Марина Мараттан сорый

в) Үрнәк: Марат мәзәкләр сөйли.

 Марат мәзәкләр сөйләргә тиеш.

 Марат должен рассказать веселые истории.

 Марат мәзәкләр сөйләп карады.

 Марат пытался рассказать веселые истории.

Мин тещ табибы янына бардым.

2) Хәбир Чаллыга китә.

Мин авылга хат язам.

Алексей футбол карый.

5) Марина татар телен өйрәнә.

г) Үрнәк: Алексей мәктәптә укыган чакта татарча өйрәнмәгән.

Алексей мәктәптә укыганда, татарча өйрәнмәгән.

Когда учился в школе, Алексей не изучал татарский язык.

1) Дәрес башланган чакта, студентлар басарга тиеш.

2) Марат сөйләгән чакта, Рәмзия игътибар белән тыңлады.

3) Бакчада эшләгән чакта, Хәбиргә салкын тиде.

4) Хәбир Чаллыдан автобуста кайткан чакта йоклап киткән.

5) Хәбир авырган чакта, күп китаплар укып чыкты.

4. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:

1) Вәзирләр урманнан җырлап чыккан кешене очратканнар.

2) Әйе, мин үземне бәхетле дип саныйм.

3) Хәбир, чәчәкләр эзләп, бөтен шәһәрне әйләнеп чыккан.

4) Гади аш пешерер өчен бәрәңге, ит һәм суган кирәк.

5) Искәндәр ике көндә бөтен эшләрен эшләп чыкты.

6) Хәбир менюның уң ягына карый, чөнки аның ашларның бәясен беләсе килә.

7) Куян бай өенә кайтмады, чөнки ул байның адресын белмәде.

Марат, рекламага ышанып, кинога барган.

9) Юк, сыерлар кешнәмиләр. Алар мөгриләр.

10) Зөлфия апаның эте спаниель булган.

11) Зөлфия апа җиденче катта яшәгән.

12) Ярар, мин синең белән кибеткә барырмын.

13) Хәбирнең балалар бакчасына барасы бар.

14) Хәбиргә бакчада салкын тигән.

15) Марат фикере буенча, йокы – дөньяда иң яхшы дару.

16) Гөмбә җыйганда, белгән гөмбәләрне генә алырга кирәк.

17) Минем туганнарымның сәламәтлеге яхшы.

18) Фәриткә табиб пенициллин жчәргә кушкан.

19) Рәмзия авылда яшәгәндә авырмый.

20) Мин кичә хастаханәгә теш табибы янына бардым.

5. Сорауларга җавап бирегез:

1) Иртә белән Марат нәрсә ашарга ярата?

2) Сез көндез, гадәттә, нәрсә ашыйсыз?

3) Ярлының хатыны нигә тагын бәрәңге пешергән?

4) Баш министр нигә үзен бәхетсез дип саный?

5) Нигә фәкыйрь кеше үзен бәхетле дип саный?

6) Ә сез ничек уйлыйсыз: фәкыйрь кеше бәхетлеме?

7) Нигә Хәбир Әлфиянең туган көнендә бөтен Әлмәтне әйләнеп чыккан?

8) Чәнечке белән аш ашап буламы? Ә ботка?

9) Марат нигә кинога барган? Нигә аның кинодан соң елыйсы килгән?

10) Сезнең өегездә эт яки мәче бармы? Булса, аның (аларның) исеме ничек?

11) Искәңдәр Марат сөйләгән хәлгә ышанганмы? Нигә?

12) Актырнак акыллы эт булганмы? Сез нигә шулай уйлыйсыз?

13) Марат нәфесле кеше турында нинди мәзәк сөйләде?

14) Терапевт эшендә, гадәттә, муенына нәрсә элеп йөри?

15) Сез иң яхшы дару дип нәрсәне саныйсыз?

16) Нинди гөмбәләрне җыярга кирәк һәм нигә?

17) Нигә автор тешен өенә алып киткән?

18) Сез ничек уйлыйсыз: ул нигә атна буе тешен дәваламаган?

19) Фигыль нинди сораукларга җавап бирә? Ә сыйфат?

20) Сыйфат фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

Тридцать четвёртый урок

Татар теле

Тел – кешеләрнең үзара аралашу чарасы. Тел булмаса, кешеләр бер-берсен аңлый алмаслар иде. Тел шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният өлкәләрендәге тәҗрибәсен яңа буынга тапшыру чарасы. Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде.

Татар теле – Татарстанның дәүләт теле. Ул үзбәк, казакъ, төрек, башкорт, төрекмән һәм башка телләр белән төрки телләр гаиләпсенә керә. Татар телендә җиде миллион чамасы кеше сөйләшә. Татарча аңлаган һәм сөйләшкән кешеләр кайбер башка төрки телләрне аңлый ала.

Татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Мең ел элек ислам кабул итү белән татар халкының үзенең әлифбасы барлыкка килә. Ул гарәп язуына нигезләнә. Шул вакыттан бирле татар телендә йөз меңләгән китап, газет һәм журналлар чыккан. Беренче әдәби әсәр татар телендә 1212 нче елда язылган дип санала. Ә 1913 нче елда татар телендә егермегә якын журнал һәм шул ук чама газет чыгып бара.

Совет чорында татар теленең кулланышы тарайган. Ул сәяси-иҗтимагый өлкәдә бик аз кулланылган. 70-80 нче елларда татар телендә дүрт журнал һәм өч газет кенә чыккан, ә район үзәкләрендә һәм авылларда татар мәктәпләре ябылып барганнар.

Татарларның тарихы катлаулы. Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөргәннәр. Мәсәлән, безнең эрага кадәр 4-3 нче йөзләрдә Бөек Кытай стенасы (дивары) татарлардан саклану өчен төзелгән. Ә унөченче йөздән башлап руслар үзләреннән көнчыгышта булган бөтен халыкларны «татары» дип атаганнар. Унтугызынчы гасырның уртасына кадәр руслар һәм европалылар барлык төркиләрне татар дип атыйлар. Шуңа күрә Казан яки Идел татарларын Кырым татарлары һәм Себер татарлары белән бутарга ярамый.

Татар теле 1928 нче елга кадәр гарәп алфавитына нигезләнә. 1928 нче елдан 1939 нчы елга хәтле татар теле латин алфавитына күчә. Ә инде 1939 нчы елда аны рус алфавитына күчерәләр.

Татар теле – татар мәдәниятенең нигезе. Татар әдәбияты бай. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Һ. Такташ, М. җәлил, Г. Бәширов һәм башкалар татар әдәбиятының абруен югары күтәргәннәр. Аларның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән.

Безне сүбъект кызыксындыра икән, без фигыльне төп юнәлештә кулланабыз: Төзүчеләр (субъект) йорт (объект) төзиләр.

Безне объект яки хәрәкәт күбрәк кызыксындырса, без фигыльне төшем юнәлешендә кулланабыз: Йорт (объект) инде өченче ел төзелә (хәрәкәт) (төзүчеләр (субъект) тарафыннан).

 Хәрәкәт сүбъектның үзенә кайтса, без кайтым юнәлешен кулланабыз. Кайтым юнәлешен кулланабыз икән – субъект белән объект бер була (субъект = объект).

Искәндәр: Марат, син нигә шулай уйланып торасың?

Марат: Мин шуны уйлыйм әле: унтугызынчы гасырда яшәү яхшырак булган икән…

Искәндәр: Ә син нигә шулай дип уйлыйсың?

Марат: Үзең уйлар кара: хәзерге заманның ни кызыгы бар? Ә унтугызынчы гасырда, беренчедән, тавыш азрак булган. Безнең яныбызда купме техника тупланган бит. Радио, телевизор, телефон һәм бөтенесеннән тавыш чыга. Ә урамда зыр-зыр машиналар йөреп тора. Һава пычранып беткән, химия заводларының торбалары көне-төне күкне агулыйлар. Кеше күп, бөтенесе каядыр ашыга, автобусларда кысан…

Хәбир: Дөрес, ләкин, икенче яктан, унтугызынчы гасырда автобуслар да булмаган, самолетлар да очмаган. Бер авылдан икенчесенә эләгер өчен, көннәр буе җәяү яки атта барырга туры килгән.

Әлфия: Гафу ит, Марат, унтугызынчы гасырда күңелсез булган, дип уйлыйм. Кешеләр бер-берсе белән бик аз аралашканнар. Аралашу чараларыннан хат кына булган: телефон, телеграф егерменче гасырда гына киң кулланыш алган түгелме соң?..

Марат: Нәрсә әйтсәгез дә, мин унтугызынчы йөздә яшәр идем. Уйлап карагыз: тынычлык, саф һава, агуланмаган табигать, урманнарда җәнлек, елгаларда балык… Ә табигатьнең яшел бишегендә ятып йоклау үзе ни тора!

Хәбир: Ләкин йокыдан торгач, синең футбол карыйсың килер һәм аннары шул уен турында Алексей белән телефон аша сөйләшәсең килер?

Марат: Әйе шул, һәр заманның үз кимчелекләре бар…

КҮНЕГҮЛӘР

1. Нокталар урыннарына кирәкле сүзләр языгыз:

1) Тел – кешеләрнең үзара аралашу ….

2) Тел шулай ук белем, тәҗрибә …, халыкның …, мәдәният өлкәләрендәге тәҗрибәсен яңа … тапшыру чарасы.

3) Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, кешелек … барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде.

4) Татар теле – Татарстанның … теле.

5) Ул үзбәк, казакъ, төрек, башкорт, төрекмән һ.б. телләр белән … телләр … керә.

6) Татар теле – бик … һәм бай телләрнең берсе.

7) Совет чорында татар теленең … тарайган.

8) Ул …-… өлкәсендә бик аз кулланган.

9) Унтугызынчы йөзнең уртасына кадәр руслар һәм … барлык төрки … татар дип атыйлар.

10) Татар теле 1928 нче елга кадәр … алфавитына ….

11) Татар теле – татар … нигезе.

12) Аларның … бик күп телләргә … ителгән.

13) Үзең уйлап кара: хәзерге … ни … бар.

14) Радио, телевизор, телефон һәм бөтенесеннән … чыга.

15) Һава … беткән, химия заводларының торбалары көне-төне күкне ….

2. Үрнәк буенча языгыз:

Үрнәк: Төзүчеләр йорт төзиләр.

 Йорт төзүчеләр тарафыннан төзелә.

 Строители строят дом. Дом строится строителями.

1) Марат татар телен җиңел дип саный.

2) Рәсемне рәссам ясый.

3) Сатучы икмәк сата.

4) Хуҗа Насретдин хатны язмады.


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: