һәм аера белергә күнектерү; 2.Балаларның игътибарын, кызыксынучанлыгын, шатлык хисләрен үстерү, сүз байлыгын киңәйтү; 3.күмәк эшчәнлектә катнашу теләге тәрбияләү.
  Яшел чыршы 1.Балалар белән бергәләп чыршыны карау, Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм баету; 2. Балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүз байлыгын активлаштыру, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү; 3.Матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре, чыр-шы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү
  Чыршыны бизибез 1.Балаларның “Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын баетуны дәвам итү; 2.Балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүзлеген активлаштыру, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү; 3.Чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү
  Без музыка залында 1.Чыршы бәйрәменә әзерләнү: музыка залының бизәлеше, чыршы уенчыклары аларның материаллары, төсе, формасы белән таныштыру 2. Балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүзлеген активлаштыру, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү; 3. Балаларда эстетик хисләр һәм чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
Январь    
  Ап-ак кар ява 1.Балаларны кар һәм аның үзлекләре (ак төстә, эри, йомшак, салкын, җиңел) белән таныштыру, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын сүз байлыгын үстерү; 3. Кышкы табигатькә соклану хисе, бергәләп уйнау теләге тәрбияләү
  Алсу урамга жыена 1.Балаларның кышкы киемнәре турындагы белемнәренә төгәллек кертү, урамга чыкканда киенү эзлеклелеген һәм киемнәрне истә калдырырга өйрәтү, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә күнектерү; 2. Балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, сүз байлыгын үстерү; 3. Башкаларга ярдәм итү теләге булдыру, киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү.
  Ләйлә суыктан курыкмый (рәсем буенча) 1.Рәсемне карарга, рәсемдәге предметларны танырга, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү; предметларны,эш хәрәкәтне, төсне белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүзлекне активлаштыру, Рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә күнетерү; 2. кабул итү сәләтен, игътибарны, хәтерне үстерү; 3. сюжетлы рәсемнәр карарга теләк уяту.
  Күгәрченнәр, чыпчыклар – безнең нәни кошчыклар. 1. Мәйданчыктагы җимлеккә килгән кошларны күзәтү, исемнәрен әйтү; гөр-гөр, чырык-чырык-чырык, кар-кар аваз ияртемнәрен ачык әйтергә күнектерү;томшык, сикерә җим, чүплиләр сүзләре хисабына сүзлекне баету; 2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3. кошлар турында кайгырту, аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү
Февраль    
  Безнең әтиләр (сюжетлы рәсемнәр карау 1.Балаларны әтиләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәр карарга, аларның эчтәлеген аңларга өйрәтү, эш гамәлләрне белдерә торган сүзлзр хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; 2.Балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, сүз байлыгын үстерү; 3.Төрле һөнәр кешеләренә һәм әтиләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту.
  Безнең апа (тәрбияче ярдәмчесенең хезмәтен күзәтү) 1.тәрбияче ярдәмчесе хезмәте белән бәйле эш-хәрәкәтләрне әйтергә өйрәтү (савыт-саба юа, ашарга алып килә,сөлгеләрне алмаштыра, бүлмәне җыештыра һ.б.), сүзлекне активлаштыру, яңа сүзләр баету, уенчыкларны күләмнәре (зур, кечкенә) буенча классификацияләргә өйрәтү; 2.Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, тәрбиячене ишетү һәм куелган сорауларга җавап бирү катлаулы булмаган биремнәрне үтәү осталыгына ирешү; 3. әйләнә -тирәдәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлаучанлык тәрбияләү.
  “Алсу бәйрәмгә җыена” дидактик уены 1.Өс киемнәре, аларның төсе һәм материалы белән таныштыруны дәвам итү, сүзлекне активлаштыру: ефәк, ак чәчәкле кебек сүзләр кертү; 2. Балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен, сорауларны ишетү, кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, сүз байлыгын үстерү; 3. курчаклар уйнарга белән уйнарга теләк уяту, уенчыкларга сакчылкараш тәрбияләү.
  Безнең әниләр (сюжетлы рәсемнәр карау 1.Балаларны әниләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү, аларның эчтәлеген аңларга өйрәтү, эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү; 2. Балаларның кабул итү сәләтен, куелган сорауларга җавап бирү осталыгын, игътибарын үстерү. 3. Төрле һөнәр кешеләренә һәм әниләр хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.
Март    
  Матрешкалар 1.Балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матреш- калар)белән таныштыруны дәвам итү, матрешканы ачарга һәмдөрес итеп җыярга өйрәтү; сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балалар- ны үзләренә әйтелгән сүзләрне тыңларга күнектерү. 2. Игътибарны, хәтерене, сенсор тою сәләтен,сорауларга җавап бирү осталыгын, үстерү. 3.Халык иҗатына кызыксыну, уенчыкларга карата сакчыллык тәрбияләү.
  Яз, яз килә... 1.Балалрга язгы күренешләр турында башлангыч белемнәр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта,сулар җыела) бирү,сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру; 2. Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү; 3.Табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксынды- ру
  Җәнлекләр урманда яшиләр 1.Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү; 2.Балаларның диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен, мөстәкыйльлеген үстерү; 3.Җәнлекләр белән кызыксындыру
  Сыерчыклар, карлыгачлар килде (рәсемнәр карау) 1.Балаларны үзләренә таныш кошларны рәсемнән танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү; балаларның сүз байлыгын арттыру, сүзлеккә сыерчык, сыерчык оясы, карлыгач сүзләрен кертү; 2. Игътибарын, күзәтүчәнлекне,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү. 3.Кошлар һәм кошларга карата мәрхәмәтлек, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Апрель    
  Песиле тал бөреләрен карау 1.Балаларны песиле тал, аның өлешләре (ботаклар, бөрелән) белән таныштыру, табигатькә язгы күренешләр турында белемнәр фор-руны дәвам итү, сүз байлыгын киңәйтү һәм песиле тал, ботак, бөре, йомшак, хуш исле сүзләре исәбенә сүзлекне активлаштыру; 2.Балаларның кабул итү сәләтен игътибарын, күзәтүчәнлеген,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерә. 3. Табигать белән кызыксыну, табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү.
  Тузганак чэчэген карау 1.Балаларны үсемлекләр белән таныштыруны дәвам итү, тузганак чәчәген күрсәтү, аны танырга, исемен әйтергә, төзелеше (чәчәчге, сабагы, яфраклары) буенча аера белергә өйрәтү,сүз байлыгын киңәйтү; тузганак, чәчәк, сабак сүзләрен сөйләмдә активлаштыру; 2.Балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү; 3.Табигать белән турыдан-туры аралашудан шатлык хисләре уяту, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү
  Йорт хайваннары 1.Балаларның йорт хайваннары (сыер, ат, песи, эт) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар)киңәйтү, хайваннарның исемнәрен,хәрәкәтләрен әйтергә күнектерү. 2.Сүзлекне баету тәрбияченең сорауларарына җавап бирү,мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләге үстерү; 3. Йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү
  Балалар тавык һәм чебиләр ашата (рәсем буенча) 1.Балаларны рәсемне карарга, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә,тәрбияче һәм иптәшләрен тыңларга өйрәтүне дәвам итү; 2.Сөйләмне томшык, тавык, чебиләр, табак сүзләре хисабына баету, игътибарны, хәтерене,образлы фикерләүне үстерү; 3.Йорт кошларын карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү
Май    
  Ком һәм аның үзлекләре 1Балаларны комны тикшерергә (комны учка алырга, йомарларга һәм сибәргә),төсе буенча аның дымлылыгын билгеләргә өйрәтү; 2.Коры,дымлы,юеш, сибелүчән, сибелә, әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү, сенсор тою сәләтен үстерү. 3.Ком белән уйнарга кызыксындыру
  Яраткан уен булмэбез 1. Балаларны балалар бакчасы шартларына ияләндерүне дәвам иттерү, уен бүлмәсе, андагы махсус почмаклар белән таныштыру,”Һәр әйбернең үз урыны” дигән төшенчәне аңлату һәм ныгыту; 2. Сүзләрне һәм кыска фразаларны ачык әйтүләренә ирешү, сүз байлыгын үстерү; 3. Җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү
  КамАЗ машинасы 1. Балаларны КамАЗ машинасын һәм аның өлешләрен танырга, исемен әйтергә өйрәтү; уенның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау осталыгы булдыру; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, хәтерен,сөйләмен, эмоциональлеген үстерү; 3. Балаларда йөк машинасына, өлкәннәр хезмәтенә карата кызыксыну уяту.
  Безнең урам 1. Балаларны урам, андагы объектлар, күренешләр белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын сүз байлыгын үстерү; 3. урамга соклану хисе тәрбияләү
  Бармак уены белән таныштыру “Йорт хайваннары” уен күнегүе. 1. Балаларны урам, андагы объектлар, күренешләр белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту; 2.Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын сүз байлыгын үстерү; 3. урамга соклану хисе тәрбияләү.
  “Чуар тавык” әкиятен уку 1.балаларны халык авыз ибаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тыңлау теләге тудыру; чуар, күкәй, алтын, гади, тычкан кебек сүзләре хисабына сүзлеген баету; 2.тәрбияче башлаган җөмләне дәввам итү осталыгын игътибарны, хәтерене, кабул итү сәләтен устерү 3.әкият персонажларына карата кызыксыну тәрбияләү

Матур әдәбият белән таныштыру.

Дата Тема Бурычлар
Сентябрь    
  «Үчтеки, үчтеки» такмагын уку 1) балаларны фольклор әсәрләре белән кызыксын­дыру, шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү; 2) балаларның кабул итү сәләтен, хәтерен, уңай эмоцияләрен үстерү; нәфис сүзгә мәхәббәт тәрбияләү
  Ә. Бикчәнтәеваның «Туп- туп-тубыбыз» шигырен уку 1) балаларга шигырьнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, таныш предметларны таный һәм атый белергә, шигырьнең авыр әйтелешле аерым сүзләрен дө­рес әйтергә өйрәтү, төсләрне аеру күнекмәсен ны­гыту; 2) балаларның кабул итү сәләтен, хәтерен, уңай эмоцияләрен үстерү; уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү
  С.Сөләйманованың «Ике» шигы­рен уку 1) балаларны шигъри әсәр белән кызыксындыру, аның эчтәлеген аңларга өйрәтү, баланың үзе ту­рында күзаллавын формалаштыруны дәвам итү; кул, аяк, колак, күз сүзләре хисабына сүз байлы­гын арттыру һәм активлаштыру; 2) балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен үстерү; гигиена күнекмәләре тәрбияләү
  Йорт хайваннарын чакыру эндәшләрен уку 1) эндәшнең эчтәлеген аңлату; текстның эчтә­легеннән чыгып, аваз ияртемнәрен, ымлыкларны дөрес әйтүләренә, тәрбияченең сорауларына дөрес җавап бирүләренә ирешү; 2) балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үс­терү; хайваннарны ярату хисе тәрбияләү.
Октябрь    
  Д. Гарифуллинның «Йә, алар кемнәр икән?» шигырен уку 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итәргә өйрәтүне дәвам итү; бак-бак, мә-мә, кар-кар аваз ияртем­нәрен кабатлау; балаларны шигырьдә бирелгән диалогка җәлеп итү, сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру; 2) балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, кабул итү сәләтен үстерү; кошларга, хайваннарга карата шәфкатьлелек тәрбияләү.
  Б. Рәхмәтнең «Су» шигырен уку 1) текстка туры китереп, хәрәкәтләр ясарга өйрәтү, [йу] аваз кушылмасын ачык итеп әйтергә күнектерү; сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру; 2) балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, кабул итү сәләтен үстерү; гигиена күнекмәләре тәрбияләү
  Г. Тукайның «Гали белән кәҗә» шигырен уку 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, балаларда «Мин — дөньяның бер кешесе» дигән күзаллау булдыру; кәҗә, чирәм, сакал сүзләре хисабына сүзлек байлыгын киңәйтү, хәрәкәтләр өйрәтүне дәвам итү; 2) балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, уңай эмоцияләрен үстерү; балаларда бер-берсенә һәм хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
  3. Туфайлованың «Ул зу-у-у-р үскән» шигырен уку 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү һәм хезмәтнең нәтиҗәсен күрә белергә өйрәтү; утырт­кан, сипкән, үскән кебек эш-хәрәкәтне белдерә тор­ган фигыльләр хисабына сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру, диалогик сөйләм күнекмәсе формалаштыру; 2) балаларның эмоциональлеген үстерү; гөлләргә карата сакчыл караш, матурлыкка сок­лану тәрбияләү
Ноябрь    
  «Песи-нечкәбил» бишек җырын җырлау 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, бишек җыры текстына туры китереп, хәрәкәтләр өйрәтү; 2) балаларның игътибарын үстерү; фольклор әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү
  М. Җәлилнең «Маэмай» шигырен уку 1.шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, бармак театры элементларын өйрәтүне дәвам итү, сүз байлыгын арттыру; 2.балаларның кабул итү һәм истә калдыру сәләтен үстерү; 3.йорт хайваннарына карата шәфкатьлелек тәр­бияләү.
  М. Җәлилнең «Әтәч» шигырен уку 1) күрсәтмәлелек кулланмыйча, әдәби әсәрне тың­лау һәм кабул итү күнекмәләре формалаштыру, йорт кошларын тавышлары буенча танырга һәм исемнәрен атарга өйрәтү, [к] һәм [к] авазларының әйтелешен ныгыту; 2) балаларның игътибарын, кабул итү һәм тыңлау сәләтен үстерү; йорт кошларына карата шәфкатьлелек тәрбияләү.
  Җ. Тәрҗемановның «Маэмай» шигырен уку 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, аерым сүзләрне һәм зур булмаган фразаларны истә калдырырга өйрәтү; 2) балаларның игътибарын үстерү; эткә карата миһербанлылык тәрбияләү.
  Ә. Бикчәнтәеваның «Беренче адым» шигырен уку 1) балаларга шигырьнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, авыр әйтелешле кайбер сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү; 2) сорауларга җавап бирү күнекмәсен үстерү; 3) күмәк эшчәнлек күнекмәсе тәрбияләү.
Декабрь    
  «Карга әйтә» эндәшен уку 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, балаларның кошлар турында белемнәрен арттыру һәм ныгыту, кошларның тышкы кыяфәтенә игъти­бар итү, сүз байлыгын арттыру, [к] авазының дөрес әйтелешенә ирешү; 2) балаларның игътибарын үстерү; кошлар белән кызыксыну теләге уяту
  Ә. Ерикәйнең «Беренче кар» шигырен уку 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, әсәр аша табигать дөньясына җәлеп итү, кышкы табигать турында мәгълүмат бирү; йомшак, ап-ак сыйфатлары хисабына сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру; 2) балаларның катлаулы сорауларга җавап бирү осталыгын, хәтерен, уңай эмоцияләрен үстерү; табигатькә карата мәхәббәт уяту
  Җ. Тәрҗемановның «Йокы бабай» әкиятен сөйләү 1) әкиятнең эчтәлеген аңлап кабул итүләренә ирешү; 2) балаларның игътибарын үстерү; 3) сорауларга дөрес җавап бирү омтылышы уяту.
    С. Летованың «Кар бабай» хикәясен уку 1) күләме буенча зур булмаган әдәби әсәрне (хикәя­не) күрсәтмәлелек кулланмыйча тыңлау һәм ка­бул итү, сорауларга аңлаешлы итеп җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү, балаларның әңгәмә вакытында җиңел һәм иркен аралашуларына ирешү, сүз бай­лыгын арттыру; 2) балаларның игътибарын, бергәләп тыңлау кү­некмәсен үстерү; 3) сүз сәнгате белән кызыксыну тәрбияләү.
Январь    
  Ш. Маннурның «Яратам» шигырен уку 1) шигырьнең эчтәлеген аңлап кабул итүләренә ирешү, [ә] авазын дөрес әйтергә күнектерү; 2) балаларның игътибарын, кабул итү сәләтен үс­терү; әти-әниләргә, туганнарга мәхәббәт тәрбияләү.
  «Кәккүк-чы

Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow